Интегрированный урок (родная литература + технология) по теме: "А.С. Пушкин "Балыкчы һәм балык турында әкият"

Разделы: Начальная школа, Конкурс «Презентация к уроку»


Презентация к уроку

Загрузить презентацию (2 МБ)


Максат:

  1. Әдәби әсәрне сәнгатьле укырга , темасын , автор әйтергә теләгән төп фикерне табарга өйрәтү;
  2. Укучыларда шигырь текстын аңлап уку күнекмәсен формалаштыру , бәйләнешле сөйләм телен һәм ижади фикерләү сәләтен үстерү; укучыларның игътибарын, күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын үстерү;
  3. Табигатькә сакчыл караш , матурлыкка омтылыш , бер – берсенә ярдәм итүне тәрбияләү.

Материал: “Уку “ дәреслеге 4класс 38 -46 нчы бит,”Русская литература” 5 класс ,А.С.Пушкин “Балыкчы һәм балык әкияте”

Җиһазлау: саңак ,проектор, аппликация үрнәкләре, картон , төсле кәгазь , төсле картон, кайчы , клей ПВА.

Дәрес барышы

I. Кереш өлеш.

Психологик уңай халәт тудыру .

- Хәерле көн укучылар ! Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы көн кебек.

- Бик яхшы . Кояшлы көнне бер- беребезгә карап елмаеп , тагын да балкытып җибәрик һәм бу күтәренке күңел көне буена дәвам итсен.

- Әйдәгез укучылар үткән дәрес материалын искә төшереп үтик әле. Я , кайсыгыз искә төшерә?

1 укучыны тыңлау. (Бөек рус язучысы А.С.Пушкинның “Балыкчы һәм алтын балык әкиятен “ укыдык.

1нче слайд авторның портреты.-А.С.Пушкин бөек рус язучысы дидек , ә нишләп аның әкияте татарча?

1укучы җавабы тыңлана Әхмәт Исхаков аны татарчага тәрҗемә иткән ).

- Укучылар кайсыгыз кыскача гынаА.С.Пушкин турында искә төшереп китә. Укучылар фикере тыңлана.

- Үткән дәрестә өйгә бирелгән эшне тикшереп китик әле ,сезгә әкиятне кисәкләргә бүлеп ятларга бирелгән иде, өй эшен барыгыз да үти алдыгызмы ? Укучылар әкиятне өлешләп слайд буенча кәрсәтә барып сөйли. 3 нче слайдтан 8 нче слайдка кадәр.

II. Төп өлеш.

1. Яңа материал өстендә эш.

- Ә , хәзер әйдәгез безнең бүгенге дәресебезнең темасы һәм максатлары белән танышып китик. 2 нче слайд.

- Әкиятне укыганда очраячак таныш түгел сүзләренң мәгънәләре белән танышып китик әле. 9 нчы слайд (сүзлек эше )

-Игътибар белән хәзер мине тыңлыйбыз , мин әкиятнең дәвамын укып чыгам , слайдта әкият эчтәлегенә иллюстрацияләр күрсәтелеп бара, сез шуларны карап барыгыз һәм менә мондый сорауга җавап таба алмасызмы икән?

-Автор әкияткә нинди төп фикерне салган ?

Укытучының әкиятне үрнәк итеп укуы.

-Укучылар сезгә әкият ошадымы? Автор нәрсә әйтергә теләгән , сез аңладыгызмы ?(карчык комсызлыгы аркасында яңадан ярык тагарак алдында калган.)

2. Ныгыту.

-Хәзер укучылар әкиятне рольләргә бүлеп укыйбыз.Автор сүзләрен –Фирүзә,

Алтын балык сүзләрен –Раил, карт сүзләрен –Тимур, ә карчык сүзләрен Ландыш укый.

Укучылар әкиятне рольләргә бүлеп укыйлар .

- Әкиятне игътибар белән . аңлап укыдыгызмы икән , әйдәгез берничә сорау аша эчтәлекне аңлавыгызны ачклап китик әле .

Сораулар 17 нче слайдта бирелгән . Укучыларның әкиятнең эчтәлеген аңлауларын ачыклау.. Фикер алышу .

- Әкияткә нәтиҗә ясап без нинди фикерне әйтәбез инде.

(Комсызлык беркайчан да яхшыга китерми, кеше чанасына утырмыйча үз акылыңны эшкә җигеп эш итәргә кирәк.) Физкультминутка видеода диңгез төбе күрсәтелә.

- Без сезнең белән ял итеп алдык , көч тупладык .

- Молодцы укучылар. Менә без алтын балык турында әкият укыдык , ә хәзер әйдәгез үз кулларыбыз белән алтын балыкны ясап карыйк әле.

- Алтын балыкны без аппликация ысулы белән ясарбыз .Кем әйтә нәрсә ул аппликация ?Укучылар җавабын тыңлау.

- Нинди ысуллар белән ясап була әйдәгез шуларны карап китик әле . Үрнәк эшләр белән танышу :тукымага тукыма ябыштырып, катыргыга салам, катыргыга төсле кәгазь һәм мозаика ысулы белән .

- Бүген без балыкны мозаика ысулы белән ясарбыз , яки икенче төрле әйтсәк мозаика ысулы белән . Эш вакытында кирәк балачак кагыйдәләрне искә төшереп китик әле . 18 нче слайд.

- Эш өчен кирәк булачак материалларны барлап китик 19 нчы слайд

20-26 нчы слайдларда эшнең эзлеклелеге һәм үрнәге күрсәтелгән.

- Хәзер зәңгәр картоннарны алдык шул җирлеккә алтын балык шаблонын төшерәбез һәм эшебезне дәвам итәбез.

Укучыларның мөстәкыйль эшләве.

Укучыларга ярдәм итү ( укучылар эшләгәндә музыка яңгырый)

- Хәзер , әйдәгез эшләребезн тезеп куябыз һәм карыйбыз эшләрегез ничек килеп чыкты икән? Чиста һәм пөхтә эшләнгәнме 7.Сез күңелегезне биреп , тырышып эшләгәнсез, эшләрегез бик матур һәм төгәл килеп чыккан.

Молодцы , билгеләрне әйтү.

III. Йомгаклау.

-Укучылар без алдыбызга куелган максатка ирештекме ? Әйдәгез дәрес башында куелган максатны карап үтик .2 нче слайдны ачу.

Өй эше бирү. Менә хәзер сезнең кулыгызда алтын балык һәм сез әкияттәге алтын балык кебек теләкләрне үти беләсез ди .Сез әкиятне ничек тәмамлар идегез?Шул хакта өйдә язып киләсез. Димәк әкиятнең ахырын үзегез теләгәнчә тәмамлыйсыз.

- Безнең дәресебез тәмам , тыныч кына бастык , чыгарга мөмкин .