Программа эчтәлеге: балаларны көнкүреш предметларын дөрес кулланырга (уен формасында), аларның кайберләрен өлкәннәр катнашында һәм сак эш итәргә өйрәтү, ә кайберләрен кулланырга ярамаганлыгын аңлату, әдәби әсәрләр аша белемнәрен ныгыту; игътибарлылыкны, сөйләм телен, проблемалы ситуацияләрне чишкәндә уйлау сәләтен үстерү, балаларның сүзлек запасын киңәйтү; үз-үзеңә һәм тирә-юньдәге кешеләргә карата сакчыл караш,үз-үзеңне саклау хисе тәрбияләү.
Материал: курчак, сабын, губка,бант,тарак, тегү машинасы, инә,җепләр,чүпрәк кисәкләре, себерке, көнкүреш предметлары һәм приборлары сурәтләнгән картинкалар, уенчык телевизор, чүпрәк-чапрак.
Алдан эшләнелгән эш: А.Бартоның “Шапшак кыз”, К.Чуковскийның “Мойдодыр” әсәрләрен уку, курчак белән дидактик уеннар, “Безнең тирә-юньдәге предметлар” темасына рәсемнәр, иллюстрацияләр карау.
Сүзлек эше: үтүк, кайчы, щетка, пылесос, кер юу порошогы, сода, дезодорант, шырпы, газ плитәсе.
Белем бирү эшчәнлеге барышы.
(Телефон тавышы яңгырый. Тәрбияче трубканы ала да нәрсә турындадыр сөйләшә. Сөйләшеп бетергәннән соң, балаларга бүген аларны “Кешенең ярдәмчеләре-көнкүреш приборлары иленә чакырулары турында әйтә).
Тәрбияче: Балалар, сезнең сәяхәткә барасыгыз киләме? (Балаларның җаваплары).
Тәрбияче: Әйдәгез алайса,сәяхәткә автобуска утырып барабыз.
(Ишек шакыйлар, шапшак курчак керә).
Тәрбияче: Балалар, кем бу? Ай-һай-һай, нинди пычрак ул! Ах, син,шапшак кыз, синең кулларың кайда пычранды? (Балаларның җаваплары). Ах, син, шапшак кыз, битеңне син кайда буядың ? (Балаларның җаваплары).(Курчак үзен “Кешенең ярдәмчеләре иленә” алып баруларын сорый).
Тәрбияче: Балалар, курчакны үзебез белән алабызмы?
Балалар: Юк, башта аны юындырырга кирәк. (Балалар, автобуска утырып барган кебек, беренче өстәл янына якынлашалар.Өстәл өстендә-сабын, тарак, губка, сөлге, бант, теш щёткасы, теш пастасы, су салынган савыт тора).
Курчак: (өстәл өстендәге предметларны күреп). Ай-яй-яй, юынасым килми! Минем битем һәм кулларым шапшак түгел, мин шулай кояшта каралдым, сезнең әйберләрегез зыянлы , минем алар белән дуслашасы килми.
Тәрбияче:Балалар, әйдәгез, курчак Алсуга, бу предметларның яхшымы, зыянлымы икәнен ачыкларга ярдәм итик әле. Әйтегез әле,зинһар өчен, алар ни өчен кирәк? (Балалар җавап бирәләр һәм курчакны юындыралар).
Тәрбияче:Балалар, юынганда кайсыларын кулланырга ярамый? (Дезодорант, сода, кер юу порошогы.)
(Балалар бу предметлар янына “Ярамый” дип язылган табличкалар куялар.)
Тәрбияче:Алсу, син нинди чиста һәм матур булдың! Хәзер аңладыңмы инде, бу гигиена предметлары бик файдалы һәм алардан башка эш итеп булмый.
Тәрбияче: Ә ни өчен синең кофтаң шундый таушалган? Безгә “Игелекле эшләр остаханәсенә” Инәкәй янына кунакка барырга кирәк.
(Балалар автобуста барганга охшатып, икенче өстәл янына якынлашалар; өстәлдә-җепләр, инә, тегү машинасы, чүпрәк кисәкләре, уенчык үтүк, розетка, чын үтүк, балалар кофтасы, кайчы ята.)
Курчак: Ой, минем Инәкәй янына кунакка барасым килми,мин аннан куркам-ул чәнчи.
Тәрбияче:Балалар,без сезнең белән зыянлы әйберләр янына килдекме?
Балалар: Юк.
Тәрбияче: Әйдәгез әле, Алсуга, бу предметларның бик тә файдалы икәнен аңлатыйк әле.
(Балалар Алсуга бу предметларның файдасы турында сөйлиләр, ни өчен кирәклеген аңлаталар, аннан соң кофтаны балалар үтүге белән үтүкләп, курчакка кидерәләр.)
Тәрбияче:Балалар, әйтегез әле, чын үтүкне балаларга кулланырга һәм розеткага тоташтырырга ярыймы? Ә зур кайчы белән кисәргә ярыймы? Ни өчен? (Балаларның җаваплары. “Ярамый” сүзе язылган табличканы кайчы, үтүк, розетка янына куялар.)
Тәрбияче: Менә ничек күркәм хәзер безнең курчак Алсу! Хәзер син аңладыңмы инде, бу предметларның әйбәт икәнен, алар безгә бик кирәкле, әйдәгез бергәләп безнең ярдәмчеләребезгә “рәхмәт” әйтик. Әйт әле, Алсу, син үзеңнең өеңдә ничек тәртип урнаштырасың?
Курчак: Мин кәгазьләрне ерткалыйм да, идәнгә ыргытам, беркайчан да тузан сөртмим, чөнки тузанлы өстәлдә бармак белән рәсем ясарга була.
Тәрбияче: Ох, безгә Алсуны Щётка-чистарткыч янына кунакка алып барырга туры килер, мөгаен.
(Балалар автобуста барган кыяфәт ясап, өченче өстәл янына киләләр, өстәлдә чүпрәк-чапрак, пумала (швабра ), щётка-чистарткыч ята).
Курчак: Минем Чистарткыч янына барасым килми. Миңа ансыз да бик әйбәт. Аннан соң өстәлдә рәсем ясап булмаячак!
Тәрбияче:Чисталык-безнең өчен бик мөһим, Алсу. Ни өчен без бүлмәне җыештырырга тиеш? (Балаларның җаваплары).
Курчак: Мин хәзер аңладым, бу әйберләр бик файдалы һәм кирәкле, моннан соң мин бүлмәне гел тәртиптә тотачакмын.
Тәрбияче: Менә булдырдың! Ә хәзер,балалар, минем сезне Хуҗабикә-газ плитәсе һәм шырпы янына кунакка дәшәсем килә. Барабызмы? ( Балаларның җаваплары).
( Соңгы, дүртенче өстәл янына киләләр, өстәлдә-уенчык газ плитәсе һәм шырпы).
Курчак:Мин сезнең белән бармыйм, анда кайнар һәм пешерә!
Тәрбияче: Курыкма, Алсу! Син дөрес әйтәсең, әгәр дә дөрес кулланмасаң , газ плитәсе кайнар һәм пешерә. Ә сез, балалар өйдә шырпыны үзегез яндырып газ плитәсен кабызасызмы? (Балаларның җаваплары ).
Тәрбияче: Әйе, балалар, бу предметларны өлкәннәрдән башка куллану катгый рәвештә тыела. Ә ни өчен? (Балаларның җаваплары).
Тәрбияче: Бу предметлар зыянлымы яки файдалымы? (Балаларга бу предметларны кулланырга ярамый шуның өчен алар янына “Ярамый” дип язылган табличка куела).
Тәрбияче: Безнең киң күңелле Хуҗәбикә-газ плитәсе безгә тәмле печенье белән чәй әзерләгән. Әйдәгез, кулларны сабын белән юыйк та, тәмләп чәй эчик.
(Балалар “автобуска” утырып кул юып киләләр һәм печенье белән чәй эчәләр.)
Кулланылган әдәбият.
-
“Программа воспитания и обучения в детских садах” Отв. ред. Васильева М.А.
- “Дошкольное воспитание” №3 1997 г.
- “Безопасность” Авдеева Н.Н., Князева О.Л.
- “Осторожные сказки” Шорыгина Т.А.
- “Если все не так” Опасные ситуации Гербова В.В.
- “Твое здоровье” Зайцев Г.К. СПб, 1995
- “Школа безопасности” Усачев А.А. М.,1996.