Предмет |
Татар әдәбияты (VI сыйныф, рус төркеме) |
Тема |
Чыршыларны саклыйк! (Мәрзия Фәйзуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты. “Чыршының күлмәкләре” әсәре.) |
Планлаштырылган нәтиҗәләр |
Шәхескә кагылышлы: табигатькә сакчыл караш булдыру.
Метапредмет: биология фәненә нигезләнеп мәгълүмат бирү.
Танып-белү УУГ: кирәкле мәгълүматны табу, дәлилле җавап төзү, анализ ясау, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен урнаштыру, гомумиләштерүләр ясау, нәтиҗәләр чыгара белү.
Коммуникатив УУГ: башкаларның фикерен искә алу, диалогка керү, тыңлый һәм сорауларга җавап бирә белү.
Регулятив УУГ: тексттан төп фикерне табып аера белү, фаразлау, мөстәкыйль эшли алу, план буенча эшли белү, җавап алгоритмын планлаштыра белү, кирәкле гамәлләрне укытучы һәм сыйныфташың белән берлектә планлаштыра алу.
Предмет буенча: Мәрзия Фәйзуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу. Әсәр эчтәлеген белү |
Дәреснең тибы |
Яңа белемнәрне формалаштыру |
Төп төшенчәләр |
Табигать, шигырь, язучы, шагыйрә |
Предметара
бәйләнеш |
Биология фәне белән |
Эшне оештыру |
Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль |
Материал һәм җиһазлау |
«Кышкы урман» картинасы, рәсемнәр |
Дәрес этаплары |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучы эшчәнлеге |
Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
Оештыру.
Мотивлаштыру |
Исәнләшү.
Уңай психологик халәт тудыру. Сораулар биреп, кыш көне кошлар, хайваннар һәм үсемлекләрнең яшәеше турында әңгәмә оештыру.
– Сез ясаган рәсемнәрдә чыршылар нинди? Гомумән, агачлар, үсемлекләр безгә ни өчен кирәк? |
Укытучыны сәламлиләр, өй эшен тикшерәләр,
сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар |
Шәхескә кагылышлы: табигать матурлыгын күрү, укытучыга һәм хезмәттәшеңә хөрмәт хисе булдыру.
Метапредмет: биология фәненә нигезләнеп ылыслы агачлар турында мәгълүмат бирү.
Танып белү: рәсемнәр ярдәмендә тәкъдим ителгән информацияне аңлый белү.
Коммуникатив: тыңлый һәм сорауларга җавап бирә белү.
Регулятив: үз эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра белү |
Белемнәрне актуальләштерү.
Планлаштыру |
– Без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Бүгенге дәресебезнең темасын аңлау өчен безгә нәрсә ярдәм итәр? (Дәреслек.)
– Әсәрләрне безгә кем яза? (М.Фәйзуллина иҗаты һәм тормыш юлы белән танышачакларын әйттерә) |
Сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар |
Шәхескә кагылышлы: табигатькә сакчыл караш булдыру.
Метапредмет:
Танып белү: танып белү максатын билгели һәм тәкъбир итә белү, дәлилле җавап төзү өчен кабул ителгән мәгълүматны синтезлый (өлешләрдән бөтен төзү) белү.
Коммуникатив: компетентлык. Башкаларның фикерен искә алу, диалогка керү, тыңлый белү.
Регулятив:фаразлау.
Предмет. Сорауларга җавап бирү |
Яңа белемнәрне формалаштыру. Сүзлек эше |
Язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыру).
Дәреслектән М.Фәйзуллина турында биографик мәгълүматны уку, аңлашылмаган сүзләр белән эш. Сорау-җавап рәвешендә белемнәрне тикшерү |
Башта эчтән, аннан соң абзацлап укыйлар. Аңлашылмаган сүзләрне табалар, язалар. Сорауларга җавап бирәләр |
Шәхескә кагылышлы. Сүз байлыгын арттыру.
Метапредмет.
Танып белү: дәлилле җавап төзи белү, кабул ителгән информацияне синтезлый белү, тексттан кирәкле информацияне таба белү.
Коммуникатив:укыту-чының һәм иптәшләреңнең сөйләвен аңлау, тыңлый һәм җавап бирә белү.Үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү
Регулятив:фаразлау, эшчәнлекләрен оештыра белү, мөстәкыйль эшли алу.
Предмет. Мәрзия Фәйзуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу . Сүзләрнең мәгънәсен һәм дөрес язылышын белү. Чагыштыру төшенчәсен ныгыту |
Ныгыту
(Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Әсәргә анализ) |
Шигырьнең исеме, “ачкыч сүзләр” ярдәмендә эчтәлек нинди булырга тиешлеге турында фикер алышу - кызыксындыру. Шигырьне уку, балалардан укыту. Тәрҗемә иттерү.Сораулар биреп тыңлап аңлауны тикшерү.
– Вакыйга кайда бара? Равил нәрсә эшләгән?
–Ул дөрес эшләгәнме? Шагыйрә нинди проблема күтәрә, бу проблема кайсы юлларда чагылган?Әлеге проблеманы ничек чишеп була?...) |
Шигырьне башта эчтән аннан чылбыр буенча сәнгатьле итеп укыйлар. Сыйныф белән бергә тәрҗемә итәләр.Сорауларга җавап бирәләр |
Шәхескә кагылышлы: Эшләрең өчен җаваплы булырга тиешлеген аңлау. Табигатькә сакчыл караш булдыру
Метапредмет.
Танып белү: кирәкле информацияне таба, дәлилле җавап төзи, анализ гамәлен тормышка ашыра, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен урнаштыра, гомумиләштерүләр ясый белү, нәтиҗәләр чыгара белү
Коммуникатив:Үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү. Проблеманы ачыклау һәм чишү юлларын күрә белү
Регулятив:тексттан төп фикерне табып аера белү, фаразлау, эшчәнлекләрен оештыра белү, мөстәкыйль эшли алу.
Предмет: Эчтәлекне белү |
Диалогик сөйләмне камилләштерү |
Ситуацияләр бирелә.
а) дустың Яңа елга чыршы алып кайтулары турында әйтә, сез аңа чыршының файдасы турында әйтегез
ә) диалогта катнашучылар
ның берсе чыршыны кайдан алу турында киңәш сорый, сез аңа аңлатып бирегез.
Терәк сүзләр, сүзтезмәләр бирелә |
Парлашып эшлиләр, сөйлиләр |
Шәхескә кагылышлы: кичерешләре, фикерләре белән уртаклашу. Сүз байлыгын арттыру. Табигатькә сакчыл караш булдыру.
Метапредмет.
Танып белү: бирелгән тема буенча диалог төзибелү
Коммуникатив:башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, сораулар бирә белү, диалогны алып бара белү.
Регулятив:план буенча эшли белү, җавап алгоритмын планлаштыра белү, кирәкле гамәлләрне укытучы һәм сыйныфташың белән берлектә планлаштыра алу. |
Рефлексия
|
Дәрестә туган авырлыклар турында сорау, дәрескә нәтиҗә ясау, укучыларның эшенә бәя бирү.
|
Үз фикерләрен әйтәләр, өй эшен язып алалар (3 төрле дифференсацияләнгән бирем), сораулар бирәләр. |
Шәхескә кагылышлы: үз эшеңә бәя.
Метапредмет:
Танып белү: нәтиҗәләр чыгара белү
Коммуникатив:үз фикерләрен тәгъбир итә белү
Регулятив: коллектив белән һәм индивидуаль эшне дөрес бәяләү |
| Дәрескә йомгак ясау |
Өй эшен аңлату. |
|
|