Образовательная деятельность в подготовительной группе на тему "Мамы - самые дорогие люди на земле"

Разделы: Работа с дошкольниками


Максат: Театр эшчәнлеге аркылы сәнгатьле сөйләм (интонация, жест, мимика) чараларына өйрәтү.

Бурычлар: балаларның диалогик сөйләм күнекмәләрен, үзләре белгән әкиятләр буенча тамашалар уйнау осталыкларын үстерү, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле интонация белән әйтү буенча күнегүләр ясау, мимика, жест төшенчәләрен бирү; әдәби әсәрләр аша тирә-юньдәге вакыйгаларга дөрес бәя бирергә, үз фикерләрен башкаларга җиткерә белергә өйрәтү; балаларда якыннарына, әти-әниләренә карата ихтирам, хөрмәт хисләре, кайгыртучанлык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Алдан башкарылган эш: әниләр турында әсәрләр уку, шигырьләр, җырлар өйрәнү, “Өч кыз”, “Өч угыл” татар халык әкиятләрен уку, мультфильмнарын карау, әдәп турында мәкальләр өйрәнү.

Җиһазлар: магнитофон,  ноутбук, экран, смайликлар  белән кубик, “Өч кыз” әкиятен уйнау өчен костюмнар.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Хәерле көн, дусларым! Мин сезне күрүемә бик шат! Мин “Яхшы кәеф” дигән бер уен беләм. Уйныйсыгыз киләме шул уенны? Аның өчен кулларыгызны тотышып, түгәрәккә басарга кирәк.

“Әйлән-бәйлән” уены

Тәрбияче: Минем кәефем яхшы. Мин үземнең шатлыгымны сезгә дә тарата алам, үземнең елмаюымны түгәрәк буенча җибәрергә телим. Елмаю миңа әйләнеп кайтса, мин бик бәхетле булырмын.

(Балалар башларын түгәрәк буенча борып, иптәшләренең күзләренә карыйлар, кулларын кысалар һәм елмаялар.)

Тәрбияче: Елмаю миңа әйләнеп кайтты. Минем кәефем тагын да яхшырды.
Балалар, мин сезгә бер җыр тыңларга тәкъдим итәм. Ул җыр ни турында икәнлеген аңларга тырышыгыз, ярыймы.

(Җыр тыңлау “Әни кирәк”.(Р.Миннуллин сүзләре, М.Шәмсетдинов көе).

Тәрбияче: Нәрсәләр аңладыгыз, балалар? (Балаларның җаваплары.) Әйе, балалар, иң кадерле кеше җирдә – әни. Әйтеп китәсем килә, тиздән әниләр көне билгеләп үтелә. Сез әниләр турында нинди әкиятләр беләсез? (Балаларның җаваплары.)Әйдәгез, “Өч кыз” әкияте буенча театр куябыз. Театр ачылганчы, артистларны әзерләргә кирәк. Моның өчен безгә театраль гимнастика ясап алырга кирәк. Артистлар төрле рольләрне уйныйлар. Алар үзләрен ничек үзгәртәләр соң? (Балаларның җаваплары.) Ә менә  костюм кимичә генә буламы микән? Балалар, мин сезгә “Персонажны таны” дигән уен уйнап алырга тәкъдим итәм. (Тәрбияче Төлке, Әби булып күрсәтә. Балалар персонажны танырга тиеш.)
Мин жестлар һәм мимика ярдәмендә үземне үзгәрттем. Жест – ул хәрәкәтләр. Ә хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм, сез аларны жестлар белән аңлатып карагыз.
(Күрсәтү өчен сүзләр: “Мин уйлыйм”, “Исәнмесез”, “Кит әле моннан”, “Юк”, “Әйе”, “Ярамый”, “Сау булыгыз”.) Булдырдыгыз, балалар, сез жестның ни икәнен аңладыгыз, дип уйлыйм. Ә мимика –  битне, йөзне үзгәртү. Экранга карагыз әле. (Экранда йөзләрендә төрле эмоцияләр чагылган балалар.) Бу бала турында нәрсә әйтергә була? Монысы нәрсә хис итә? (Эмоцияләр: кайгыру, шатлану, усаллану, шаккату, курку)

Тәрбияче: Балалар, артист өчен әле мимика белән жестлар гына җитми, ул әле тавышын, интонациясен дә үзгәртә белергә тиеш. Ни өчен, сез ничек уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары) Дөрес, тавыш буенча без кешенең ягымлы яки усал икәнен, аңа күңелле яки моңсу икәнен аңлыйбыз. Әйдәгез әле, тавышларыбызны үзгәртеп уйнап карыйбызмы? Минем тылсымлы кубигым бар. Анда төрле кәефле йөзләр (смайликлар – шатлану, курку, шаккату, кайгыру, үпкәләү, усаллану) төшерелгән. Мин сезгә сүзләр әйтәм, бер бала кубикны ата, кубик кайсы ягы белән төшә, әлеге сүзне шундый интонация белән әйтергә кирәк.

(Сүзләр: рәхмәт, кил монда, зинһар өчен үткәрегез әле, Алсу чәй эчә, урамга чыгабыз.)
Без интонацияне үзгәртеп сөйләштек. Безнең артистлар әзер. Рольләрне бүләсе генә калды. “Өч кыз” әкиятендә нинди геройлар бар? (Балаларның җаваплары. Рольләрне билгеләү.)

(Өй күренеше, әни кызлары белән өйдә)

Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән ди бер әни. Аның булган ди, өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, алар тук булсыннар, матур киенсеннәр өчен көне-төне эшләгән

(Кызлар һәрберсе үз эшләре белән шөгыльләнәр).

Алып баручы: Әниләре кызларын бик иркәләгән, сөйгән. Алардан бер эш тә эшләтмәгән, тик кече кыз гына әнисенә булышкан. Менә шулай кызлар бик матур булып үсеп җиткәннәр, әниләре яныннан әкренләп таралыша башлаганнар.

Алып баручы: Кызлары киткәч, әниләре аларны бик сагынган, елаган, көткән. Шулай өч ел вакыт үткән һәм беркөнне әниләре чирләп киткән (Әни караватта ята, авырый). Әнинең күрше урманда Тиен дусты бар икән. Әни Тиенне үз яныны дәшкән.

Әни: Тиен, дускай, кил монда. Мин бик авырыйм, хәлем авыр, кызларымны чакыр минем яныма.

Тиен: Ярар, ярар, борчылма, хәзер аларны чакырам. Алар килеп җитәрләр.

Алып баручы: Тиен шунда ук чыгып чапкан. Ул урманнар аша үтеп, кырларны узган һәм олы кыз яшәгән йортка килеп җиткән. Олы кыз тазлар чистарта икән.

Тиен: Матурым, әниең бик авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.

Олы кыз: Ай-яй, яй! Бик барыр идем, тик менә вакытым юк, тазлар чистартасым бар.

Тиен: Ай-яй, яй! Юньсез кыз! Сине кадерләп үстергән әниеңә караганда, тазлар кадерлерәк булса, кал шул тазларың белән.

Алып баручы: Тиеннең шулай дип әйтүе була, олы кыз бакага әйләнә.

(Олы кызга бака маскасы киертелә. Ул башка балалар янына бара. Балалар барысы да бакалар биюе бииләр.)

Алып баручы: Тиен шуннан соң уртанчы кыз янына чыгып чапкан. Уртанчы кыз бу вакытта киндер суга икән.

Тиен: Матурым, әниең авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.

Уртанчы кыз: Ай-яй, яй! Бик барыр идем, тик вакытым юк. Киндер сугасым бар.

Тиен: Ай-яй! Юньсез кыз! Сине кадерләп үстергән әниеңә караганда, киндер кадерлерәк булса, кал шул киндерең белән.

Алып баручы: Тиеннең шулай, дип әйтүе була, уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелгән.

(Уртанчы кызга үрмәкүч маскасы киертелә. Ул башка балалар янына бара. Балалар барысы да үрмәкүч биюе бииләр.)

Алып баручы: Тиен бик аптыраган бу хәлгә һәм өченче кыз янына чыгып чапкан. Кече кыз бу вакытта камыр баса икән.

Тиен: Матурым! Әниең бик авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.

Кече кыз: Әнием авырый? Мин хәзер аның янына барам. Әнием, әнием… (Кече кыз әнисенә килеп хәлләрен сорый). Әнием, алтыным, син минем якыным. Хәлләрең ничек?

Алып баручы: Кече кыз бик бәхетле гомер кичергән, кешеләр дә, әнисе дә аны бик яраткан, хөрмәт иткән.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Сез чын артистлар булырга тырыштыгыз. Балалар, сезнең әкиятне карагыч, миңа бик моңсу булып китте. Бу әкиятнең азагы яхшы бетәме, әллә күңелсезме? Бака белән үрмәкүч гомер буе шул хәлдә калырлар микән? Әниләре дә кызларсыз калды. Мин сезгә әкиятнең ахырын яхшыга үзгәртергә тәкъдим итәм. Алар кире кызларга әверелсен өчен, ни эшләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, балалар, Тиен аларны кичерсен, гафу итсен өчен, алар әниләре өчен яхшылык эшләргә тиешләр. (Бака дару үләннәре җыйсын, үрмәкүч шәл бәйләсен.)

(Кече кыз әнисен, апаларын алып уртага баса).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, сез шулай итеп, әкиятнең азагын яхшы якка үзгәрттегез. Миңа яңа әкият бик ошады. Рәхмәт сезгә, балалар. Бу әкиятне кемнәргә күрсәтербез микән? (Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче: Балалар, мин безнең бүгенге шөгылебезне әни турында җыр белән төгәлләргә  тәкъдим итәм.

Җыр

1. Әнием, кадерлем, син – энҗе бөртегем,
Син – хөрмә җимешем, син – йөрәк тибешем.
Кушымта: Әнием, әнием.
Иң кадерлем син минем.

2. Мин сине яратып, иркәләп торырмын.
Мин сиңа тормышта, таяныч булырмын.