Максат: Тәрбиячеләргә гадәти булмаган рәсем ясау ысулларының бер төре булган төсле тозлар белән ясау, әзерләү этапларын аңлату, күрсәтү. Өстәмә алым-ароматеропия кулланып эшне тулыландыру, бу алым турында мәгълүмәт бирү.
Кирәкле материаллар: Әзер күрсәтмә эш (мимоза чәчәге), төсле тозлар, ПВА җилеме, эфир майлары, әзер чәчәк шаблоннары белән картоннар, тоз өчен савытлар.
Уеннар өчен: татар бию көе, татарча релакс.
Тәрбиячеләргә тарату өчен: ис терапиясе буенча ярдәмлек.
Эш барышы:
Хәерле көн хөрмәтле коллегалар!
Без педагоглар, шулай ук әти-әниләр балаларны бөтен яктан да камил итеп үстерүдә алымнарның төрлесен кулланабыз. Тагын да нәтиҗәлерәк юлларын эзлибез. Төп максатыбыз балаларны бәхетле, сәламәт, бай рухлы, бер сүз белән әйткәндә бар яктан да каммил булган кызыклы шәхес итеп үстерү. Балалар бакчасында бу максатны рәсем сәнгате аша тормышка ашыру иң нәтиҗәле юлларның берсе булып тора. Мин бүген сезгә рәсем сәнгатендә гадәти булмаган алымнар кулланып эшләүне искә төшереп үтәм, чөнки бу алым беребезгә дә яңалык түгел, алар турында информаөияләр бик күп, шунлыктан аларның кече яшьәге балалар өчен үзебез куллана торган бер ничәсен күрсәтеп үтәм. (рәсемнәр күрсәтү). Ә бүген без бергәләп тиздән булачак бәйрәмебезгә открыткалар ясарбыз. Әйдәгез әле кызу эш алдыннан аз гына уйнап, тәннәребезне язып алыйк.
Уен: “Парлап басыйк”(4,6) (Татарча бию көенә бөтен катнашучылар да бииләр. Көй туктауга алып баручы бер сан әйтә. (4,6). Уенчылар саннар буенча парлашып басалар. Һәркем парлашып баскач төркемнәргә өстәл артына утырырга тәкъдим ителә).
Әйткәнемчә тиздән әниләр көне җитә. Шул уңайдан балалар белән төсле тозлардан ясаган мимоза чәчәге әниләребез күңеленә хуш килер. Төсле тозларны кибетләрдән сатып алырга була, ә безнең өчен иң кулае үзебезгә ясау. Моның өчен эре аш тозына кирәкле күләмдә гуашь, кулга буялмасын өчен ПВА җилем салып болгатабыз да киптерергә куябыз. Кипкән клей өстенә эфир майлары сипсәк эшебез тагын да кызыклырак булыр. Әзер эшләрдән торган тәмле ис кызыклы гына түгел балалар сәламәтлеген ныгыту, күңел тынычлыгына китерүгә этәргеч булып тора. Һәр иснең балаларның күңел халәтенә ничек тәэсире турында әзерләнгән исләр терапияседип аталган җыентык бу эштә сезгә ярдәм итәр дип ышанам.
Әзер тозларны алдан ясалган төсле картоннарга ясалган шаблоннарга беркетәбез. Тоз ныгытып береккән арада бергәләп хәрәкәтләнеп алыйк.
(түгәрәккә басып музыка астында тәмле сүзләрдән “Төймә ясап тагабыз” уенын уйныйбыз)
Хәзер берекми калган тозларны акрын гына савытларга коеп төшерәбез. Төсле һәм тәмле ис килеп торган мимоза әзер.
Коллегалар. Без бергә бик әйбәт эшләдек, һәм безнең мастер класс ахырына якынлашты. Хәзер эшләгән эшләребезгә нәтиҗә ясап китик әле. Тәмле сүзләрдән төзелгән төймә булып тагын түгәрәккә басыйк та бүгенге мастер класстан нәрсә алдык, нәрсә аңладык, һәм алган кичерешләребезне күздән кичерик әле.
Күзләрне йомып уйлагыз әле: килгәндә нинди кәеф һәм уй-фикерләр белән килдегез, шуларны сул кулыгызга салыгыз, ә уң кулыгызга бүгенге аралашудан туган багаңны алыгыз.әгәрдә сез бүгенге эшләрдән соң, әйе, тәрбияче минем эшем, дигән фикергә килсәгез, димәк аралашуыбыз нәтиҗәле булган. Рәхмәт.