Урок-обобщение по теме "Неспрягаемые глаголы". 7-й класс

Разделы: Иностранные языки, Конкурс «Презентация к уроку»

Класс: 7


Презентация к уроку

Загрузить презентацию (366 кБ)


Максат: тема буенча үтелгән материалны гомумиләштерү; фигыльләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив комплекс, презентация “Затланышсыз фигыльләр” биремле карточка.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше

– Исәнмесез балалар. Бүгенге татар теле дәресе үзенчәлекле булыр. (Презентация)

Сез компьютерда уеннар уйнаганда, эш иткәндә, “меню” сүзенә игътибар иткәнсездер. Сез “меню” сүзен ничек аңлыйсыз?
– Кайда ишеткәнегез бар?
– Безнең дәресебез дә алдан әзерләнгән меню буенча барыр. Хәзер барыбыз да меню белән танышып үтик.(Слайд2)

Меню

Исеңә төшер
Уйла тап
Эзләп тап
Ял итү
Иҗат итү
Иң игътибарлы укучы
Үз үзеңне тикшер

– Менюның һәрбер өлешендә бирем бар. Әдәгез менюның беренче өлешен карыйк.

2. Төп өлеше.

Исеңә төшер (Слайд 3)

– Сезнең алдыгызда кроссворд. Аны чишәргә кирәк.

1) Предметның яки затның эшен хәрәкәтен яки хәл-торышын белдерә торган сүзләр (фигыль) дип атала.
2) Зат-сан белән төрләнгән фигыльләр (затланышлы) фигыльләр дип атала.
3) Зат-сан белән төрләнмәгән фигыльләр (затланышсыз) фигыльләр дип атала.
4) Предметның билгесен эше, хәрәкәте буенча белдерә торган затланышсыз фигыль – (сыйфат фигыль).
5) Эш-хәл исемен яки атамасын белдерә торган затланышсыз фигыль – (исем фигыль).
6) Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдереп килгән фигыль (хәл фигыль) була.
7) Эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдергән затланышсыз фигыль – (инфинитив).

– Килеп чыккан сүзләргә, кагыйдәләргә карап бүгенге дәреснең темасын һәм максатын ачыклап карыйк. Буген нәрсә турында сүз барачак? (фигыль, затланышлы, затланышыз фигыльләр турында)
– Әйе, бүген без дәрестә фигыль һәм аның төркемчәләрен, төгәллерәк затланышсыз фигыльләр буенча белемнәребезне гомумиләштерәбез.

– Менюның икече өлешенә игътибар итик.

Уйла, тап (Слайд 4) (Приложение 1)
(компьютер биреме)

– Әйдәгез әле, балалар, без компьютерлар каршына утырыйк. Биремне укыгыз.  
Бирем. Бирелгән фигыльләрне төркемчәләргә аерыгыз.
Киләчәк (дус), коелган (алма), чабылган (болын), баручы (кеше), сызгыра торган (уклар),уйнап җибәрде, күчә бара, сөрткәч кипте, кайтканчы утырды, бирелеп тыңлый, сөйләшү, терелү, бизәшү, уйнау, алмау, сөртмәскә, сызарга, карарга, менмәскә, көлергә.
(биремне үтәгәч, фронталь тикшерү)

– Хәзер нәтиҗә чыгарыйк. Сүзләрне нинди билгеләргә карап аердыгыз?
– Аларның соауларын искә төшерегез?

Эзләп тап (Слайд 5)

– Хәзер дәфтәрләрдә  эшләп алырбыз. Дәфтәрләрегезне ачыгыз. Бүгенге числоны языгыз. Сезнең алдыгызда карточкалар бар. Карточкадагы биремне укыгыз.

Бирем. Күчереп языгыз. Сыйфат фигыльләрне табып, заманын билгеләгез.

1нче вариант

Айбикә толымындагы чулпы тәңкәләре кое чыгырының тавышына кушылып чылтырыйлар. Артка кайтарылып бәйләнгән француз яулык астыннан күренүче бу чулпылар камышларга сыйпалып ага торган чишмә шау-шуын искә төшерәләр. Айбикә аларны бәйрәм көннәрендә генә яки өмәгә барганда гына тага. Ләкин бүген бәйрәм дә түгел, өмә дә юк. Карт-корылар ураза тоталар.

(Кави Нәҗми)

2нче вариант

Җәйнең матур көннәре. Җәелеп аккан чал Идел буйлап туктаусыз пароходлар, артына баржалар тагылган буксирлар үтеп тора. Акчарлаклар, бер һавага күтәрелеп, бер канатларынсуга тидерерлек җилпеп, су өстендә шаяралар. Киртләч таш ярлар белән су кырыена тоташкан горур тауның итәкләре куе куаклык белән өртелгән. Тау өсләре күпне күргән карт нарат­лар белән капланган.

(Госман Бакиров)

– Димәк. Сыйфат фигыльдә ничә заманы бар?
– Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ничә төре бар?
– Хәзерге заман сыйфат фигыльнең ничә формасы бар?
– Үткән заман сыйфат фигыльнең нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? Нинди сорауга җавап бирә?

Ял итү (Слайд 6) (Приложение 2)

– Ә хәзер без сезнең белән ял итеп алыйк. Шул вакытта эштә эшләп алырбыз. Айдар Галимов башкаруында “Син минем җанымның яртысы” җырын тыңлыйк. Тыңлаган вакытта, җырдагы булган фигыльләрне табып истә калдырып барыгыз.

Иҗат ит (Слайд 7)

– Бу өлештә сезнең тел осталылыгын тикшерик әле. Рәсемгә карагыз, уйлагыз. Хикәя төзегәндә сез нинди фигыльләр куллыныр идегез?

– Фигыльләрне төрле төркемчәләргә куеп, каска гына хикәя төзеп дәфтәрегезгә языгыз. (Вакыт бирелә. Соңыннан хикәяләрен укыйлар. Кайбер укучы нинди фигыль төркемчәләрен кулланганын әйтеп китә.) 

Иң игътибарлы укучы (Слайд 8)

– Хәзер күрмә диктант үткәрәбез. Тактада җөмлә бирелә. Сез аны 1 минут эчендә истә калдырырга тырышыгыз. Җөмлә юкка чыккач, сез аны дәфтәрегезгә языгыз.

Күрмә диктант

Үзең сөйли башлаганчы, кеше сүзен тыңлап бетер.
Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.
Һөнәр ашарга сорамый,үзе ашата.
Ялкау ятып эшли, утырып йоклый.
Эш беткәч, уйнарга ярый.

– Ә хәзер тикшерегез.
– Җөмләләрдә нинди затланышсыз фигыльләр кулланылган? 
– Бу җөмләләр ничек атала? (мәкальләр дип атала)
– Бу мәкальләрне нинди темаларга бүлеп була?
– Хезмәткә багышланган мәкальләр нәрсәгә өйрәтә?

Үз үзеңне тикшер (Слайд 9)  (Приложение 3)

– “Затланышсыз фигыльләр” темасы буенча алган белемнәрне тикшерик. Тикшерү компьютерда тест формасында үткәреләчәк. Эшегез бәяләнә.

3. Йомгаклау

– Бүгенге дәрестә без нинди фигыльләрне кабатладык?
– Затланышсыз фигыльләр дип нинди фигыльләр атала?
– Затланышсыз фигыльләргә нинди фигыль төркемчәләре керә? Аларның мәгънәләре.

4. Өй эше

Күрмә диктантта язган мәкальләр арасыннан берсен сайлап алыгыз. Фигыльләрне төрле төркемчәдә кулланып, мәкаль буенча хикәя төзеп язып килегез.

Кулланылган әдәбият:

  1. Татар теле. Р.А.Асылгараева, М.З.Зиннатова. Казань «Магариф», 2010
  2. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма. Казан: Мәгариф, 2002
  3. http://images.yandex.ru