Урок татарского языка русскоязычным учащимся в 5-м классе по теме "Категория принадлежности"

Разделы: Иностранные языки


Оештыру моменты

Исәнләшү.

1нче СЛАЙД,  2нче СЛАЙД (Приложение 1)

Дәреснең темасы  һәм максаты белән таныштыру.

Актуальләшт ерү

1. 3нче СЛАЙД

 “Кабатлау”  сүзенә баскач, безгә кирәкле слайдлар чыга.

          Дөрес кушымчаларны куегыз.

Минем  балам, өстәлем, урындыгым, тәлинкәм…  .

Синең   әбиең, тавыгың, апаң, абыең, әтиең …  .

Аның чәчәге, үләне, китабы, каләме, кызы …  .

Аларның машинасы, эте, тәрәзәсе, пыяласы  …  .

Безнең  кошыбыз, җиләгебез, күзебез …  .

Сезнең  конфетагыз, тактагыз, агачыгыз …  .

2. 4нче СЛАЙД

Кушымчаларны куегыз, укыгыз һәм тәрҗемә итегез.

Минем  өстәл…   китап ята.

Мин  әни…     рәхмәт әйтәм.

Синең  карт  әби…  ярдәм кирәк.

Безнең  шәһәр…    яңа йортлар.

Сезнең сыйныф…   яхшы укучылыр күп.

Синең  дуст…  яңа күлмәк.  

Ябык тәрәзәләргә басып,  дөрес җавапны күрә аласыз.

Физминутка

4нче СЛАЙД

Туп рәсеменә басарга.

Күзләр өчен физминутка.

Хәрәкәт ясау.

Ныгыту

1нче СЛАЙД

1. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, число һәм теманы языгыз. 

5 нче СЛАЙД

Нокталар урынына кирәкле сүзләр куегыз.

1)  ...   ебездә урамнар киң һәм чиста.

2)  ...   ебезнең 3 баласы бар.

3) ...    ебызга күзлек кирәк, күзләре начар күрә.

4) ...    бызның башкаласы — Казан шәһәре.

5) ...    ымда матур рәсемнәр күп.

6) ...    емә сүз бирдем, начар эшләр эшләмим. 

7) Ул синең      ... ңа җавап бирдеме?

Терәк сүзләр: Республика,  шәһәр, әни, китап, сорау, бабай, әти.

2. 6 нчы СЛАЙД

Бүген Әниләр бәйрәме. Сез әниләрегез турында әз генә сөйләгез. Сезнең әниләрегез нинди?

Менә безгә дә бер бала әнисе турында хат язган. Бу  хатны укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез.

   Мин әниемне бик яратам.  Әниемнең куллары җылы, йомшак. Ул һәрвакыт миңа ярдәм итә. Без бергә шатланабыз, көләбез, күңел ачабыз, уйныйбыз һәм  кайвакыт елыйбыз. Безнең өебездә  якты, җылы. Бу- әнинең куллары. Әнием безне тәмле бәлешләр белән сыйлый, төрле ризыклар пешерә. Безнең өебезгә кунаклар еш килә.

   Тиздән Әниләр бәйрәме. Әниемне бәйрәм белән котлыйм. Әниемә озын гомер, сәламәтлек, шатлык, бәхет телим.

ӘНИЕМ - СИН МИНЕМ КОЯШЫМ!!!

3. Такта янына чыгып, тартымлы исемнәрнең астына сызыгыз.

7нче СЛАЙД

1. Ә сез әниләрегезгә ничек булышасыз?

2. Өй эше: Әниләр бәйрәменә котлау открыткасы язарга.

3. Билгеләр кую.

Йомгаклау