“Где репка?” Квест игра для средней группы детского сада на татарском языке

Разделы: Работа с дошкольниками

Класс: д/с

Ключевые слова: квест-игра, средняя группа, татарский язык


Тема. «Шалкан кайда?”

Уртанчылар төркем балалары өчен квест уен.

Максат. Бергәләп уйнау теләге тудыру.

Бурычлар.

Балаларның ассоциатив хәтер сәләтен үстерү. Мнемо таблицага таянып, яшелчә турында тасвирлау хикәясе сөйләү күнекмәләрен ныгыту.

Хәтерне, игътибарлылыкны ныгыту.

Пространствода ориентлашуны үстерү, “аста”, “өстә” төшенчәләрен ныгыту.

Әкият аша якын кешеңә карата мәрхәмәтлелек хисләре, әхлакый сыйфатлар тәрбияләу. Балаларда дустанә мөнәсәбәт, ярдәмләшү хисе тәрбияләү.

Күрсәтмәлелек. Курчак театры өчен курчаклар: әби, эт, песи, тычкан; укучы курчак, өй макеты, балык тоту уены өчен ике кармак, алты балык, ике чиләк; балалар саны буенча яшелчәләр рәсемнәре (кәбестә, помидор, кыяр, бәрәңге, кызыл чөгендер, кишер) һәм яшелчәләрне җыяр өчен шакмаклар; магнит такта өчен өч киштә, яшелчәләр, бүлмәнең планы, компьютер, динамиклар, ИКТ такта, проектор, “Без урманга барган идек” хәрәкәтле уен өчен аудиоязма, “Безнең яраткан әкиятләребез” презентациясе.

Алдан үткәрелгән эш. Балаларны татар әкиятләре белән, яшелчәләр белән  таныштыру.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Әйдәгез кунак апалар белән исәнләшик.

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Балалар, мина буген видеохат килде, тынлагыз:

Бабай. Исәнмесез, балалар, мин “Шалкан” әкиятеннән бабай булам. Сезнең турыда уңган, җитез, акыллы балалар дип ишеттем. Зинһар, булышыгыз әле мина. Мин бит шалкан үстердем, без аны тартып чыгардык, аннары мин аны әкияттә катнашкан геройның берсенә бирдем. Ләкин кемгә биргәнне оныттым. Сез мина ярдәм итәсезме?

Тәрбияче. Балалар, шалканны табарга бабайга ярдәм итәбезме?

Балалар. Әйе. Булышабыз, шалканны табабыз.

Тәрбияче. Беренче, кемнән сорыйбыз?

Балалар. Әбидән.

Әби өй эчендә. Кулга кия торган курчак. Әби тәрәзәдән карап тора.

Тәрбияче белән балалар. Әби, исәнме, шалкан кайда, белмисенме?

Әби. Исәнмесез, юк мин белмим. Аны оныгым Алсу беләдер.

Сез әкиятләр яратасызмы? Минем сорауларга җавап бирсәгез, Алсуны табарга булышырмын.

Хәзер матур, төз итеп утырдык, игътибар белән экранга карыйбыз.

Уен “Безнең яраткан әкиятләребез” презентациясе (Экранда экият рәсемнәре. Балалар сорау һәм җавап вариантларын тыңлап бетергәч, үз фикерен әйтә)

Әби. Балалар, бу рәсем кайсы әкияттән?

Балалар. Әкиятнең исеме “Куян кызы” дип атала.

Әби. Кем аны язган?

Балалар. Абдулла Алиш язган.

Әби. А.Алишның “Куян кызы” әкиятендә әнисе кызына нәрсә бүләк иткән? (Оекбаш, чана, итек, тун.)

Балалар. Итек.

Әби. Балалар, бу рәсем кайсы әкияттән?

Балалар. Әкиятнең исеме “Бикбатыр белән Биккуркак” дип атала.

Әби. Кем аны язган?

Балалар. Абдулла Алиш язган.

Балалар. Әйе, ул хайваннарны бик яраткан, аның песи белән куяны булган.

Әби. Бикбатыр – кем ул? Биккуркак – кем ул?

Балалар. Бикбатыр – песи, Биккуркак – куян.

Әби. Балалар, монда рәсемнәр дөрес итеп урнашмаган, сез аларны дөрес итеп урнаштырырга тиешсез.

Әби. Беренче вакыйгада Биккуркак нәрсәдән курыккан?

Балалар. Биккуркак стенада үзенең шәүләсен  күреп куркып кала.

Әби. Икенче вакыйгада Биккуркак нәрсәдән курыккан?

Балалар. Куян идән астында кыштырдаучы тычканнан курка.

Әби. Өченче вакыйгада Биккуркак нәрсәдән курыккан?

Балалар. Өченче тапкыр, өйгә килеп кергән эттән курка.

Әби. Дәвам итәбез.

Әби. Балалар, бу рәсем кайсы әкияттән? Әкиятнең исемен кем әйтә ала?

Балалар. Кәҗә бәтиләре белән бүре.

Әби. Кәҗә урманнан балаларына нәрсә алып кайта? (Яшелчә, печән, алма, сөт.)

Балалар. Кәҗә бәтиләренә сөт алып кайта.

Әби. Уенны дәвам итәбез.

Әби. Балалар, бу рәсем кайсы әкияттән?

Балалар. Әкиятнең исеме “Чукмар белән Тукмар” дип атала.

Әби. Кем аны язган?

Балалар. Абдулла Алиш язган.

Әби.А.Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятендә әби әтәчләрен нәрсә белән ашата? (Ботка ипи, җим.)

Әби. Әби әтәчләренә җим бирә.

Әби. Булдырдыгыз, балалар. Бар сорауларга дөрес итеп җавап бирдегез.

Әби. Рәхмәт, балалар. Әнә минем оныгым Алсу, мәктәптән кайтып дәрес хәзерләп утыра. Шалкан турында бәлки ул беләдер? Барыгыз, балалар, аннан сорагыз.

Балалар. Исәнме, Алсу. Безгә шалкан кайда, икәнен, зинһар әйт әле.

Алсу. Мин белмим, аны этебез Акбай белә. Миңа өй эшен әзерләргә булышсагыз, эт янына юл күрсәтермен.

Тәрбияче. Алсуга ярдәм итәбезме?

Балалар. Әйе, ярдәм итәбез.

Алсу. Шакмаклар ярдәмендә яшелчәләр рәсемнәре  җыярга кирәк, аннары яшелчә турында хикәя сөйләргә кирәк.

Балалар яшелчәләрне җыялар, мнемотаблицага таянып хикәя төзеп, сөйлиләр

1 Бала. (Азалия) Бу кыяр, кыяр яшел, озынча, түтәлдә үсә, аны юып ашыйлар, салат ясыйлар, тозлыйлар. Кыяр файдалы.

2 Бала. (Сәйдә) Бу помидор, помидор кызыл, түгәрәк, түтәлдә үсә, аны юып ашыйлар, салат ясыйлар, ашка салалар, сок, кетчуп, соус ясыйлар,тозлыйлар. Помидор файдалы.

3 Бала. (Әдилә) Бу кыяр. Кыяр яшел, озынча, түтәлдә үсә, аны юып ашыйлар, салатка турыйлар, тозлыйлар.

Алсу. Рәхмәт, балалар. Акбай өй саклый, барыгыз, Акбайны чакырыгыз.

Тәрбияче, балалар. Акбай, кил әле, безгә ярдәм ит әле.

Акбай. Һау-һау, исәнмесез, балалар!

Тәрбияче. Акбай, син шалканның кайда икәнен белмисеңме?

Акбай. Белмим шул, аны Мияу беләдер. Мин яфрак арасына сөяк яшергән идем, шуны эзләп таба алмыйм. Сез миңа ярдәм итсәгез, мин дә сезгә Мияуның кайда икәнлеген, әйтермен.

Уен “Сөяк эзләү”. Кәрзиндә - “яфраклар” – конвертлар. Берсенең эчендә сөяк, шуны эзләп (конвертларны ачып) табарга тиешләр. Балалар “яфраклар” арасыннан Акбайның сөяген эзлиләр, ана бирәләр.

Акбай. Рәхмәт, балалар!

Тәрбияче. Акбай, безнең балалар бер уен беләләр. Ул уен хәтерне үстерергә ярдәм итә.Балалар,әйдәгез түгәрәккә басабыз, Акбайны уйнарга өйрәтәбез.

Хәрәкәтле уен “Без урманга барган идек”.

Уен барышы. Балалар түгәрәктә басып торалар. Бер бала (Радмир) башкаларга арты белән баса. Тәрбияче күз карашы белән генә түгәрәктәге бер балага ымлый, ул өй артына кача. Балалар бергәләп кабатлыйлар:

Без урманга барган идек,
Югалттык беребезне.
Әйтеп бирче, безгә, Радмир,
Югалттык соң без кемне?

Радмир, борылып карап, кем юклыгын әйтә. Дөрес әйтмәсә, тагын бер кат сынап карыйлар, дөрес әйтсә, урыннарын алышалар. Уен (Сәйлән белән) шулай дәвам итә. (Радмила, Талгат качалар).

Акбай. Бу бик яхшы уен. Дусларым белән уйнармын. Мияу өй эчендә йоклап ята, барыгыз шалкан турында песидән сорагыз.

Тәрбияче. Мияу, син кайда?

Мияу. Мяу, мяу. Исәнмесез, балалар. Нинди йомышыгыз бар?

Тәрбияче. Син шалканның кайда икәнлеген белмисеңме?

Мияу. Мяу, мяу. Мин белмим, тычкан беләдер. Минем ашыйсым килә. Мин балык яратам. Сез миңа, балык тотып бирсәгез, мин сезгә Тычканның, кайда икәнлеген әйтермен.

Тәрбияче. Песигә булышабызмы? (Альмир белән Радмир)

Уен “Балык тоту” Балалар уенчык кармаклар белән балык тоталар.

Мияу. Рәхмәт, балалар! Тычкан базда яши. Барыгыз шалкан турында тычканнан сорагыз.

Тәрбияче.Тычкан, син кайда?

Тычкан. Чи-чи-чи, исәнмесез, балалар!

Тәрбияче.Тычкан, син безгә шалканны табарга ярдәм итә алмассыңмы икән?

Тычкан. Базда караңгы, мин ялгыш кына киштәдән яшелчәләрне койрыгым белән сыпырып төшердем. Сез шул яшелчәләрне киштәләргә дөрес итеп урнаштырырга ярдәм итсәгез, мин дә сезгә шалканның кайда икәнлеген табарга булышырмын.

Интерактив уен “Яшелчәләрне киштәгә тез” (магнит тактада).

Тәрбияче. Беренче тактада Радмила белән Сабина схема буенча яшелчәләрне киштәләргә тәртип белән урнаштыралар.

Икенче тактада Сәйлән белән Латифа яшелчәләрне тәртип белән киштәләргә урнаштыралар.

Өченче тактада Сәйдә белән Талгат яшелчәләрне тәртип белән киштәләргә урнаштыралар.

Тычкан. Булдырдыгыз, балалар. Шалканны шушы бүлмәдән, мин биргән план буенча эзләп табарсыз. Унышлар телим сезгә, сау булыгыз!

Балалар план буенча шалкан эзлиләр.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Шалканны да эзләп таптык. Шалканны өйгә кертеп куйыйк эле.

Шалканны өй эченә куябыз.

Тәрбияче. Балалар, бабай сезгә шалканны табып биргән өчен, күчтәнәчләркалдырган. (Тәрбияче өй эченнән кәрзин белән күчтәнәчләр алып чыга).

Йомгаклау.

Балалар, без кемгә ярдәм иттек? (Балалар җавабы)

Без нәрсә эзләдек? (Балалар җавабы)

Сезгә экият геройлары белән уеннар ошадымы? (Балалар җавабы)

Сау булыгыз!