Тема урока "Порядковые числительные"

Разделы: Иностранные языки


Тема: Микъдар  һәм тәртип саннарын сөйләмдә куллану.

Максат:

  1. Микъдар  һәм тәртип саннарын сөйләмдә  актив куллану.
  2. Сөйләм телен үстерү.
  3. Татар теленә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: Интерактив такта “SMART Board”

Оештыру моменты

Исәнләшү. 1нче СЛАЙД

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

Актуальләш терү

1) 2 нче СЛАЙД. Кабатлау.

А) Бердән унга кадәр һәм кирегә санап чыгыгыз.

  • 1 (бер), 2 (ике), 3 (өч), 4 (дүрт), 5 (биш), 6 (алты), 7 (җиде), 8 (сигез), 9 (тугыз), 10 (ун).
  • 10 (ун), 9 (тугыз), 8 (сигез), 7 (җиде), 6 (алты), 5 (биш), 4 (дүрт), 3 (өч), 2 (ике), 1 (бер).  

Б) 3  нче СЛАЙД      

Саннарны дөрес әйтеп чыгыгыз. Ябык шакмакларга басып, дөрес җавапны күрергә мөмкин.

2) 4нче СЛАЙД. Дөрес әйтегез (түгәрәкккә баскач, дөрес җавабы күренә)

 24 (егерме дүрт), 82 (сиксән ике), 437 (дүрт йөз утыз җиде)

3) 5 нче СЛАЙД. Катнаш саннарны дөрес әйт (сан янына баскач, дөрес җавапны күрә аласыз).

  • 54 (50 + 4)
  • 137 ( 1*100 + 30 + 7)
  • 269 (2*100 +60 + 9)
  • 1843 (1*1000 + 8*100 + 40 +3)
  • 5555 (5*1000 + 5*100 + 50 + 5)
  • 23021 ((20 + 3) * 1000 + 20 + 1)

4) 6нчы СЛАЙД. Таблица Тәртип санның ясалышы)

5) 7нче СЛАЙД.  (кагыйдәләр)

6) 8 нче СЛАЙД. Микъдар  һәм тәртип саннарын кулланып, җөмләләрне күчереп языгыз (тактада һәм дәфтәрдә эш).

  1. Мин  _____________________________  елда туганмын.
  2. Хәзер миңа ____________________________яшь.
  3. Мин ___________________ мәктәптә,________   класста укыйм.
  4. Безнең класста________________________укучы  бар:             _________________ малай  һәм ___________________ кыз.
  5. Көн саен  _____________дәрес була, татар теле атнага ___________ тапкыр керә.
  6. Татар теле кабинеты _______________ катта  урнаш­кан.
Физминутка

Смешарик р Смешарик  рәсеменә басарга.

Күзләр өчен физминутка. Хәрәкәт ясау.

Ныгыту

9 нчы СЛАЙД.  Тәрҗемә итегез.

На втором этаже.
В десятую школу.
На третий урок.
Из двадцатой квартиры.
Двадцатого декабря.
В девятом доме.
Нет пятой книги.

10 нчы СЛАЙД. Укыгыз һәм тәрҗемә итегез. Саннарны табып, сораулар куегыз.

  1. Бу яңа өченче йортта яши башладылар инде, ә берсендә  әле   эш бетмәгән.
  2. Теге дүрт кыз  безнең класста укый, ә өчесен мин белмим.
  3. Түтәлләреңнең беренчесендә нәрсә үсә?
  4. Беренче өч җавап дөрес, ә икесе дөрес түгел.
  5. Беренче кунак хуҗаның абыйсы, ә икенчесе миңа таныш түгел.
  6. Китапларның унысын китапханәгә бирегез,  егермесен иң яхшы укучыларга бүләк итәрбез.
  7. Азат әле бер кешегә, әле икенче кешегә карады,  берсен дә ул белмәде.
Йомгаклау

1) 11 нче СЛАЙД. Нәтиҗә ясау (Такта янына чыгып балалар кызыл яки яшел алманы агачтан кәрзингә салалар).

2) Билгеләр кую.

3) 12 нче СЛАЙД. Өй эше:

Микъдар  һәм тәртип саннарын кулланып 6 җөмлә язарга.

К работе прилагается презентация для SMART BOARD (Приложение 1).