“Кеше үзенең ана телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас”
К.Насыйри
Нәниләрне дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, аларның сүз байлыкларын арттыру – балалар бакчасының төп бурычларыннан берсе булып тора. Чөнки тел киләчәктә баланың төрле яклап белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Белгәнебезчә, баланың теле ана теле белән ачыла, аның ярдәмендә ул тирә-юнь белән мөнәсәбәткә керә: сабыйның аң-белем дәрәҗәсе үсә, дөньяга карашы да киңәйгәннән киңәя бара. Шуңа күрә балаларны ана теленә өйрәтү, аны үз телендә иҗат итә белергә, аларда милләтебезнең әдәби һәм мәдәни байлыкларына кызыксынучанлык, хөрмәт тәрбияләү эшен мәктәпкәчә яшьтән үк башлау зарури.
Бөек кешеләребез дә ана телендә дөрес сөйләшүгә, аның бала тәрбияләүдәге урынына гаять югары бәя бирәләр. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай:
И, туган тел, һәрвакытта
Ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем,
- дип юкка гына әйтмәгән.
Бөек мәгърифәтче һәм галим К.Насыйри да: “ ...Кеше үзенең ана телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас” - дип бик хаклы рәвештә әйткән.
Тәрбия эше дөрес оештырылганда гына бала туган халкының тел хәзинәсен тирәнтен аңлаячак.
Балаларны авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш. Ә бу максатларны тормышка ашыруда нәфис сүз, әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте гаять зур.
Балаларның сөйләмен үстерү, аларның сүзлек запасын арттыру өстендә эшләгәндә халык аваз иҗаты әсәрләренә, матур әдәбиятнең роле бик зур. Баланың фикерләрен аңларга, фантазиясен киңәйтергә,сүзлек запасын арттырырга, начарлык белән яхшылыкны аерырга өйрәткәндә әкиятләр, бармак уеннары, мәкаль-әйтемнәр, юаткычлар, эндәшләр, мавыктыргычлар, табышмаклар, әсәрләр, хикәяләр, шигырьләр ярдәмгә килә дә инде.
Шуңа күрә без бу уку елында балалар белән эш барышында “Шигърият дөньясында” дип исемләнгән проект эшчәнлеген тормышка ашыру өстендә эшлибез.
Проектның максаты: Шигъри әсәрләр аша балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар:
- балаларда татар телендә аралашу өчен гади күнекмәләр булдыру;
- татар теленә кызыксыну уяту;
- матур әдәби әсәрләргә кызыксыну үстерү;
- балаларның сүз байлыгын үстерү;
- мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация тәэсирле чараларын кабатлау теләге тудыру;
- сәнгатьле итеп сөйләү күнегүләрен өйрәнү.
Балалар шигри әсәрләрне бик яратып тыңлыйлар, тиз исләрендә калдыралар. Рифмага салынган әсәрләр балаларның эмоцияләрен чыгарырга ярдәм итәләр.
Әгәр дә бала интонацияләрне дөрес итеп кулланырга өйрәнсә, аның сөйләме сәнгатьле булыр. Балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану да зур роль башкара. Күрсәтмәлелек модельләрен куллану: - монологик сөйләм үстерү максатында төрле символлар, пиктограммалар, схемалар куллану - истә калдыруны җиңеләйтә, хәтерне арттыра, гомумән, балаларның уйлап сөйләү эшчәнлеген үстерә. Мнемотаблицалар: сөйләм телен үстерү буенча дидактик материал булып тора; аларны сүзлек запасын баетканда һәм сөйләм телен үстергәндә кулланырга мөмкин; хикәя төзегәндә һәм эчтәлек сөйләгәндә шигырь ятлаганда һәм табышмакларга җаваплар эзләгәндә кулланырга мөмкин.
Шигьри әсәрләрне өйрәнү баршында балаларның игътибары, сүз байлыгы арта, хәтере яхшыра; аралашырга өйрәнә; җәмгыятьтә үзен-үзе тота белүче, актив һәм сәләтле кеше формалаша; аваз культурасы, интонацияле сөйләм тәрбияләнә; бала уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәнә; бала проблемалы ситуацияләрне чишәргә өйрәнә: үзләрендә публика алдында чыгыш ясау аша оялчанлык, кыюсызлык сыйфатларын бетерергә булыша.
Ел дәвамында бакчабызда төрле бәйрәмнәр, конкурслар үткәрәбез: “Уңыш бәйрәме”, “Әнием - күз нурым”, “Хуш киләсең, Яңа ел!”, “Нәүрүз”, “Тукай безнең йөрәкләрдә”, “Муса Җәлил шигырьләре”, “Исәнме, җәй!” һ.б.. Менә бу бәйрәмнәр оештыру да - тел өйрәнүнең зур чарасы булып тора. Чөнки бала шушы бәйрәмнәрдә алдан өйрәнгән шигырьләрен,җырларын килгән барлык кунаклар алдында матур итеп башкара.
Конкурсларда да балаларыбыз теләп катнаша. Шәһәребездә, республикакүләм оештырылган конкурсларда безнең тәрбияләнүчеләр һәрвакыт яхшы урыннар да яулыйлар. Бу бәйгеләрдә катнашып, балалар тагын да “шомара”. Беренчедән сәләтле балалар сайланыла, сәләтләре ачыла, сәнгатльле итеп сөйләргә өйрәнә, икенчедән үз телеңә карата горурлык хисләре тәрбияләнә, өченчедән баланың үзенә карата ышанычы арта, дүртенчедән иптәшләренең чыгышларын карап нәтиҗәләр ясый. Поэзия балаларга яхшылыкны, игелеклелекне, гаделлекне аңларга ярдәм итә. Аларның фантазиясен устерә һәм тагын да баета. Бу исә, үз чиратында, аларда иҗатка омтылыш тудыра. Төркемебездәге балаларның чыгышларын
Әмир Гатауллин күптән түгел Казандагы “Шаян-ТВ” телеканалының шигрият яратучы балалар өчен чыга торган “Тукай оныклары” ёщм Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган тапшыруларда чыгыш ясады. Талантлы Әмирне телеканалга әледән-әле чакырып торалар.
Балалар шигырьләрне тыңлап кына калмыйча, аларны сәхнәләштерергә дә бик яраталар. Мәсәлән, балалар бакчасында оештырылган “Театр атналыгында” безнең төркем балалары Габдулла Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый”әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте. Шулай ук “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” әсәрләрен дә бик теләп һәм оста итеп башкаралар. Әле шунсы да бар, әсәрләрне сәхнәләштергәндә баланың яшеренеп яткан сәләтләре дә ачыла.
Һәр бала да үз телендә фикерләрен төгәл, аңлаешлы, матур итеп сөйли алсын, үзенең милләте белән горурланып үссен иде дигән теләктә калабыз.