Развитие речи на уроке татарскога языка. 6-й класс

Разделы: Иностранные языки

Класс: 6


Дәреснең максатлары: (Слайд  № 2)
1.Затланышлы фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану.
2. Ишетеп аңлау күнегүләрен камилләштерү.
3. Әти - әниләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау:
1. Дәреслек, эш дәфтәрләре,проектор;
2. Терәк схемалар;
3. Дәрес темасына ясалган презентация;
4.Тест сораулары.

Дәрес барышы
I. Оештыру Уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәрестә  затланышлы фигыльләр белән эшләүне дәвам итәрбез. 
Сүзләрне, сүзтезмәләрне тәрҗемә итәрбез; җөмләләр төзербез һәм текст өстендә эшләрбез. Игътибар белән тыңлагыз, дәрестә актив катнашыгыз, бер-берегезне кабатламагыз. 
II. Белемнәрне актуальләштерү

Мин татарча әйтәм, сез тәрҗемә итегез. (Слайд  №3) Презентация.

сөйли 

су сибәм 

себерми

 пешерде

 юды

 җыештыр

 чистартты

 сөртәсең

булышабыз

әкият сөйли 

гөлләргә су сибә

идән себерми

бәлеш пешерде

тәрәзә юды

өй җыештыр 

бәрәңге чистартты

тузан сөртәсең

әнигә булышабыз

Татарчага тәрҗемә итегез (Слайд  №4)

  1. рассказывает
  2. играет
  3. поливает
  4. подметает
  5. помою
  6. уберается
  7. вытерает
  8. помогаю

Хәзер берничә җөмлә тәрҗемә итәбез. (Слайд  №5)

Мин иртән гөлләргә су сибәм. Әнием бәйрәмдә бәлеш пешерде.
Тәрәзәне чиста юсам, әнием шатлана. Иртән гөлләргә су сиптем.

 Рәсемнәргә карап, җөмләләр төзибез. (Слайд  №6)          

Текст өстендә эшләү.(Слайд  №7, 8)

Текст  өстендә  эшләү өчен, терәк сүзләрдән файдаланабыз.

  1. сизмәс дип уйлады – думал, что не почувствует
  2. авырыймдыр – наверное, болею
  3. хатасын таныды – признал свою ошибку
  4. эссе  иде – было җарко
  5. кушты – велел
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

- Хәзер мин сезгә бер текст укыйм, сез игътибар белән тыңлагыз.

Әхмәт әнисе белән генә яши. Аның әнисе бик күп эшли: кер юа, тәмле  ашлар  пешерә, өй җыештыра. Әнисе бик иртә тора, ерактагы чишмәдән  салкын су алып кайта. Чөнки Әхмәт чишмә суын бик ярата. Әхмәт  урамда уйный, әнисенә бик аз булыша.
Беркөнне Әхмәтнең әнисе авырды, урыныннан тормады. Әнисе Әхмәткә чишмәдән су алып кайтырга кушты. Урамда бик эссе иде. Әхмәт суны урамдагы коедан гына алып кайтты.  Әнисе сизмәс дип уйлады.
- Рәхмәт, улым. Ләкин бүген су салкын да, тәмле дә түгел, авырымдыр инде,- диде.
Әхмәт кып-кызыл булды.

Текстны тәрҗемә итү.

Берничә  укучы укый һәм тәрҗемә итә.

Сорауларга җавап бирү. (Слайд  №9)

  • Әхмәт кем белән яши?
  • Аның әнисе нәрсәләр эшли?
  • Әнисе иртә торамы?
  • Ул кайдан су алып кайта?
  • Әхмәт нигә чишмә суын ярата?
  • Ул  әнисенә булышамы?
  • Әхмәт суны кайдан алып кайта?
  • Әхмәт хатасын  таныдымы?(признал)

Текст буенча күршеңә сораулар бир.

Такта янында бер укучы текстның кыскача эчтәлеген сөйли.

Алган белемнәребезне тикшерү өчен тест эшләп карыйбыз.

Тест эшләү.  (Слайд  №10, 11)

IV. Йомгаклау өлеше.

 

 

 

 

 

 

 

 

Әйе, юк сүзләре белән җавап бирегез. 

  1. Әхмәт әбисе  белән яши. (юк)
  2. Аның әнисе кер юа. (әйе)
  3. Әнисе иртә тормый. (юк)
  4. Чишмә ерак. (әйе)
  5. Чишмәнең суы салкын.
  6. Әхмәт кое суы ярата. (юк)
  7. Аның әнисе авырды. (әйе)
  8. Әхмәт суны чишмәдән алып кайтты. (юк)
  9. Урамда салкын иде (юк)
  10. Әнисе сизмәде. (әйе)

Хәзер балларны санагыз, һәр дөрес җавапка 1 балл. Үзегезгә бәя куегыз.

Өй эше (Слайд  №12, 13)

Тиздән әниләр бәйрәме. Бәйрәм җитсә, син нишләрсең?
- Әниләргә  нәрсә бүләк итәрсез?
- Ә сез бүләккә нәрсә алырга яратасыз?
- Синеңчә нинди бүләк әйбәтрәк?
Шул турыда язып килегез.

Билге кую.

Дәрес тәмам. Сау булыгыз