"Уен технологияларын куллану аша балаларда гыйльми кызыксыну уятуны активлаштыру" (Разработка педагогического совета в форме игры)

Разделы: Работа с дошкольниками

Класс: д/с


Тема: "МББ ФДББС тормышка ашыру кысаларында уен технологияләрен куллану аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда гыйльми кызыксыну уятуны активлаштыру".

Педагогик киңәшмәнең максаты:

  • Педагогларның уен технологияләре, аларның мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү сәләтен, кызыксыну активлыгын үстерүдәге роле турында аң-белемнәрен анализлау һәм камилләштерү;
  • Педагогларның үз фикерләрен исбатлау, дәлилләү күнекмәләрен камилләштерү.

Педагогик киңәшмәнең көн тәртибе:

  1. Узган педагогик киңәшмә №2 нең карар үтәлешен анализлау.
  2. Педагогик киңәшмә темасыннан чыгып өлкән тәрбияченең кереш сүзе: "МББ ФДББС тормышка ашыру кысаларында уен технологияләрен куллану аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда гыйльми кызыксыну уятуны активлаштыру".
  3. Практик өлеш: Эшлекле уен "Уен технологияләре, аларның мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү сәләтен, кызыксыну активлыгын үстерүдәге роле турында без ниләр беләбез?".
  4. «Уен - балачакның патшасы!» - педагогларның үз куллары белән булдырган уеннарын яктырткан презентацияләр (эш тәҗрибәсеннән).
  5. "Үз-үзебезне өйрәнәбез" (алдан педагогик киңәшмә темасыннан үзбәя битләре тутыру, анализ).
  6. Баланың танып белү үсешендә, уку мотивациясен формалаштыруда уенның тоткан ролен турында әти-әниләрнең күзаллауларын ачыклау максатыннан «Уен - мәктәпкәчә яшьтәге баланың төп шөгыле" - әти-әниләр белән үткәрелгән анкета нәтиҗәләрен анализлау.
  7. Тәрбиячеләргә белешмәлек (кушымта №1).

Уйный-уйный үсәбез - моны белү бик кирәк!

Педагогик киңәшмәнең практик өлеше барышы:
Эшлекле уен - "Уен технологияләре, аларның мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү сәләтен, кызыксыну активлыгын үстерүдәге роле турында без ниләр беләбез?".

Эшлекле уен 4 турдан тора.

  1. тур -*ПЕДАГОГИК РАЗМИНКА «БЕЛГЕЧЛӘР»(3 биремнән тора)
  2. тур -*КАПИТАННАР ЯРЫШЫ
  3. тур -*«КАРА ЯЩИК»
  4. тур -*«ПЕДАГОГИК САНДЫК»
  5. ЙОМГАК, КАРАР ЧЫГАРУ

Биремнәр 2 командага бүленеп башкарыла.

1 нче тур - Разминка "Белгечләр".

"Бала ун яшенә кадәр уен- көлке таләп итә һәм аның таләбе биологик яктан законлы. Аның уйныйсы килә, ул бөтен нәрсә белән уйный һәм үз тирә-юнендәге дөньяны уен аша җиңелрәк танып белә", - дип язган. А.М.Горький.

1 нче бирем: "Алтын сүзләр" (Уен турында бөек кешеләрнең сүзләре).

Командалага язмача бөек кешеләрнең уен турында әйткән фикерләре бирелә. Ләкин, фикердәге кайбер сүзләр төшеп калган.Командаларга төшеп калган сүзләрне табып, кем сүзләре икәнен әйтергә кирәк була (төшеп калган сүз генә әйтелсә 1 балл, кем сүзләре икәне дә әйтелсә 2 балл, мәсәлән).

  1. "Уенда бала яши, һәм әлеге уендагы тормышның эзе, чынбарлыктагы тормышның эзенә караганда тирәнрәк кала." (К.Д.Успенский)
  2. "Уен - бушка мавыгу гына түгел. Уен баланың бәхете, аның сәламәтлеге һәм дөрес үсеше өчен кирәк бик кирәк." (Д.В.Менджерицкая)
  3. «Уен - шактый дәрәҗә бөтен кеше мәдәниятенең нигезе." А.В.Луначарский
  4. «Күп кенә балалар уенында - олыларның җитди эшчәнлеге кабатлана.» Я.Корчак
  5. "Уен ул - кызыксынучанлык һәм сынап карауны кабызучы очкын." В.А.Сухомлинский
  6. "Уен - баланың ирекле эшчәнлеге...Анда кеше күңеленең барлык яклары формалаша, аның акылы, аның йөрәге, аның ихтияры." (К. Д. Ушинский)
  7. "Уен - бала тормышында мөһим әһәмияткә ия...Бала уенда нинди булса, күп очракта, киләчәктә дә, зур үскәч шундый була. Шунлыктан, киләчәк кешесен тәрбияләү иң элек уенда тәрбияләнә дә..... "(А.С.Макаренко)
  8. "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен бик зур әһәмияткә ия: уен,алар өчен - уку, уен, алар өчен-хезмәт, уен, алар өчен- тәрбиянең мөһим формасы.Уен мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен - әйләнә-тирә дөньяны тану ысулы." (Н.К.Крупская)

2 бирем: "Хаталарны тап"(Командалар чиратлап экранда эшли).

Педагогик уеннар күп төрле була. Алар бер-берсеннән түбәндәге яклары белән аерылып торалар: эшчәнлек төре, педагогик процессның характеры, уен методикасының характеры, эчтәлеге һәм куллана торган җиһазлары төрлелеге буенча.

Бирем: Экранда һәр төр уенны характерлаучы уеннар тезмәсе чыгачак, сезнең бурыч - андагы хаталарны табу. Һәр тапкан хата өчен командага 1 балл бирелә. Үзлегеннән өстәп тә әйтсә - тагын 1 балл бирелә.

Уеннар бер-берсеннән түбәндәге яклары белән аерылып торалар

Эшчәнлек төре

Педагогик процессның характеры

Уен методикасының характеры

Эчтәлеге

Куллана торган җиһаз төрлелеге

хәрәкәтле

белем бирүче

кагыйдәле уеннар

музыкаль

өстәл уеннар

интеллектуаль

тикшерүче

уен барышында кагыйдә куя торган

математик

компьютер

психологик

танып белү үстерүче

социал-ләштерүче

театралләшкән

профориен-
тирлы

тәрбияви

логик

режиссерлык

үстерүче

диагностика уздыра торган

Хаталы вариант

Эшчәнлек төре

Педагогик процессның характеры

Уен методикасының характеры

Эчтәлеге

Куллана торган җиһаз төрлелеге

хәрәкәтле

белем бирүче

кагыйдәле уеннар

музыкаль

өстәл уеннар

интеллектуал

тикшерүче

уен барышында кагыйдә куя торган

математик

компьютер

психологик

танып белү үстерүче

тәрбияви

социал-ләштерүче

театралләшкән

профориен-
тирлы

тәрбияви

логик

режиссерлык

кагыйдәле уеннар

үстерүче

Интеллек
туал

логик

Һ.б....

диагностика уздыра торган

Һ.б....

Һ.б....

музыкаль

Һ.б....

Һ.б.....

3 нче бирем: "Тапкырларга - сораулар" (командаларга сораулар бирелә).

1 нче командага: Төрле балалар эшчәнлеге аша танып белүгә кызыксыну һәм танып белү гамәлләре формалаштыру - бу фикер каян алынган (МББ ФДББСның төп принципларының берсе)

2 нче командага: Танып белү үсеше стадияләрдән тора. Стадияләрне санап чыгарга кирәк (танып белү үсеше стадияләре - кызыксыну, кызыксынучанлык, танып белүгә кызыксыну үсү, танып белү активлыгы үсү).

2 нче тур - капитаннар ярышы.

Бирем: Аларга МББ ФДББС ның 2.6.п.белән беркетелгән,танып белү үсеше бурычлары бирелә, ләкин хаталар ясалган. Капитаннар шул хаталарны табырга, астына сызарга һәм дөрес итеп бурычларны педагогик киңәшмәдә катнашучылар игътибарына җиткерергә тиеш булалар.

«Танып белү үсеше баланың мәнфәгатьләре, кызыксынучанлыгы һәм танып белү омтылышы үсешен; танып белү гамәлләре, аңы формалашуын; әхлакый һәм рухи кыйммәтләрне кертеп, җәмгыятьтә кабул ителгән нормаларны һәм кыйммәтләрне үзләштерүгә; хыялы һәм иҗади активлыгы үсешен; үзе, башка кешеләр, әйләнә-тирәдәге объектлар, әйләнә-тирәдәге объектларның үзлекләре һәм үзара бәйләнешләре (форма, төс, үлчәм, материал, яңгыраш, ритм, темп, микъдар, сан, өлеш һәм бөтенлек, тирәлек һәм вакыт, хәрәкәт һәм тыныч халәт, сәбәпләр һәм нәтиҗәләр һ.б.), туган җир һәм Туган ил турындагы беренчел күзаллаулары, халкыбызның социомәдәни кыйммәтләре, Ватаныбызның традицияләре һәм бәйрәмнәре, кешеләрнең уртак һәм гомуми йорты буларак Җир планетасы, аның табигатенең үзенчәлекләре, дөньядагы илләрнең һәм халыкларның күптөрлелеге турындагы күзаллаулары формалашуын, социаль һәм эмоциональ интеллектны, киң күңеллелекне, хәлгә керә белүне үстерүгә, яшьтәшләре белән уртак эшчәнлеккә әзерлек формалаштыруны күз алдында тота».

3 нче тур - "Кара тартма".

Сорау: тармага шундый әйбер салынган, ул безнең балалар бакчасының белем һәм тәрбия бирү эшен оештыруда төп нигезләмә документларның берсе булып тора. Тармага нинди документ салынган?

(Тартмага үзебез таянып эшли торган программа "Туганнан алып мәктәпкәчә" (Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева редакциясендә) М: Мозаика-Синтез, 2016г. салынган).

Бирем: агымдагы елда эшли торган төркем өчен программаның б.ө. "Танып белү" куйган белем һәм тәрбия бурычларын әйрергә.

4 нче тур - "Педагогик сандык" - Уен-эксперементлар. Педагоглар сандыктан куллары белән капшап кына берәр предмет (әйбер) алалар. Сандыкка балалар белән уен-эксперементлар уздырырга мөмкин булган предметлар (көзге, суда бата һәм калка торган предметлар, сабын куыгы, фонарь, фликер, төрле тавыш чыгара торган җайланмалар, музыкаль уен кораллары, төсле пыялалар, төсле буяулар, төрле эз төшәрергә мөмкин булган өлгеләр һ.б.) бирелә. Су, кар, боз, ком белән эшләү мөмкинлеге тудырыла.

Бирем: үз төркеме балаларының яшь үзенчәлекләреннән чыгып уен-эксперементлар оештыру.

* ЙОМГАК, КАРАР ЧЫГАРУ.

Тәрбиячеләргә белешмәлек (кушымта №1).

"Уйный-уйный үсәбез - моны белү бик кирәк!

  • Төркем бүлмәсендә балаларның актив һәм иҗади эшчәнлеге өчен уңай социаль- психологик шартлар тудырыгыз.
  • Балалар белән бергәләп уен эшчәнлеге өчен җиһаз һәм атрибутларларны булдырып һәм өстәп торыгыз.
  • Балаларга уен тирәлегендә булган төрле материалларны кулланырга өйрәтегез.
  • Балаларның уенда аралашу юлларын, уен күнекмәләрен үстерегез.
  • Балаларның уенда аралашуын тәэмин итү максатыннан уңай эмоциональ тирәлек булдырыгыз.
  • Уенда яшьтәшләренең фикерен тыңларга, хәлләренә керергә өйрәтегез.
  • Уенда һәр балага уңайлы булсын өчен индивидуаль якын килергә онытмагыз.
  • Балаларның уеннарын, аларның үзенчәлеген өйрәнегез, кирәк булса төзәтмә һәм дөрес юнәлеш бирегез.