Кереш
Мифология (грекча “миф”-сүз, хикәят) – борынгыларның дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар, персонажлар турындагы хикәятләре җыелмасы. Мифларны өйрәнү белән шөгыльләнүче фән тармагын да кайчакта мифология дип яки, конкретлаштырып, фәнни мифология дип йөртәләр.[ Әхмәдуллин 1999: 127]
Татар халкының йола-гадәтләренә, тормыш-көнкүрешенә, тарихына мөнәсәбәтле туган мифлары бар. Алар борынгы кешенең хәл-әхвәлен, табигать куенындагы яшәү рәвешен күз алдына китерү өчен әһәмиятле. Шунлыктан мифлар язма сәнгать тарихында да үз кыйммәтләрен саклыйлар. Мифка нигезләнгән әсәрләр кайсы гына халыкта булмасын, аларны классик югарылыкка җиткән җәүһәрләр дияргә нигез бар.
Мифларга ышану кимегәннән соң да, мифология җирлегендә эшләгән поэтик образ тудыру алымы халык лирикасыннан тыш, язма поэзиядә дәвам иткән һәм, тагын да камилләшеп, аңлы рәвештә кулланучы сәнгатьчә фикерләү чарасына әверелгән.
Г. Тукай иҗатында халык мифлары
Мифология (грекча “миф”-сүз, хикәят) – борынгыларның дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар, персонажлар турындагы хикәятләре җыелмасы. Мифларны өйрәнү белән шөгыльләнүче фән тармагын да кайчакта мифология дип яки, конкретлаштырып, фәнни мифология дип йөртәләр.[ Әхмәдуллин 1999: 127]
Татар халкының йола-гадәтләренә, тормыш-көнкүрешенә, тарихына мөнәсәбәтле туган мифлары бар. Алар борынгы кешенең хәл-әхвәлен, табигать куенындагы яшәү рәвешен күз алдына китерү өчен әһәмиятле. Шунлыктан мифлар язма сәнгать тарихында да үз кыйммәтләрен саклыйлар. Мифка нигезләнгән әсәрләр кайсы гына халыкта булмасын, аларны классик югарылыкка җиткән җәүһәрләр дияргә нигез бар.
Мифларга ышану кимегәннән соң да, мифология җирлегендә эшләгән поэтик образ тудыру алымы халык лирикасыннан тыш, язма поэзиядә дәвам иткән һәм, тагын да камилләшеп, аңлы рәвештә кулланучы сәнгатьчә фикерләү чарасына әверелгән.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның да мифка нигезләнгән әсәрләре дөнья әдәбиятын баетучы калкулык булуы шик тудырмый. Тукай иҗатында мифларның мәҗүсилек чорыннан ук килеп җиткәннәре дә чагылыш тапкан. Аларның безнең заманнарда халык арасында яшәп калганнары күп түгел. Әмма борынгылар фикерен саклаган, халыкның йола, гореф-гадәтләре белән өретелгән мифларны шагыйрь яхшы белә һәм, аларда ерак бабаларның үткәнен, эстетик фикернең килеп чыгышын тоеп, бу хәзинәләрне үз милләтенең рухи тормышын, аны борчыган проблемаларын чагылдыруда оста файдалана. Мифлар шагыйрь иҗатында исемнәре белән генә күренп китми, бәлки алар әдип әсәрләренең нигезендә ята. Нәкъ менә тәфсилле сурәтләнешкә җиткән “Шүрәле”, “Су анасы”, “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәрләре шулар рәтеннән [ Җәләлиева М.Ш. 2001: 3]
“Шүрәле” поэмасының исеме дә, җисеме дә мифларга мөнәсәбәтле туган. Монда мифик образлар төркеме җыелган чынбарлык дөньясына тәэсирле булулары кеше янында арадаш яшәүләре белән кызыклы. Шүрәле- поэма сюжетын урап алган миф герое. Халык үзенең әкиятендә Шүрәле турында әле шүрләп, әле шаярып, әле сагаеп сөйли. Ул табигать иркәсе, урман хуҗасы икән. Шагыйрь аны әкияттәгечә куркыныч кыяфәтле, адәмнәрне кытыкларга яратылган озын бармаклы урман пәрие итеп сурәтли. Әгәр Тукай миф сюжетын гына шигырьгә салып бирсә, ул кадәр гүзәл, буыннан буынга күчәрлек мавыктыргыч әдәби әсәр тумас иде. Әдипнең олуг шигъри таланты- яңа иҗат җимеше бирүендә.
Шүрәлегә ялганып Су анасы килә. Алар һәр икесе- борынгы мифик геройлар, халык авыз иҗатында киң таралган образлар. Авыл малаеның ялгыш адымы (алтын тарак урлавы) аның эчке газабына әверелеп, тәүбәгә китерә. Бу очракта шагыйрь, әкият өлгесеннән килеп, укучыны гыйбрәтле уйга сала. Икенче якны да искәртәсем килә: халыкның төшлек кояшы турысында су коенырга ярамавын кисәтүендә фәнни тәҗрибә ята түгелме? Су анасы бик төгәл сурәтләнгән портреты белән укучының дикъкатен яулый.
Ә менә Дию дигән миф – шагыйрьнең “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасының бөтен сюжет үзәгендә; ул (Дию) инде ирония, сатира белән генә сурәтләнгән сәхифәләрне тәшкил итә. Һәр сатирик образ, бер үк вакытта, реаль кеше, татар дөньясындагы бер социаль катлам вәкиле. Финалда укучы тормышчан шәхесне, аның реаль җирлеген [Г. Тукай 1985: 191] ачык сиземли:
Ул Дию күздән югалды, юк булып,
Очты Яңа Бистә якка, ут булып...
“Сабыйга” [Тукай Г. 1985:74] шигырендә дә мифик геройларны шагыйрь байтак санап китә:
Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр,
Барчасы юк сүз –аларның булганы юктыр гомер...
Ислам дөньясының мифлары- Тукай поэзиясенең милли бизәкләрен, аның шигъри музыкасын, фикер киңлеген җыйнак сурәтләнешкә этәргән кулай үрнәкләр алар. Ниһаять, ул үзенең талант үткенлеген, чишмәдәй аккан хисләрен, эстетик идеалын, тормыш наменә, милләте хакына чиккән газапларын миф бишегенә салып, Илаһы белән уртаклашып кына, рухына минутлык тынлык, иҗатына илһам таба.
“Пар ат” [ Тукай Г. 1985:72] шигыренең эчтәлегенә игътибар итик: монда лирик геройның туган ягына кайту моңнары белән торган җиреннән аерылу сагышлары бергә уралып, дулкынлы хисләр агымы туа. Туган якларга килеп керү куанычы иртәнге азан моңына күмелә:
Әйтә иртәнге намазга бик матур моңлы азан;
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!
Шагыйрьнең милли хисләрен, көткән өметләренең чынлыгын монда “оҗмах”, “хур”бизәкләре белдерә:
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Тукайның күпчелек әсәрләрендә төп фикернең символы булып мифик герой басып тора. Кайбер очракта шигырьдәге бер мифик образ бит буе язып бетерә алмаслык уй-хисләрне ача да куя.[ Тукай Г. 1985:210]:
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә...
Бу өзек- “Шагыйрь” дип исемләнгән шигыреннән. Анда әдипнең мәсләге, иманы турында сүз бара. Тукай үзенең кыйбласын билгеләп, шигъри чишмәсе башында торган милләтенә изге антын, көрәшен, йөз аклыгы вә хакыйкатькә тугрылыгын миф персонажы- “Газраил” аша ачып бирә. Газраил –җан алучы явыз фәрештә. Халык арасында ул- күп таралган дини-мифологик образларның берсе. Шагыйрь аны “Көзге җилләр” шигырендә ддә бик урынлы куллана. Әмма монда Газраил образы аянычлы чынбарлык алдында үзе көчсез кала, биредә аның мәгънәви кыйммәте арта төшә
[ Тукай Г. 185:196] : Бер сынык юктан гына үлгән таза ирләр күреп,
Җан алырга кызганудан, анда Газраил җылый...
Г. Тукайның шигъри әсәрләре монда искә алынганнар белән генә чикләнми, әлбәттә. Мин, фәкать аның поэзиясенең күп үзенчәлекләреннән берсен генә алып, фикерләрем белән уртаклаштым. Шулар арасында бәхәсле яклар да булуы мөмкин, чөнки татар әдәбиятында мифлар бик өйрәнелгән өлкә түгел бит.
Әмма мәрхүм әдип- миф дөньясы аша Күк һәм Җир яшәешенең өзлексез агышын, андагы мәңгелек мәсьәләләрне милли-тарихи җирлектән торып сурәтли алган бөек зат. Ул үзенең фикри тирәнлегенә, ихлас тасвири осталыгына мифлардан күп азык тапкан икән, бу аның эзләнгән кыйбласы ич. Шагыйрь, җан азыгына, йөз аклыгына әверелгән Коръән Кәримгә баш орып, халкының зарлы дөньясын, ымсынган өметен, милли фаҗигасен реаль күрсәтә. Шуңадыр аны туган халкы бик яшьли үз шагыйре итеп таный, аның саф вөҗданы, рухи пакълеге алдында баш ия.
Габдулла Тукай иҗатында синтаксик фразеологизмнарның кулланылышы
Фразеология, гомумән алганда, тел белемендә шактый тирән өйрәнелгән. Әлеге вакытта фразеологияне лексикологиянең бер тармагы итеп карау өстенлек ала. Ләкин фразеологизмны лексикология кысасында гына калдыру телебезнең сәнгатьле, сурәтле, тәэсирле бу байлыгын өйрәнүне бик чикли. Фразеология күренеше тел белеменең грамматика тармагында, аерып алганда синтаксис өлкәсендә, тикшеренү-эзләнүләр алып бару өчен дә уңдырышлы җирлек булып тора. Димәк, фразеология өйрәнә торган күренешләрнең даирәсе киң: лексикадан алып синтаксиска кадәр. Бу, үз чиратында, лексик һәм синтаксик фразеологияне аерым тармаклар буларак карауга китерә.
Фразеологик күренешләрне синтаксик аспектта өйрәнү лексика яссылыгында тикшеренүләргә караганда соңрак барлыкка килгән, шуңа күрә синтаксик фразеологизмнар турында мәгълүмат күп түгел. Синтаксик фразеология төшенчәсе үзе тиешенчә ачыкланмаган, бу термин да икеләнүләр тудыра, нәтиҗәдә терминологиядә төрлелекләр күзәтелә, бу күренешнең чикләре, лексик фразеологизмнар белән нинди мөнәсәбәттә торуы, синтаксисның төрле бүлекләрендә тоткан урыны төгәл билгеле түгел. Әлеге хезмәт - шушы өлкәдә эзләнүләргә ачыклык кертү юлында бер омтылыш буларак кабул ителер дип уйлыйм.
Индивидуаль мәгънәле һәм компонентларның индивидуаль мөнәсәбәтләрен чагылдыручы фразеологияләшкән төзелмәләрне синтаксик фразеологизмнар дип атыйлар. Лексик фразеологизмнар кебек үк, синтаксик фразеологизмнар да телнең төрле стильләрендә кулланыла, әдәби әсәрләр тукымасында да үзенчәлекле сурәтләү алымы буларак үз урынын ала.
Г. Тукай иҗатында синтаксик фразеологизмнар шактый күп кулланылган. Алар, стилистик фигура буларак, әсәрне тәэсирлерәк, үтемлерәк, җыйнак һәм образлырак итүдә зур роль уйныйлар.
Синтаксик фразеологизмнарны классификацияләгәндә аларны махсус грамматик схемалар белән бирү уңайлы дип табыла. Г. Тукай иҗатындагы синтаксик фразеологизмнарның кулланылыш активлыгыннан чыгып, түбәндәге структур схемаларга туры килгән төзелмәләрне күрсәтергә мөмкин:
Иң еш кулланылган синтаксик фразеологизмнар - "SS-ын" схемасы буенча төзелгән конструкцияләр. Мәсәлән: "Мондый кешеләрне "сары йорт"ка ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсәсе белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне япканда да "татар диванаханә"сенә ябарга кирәк" ("Былтырның хисабы");
"Кәкре түгелдер моның бармаклары - бик төз төзен,
Тик килешсез - һәрберсе дә ярты аршыннан озын" ("Шүрәле").
Мондый конструкцияләрнең мәгънәсе - процессның билгесезлеге, килешеп бетмәү, икеләнү. «S күрсәткече урынына теләсә нинди сүз төркеменә караган лексеманы куярга мөмкин, мәгънә үзгәрми. (Чагыштыру өчен: "куян йөрәк" - "арыслан йөрәк" - лексик фразеологизмнарда бер компонентны алыштырудан мәгънә үзгәрә).
"SS-ын" һәм "S-ын S" схемалы синтаксик фразеологизмнар үзара синоним. Г. Тукай аларны аралаштырып кулланган: "Извозчик: "Ерагын ерак түгел дә, хәзрәтләр, сез хәзер генә менә бу йорттан ашап чыктыңыз. Әгәр мин шуны күрмәгән булсам, сезне 15 тиенгә дә алып кайтыр идем: хәзер сез атка авыр буласыз" ("Ике хәзрәт вә извозчик").
"Шарт фиг. + Хикәя фиг." схемасы буенча төзелгән синтаксик фразеологизмнар да Г. Тукай иҗатында еш кулланылган, шулай ук конструкциянең компонентлары урыннарын алыштыра ала, мәгънә үзгәрешсез кала - тәвәккәллек, ризалашу. Мәсәлән, "Җавап: "Таһир-Зөһрә", "Бүз егет"тәге дәрәҗәдә үк "гыйшык тоту" элек заманнарда булса булгандыр, әүвәлгеләр, мискиннәр, бик яхшы күңелле булганнар" ("Ялт-йолт" идарәсеннән сөальләр);
"Көлсә көләләр
Кешеләр, күреп;
Тишекләреннән
Җил торыр өреп" ("Күңелле сәхифәләр");
"Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табыла табылса - Алла ул" ("Даһигә");
"Бабай...: "Милләт теләсә, ясасагыз ясарсыз тагы!" - дип кычкырды" ("Мөфти җубәләе").
Синтаксик фразеологизмнарда тел чараларының сакчыл, экономияле кулланылышы ачык күренә. Бу - конструкцияләрнең катгый төзелеше һәм семантикасында чагыла. Ә синтаксик фразеологизмнарны ирекле конструкцияләр белән алыштырганда, сөйләмнең күләме арта, ул хиссез-төссез, буталчык, артык җәенке була. Әйтик:
"Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;
Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн" ("Эш")
мисалындагы "тынсаң тынарсың" конструкциясе "ял итәргә, хәл алырга теләсәң", "бик арысаң, тынарга теләсәң тынарсың" кебек төзелмәләрне алыштырып килгән, сөйләмне җыйнак, шигырь калыбына туры килерлек иткән.
Шулай ук киң таралган синтаксик фразеологизмнарның тагын бер төре - "Шарт фиг. + Боерык фиг." схемасы буенча төзелгәннәре. Алар да Г. Тукай иҗатында еш кулланылган: "Булса булсын инде. Күп мәгълүмат сатмыйм" ("Өч баш");
"Бирмә сер һичкемгә; сөйләшсәң сөйләш өстән генә;
Көл - караңгы йөз бирү ан-чак килешмәстән генә" ("...гә");
"Тик болай бер аурумынмы? Әллә Обломов тамы?
Көн саен йөз сулса сулсын, җанда ник кытлык күрәм?!" ("Хәстә хәле").
Мондый конструкцияләрнең мәгънәсе - юл кую, ризалашу. Лексик фразеологизмнар кебек, алар да сөйләмдә әзерлексез, автоматик рәвештә кулланылалар, бер җөмлә кисәге булып билгеләнәләр.
Ниндидер бер билгене калкурак күрсәтү, әңгәмәдәшнең яки укучының игътибарын теге яки бу күренеш, фактка юнәлтергә теләү мәгънәсен "S дисәң (дә) S" формуласы буенча төзелгән синтаксик фразеологизмнар белән белдереп була.
Г. Тукай әсәрләрендә моңа мисаллар байтак. Мәсәлән: "Надан дисәң дә надан шул: пашча башың белән Гали батыр башын таныма имеш" ("Өч баш"); "Казлар... сөй ләп баралар иде: "Мужик дисәң мужик, хуҗамыз безнең дә-рәҗәмезне белми. Ул безне, гүя ки простой казларны куган шикелле, сөреп, сөртен-дереп куалый" ("Казлар").
Гадәтилекне, авторның хәбәргә битарафлыгын Г. Тукай “SSинде (ул)” схемасына туры килгән синтаксик фразеологизмнар белән белдергән: "Руслар - руслар инде. Без "хатәмен - нәбиин" аятенә иман иткән мөселманнар, һичбер вакыт Печән базарыннан пигамбәр вә мәзһәб башлыгы эзләмәскә тиешлемез" ("Тегеннән-шуннан").
Әйтергә кирәк, синтаксик фразеологизмнарда интонация һәм басымның дөрес куелуы да зур әһәмияткә ия. Татар тел белемендә басым һәм интонация мәсьәләсе галим Р.С. Аб-дуллина тарафыннан махсус тикшерелде. Аныңча, тойгылы иҗек басымы һәм тойгылы тоташ басым лексик, грамматик һәм модаль мәгънәләрне аеруда актив катнашалар. "Ниндидер фикерне тагын да үтемлерәк итеп тыңлаучыга җиткерер өчен, логик басымга тойгылы тоташ басым да өстәргә кирәк була" (Абдуллина Р.С. Риторика һәм интонация. 35-36 б.). Әйтик, соңгы мисалда логик басым кабатланган сүзнең икенчесенә төшеп, беренче компонент күтәрелүче, икенче компонент төшүче интонация белән әйтелә.
Һәркемгә мәгълүм, Г. Тукайның иҗаты күпкырлы. Аның әсәрләрендәге һәр сурәтләү чарасына зур күләмле хезмәтләр язарга мөмкин. Г. Тукай иҗатында кулланылган синтаксик фразеологизмнар да югарыда китерелгән төрләр белән генә чикләнми.
Шулай итеп, синтаксик фразеологизмнарны куллану шагыйрьнең эмоциональ-психологик халәтен аңларга ярдәм итә, сөйләмгә, әсәргә стилистик төрлелек, аһәңле яңгыраш бирә, укучы яки тыңлаучының фикерләү, кабул итү сәләтен үстерә.
Йомгак
Бөек шагыйрь Г. Тукай үз әсәрләрендә мифларны үстерү һәм камилләштерүдә гүзәл үрнәкләр барлыкка китерә. Мифлар эчтәлекне үзенчәлекле, тулы, дөрес итеп ача. Әдәби мифлар әсәр идеясен ачуда, геройларның холык-фигыльләрен һәм төп сыйфатларын күрсәтүдә әһәмиятле роль уйный. Г. Тукай һәр миф образының үз урынында булуын таләп итә. Шуңа күрә дә, миф образларын үзе бөтен нечкәлекләре белән белгән, үзен иҗат итәргә рухландырган, үз язмышы, тормышы белән бәйле вакыйгалар белән бәйләп язарга тырыша. Шулай итеп, Г. Тукай иҗатында мифлар төп максатка ирешүгә – тормышны реалистик рәвештә сәнгатьчә югарылыкта сурәтләргә, дөрес һәм тулы итеп чагылдырырга ярдәм итә.
Татар теле — бай тел. Шулай түгел икән, Тукай теле бай булмас иде. Тукайга булган мәхәббәт — татар милләтенә карата булган мәхәббәт кебек. Тукай теле диңгезенә шул кайнар мәхәббәт — татар милләтенә карата булган мәхәббәт кебек. Тукай теле диңгезенә шул кайнар мәхәббәт белән чумасың. Ул диңгез төбеннән алып чыккан тел гәүһәрләрен халыкка бирергә тырышасың.
Татарстан Республикасында әдәбият hәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт премиясенең Г.Тукай исемен йөртүе бер дә очраклы түгел. Ел саен Тукайның туган көнендә бу зур бүләк иң лаеклыларга бирелә.
Тукай традицияләре... Ул әдәбиятыбызның үткән юлында ирешелгән биеклекләр, бүгенге иҗат газаплары hәм эзләнүләр, киләчәккә төбәлгән зур өметләр дигән сүз. Тукай мирасындагы hәм шәхесендәге сыйфатлар – гуманизм hәм хөрлек хисе, фәлсәфи оптимизм hәм халыкка тирән мәхәббәт, Ватанны сөю hәм халыклар дуслыгы – болар hәммәсе бүген дә безнең күңелләрне, бөтен кешелекнең рухи яшәешен биләп торган проблемалар. Димәк, Тукай актуаль дигән сүз бу!
Татар яшәгәндә, аның милли җаны исән булганда, милли шигърияте, милли моңнары яңгыраганда, Тукай яшәячәк. Ул туган халкы белән киләчәккә бара. Тукай – үлемсез!
Г. Тукай…. Сынаганыгыз бардыр: кайбер исемнәрдә ирексездән игътибарны үзенә тарта торган ниндидер бер көч була. Андый исем hәрвакытта кызыксыну уята, гел нидер көтәргә мәҗбүр итә… Моның сере әлбәттә, исемнең үзендә түгел, ә иясендә. Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемне бизи.
Бу хакыйкать Г. Тукайга аеруча туры килә: ул үзе, бары тик үзе, исемен олы, хөрмәтле итте. Гомумән, Г. Тукай исеме белән бергә әдәбиятыбызны да мәртәбәле итте.
Габдулла Тукай татар шигъриятен сәнгатьлелек ягыннан югары дәрәҗәгә күтәрде, аның дөньяга танылуына ярдәм итте. Г.Тукай – Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән бөтендөнья бөек кешеләр исемлегенә кергән олуг шагыйрь. Аның шигырьләрен күп милләт кешеләре үз телләрендә укыйлар. Тукай гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән “Туган тел” шигырен иҗат иткән. Ул халыкның үлемсезлеге.
“Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр!” Чыннан да, татар дөньясы бүген яңарыш юлында. Бөтен дөньяга сибелгән татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры безне якты киләчәккә өнди, милли рух тәрбияли.
Кулланылган әдәбият
- Абдуллина Р.С. Риторика һәм интонация. Монография. - Яр Чаллы, 1999 - 400 б.
- Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда: IV том. Мәкаләләр, очерклар, фельетоннар, хатлар (1902-1913). - К.: ТКН, 1977. - 431 б.
- Тукай Г. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. Төзүчесе Р. Даутов. - К.: ТКН, 1990. - 255 б.
- Тукай Г. Мәктәп укучысына ярдәмлек. Төзүчесе Н. Газизова. - К.: "Раннур", 2001. - 384 б.
- Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият белеме сүзлеге.-Казан: Татар. кит. нәшр.,1990.-238б.
- Мифы народов мира.-М., 1980.-356б.
- Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда.- Казан: Татар. кит. нәшр.,- 2006, 2нче том.-344
- Татарстан китап нәшрияты 2003.
- «Ялкын» журналы 2006 ел, апрель.
- Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты турында очерк. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1985. - 86 б.
- Әдәбият теориясенә кереш. (коллектив). - Казан: Татар.кит.нәшр., 1987. - 302 б.
- Галиуллин Т. Шәхесне гасырлар тудыра / Т. Галиуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2003.