“Кыргый хайваннар дөньясы” темасы буенча лексик-грамматик материал

Разделы: Иностранные языки, Общепедагогические технологии


Татар теленнән технологик карта.

Укытучы: Ибрагимова Гөлназ Әзгать кызы.

Предмет: татар теле.

Сыйныф: 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Дәрес тибы: Яңа белем үзләштерү.

Тема: "Кыргый хайваннар дөньясы" темасы буенча лексик-грамматик материал.

Дәреснең максаты: Хайван исемнәрен, билгеләрен һәм нәрсә яратуларын әйтә белү.

Дәреснең бурычлары:

  1. Кыргый хайваннарны күз алдына китерү өчен шарт тудыру.
  2. Диалогик, монологик сөйләм телен үстерү, образларга дөрес бәя бирә белү.
  3. Хайваннарга карата ихтирам хисләре, сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет: "Кыргый хайваннар дөньясы" темасы буенча лексик-грамматик материалны үзләштерү;

Метапредмет: Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану;

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Белем алуда универсаль гамәлләр:

Шәхескә кагылышлы гамәлләр:

  • укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру; уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру.

Танып белү гамәлләре:

  • тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;
  • төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив гамәлләр:

  • башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;
  • үз фикерләреңә ышандыра белү;
  • иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Регулятив гамәлләр:

  • уку мәсьәләсен формалаштыру, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

Төп төшенчәләр: Кыргый хайваннар

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты , рус теле

Төп ресурслар:

  • Татар теле, Р.З.Хәйдарова, З.Р.Назипова, 6 нчы сыйныф өчен дәреслек, 2014 ел.
  • Өстәмә: белемнәрен тикшерү өчен биремнәр, дәрескә кирәкле авыр сүзләрнең тәрҗемәсе язылган карточкалар, рәсемнәр.

Эшчәнлекне оештыру формасы: индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш.

Метод: Проблемалы ситуация тудыру.

Дәрес этаплары

Укучы
эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Планлаштырылган нәтиҗә

Универсал уку гамәлләре
ШУУГ - шәхескә кагылышлы УУГ
РУУГ - регулятив УУГ
ТБУУГ - танып-белү УУГ
КУУГ - коммуникатив УУГ

1.Мотивлаштыру
Максат:
укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү, сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.
1-2 мин.

Сәламләшү

- Дежур укучының җавабы

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн, сезгә! Кәефләрегез ничек?
Дәрестә игътибарлы булыйк, бер-беребезгә ярдәм итеп, актив катнашыйк.
- Дежур укучы белән әңгәмә

ШУУГ: эмоциональ активлык тудыру;
КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда
хезмәттәшлек итү.

II. Белемнәрне актуальләштерү
1. Эшкә кызыксыну тудырү.
Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үткәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау.
5-6 мин

Көтелгән нәтиҗә:
Без "Колибри -иң кечкенә кош" белән таныштык.

Өй эшен тикшерү.

Сорау:
- Без нинди кош белән таныштык?

119нчы биттәге 5 нче күнегүне тикшерү.Рәсем ясарга яки кош турында сөйләргә.

РУУГ: бәя - укучының материалны ничек һәм нинди күләмдә үзләштерүен аңлавы;
КУУГ: фикерләрне тыңлый белү, үзеңнекен дәлилле итеп,
башкаларга җиткерү;
әңгәмәгә кушыла белү.

2.Уку мәсьәләсен кую
Максат: Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую).

Хайваннарны дөрес итеп ике төркемгә бүлү.

-Бу-ат

-Бу-эт

-Бу-төлке

-Бу-әтәч

-Бу-куян

-Бу-сыер

-Бу-тиен

-Бу-тавык

-Бу-аю

-Бу-чеби

-Бу-бүре

Көтелгән нәтиҗә:
Кыргый хайваннар

Рәсемнәр ярдәмендә йорт һәм кыргый хайваннарны ике төркемгә бүлү (авыл һәм урман рәсеме) Сораулар:

-Бу нәрсә?

-Бу нәрсә?

-Бу нәрсә?

-Бу нәрсә?

-Бу нәрсә?

-Бу нәрсә?

-Бу нәрсә?

-Бу нәрсә?

-Бу нәрсә?

-Бу нәрсә?

-Бу нәрсә?

Темага чыгу.

Коммуникатив:
- бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау;
- үз фикерләренә ышандыра белү.
РУУГ:
дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау;
укытучы ярдәмендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру;
уку һәм булачак эшчәнлек арасында бәйләнеш булдыру.

III этап. Уку мәсьәләсен чишү
Максат: Кыргый хайваннарны өйрәнү өчен шарт тудыру; диалогик, монологик сөйләм телен үстерү, хайваннарга карата ихтирам хисләре, сакчыл караш тәрбияләү.

Укучылар сүзләрне кабатлыйлар, тәрҗемә итәләр

Укучылар сүзтезмәләр төзиләр, чиратлап басып җавапны әйтәләр.

Җавапларын әйтәләр.

Укучылар дәфтәрләрдә язмача эшлиләр.

1.Сүзлек өстендә эшләү:
Йомшак,хәйләкәр, көчле,усал,җитез, чикләвек, бал

2.Сүзтезмәләр уйлап әйттерү. (төркемдә эшләү, кыргый хайван рәсемнәре буенча аларның билгеләрен атау)

3. Парларда эшләтү.
Кыргый хайваннарның нәрсә яратуын әйтә белү.

4. Карточкалар белән эш.Нокталар урынына кирәкле хәрефләрне яздыру.
Сы.р,керп., ти.н, а., т.лк., к.ян,сар.к, .т, , б.ре, пес., к.җә, .ю, й.мшак, к.чле,х.йл.к.р,ус.л

Шәхси УУГ:
- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.
-парларда һәм төркемнәрдә эшли белү.
Регулятив УУГ:
- уку бурычларын кую;
- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.
Танып белү УУГ:
- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу
-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.
Коммуникатив УУГ:
- башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;
- үз фикерләреңә ышандыра белү

Физкультминутка Укытучы хайваннарны атый, ә укучылар йорт хайваннары булса утыралар, кыргый хайваннар булса басалар

IV.Белемнәрне куллану, ныгыту
Максат: һәр укучыны теманы аңлавына, күнегүләр башкара алуына ышандыру.

Укучылар җөмләләрне дөресләп язалар. Дәлилләп нәтиҗә ясату.

Көтелгән нәтиҗә: һәрбер хайванның үзенә генә хас сыйфатлары һәм яраткан ризыклары була

Диалогны парларда уку.

Укучылар табышмакның җавапларын атыйлар.

1.Төркемнәрдә эшләү.
А) Йомшак төлке ит
Хәйләкәр тиен бал
зур бүре балык ярата.
усал аю чикләвек
Ә)Энәле куян ярма
Куркак керпе кишер
Кара аю гөмбә ярата.
җиләк тавык көчле

2.Парларда эшләү. 119нчы бит,1нче күнегү-диалог

3.120нче бит,3нче күнегү-табышмакның җавабын табарга

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау;
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү;
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

V.Рефлексия
Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе.
Дәрескә гомуми бәя.

Үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.

1. Нәтиҗә ясау:
- Бүгенге дәресебездә нәрсәләр белдек?
-Дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?
-Куйган максатларның барысына да ирештек дип уйлыйсызмы?

ШУУГ: үз уңышларың -уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

VI. Йомгаклау

Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.
Кыргый хайван рәсемнәре ясап килергә
Диалог төзергә
Бер кыргый хайван турында сөйләргә