Максат: Картина буенча хикәя төзү аркылы балаларның сөйләм телен активлаштыру.
Бурычлар: балаларның игътибарлылыгын, фикерләү сәләтен, сүз байлыгын үстерү, авазларның дөрес әйтелешен активлаштыру; И.Н.Мурашковска методикасын кулланып, картина буенча хикәя төзеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү; башкаларны тыңлый белү, кирәк урында үз фикерләрен аңлаешлы итеп җиткерә белү сыйфатларын тәрбияләү.
Алдан башкарылган эш: көзге табигатьне күзәтү, тема буенча музыка тыңлау, шигырьләр, җырлар, сынамышлар өйрәнү.
Җиһазлар: ноутбук, проектор, экран, “Адашкан сүзләр” дидактик уены өчен карточка, магнитофон, П.И.Чайковскийның “Времена года” альбомыннан фрагмент (“Октябрь”), күмәк аппликация ясау өчен агач силуэты, яфраклар кисү өчен төсле кәгазьләр, кайчылар, клей-карандашлар, салфеткалар.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Мин сезне күрүемә бик шат. Мин бүген бик матур шигырь укыдым. Шул шигырьне тыңлап карыйсыз киләме?
(Чайковский музыкасы астында Ш.Маннурның “Көзге урман” шигырен укый.)
Көзге урманда.
Көзге урман тып-тын булган,
Агач башы – ялангач,
Соңгы яфрак төшә калтырап,
Әз генә җил шаяргач.
Тик карт имән башларында,
Биек-биек чагында
Җемелди көз кояшында
Уттай яфрак һаман да.
Алар бирешмиләр әле
Көзге яңгыр, җиленә.
Ялтырап алган бизәкләр
Әллә кайда күренә.
Балалар, шигырь дә, музыка да сездә нинди хисләр, нинди уйлар уята? (Көз җитте.) Дөрес, балалар, алтын көз елның иң матур фасылы икәнлеген аңлыйбыз. Бу шигырьдә нинди юллар көзнең матурлыгын чагылдыра? Тыңлап карагыз әле тагын бер тапкыр. (Урман җемелди, ялтырап алган бизәкләр, алтын көз)
Тәрбияче: Балалар, мин сезне бүген музейга экскурсияга чакырам. Күзләрегезне йомыгыз һәм без телепортация башкарабыз. (Балалар күзләрен йомган арада экранда картина барлыкка килә.) Балалар, күзләрегезне ачыгыз. Без картина галереясына килеп чыктык. Карагыз әле картинадагы пейзажга. Бу рәссам Исаак Левитанның “Алтын көз” дигән картинасы.
(Балаларга картинаны мөстәкыйль карау өчен вакыт бирелә.)
Тәрбияче: Картинаны игътибар белән карар өчен безгә картинаны өлешләргә бүлергә кирәк. Яхшылабрак карар өчен кулларыгызны подзорная труба шикелле куегыз да, картинаны күзәтегез. Сез нәрсәләр күрәсез?
(Балаларның җаваплары. Тәрбияче балалар әйткән предметларның схематик рәсемнәрен тактага куеп бара.)
Тәрбияче: Ә хәзер безгә рәсемнәрне берләштерергә кирәк. Кайсы рәсемнәр бер-берсе белән бәйләнгән?
(Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче: Нинди тавышлар ишетәсез?
(Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче: Нинди исләр тоясыз?
(Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче: Ә хәзер рәсемнәрдәге әйберләрнең сыйфатларын әйтик әле. Ничек уйлыйсыз, көн нинди булган? Каенны, яфракларны нәрсә белән чагыштырырга була? Нинди алар? Кем чирәм турында сөйләргә тели, нинди ул чирәм? Елга турында нәрсәләр әйтеп була? Күк йөзе нинди? Болытлар турында ниләр әйтергә мөмкин?
(Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче: Менә без никадәр күп әйберләр, аларның нинди икәнен әйтеп киттек. Ә хәзер шуларны кулланып, картина буенча хикәя төзик инде. (2-3 бала сөйли). Минем дә бу картина буенча хикәя сөйлисем килә.
(Тәрбияче сөйләве)
Мин кырдан бара идем. Кояшлы, җылы көзге көн. Минем алдымда көзге урман. Мин урманга күз салдым да аның матурлыгына шаккатым. Урман аланында төз, матур каеннар алтынга төренеп басып торалар. Алардан алтын яңгыр кебек яфраклар коела һәм корыган чирәмне бизәклиләр. Ераккарак караган саен, агачларның төсләре кызгылт-сары төсләргә керә. Ә иң еракта урман әле һаман да куе яшел килеш тора. Ачык зәңгәр күк йөзендә ак, җиңел, йомшак болытлар йөзә. Алар елгадагы суда чагыла. Елганың суы да зәңгәр шикелле тоела. Минем кәефем шатлыклы да, бераз моңсу да иде. Чөнки мине кояшлы көн, алтын көзнең матур төсләре сөендерә. Ләкин тиздән, бик тиздән бу матурлык югалачак, салкын яңгырлар бу төсләрне юып бетерәчәк. Һәм кар-бураннары белән кыш та килеп җитәчәк.
Ошадымы сезгә минем хикәя? Кем тагын минем кебек хикәя сөйләргә тели? (2-3 бала сөйли.)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Соңгы яфрак төшә калтырап, әз генә җил шаяргач. Әйдәгез әле, без дә җил кебек шаярып алабыз.
(Физминутка)
“Җил исә, исә, исә, агачларны селкетә,
Җил исә, исә, исә, яфраклар төшә, төшә,
Мин үсәм, үсәм, үсәм”
Тәрбияче: Балалар, сез бик матур җөмләләр төзеп хикәя уйлап чыгара аласыз. Миңа да ярдәм итмәссезме икән? Минем карточкаларым бар. Андагы җөмләләрдә сүзләр буталып беткән. Мин сезгә “Адашкан сүзләр” дигән уен уйнап алырга тәкъдим итәм. Сезгә сүзләрнең урыннарын алыштырып, җөмләләрне дөресләргә туры киләчәк.
(Дидактик уен “Адашкан сүзләр”.)
Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән көзге сынамышларны күп беләбез, әйдәгез әле искә төшереп китик.
(Балалар көз турында сынамышлар әйтәләр.)
-Сентябрьдә кар күренсә, көз озак килер.
-Сентябрь аяз булса, кыш салкын булыр.
-Кошлар җылы якка бик иртә очып китсәләр, кыш иртә килер һәм суык булыр.
Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән участокта күрдек инде, күп кенә агачларның яфраклары бөтенләй коелып беткән. Менә монда да яфраксыз агач бар - өрәңге. Яфраксыз булгач. аңа күңелсез, минемчә. Без аңа ярдәм итә алабызмы? Ничек итеп өрәңге яфраклары ясарга мөмкин? Мин сезгә бүген яңа төрле юл өйрәтермен. Без чын мәгънәсендә агачка ярдәм кулы сузарбыз. Без яфракларны үзебезнең куллар ярдәмендә ясаячакбыз. Аныңчы бармак гимнастикасы ясап алыйк әле.
(Бармак гимнастикасы “Ша-ша-ша...”. Балалар тел шомарткыч әйткән вакытта ике кулның да баш бармакларын чиратлап калган бармаклар белән тоташтырып чыгалар.)
“Ша-ша-ша-ша, менә сиңа тамаша.
Шә-шә-шә-шә, яфраклар серләшә.”
Тәрбияче: Бармаклар хәл алды. Кул чугын кәгазь битенә күчереп, аны кисеп алабыз. Өрәңге яфрагына охшаганмы? Аны клей белән буяп, агачның ботакларына ябыштырабыз. (Балалар кул чукларын кәгазьгә төшереп, аны кайчы белән кисеп алалар һәм агачка ябыштыралар.) Нинди матур көзге өрәңге агачы килеп чыкты.
Тәрбияче: Балалар сез бүген нинди яңа әйберләр белдегез?
Без бүген кемгә ярдәм иттек?
Сез бүген белгән яңа әйберләрне кемгә өйрәтәчәксез?
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, миңа сезнең белән эшләве бик күңелле, бик файдалы булды. Рәхмәт сезгә!