Сценарий театрализованного представления на тему «Приключения на лесной полянке» по экологическому воспитанию для детей подготовительной к школе группы

Разделы: Работа с дошкольниками, Экология

Класс: д/с

Ключевые слова: экологическое воспитание, театрализованное представление, татарский язык, старшие дошкольники


Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен экология буенча "Урман аланындагы маҗаралар" дигән темага театральләштерелгән тамаша сценариясе

Көз кызы (урманга керә). Нинди матур көзге урман! Мин - көз кызы. Бу матурлыкны булдыру өчен мин бик тырыштым. Нинди генә төсләр юк монда!

Сары, сары, сап - сары, агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак көзнең матур чаклары.

Балалар "Көз төсе" (Ф.Зиннәтуллина сүзләре, Г.Гәрәева көе) җырына бию башкаралар.

(Урманга малай белән кыз керә).

Көз кызы. Урманга кунаклар килгән икән, рәхим итегез! Минем урманымда җиләкләр, гөмбәләр, агачлар үсә. Кайбер балалар җиләкләрне таптыйлар, агачларны сындыралар, чүп - чар калдыралар. Сез андый балалар түгелме? Алай булса мин сезне урманыма кертмим.

Малай. Юк, без андый түгел. Без урманны яратабыз.

Кыз. Урман белән дуслашырга телибез.

Малай. Нинди рәхәт монда! Бөтен җирдә сары, кызыл яфраклар ята. Ә урманның дуслары кайда икән?

Кыз. Карагыз әле, карагыз, анда агач артында куянның колагы күренә бугай. (Куянны җитәкләп алып чыга).

Әй, куянкай, матуркай
Кил бирегә, йомшаккай.
Курыкма син, калтырама
Без - балалар, оялма.
Куян. Куркам, куркам, балалардан.
Кичә генә бер шук малай
Борды минем колагымнан (калтырый).

Малай.

Кайда икән ул малай? Сине куянкай дәваларга кирәк.
Табиб, Айболит, кил монда тизрәк.
(Айболит керә).

Куян, малай, кыз Айболитка җыр җырлыйлар.

Назлы табиб, Айболит, агач төбендә тора.
Киләләр аның янына дәваланырга шунда.

Айболит. Менә бу бик яхшы дару. Аны сыласан, хәзер терелерсең.

(Куянның колагын дәвалый).

Куян җырлый.

Назлы табиб, Айболит, рәхмәт әйтәм мин сиңа.
Авыртмый минем колагым, син булыштың бит миңа.

(Куян сикергәли, колакларын селкетә).

Кош. Сез, балалар, кошларны яратасыз, оялар ясыйсыз, ашатасыз. Ләкин бер начар малай кошлар яратмый бугай. Рогаткадан атып, канатымны сындырды.

Айболит. Дәваларбыз, майларбыз, төзәтербез без аны.

(Кошның авырткан канатын бәйләп куя).

Кош җырлый.

Назлы табиб, Айболит, рәхмәт әйтәм мин сиңа.
Авыртмый минем канатым, син булыштың бит миңа.

Көз кызы. Монда нинди зур агач төбе. Аның артында кемдер йоклап ята бугай.

(Агач артыннан аю атлап чыга).

Куян.

Лап-лап, лап- лап аю килә атлап.
Өсте- башы тузган, чәче - башы тузан.
Аюга ни булган, аюга ни булган?

Аю. Мин йоклап ята идем, мине уяттылар.

Кош.

Ачуланма, аюкай, йокыңнан уятканга.
Без килдек синең янга, тик сине яратканга.

Аю. Ярар, гафу итәрмен, ләкин шуны онытмагыз, урман кагыйдәләрен үтәсәгез генә, урманның дуслары булырсыз.

Көз кызы. Әйдәгез әле, урманда йөрү кагыйдәрен искә төшерик.

(Интерактив тактада урманда йөрү кагыйдәләре ясалган слайдлар чыга, балалар нинди кагыйдә икәнен аңлаталар).

Кыз. Агачларны сындырырга ярамый.

Малай. Кош ояларын туздырырга ярамый.

Куян. Учак ягарга ярамый.

Кош. Урманны чүпләргә ярамый.

Көз кызы. Сез бик акыллы балалар икәнсез. Урманда сезнең белән очрашуга мин шат булдым. Тагын кунакка килегез!

Балалар бергәләп җыр җырлыйлар.

И күңелле бу урманда, табигать кочагында.
Менә шуны истә тоту кирәктер шул чагында!
Агачларны сындырмагыз, кош оясын ватмагыз
Суларны да пычратмагыз, пыяла - чүп атмагыз!
Эссе чакта, коры чакта урманда ут якмагыз!
Табигать ул безнең - әни, табигатьне саклагыз!