Разработка урока по родной (татарской) литературе. Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәре

Разделы: Литература, Общепедагогические технологии

Класс: 5

Ключевые слова: татарский язык, татарская литература


Предмет

Татар әдәбияты

Тема

Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" әсәре

Сыйныф

5, рус төркеме

Максат

Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" әсәрен өйрәнү.
Әсәрне аңлау, эчтәлекне үзләштерү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү.
Укучыларда белемгә омтылыш уяту, җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Бурыч

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.
Укучыларда УУГ (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Метапредмет: Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.
Предмет: Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, "Рөстәм маҗаралары" әсәренең "Әби әкияте" өзеген өйрәнү, эчтәлекне үзләштерү.
Шәхси: Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Белем алуда универсаль гамәлләр

Шәхескә кагылышлы гамәлләр:
- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.
Регулятив гамәлләр:
- хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую;
- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;
-бәяләү.
Танып белү гамәлләре:
- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;
-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.
Коммуникатив гамәлләр:
- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;
- үз фикерләреңә ышандыра белү;
- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Төп төшенчәләр

Әсәр эчтәлеге, сюжет элементлары

Предметара бәйләнеш

Рус теле

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Куллану өчен дәреслек: Татар әдәбияты. Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, 5 нче сыйныф өчен дәреслек, 2014
Техник чаралар: Карточкалар, Гадел Кутуйның портреты, язучының китаплары

Эшчәнлекне оештыру формасы

парлап, төркемнәрдә эш.

Метод

Проблемалы ситуация тудыру

Контроль, бәя

Үзконтроль, үзбәя

Дәреснең тибы

Яңа теманы үзләштерү

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Планлаштырылган нәтиҗә

1 этап. Оештыру, мотивация.
Максат:дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру;

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн, сезгә! Кәефләрегез ничек?
Дәрестә игътибарлы булыйк, бер-беребезгә ярдәм итеп, актив катнашыйк.
Үзегезне әзер дип уйласагыз, бер-берегезгә карап елмаеп алыгыз.
- Дежур укучы белән әңгәмә
- Өй эшен тикшерү

Сәламләп елмаешу.

- Дежур укучының җавабы

ШУУГ: эмоциональ активлык тудыру;
КУУГ:
сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда
хезмәттәшлек итү.

II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Эшкә кызыксыну тудырү.
Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үткәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау.

-Татар язучыларыннан без кемнәрне өйрәндек?

Укучылар өйрәнгән язучыларын әйтәләр.

РУУГ:бәя - укучының материалны ничек һәм нинди күләмдә үзләштерүен аңлавы.

2. Уку мәсьәләсен кую.
Максат: Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую).

Язучы һәм ул иҗат иткән әсәрләрне, дөреслеккә туры китереп, тоташтырту.

Гадел Кутуй

"Исемдә калганнар"

Габдулла Тукай

"Мөгаллим"

Гаяз Исхакый

"Рөстәм маҗаралары"

Каюм Насыйри

"Сәер планетада"

Туфан Миңнуллин

"Патша белән карт"

Адлер Тимергалин

"Гафият турында әкият"

Язучыларны әйттерү һәм язган әсәрләрен табу.Г.Кутуй һәм аның язган әсәрләре белән таныш булмауларын ачыклау аша темага чыгу.

Укучылар язучыларны һәм аларның язган әсәрләрен әйтәләр.

КУУГ: фикерләрне тыңлый белү,үзеңнекен дәлилле итеп,
башкаларга җиткерү; әңгәмәгә кушыла белү.
РУУГ:
дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау; укытучы ярдәмендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру;
уку һәм булачак эшчәнлек арасында бәйләнеш булдыру.

III этап. Уку мәсьәләсен чишү.
Максат: хикәянең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә табу; әсәрне аңлау өчен шартлар тудыру.

1. Г.Кутуйның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру һәм рус теленә тәрҗемә эше башкару.

2. Гадел Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сораулар белән эшләтү.
1. Гадел Кутуй кем ул?
2. Гадел Кутуй кайчан туган?
3. Гадел Кутуй кайсы авылда туа?
4. Гадел Кутуй нинди шәһәрләрдә яши?
5. Гадел Кутуй ничәнче елда сугышка китә?
6. Гадел Кутуй кайсы шәһәрдә вафат була?
3. Сүзлек эше белән эшләтү.
4. "Рөстәм маҗаралары" әсәренең "Әби әкияте" өзеген укыту.

1. Чылбыр буенча Г.Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып укып чагалар.

2. Парларда эш.
Укучылар сорауларга үзара фикерләшеп җавап эзлиләр. Үз фикерләрен дәлиллиләр.

3. Укучылар сүзлек белән эшлиләр.
4. Укучылар чылбыр буенча "Әби әкияте" өзеген укылар. Эчтәлек буенча үз фикерләрен әйтәләр һәм дәлиллиләр.

Шәхси УУГ:
- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.
-парларда һәм төркемнәрдә эшли белү.
Регулятив УУГ:
- уку бурычларын кую;
- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.
Танып белү УУГ:
- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу
-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.
Коммуникатив УУГ:
- башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;
- үз фикерләреңә ышандыра белү

Физкультминутка.

Утыргач кереш сүзләрне,
Бергә - бергә ныгытыйк.

Уң кулыбызны сузабыз
Сул кулыбызны сузабыз
Әйдәгез бергәләшеп,
Без кул чабып алабыз.
Барыбыз да чүгәлик.
Сикергәләп тә алыйк

IV.Белемнәрне куллану, ныгыту
Максат:
"Әби әкияте" өзеген аңлауларына, эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә алуларына ышану

1 вариант.(төркемнәрдә эшләү) - тест
1. " Рөстәм маҗаралары" әсәрен
1)Муса Җәлил язган
2) Гадел Кутуй язган
3) Шәүкәт Галиев язган.
2. " Рөстәмнәргә кем килгән?
1) әбисе
2) әнисе
3) апасы
3. Әбисе аңа нәрсә сөйләде?
1) хикәя
2)әкият
3)мәкалә
4.Рөстәм кайда яши?
1)авылда
2) шәһәрдә
3)бакчада
5. Әбинең әкияте нәрсә турында?
1)чикләвек турында
2)агач турында
3)абага чәчәге турында
6.Гайшә апа белән Һашим абый кая киттеләр?
1)циркка
2) кинога
3) спектакльгә
7. Әби Рөстәмгә нәрсәләр алып килгән?
1) оекбашлар,киез итекләр, бүрек, бияләйләр,алма
2) оекбашлар,киез итекләр, бүрек, бияләйләр,чикләвек
3) оекбашлар,чалбар, бүрек, бияләйләр,чикләвек
8.Рөстәм әбисен яратамы?
1) әйе
2)юк
3)бу турыда әйтелми

Укучылар төркемнәрдә тест эшлиләр.
Көтелгән нәтиҗә:
1. " Рөстәм маҗаралары" әсәрен
2) Гадел Кутуй язган
2. " Рөстәмнәргә кем килгән?
1) әбисе
3. Әбисе аңа нәрсә сөйләде?
2)әкият
4.Рөстәм кайда яши?
2) шәһәрдә
5. Әбинең әкияте нәрсә турында?
3)абага чәчәге турында
6.Гайшә апа белән Һашим абый кая киттеләр?
3) спектакльгә
7. Әби Рөстәмгә нәрсәләр алып килгән?
2) оекбашлар,киез итекләр, бүрек, бияләйләр,чикләвек
8.Рөстәм әбисен яратамы?
1) әйе

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау;
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү;
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Дәреслектәге 7, 8 сорауларга җавап бирдерү.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр Һәм үз фикерләрен дәлиллиләр.

V.Рефлексия Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе.
Дәрескә гомуми бәя.

1. Нәтиҗә ясау:
- Бүгенге дәресебезнең темасы һәм максаты нәрсә иде?
- Дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде?
- Куйган максатларның барысына да ирештек дип уйлыйсызмы?

Үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.

ШУУГ: үз уңышларың - уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

V. Йомгаклау.

Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.