Габдулла Тукай: жизнь и творчество

Разделы: Иностранные языки


Кереш

Телдәге барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнү белән лингвистиканың ономастика (ономастика грек сүзе, «исем бирү сәнгате» мәгънәсенә ия [Подольская Н.В., 1988, 96б.] дигән бүлеге шөгыльләнә. XV-XVIII гасырларда яралгы хәлендә булган татар ономастикасы, XIX йөзнең I чирегендә үсеш тарихының икенче этабына аяк басып, XXI гасырда «күптөрле телләр материалына нигезләнеп гамәлгә ашырыла торган интенсив гыйльми тикшеренүләр нәтиҗәсендә, елдан-ел киңәя, байый hәм тирәнәя барган» [Саттаров Г.Ф., 1998, 3б.] фон тармагына әверелә. Шагыйранә ономастиканы, икенче төрле, матур әдәбият әсәрләрен һәм әдәби каһарманнарга исем бирү сәнгате дип тә атыйлар [Саттаров Г.Ф., 1993, №6, 152б.].
Ономастика – тел фәненең күптармаклы өлкәсе. Шуларның берсен һәм татар ономастикасында иң яшь һәм иң яңасын поэтик ономастика тәшкил итә. Казан төрки-татар ономастика фәнни мәктәбен нигезләгән галим Г.Ф.Саттаров «Этапы развития и очередные задачи татарской ономастики» хезмәтендә хәл ителергә тиешле максат-бурычларның берсе буларак матур әдәбият әсәрләрендә урын алган ялгызлык исемнәренең (антропоним һәм топонимнарның) поэтик-стилистик үзенчәлекләрен өйрәнүне күрсәтә [Саттаров Г.Ф., 1970, 86-87б.]. Р.Х.Гаррапова поэтонимнарны өйрәнүгә багышланган фәнни хезмәтләргә таянып, татар поэтик ономастикасында антропонимика, псевдономастика, топонимика, зоонимика, теонимика тармакларын күрсәтә [Гаррапова Р.Х., 2002, 3б.].  Сәнгатьле әсәр исемнәрен өйрәнү-тикшерү юнәлеше шулай ук ономастиканың бер тармагы саналырга хаклы. Бүгенге көндә идеонимнарны лингвопоэтик һәм стилистик планда махсус өйрәнеп язылган хезмәтләр күп түгел (С.Д.Кржижановский, 1931; И.В.Фоменко, 1983; А. Харченко, 1978; С.Козлов, 1979). Татар тел белемендә әдәби әсәр исемнәре, гомумән, махсус рәвештә монографик планда тикшерелмәгән өлкәләрнең берсе булып тора.

Габдулла Тукайның шигырьләре һәм поэмаларының  поэтик ономастикасы

Татарның бөек шәхесе  – ул Габдулла Тукай. Аның тирән хисләргә, дәлилле фикерләргә бай әсәрләре  гасырлар аша безнең чор укучысына юл ала.
Г.Тукай – татарның яңарышын тудырган бөек шәхес. Ул безнең халыкның иң мәшhүр, иң газиз, иң популяр милли шагыйре. Кыя тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, мәhабәт матурлыгын тулырак күрү өчен шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк була. Г.Тукай – рухи тормышыбыз, мәдәни дөньябызның әнә шундый биек тау башы.
Г. Тукай татар  әдәбиятында күңел хисләрен бик тирәнтен, мавыктыргыч итеп яктырта белүе белән аерым урын алып тора. Шуңа күрә аның әсәрләре үзгәреш рухын чагылдыралар, бүген язылган кебек укылалар.
Г. Тукай әсәрләренең исемнәре сүзләрнең көчен, мәгънә нечкәлекләрен, яңгырашын төгәл тоя белгән әдип осталыгын күрсәтүче матур үрнәкләр булып торалар. 

Талантлы әдип Г. Тукай татар телендәге ялгызлык исемнәренең, гади һәм катлаулы сүзтезмәләрнең, атау һәм гади җөмләләрнең үзенчәлекләреннән әдәби әсәрләренә исем-атама биргәндә бик оста файдалана. Аңа җөмлә белән бирелгән әдәби әсәр атамаларына җыйнаклык, мәгънәви тыгызлык, әсәрнең сурәтләнәчәк эчтәлеген укучыга калку һәм төгәл итеп күрсәтү, исемен җисемгә туры китерә алу осталыгы хас. Г. Тукай күпчелек әсәрләрен “исемле исем сүзтезмәләр” белән атый. Мондый атамалар әдәби әсәрләрнең төп идеясен билгелиләр, сурәтләнә торган күренешкә укучының игътибарын җәлеп итәрлек басым ясыйлар.  Антропоним термины (грекча – антропос – “кеше”, онома – “исем”) кешеләрне атау, мөрәҗәгать итү, эндәшү өчен хезмәт итә торган исем, фамилия, отчество (ата исеме), кушамат төшенчәләрен аңлата һәм билгеле бер телдә кешеләрне төгәл атау берәмлекләрен белдерү өчен хезмәт итә.

Гади сүзтезмәләр (“Ике юл”, “Татар кызларына”, “Мулланың зары”, “Ялкау маэмай”, “Бәхетле бала” һ.б.); төп герой исеме (“Галисгар әфәнде Камалның 10 еллык юбилейсе...”, “Шиһаб хәзрәт ”, “Хөрмәтле Хөсәен  ядкяре”); катлаулы сүзтезмәләр (“Тешләре ямьсез матурга”); атау җөмлә (“Сөеклемнең кабер ташында”, “Җәйге таң хатирәсе”); гади җөмлә (“Тәнкыйть – кирәкле шәйдер”, “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр”, “Тартар кошы сайрый”); сорау җөмлә (“Дөньяда торыйммы?”, “Кемне сөяргә кирәк?” һ.б.) белән аталган.

Реаль тормыштан алынган антропонимнар язучы иҗатында зур бер катлам тәшкил итәләр. Алар арасында төрле телләрдән кергәннәре дә бар: 1) төрки, гарәп-фарсы  сүзләрен катнаштырып язган. Милли татар исеме Миңлебай (“Сорыкортларга”), Зөбәрҗәт – гарәп теленнән кергән, “асылташ – изумруд, ачык яшел төсле” мәгънәсендә кулланыла “(Татар кызларына”);  кавказлы мөселман Карәхмәт, гарәп теленнән Хафиз – “алмаз”, “җырчы” мәгънәсендә, Сираҗетдин – “иман” мәгънәсендә (“Печән базары,  яхуд Яңа Кисекбаш”); рус теленнән: Никитин, Медведев, Пугач (“Печән базары,  яхуд Яңа Кисекбаш”); гарәп теленнән Хөсәен – “матурлык, яхшылык” мәгънәсендә (“Хөрмәтле Хөсәен  ядкяре”); Гали– “бөек кеше” мәгънәсендә (“Гали белән кәҗә”); Фатима – “Мөһәммәд  кызы исеме”ннән (“Фатима белән сандугач”); төрки теленнән Сабит– “буйсынмас, какшамас” мәгънәсендә (“Сабитнең укырга өйрәнүе”) һ.б. Г. Тукайның үз исеме дә “Аллаһның сөеклесе, яраткан колы” дигән мәгънәгә ия.

Г. Тукай үз геройларына әсәрдә тасвирланган чорга һәм геройның эчке кичерешләрен, характерын чагылдырырлык исем сайлый. Ләкин “Государственная Думага” шигырен саф татар телендә һәм халык җырлары стилендә язуы очраклы түгел. Ул беренче нәүбәттә хезмәт иясе  крестьян халкына адресланган. Аларның Думадан җир көтүләренең нигезсез икәнен аңлатуны күздә тоткан. Бу шигырь политик сатира булу ягыннан да   әһәмиятле. Ә “Сорыкортларга” дигән шигырендә халык җилкәсендә яшәүче паразитларга ачы нәфрәт белән ташлана: “Ашап яткан сорыкортка кадалдым мисле хәнҗәр мин” дип чыга. Символик рәвештә халыкның үзенә эндәшә: “Болар ни йотмаган инде, беләмсең, Миңлебай бабай”, ди. Җөмләдә сорауны белдерә торган аерым сүз – ни алмашлыгы бар. Бу  сорау җөмлә, сөйләмне дәвам итәр өчен аңа турыдан-туры җавап таләп ителә. Миңлебай – ялгызлык исеме. Кушма сүз буларак бирелгән исем Миңле һәм бай сүзләреннән тора. Ике компоненттан торган кушма төзелешле исем-модель. Миңлебай исеме  “изге урын” мәгънәсен аңлата. Ул барча татар халкы исемнәренә бик якын тора.

Кушамат – кешедән көлеп, мәзәк өчен яки конспирация максатларын күздә тотып бирелгән икенче исем. Г.Тукай әдәби әсәрләрендә кушаматларны әһәмиятле сурәт чарасы буларак киң куллана. “ Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәренең төп герое  Мөхәммәтҗан Хафиз дигән уртакул сәүдәгәр үзенең искелеге, тискәрелеге, фанатиклыгы белән аерылып торган. Казанның иске фикерле сәүдәгәрләре әнә шул Мөхәммәтҗан Хафиз тирәсенә тупланганнар, аның ларегы янына җыелып, гайбәт сатканнар, европача киенгән кешеләрне сүгеп калганнар, һәр яңалыкка  “көфер” печате сугып утырганнар. Әнә шул чат тора-бара “Көфер почмагы” дигән исем алган. Әсәрдә, саф татар телендә язылган кисәкләрдән тыш, гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланган урыннар һәм строфалар шактый күп очрый.

Тукай фольклорның шифалы көчен, һичшиксез, яхшы аңлаган. Үз иҗатында халык авыз иҗатына нигезләнеп язылган әсәрләрнең кабатланмас үрнәкләрен бирә. Балаларга багышланган шигырьләрендә табигатьнең шигъри серләрен күзәтүдән башлап (“Җир йокысы”, “Иртә”, “Куян”, “Яз хәбәрләре”, “Карлыгач” һ. б.), балада рухи мотивлар, омтылышлар тудыру теләгеннән язылган, табигать персонажлары аша кешеләр һәм җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне җиткерү кебек киңкырлы эчтәлек, тематика тәкъдим ителә: “Эшкә өндәү”, “Күгәрчен”, “Бичара куян”, “Кызыклы шәхес”, “Арба, чана, ат”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кышкы кич”, “Сабыйга” һ. б.
Г. Тукай әсәрләрендә төрле кабатлаулардан, чагыштырулардан, омоним, синоним  сүзләрдән  һ.б. бик оста файдалана: “Пар ат” шигырендә – карап – тарткалап; ялтырый – калтырый; ким – ятим; азан – Казан; нур – хур; кабатлау: кабат – кабат, омоним сүзләр куллану: яп-ят кыр күрәм – тапкыр күрәм; уйда мин – уй да мин;  чагыштыру: туганнарсыз торуны кояш-айсыз яшәүгә тиңләү; «Сау бул инде, хуш, бәхил бул» синоним сүзләре, янәшә килеп, борчылу-кайгыруны тагын да тирәнәйтә; риторик эндәш яки сорау: «Аһ, бу нинди аерылу?»;  инверсия — Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым; тасвир-сурәтләр: хәсрәт эчендә янган йөрәк, эч пошу, чишмә төсле аккан күз яшьләре, таштай катып киткән баш, һ.б. Лирик геройның моңсу эчке кичерешләре  табигать күренешләре аша тасвирлана: нурлар чәчеп ялтыраучы ай, искән әкрен җил белән калтыраучы яфраклар һәм агачлар, яп-ят кыр һ.б.
Тукайга кадәр гарәп, фарсы сүзләрен күп итеп кертеп язылган әсәрләрне тәрҗемә итмичә укып булмаган. Тукайның яңа шигырьләре – халык аңларлык телдә, татарча язылганнар. Габдулла Тукай башка халыклар әдипләре тәэсирендә дә иҗат иткән. Аның рус халкының бөек шагыйре Пушкин үрнәгендә халыкка аңлаешлы телдә, халык тормышы турында уйланып язган әсәрләре күп. Моны халыкчанлык дип атыйлар.Тукайны үзе исән вакытта ук татарның Пушкины дип атаганнар.
Тукай иҗатында милли хис көрәш идеясе дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу – бигрәк тә кайбер дин әһелләренә карата булган мөнәсәбәттә күзәтелә. Тукай дин әһелләренең дә иң кадимче, милләт аңын һәм тормышын артка сөйрәүчеләренә бөтен нәфрәтен, үткен каләмен юнәлдерә. Чөнки милләтне дә, динне дә сафландыру – аның изге теләге. Тукай өчен дин – изге төшенчә, олуг хис. Дин милләтне берләштерүгә, сафландыруга, гыйлем ияләрен тәрбияләүгә гаять зур өлеш кертә. Шунлыктан, үзен дингә, Аллаһка түгел, ә динне үз мәнфәгатьләренә кайтарып калдыручылар белән Тукай рәхимсез булган. “Ысулы кадимче”, “Муллалар”, “Мулланың зары”, “Ишан”, “Былтырның хисабы” һ. б. язмалары шуңа мисал.
Тукай – авыл халкы язмышын үз күзләре белән күргән, шаһиты булган шагыйрь. Татар авылы, аның проблемалары Тукай иҗатының аерылгысыз өлеше. “Авыл мәдрәсәсе”, “Авылда авырып яту”, “Бәрәңге вә гыйлем”, “Буран”, “Авыл халкына ни җитми?” һ. б. шигырьләр – шуңа ачык мисал. Авыл халкына булган мөнәсәбәт Габдулла Тукай иҗатында милләт язмышына кадәр күтәрелә. Бу – аңлашыла да. Чөнки, беренчедән, татар халкының күп өлеше авылларда җан сакласа, икенчедән, укымышлы, зыялы кешеләрнең дә шактый өлешен, бигрәк тә язучы, шагыйрьләрне, татар авылы тудыра килде. Татар авылы турында уйланулар Тукайны ахыр чиктә авыл кешесен буып торган көчләрдән арындыру уена, милләтне тулы канлы башка милләтләр белән бертигез дәрәҗәдә күрергә омтылу хисенә этәрә.
Татар хатын-кызы – Тукай иҗатының мөһим өлеше. Ә кайда татар кызы – анда сөю, мәхәббәт лирикасы ( “Татар кызларына”, “Хур кызына”, “Эштән чыгарылган татар кызына”, “Мәхәббәт”һ.б.)
Г.Тукай  кешенең мәхәббәт иреген, мәхәббәт сагышын һәм шәхеснең рухи матурлыгын җырлауны иҗатында үзәк мотив итеп куя. Кыерсытылган татар хатын-кызының кайгы – хәсрәтен, кешечә яшәргә омтылышын чагылдыруны шул чор шагыйрьләренә дә көнүзәк темалары рәтенә кертеп була. Г.Тукайның “Эштән чыгарылган татар кызына” дигән шигыре дә бу темага нисбәтле әсәрләрдән санала. Ул шагыйрьнең нечкә күңелле татар кызының газапларына карата кызгану хисе белән сугарылган. Г.Тукай мыскыл ителгән кызның хәлен, ачынуын сурәтли.

Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең;
Кызганмыйча күңелем чыдый алмый;
Бигрәк моңлы карый күзләрең.

Әйтергә кирәк, бу шигырь – татар халкына хас булган традицияләр яссылыгында иҗат ителгән лирик жанр үрнәкләреннән берсе.
Табигатьтән килгән хисчәнлек, матурлыкны күрә белүе Г.Тукайны мәхәббәт җырчысы рәтенә кертергә дә хокук бирә. Күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь, хатын-кызның нәфислеген, гүзәллеген шигырендә әйтеп бирә. “Гашыйк бу, йа!” шигыреннән мисал китерик:

Җанын фида иткән фәкыйрьмен, гыйшкың күбәләгемен;
Кил, гүзәл, күрсәт матурлыгың: янаем, кил, янаем.

Яки “Татар кызларына” дигән шигырьдән өзек. Г.Тукай аны 1906 елда язган.

Сөям сезнең сызылган кашыңызны,
Тузылган сачеңезне, башыңызны.
Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,
Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.
Сөям кочмакга мәрмәр муеныгызны
Сөям оҗмахка биңзәр куеныңызны.

Гашыйк кеше гашыйк булу белән дә матур була. Һәр сүзеннән наз бөркелә аның. Шагыйрьнең лирик герое мәхәббәт турында уйлана,аның серләренә төшенергә омтыла.

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, –
Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.
Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! –
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?...

Яисә

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас –
Төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь,
Булмаса илһамчысы. (“Мәхәббәт”)

Г. Тукай шигырьләре халыкның сөйләм теле белән сугарылган, анда чагылдырылган хатын-кыз образлары да халык күзаллавы аша бирелә. Моңа мисал итеп шагыйрьнең бишек җырларын һәм халык йолаларын үтәүгә багышланган шигырьләрен кертеп була. Әйтик, “Ишек бавы” шундыйлардан.
Шигъриятендә ул үз кичерешләре аркылы хатын-кызга булган мөнәсәбәтләрен белдерә. Монда халык тормышы, аның фәлсәфәсе, киләчәккә өметләре баглана.

Ләкин, шул ук вакытта, каләмдәшләренең язуына караганда, Г.Тукай хатын-кыз күзенә бик чалынырга яратмаган. Ни өчен? Чөнки ябык кына гәүдәле, бер күзенә ак төшкән егеткә бу гүзәл җан ияләре тиң итеп карамас, дип  уйлаган, ахрысы. Хатын-кызның күзе иң элек ир-егетнең тышкы кыяфәтенә төшә, кеше турында килеш-килбәт буенча хөкем йөртә, дип ышануы аңа шактый күңел газаплары алып килгән.

Хатын-кыз мәсьәләсенә килгәндә, Г.Тукай аларны гомумиләштерә, аларның конкрет образын, фольклор традицияләренә буйсындырып бирә. Лермонтовка ияртеп язылган  “Хур кызына” шигырендә, мәсәлән, Тукай хур кызының гүзәллеген күккә чөеп мактап килә-килә дә, ахырда мондый нәтиҗә ясый:

Күркәмлегең, дөрес, һәртөрле мактауга лаек,
Шулай да җир кызы синнән сөеклерәк.

Димәк, күк кызына караганда, җир кешеләренең бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре, мәхәббәте шагыйрь өчен кадерлерәк тоела. “Утырышу” (1907) шигыре исә алдагы шигырьдә куелган идея-эстетик принципның гамәли рәвештә тормышка ашуы кебек тәэсир калдыра. Лирик герой, сөйләмнең ниндидер идеал, илаһи сыйфатына игътибар итмичә, килеш-килбәтенә генә сокланып утыра сыман.

Йомгак

Г. Тукай үз әсәрләрендә әдәби исемнәрне үстерү һәм камилләштерүдә гүзәл үрнәкләр барлыкка китерә. Әсәр исемнәре эчтәлекне үзенчәлекле, тулы, дөрес итеп ача. Автор сүзтезмә, атау һәм гади җөмлә үзенчәлекләреннән оста файдалана. Г. Тукай әсәрләрендә бик күп ялгызлык исемнәре очрый. Аларның күпчелек өлешен антропонимнар тәшкил итә. Язучы исем-характеристикаларны артык күп кулланмаса да, күп кенә герой исемнәре килеп чыгышлары белән гарәп һәм фарсы телләренә карый. Алар арасында ике компоненттан ясалганнары, хәтта беренче компоненты гарәп, икенчесе башка телдән булган исемнәр дә шактый. Әдәби образның кайсы милләт вәкиле булуыннан чыгып, үзләренә генә хас үзенчәлекләрне дә тоемлана. Әдәби исемнәр әсәр идеясен ачуда, геройларның холык-фигыльләрен һәм төп сыйфатларын күрсәтүдә әһәмиятле роль уйный. Үзләренә хас исем-фамилиягә ия булудан тыш, характерына, тышкы кыяфәтенә, физик кимчелекләренә, шөгыленә туры килердәй кушаматларны да Г. Тукай сүз-сурәткә әйләндергән. Г. Тукай һәр җөмлә, һәр сүзнең үз урынында булуын таләп итә. Шуңа күрә дә, ул үзе бөтен нечкәлекләре белән белгән, үзен иҗат итәргә рухландырган, үз язмышы, тормышы белән бәйле вакыйгалар турында яза. Шулай итеп, Г. Тукай иҗатында әсәр атамалары, барлык төр ялгызлык исемнәре төп максатка ирешүгә – тормышны реалистик рәвештә сәнгатьчә югарылыкта сурәтләргә, дөрес һәм тулы итеп чагылдырырга ярдәм итә. 

Тел — милләт көзгесе. Милләтебезнең бөеклеген сүз сәнгате осталары теле аша да күрсәтергә вакыт җиткәндер. Кояштай балкыган дүрт зур шәхес турында фикер йөртәбез: урыста — Пушкин, татарда — Тукай, казахта — Абай, әзербайҗанда — Ахундов. Тукай язы ел да үткәрелә.  Әмма Тукай бөеклеге коры сүзләр белән генә аңлатыла. Дөресен генә әйткәндә, аңа да көч-кодрәтебез җитми. Тукайның образлы, сәнгатьле, бай теле — күтәрелмәгән чирәм әле. Без  сөрә генә башладык шикелле. Башкалар да кушылыр, бәлки. Тукайга булган мәхәббәтебезне “коры” сүз белән генә түгел, аңа карата зур иҗтиһадлылык белән күрсәтик!

 

Кулланылган әдәбият

1.  А.В.Суперанская «Общая теория имени собственного» Москва, 1973.
2.  М.В.Карпенко «Русская антропонимика» Одесса, 1970.
3. Л.И.Андреева «Семантика литературного антропонима» // Русская ономастика, Рязань, 1977.
4.  Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә -  ил тарихы.- Казан: татар. кит. нәшр., 1994.-264 б.
5. Сафиуллина Ф.С.,  Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен д-лек. Тулыл. 2 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2002.- 40б.
6. Саттаров Г.Ф. Исем – атамаларыбызда – халык җаны // Мәдәни җомга. – 1998. – 14,21, 28 август.
7. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.- 256 б.
8. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. – Казан: КДУ нәшрияты, 1990.- 276 б.
9.  Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли? – Казан: Раннур, 1998.-488 б.
10.  Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре сүзлеге – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.- 256 б.
11. Вәлиева Ф. С., Сатттаров Г. Ф. Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы / Ф. С. Вәлиева, Г. Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур” кит. нәшр., 2000.
12. Галимуллин Ф. Эзләнү вакыты / Ф. Галимуллин. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2005.
13. Саттаров Г. Ф. Исемнәребез бакчасында / Г. Ф. Саттаров //     Казан утлары. – 1979. – № 6.
14. Саттаров Г. Ф. Исемнәр йолдызлыгы / Г. Ф. Саттаров // Казан утлары. – 1990. – № 8. – 173-178 б.
15. Саттаров Г. Ф. Исем эзлим / Г. Ф. Саттаров // Азат хатыны. – 1989. – № 3. – 2-5 б.
16. Саттаров Г. Ф. Татар фамилияләре / Г. Ф. Саттаров // Татар иле. – 2001. – № 37-41.