Введение.
Не умер ты,
И в сердце каждого,
И в речи ты.
М. Гафури.
Хотя творчество великого татарского писателя и поэта Габдуллы Тукая знакомо многим студентам нашего учебного заведения, ежегодно проводим мероприятия, посвящённые дню рождения поэта, и каждый раз мы открываем для себя в его творчестве всё новое и новое. Тукай, как море. Музыка поэзии Тукая, культура Тукая, вера Тукая – это наше вечное сокровище. Тукай наш национальный поэт и учитель, который многих из нас за руку ввёл в таинственный мир поэзии.
Мы не должны забывать об этом, иначе заболеем страшной болезнью – потерей памяти, которая так же опасна, как потеря мечты. И в будни, и в праздники мы с благодарностью вспоминаем о Тукае и с уважением склоняем головы перед его настоящим и будущим, перед его бессмертием.
Габдулла Тукай принадлежит к тому разряду имён, которые, усваиваясь с молоком матери, становятся непреложным достоянием, интеллектуальной и эмоциональной собственностью, как сам родной язык, неотделимым от нас, как наше зрение и слух.
Тукай – поэт, который одинаково дорог всем поколениям. Его мы избираем спутником на всю жизнь. Не раз обращаемся к нему. В раннем детстве сладким страхом тревожит душу его “Водяная”. С утра напеваем его “Родную речь”. Не читаем, а именно напеваем. Как говорил сам Тукай, песни нашего народа требуют, чтобы пели их, только чуть-чуть разомкнув губы. Такова их природа... .
“Соприкоснувшись с творчеством Тукая, чувствуешь, как сердце твоё опалил очистительный огонь, душу освежила гроза.” (Сибгат Хаким)
У поэзии Тукая такая сила, что, прочтя даже одно его стихотворение, навсегда остаёшься его почитателем. На традициях Тукая выросли Наки Исанбет, Хасан Туфан, Муса Джалиль, Сайфи Кудаш и другие. Поэт заставляет о многом задуматься. Тукай – вечное, нескончаемое беспокойство... . И каждое поколение вновь и вновь обращается к Тукаю, потому что он постоянно заставляет размышлять и за это его любит татарский народ.
“Любите Тукая! Любите красоту его души, его поэзию. В ней и весна, и человеческая мудрость.” – Сахиб Джамал.
План проведения внеклассного мероприятия на тему: “Яздан аерып булмый Тукайны” (посвящается жизни и творчеству великого поэта татарского народа Г. Тукая).
Цели:
- Воспитание толерантности к культуре других народов.
- Расширение общего кругозора.
Подготовительная работа:
- Выпуск стенгазеты, посвящённой творчеству Г. Тукая.
- Подбор музыкального сопровождения.
- Разучивание стихов, песен Г. Тукая.
- Экспозиция к оформлению зала.
- Создание электронного пособия по творчеству Г. Тукая.
Оформление зала:
- Цветной плакат по сказкам Г. Тукая.
- Плакат с эпиграфом.
- Портрет Г. Тукая.
- Стенгазета, посвящённая творчеству Г. Тукая.
- Музыкальное сопровождение – баян, курай.
- Магнитофон, мультимедийное оборудование.
Место проведения мероприятия: читальный зал ТСХТ.
Участники мероприятия: 25, 26 группы, студент ТПУ.
Ход внеклассного мероприятия
- На сцене – цветной плакат по сказочным героям Г. Тукая, портрет поэта, эпиграф.
- Вступительное слово зав. библиотекой.
- Выступление студентов, гостей.
- Заключительная часть.
Эпиграф: “Нации подобны птицам, срывающимся при сильном ветре со своих насиженных мест и взмывающим высоко в небо, блистая своим искусством и своей силой; стоит подуть ветру прогресса, как они, всколыхнувшись, собираются вместе, и каждый представитель нации высказывается о наболевшем, они являют миру силу ума, таланта и величие своего духа” (Г. Тукай).
Әдәби музыкаль кичә: “Яздан аерып булмый Тукайны.”
Залда китап күргәзмәсе. Тукайның зур портреты.
Әкрен генә моңсу музыка уйнап тора.
Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
Бүген бездә бик олы бәйрәм – сөекле шагыйребез Габдулла Тукай хөрмәтенә багышланган шигырь бәйрәме.
Г. Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшереп китү өчен без сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, түбәндәге сорауларны тәкъдим итәбез:
Слайды 1-39.
Слайд 40.
1нче укучы: Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып беткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.
Салкын кышлар үтеп,
Яз килгәндә,
Җылы яктан кышлар кайтканда
Туган көнең синең бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
Чал Иделдә бозлар ташкан чакта
Килгән чакта җиргә җылы май,
Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,
Яшәтәбез сине, яшь Тукай!
2нче укучы: Бәйрәм бүген.
Бар күңеллек бөтен дөньяда,
Бар бер ямь бүген.
- Мин беләм: бәйрәм бүген!
бәйрәм буген!
Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше
хәйран бүген
Уйный сазым да минем
Бәйрәм көнен, бәйрәм бүген.
Арттыра, күрдем кояш
гадәттәгедән балкуын:
“Ул киенгәндер,” – дидем
бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хис итеп һәр җирдә дә бертерле
хуш ис аңкуын:
Исле май серткән икән
дөнья дидем, бәйрәм бүген!
Бер теләнчене кочаклашкан күреп
бер бай белән:
Күңле нечкәргән дидем,
бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Яр башыннан тыңладым мин
бер суның дулкыннары:
Сөйләшәләр узара:
“Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”
Тыңладым әкрен генә искәндә
бәйрәм көн җилен:
Анысы да сөйли тагын:
“Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”
Слайды 41-46.
Алып баручы: Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Шул кыска гына гомерендә ул кайберәүләр 100 елда үтеп чыга алмаслык эш башкарырга өлгерә.
Күрәсең, кеше аз гына вакыт эчендә дә гаять зур эш эшләргә, шул хезмәтләре белән халык күңеленә кереп калырга мөмкин. Тукай - әнә шундыйларның берсе. Шагыйрь бердә шикләнмичә: “Халкым өчен яшәдем, аның белән бергә кайгырдым, яндым, аның бәхете өчен көрәштем” – дияргә хаклы иде. Шуның өчен бөек Тукай безгә якын, сөекле, кадерле һәм һәрчак безнең белән бергә.
3нче укучы:
Татар халкы борын заманда да
Шагыйрьләрсез гомер итмәгән.
Күп язылган шигырь, ләкин алар
Безнең чорга килеп җитмәгән.
Синең шигырьләрең энҗе кебек,
Оста куллар белән төзелгән .
Һәрбер сүзе, матур чәчәк төсле
Саклык белән сайлап өзелгән.
Нинди иркен сүзләр әйләнеше
Чылтырап ага, чишмә шикелле
Нинди ипле җөмлә әйләнеше,
Нинди ачык, тирән фикере.
Слайд 47-48.
Алып баручы: Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Татарстанның Арча районына керә торган Кушлавыч авылында туа. Шагыйрьнең туган ягы – инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Монда элек – электән халык җирсезлектән иза чиккән. Бу якларда зур сулар да, болыннарда, биек тауларда, кыялар да юк. Казан артының исә төп матурлыгы аның калын урманнарында, зур булмаган тауларының итәгеннән чыгып, кеше гомерен санап, тыйнак кына чылтырап агып яткан чишмәләрдә.
4нче укучы:
-Нәкъ Казан артында бардыр
бер авыл Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен
“тавыклары җырлый” диләр.
Гәрчә анда тумасам да,
мин бераз торган идем;
Җирне аз-маз тырмалап,
чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның – һич онытмыйм,
бар ягы урман иде;
Ул болын, яшел үләннәр
хәтфәдән юрган иде.
Зурмы? – дисәң, зур түгелдер
бу авыл бик кечкенә;
Халкының эчкән суы бик кечкенә
инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел,
урта һава,
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да
вакытында ява.
5нче укучы:
Иң матур, җир кайда дисәң
Билгеле, Кырлай җире,
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
Бу җирләрдә Тукай йөргәндер,
Урманнарын шуңа сөйгәндер
Шүрәлене җиңгән Былтырның
Киләчәген алдан күргәндер.
Ак каеннар, зифа наратлар
Шагыйрь иткән аны бу яклар,
Кырлайда ук бәлки тугандыр,
Су анасы, алтын тараклар.
Су анасы, шүрәлеләр
Ел да җыела бире,
Җыелмас иде, Кырлай шул
Аларның туган җире.
Слайд 49-50.
Алып баручы:
- Әйе, безнең өчен гаять кадерле әсәрләр иҗат иткән шагыйрь гомере буе михнәттә һәм газапта яшәгән, иске тормыш шартларында язмыш аны аяусыз кыерсыткан, какан – суккан.
6нчы укучы:
Ул ятим дә, ул мескен дә диеп
Сөйләнелгән элек – электән,
Күз алдына аны бөек итеп
Китерергә күпләр күнеккән.
Әйткән сүзе – аткан угы һәрчак
Туры тигән, читкә китмәгән,
Зирәк халык аны юкка гына
“Туры Тукаебыз” димәгән.
Якты йолдыз булып атылган ул
Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.
Туры Тукай, моңлы Тукай булган,
Бөек булган, боек булмаган.
Слайд 51-53.
Алып баручы: Әдәби иҗатка Габдулла Тукай 1905нче елда Уральскида типографиядә эшләгәндә керешә. Туган илебезгә соклану, туган төбәккә таяну, аңа мәхәббәт һәр кешенең күңелендә саклана торга хисләр. Аларны сәнгать осталары үзләренең җырларында, шагыйрьләр шигырьләрендә ачык чагылдырганнар. Андый хисләр бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрендә аеруча көчле.
7нче укучы:
Еллар үтеп, бара торгач
картайсам да,
Бөкрем чыгып бется дә,
хәлдән тайсам да,
Күңелем минем япь-яшь калыр,
хич картаймас.
Җаным көчле булып калыр,
хәлдән таймас.
Күкрәгемдә минем шигырь
утым саумы?
Күтәрәм мин, карт булсам да
авыр тауны;
Күңелемдә көн һаман аяз,
һаман да яз.
Шагыйрь күңелендә кыш булмый да
кар яумый.
Булмамын, юк, картайсам да,
чын карт кеби,
Утырмаем тик, юк – бар теләк
тели – тели;
Менмәмен мин, ходай кушса,
мич башына,
Шигырләрдән килер миңа кирәк җылы.
Җырлый – җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
“Без китәрбез, сез каласыз!” – дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.
Алып баручы: 1907 елның көзендә Габдулла Тукай Казанга кайта.
Курай уйный.
8нче укучы:
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.
Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Ах, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.
Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.
Хуш, гомер иткән шәһәр! Инде еракта калдыгыз;
Ах! Таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.
Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.
Ах, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!
Әллә нәрсә юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.
Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер – берсен дә белмим, әллә кем!
Сездән айрылы, туганнар! – җайсыз, уңгайсыз тору;
Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.
Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.
Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
“Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан”.
Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
“Әйдә чап,кучер, Казанга! Атларың ку: на! На-на!”
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәтле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгрифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...
Слайд 54.
Алып баручы: Габдулла Тукай милли шагыйрь иде. Ул халкыбызны, аның хезмәтен, гореф-гадәтләрен, бай телен, сәнгатен чын күңелдән яраткан һәм күп кенә шигырьләрен шул мәсьәләгә багышлаган. Әнә шундый шигырьләрнең күбесе халык күңеленә кереп урнашкан һәм җырга әверелгән.
Җыр: “Туган авыл.”
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.
Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.
Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Слайды 55-56.
Алып баручы: Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Ул татар халкының гына түгел, башкорт һәм азербайҗан, казах һәм үзбәк, кыргыз һәм украин халыкларының да яраткан шагыйренә әйләнгән. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.
9нче укучы:
Халык бик күп исемнәрне белә,
Бөек исемнәргә дөнья бай;
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай.
Халкың күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай;
Шаулы язның сүнмәс тугаедай
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
Үксез тормыш читкә типкән чакта,
Иркәләде сине киң Кырлай.
Моңлы Кырлай урманнары ничек,
Шигъриятең синең шулай бай.
Урам ташларыннан эзләмәгез,
Тукай баскан утлы эзләрне;
Йөрәкләрдән аны сез эзләгез
Йөрәкләрдә - Тукай сүзләре.
Алып баручы: Үзенең кыска гына гомеренең һәр минутын Тукай халыкка багышлады. Шагыйрь халык иҗатына, халык теленә - туган телгә тирән мәхәббәт белән карады һәм аның бөеклегенә дан җырпады, шуңа күрә халкым аны үз җырчысы, үз шагыйре итеп кабул итте.
Габдулла Тукайның безнең арабыздан китүенә 95 ел тула. Ләкин шагыйрьнең үлемсез хәрләре – шигырьләре безнең йөрәгебездә мәңгелек урын алды. Бүген карты да, яше дә Тукайны укый һәм аны олылап искә ала.
Син күрмәгән Яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең “Туган тел”еңне.
“Туган тел” җыры.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
Использованная литература.
- “Слово о Тукае”. Зулькарнаева Ф. – Казань, 1986.
- “Габдулла Тукай”. Бухараев Р. – Москва, 1986.
- “Тормыш һәм иҗат елъязмасы”. Габдулла Тукай. – Казан, 2003.
- “Моңлы саз чыңнары”. Ибрахим Нуруллин. – Казан, 2000.
- “Тукай турында хатирәләр”. – Казан, 1971.
- “Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан, 2003.
- “Габдулла Тукай 1886-1913.” – Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2006.
- “Интерактив китап Габдулла Тукай” Effecto Studios www.effecto.ru.