Конспект урока. Тема: "Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Кабатлау"

Разделы: Начальная школа


Бурыч: Исемнәрнең килеш белән төрләнешен гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.

Максат:

- Дөрес язу, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

- Бер-береңә игътибарлык, дуслык хисләре тәрбияләү.

I. Оештыру өлеше. Исәнләшү

Мин кешеләр күңелендәге барлык йозакларны да ача торган бер ачкычны беләм. Ул - елмаю. Җыр тынлау.

Ә хәзер кара-каршы күршебезгә карап елмаябыз һәм дәрестә тырышып эшләвен телибез. Янәшә күршебезгә борылып елмаябыз һәм шулай ук уңышлар телибез. Кунакларга карап елмаябыз.Ә хәзер барыгыз да миңа карап елмаягыз әле.

Матур үтсен көнебез
Көләч булсын йөзебез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне.
Дөрес матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик

II. Матур язу күнегүләре

- Ә хәзер, укучылар, без сезнең белән һәрвакыттагыча матур язу күнегүләре үткәрербез. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, үрнәк буенча күчереп языгыз.
Дөньяда иң зур байлык - белем.

Сез бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

III. Сүзлек эше

Сузлек эше эшләрбез. Кәгазьдә язылган хэрефләр арасыннан кара төс белән язылган хәрефләрне генә җыеп сүзләр төзегез һәм дәфтәрегезгә языгыз. Кызыл юлдан, өтер аша язасыз.

Тикшеру (почмаклар)

Ә хәзер дәфтәрләрегезне һәм карандаш алып,почмакларга тараласыз һәм нинди сүзләр барлыкка килүен тикшерәсез. (ПОЧМАКЛАР 1 2 3 4)

Урыннарыбызга утырдык. Игътибар белән карагыз эле, сүзләр арасында бер сүз башкаларыннан аерыла. Әлеге сүзне табыгыз эле. Ул башкалардан нәрсәсе белән аерыла?

IV. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү

Бүгенге дәреснең темасы нинди икән? Кем әйтә?

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Кабатлау

Нинди максатлар куябыз?

V. Сорауларга җавап бирү

Укучылар без сезнең белән рус теле дәресендә падеж темасын өйрәнгәндә төрле телләрдәге килешләр турында кызыклы фактлар белән танышкан идек. Хәзер шуларны искә төшереп сорауларга җавап биреп китик эле. Минем яныма һәр өстәлдән 2 нче укучылар килә һәм берәр сорауны ала. Үзегезнең команда белән 1 минут эчендә сорауга җавап әзерләргә кирәк булачак. Сезгә ярдәмгә рус телендә язылган текст булачак

Эстон телендә ничә килеш бар?

Кайсы телләрдә килешләр юк?

Осетин телендә ничә килеш бар?

Дагестан халыклары грамматикасында ничә килеш бар?

Венгрия грамматикасында ничә килеш бар?

Школьники Эстонии, изучая родной язык, должны запомнить название 14 падежей, а Финляндии - 15. А вот в грамматике Венгрии целых 22 падежа. В осетинском - 8. Звание чемпиона по количеству падежей могут оспаривать только некоторые языки народов Дагестана, в грамматике которых может быть свыше 50 падежей. А вот у китайцев и англичан напротив, существительные не склоняются, и никаких падежей в китайской и английской грамматике нет! Отношения между словами передаются при помощи служебных слов и особых правил порядка слов.

Ә татар һәм рус телләрендә ничә килеш бар соң?

VI. Күнегүләр эшләү

1. Парларда эшләү

Янәшә күршегез белән килеш һәм аның сорауларын кабатлап китәрсез.Беренче укучы килешне әйтә, икенчегез соравын.Аннары алышасыз. (2 мин)

Тикшерү: 2 пар

2. Группаларда эшләү.Пазллар

Балалар,сезнең өстәлләрегездә менә мондый пазллар бар. Сезгә бергәләп эшләп,килешне,аның соравын,кушымчаларын искә төшереп пазлларны җыярга кирәк. Сезгә 5 минут вакыт бирелә.

V. Гимнастика

«Ялкау сигезләр»

Һавада башта бер кул белән, аннары икенче кул белән өчәр тапкыр сигезле саны ясыйбыз. Хәзер ике кул белән бергә ясыйбыз.

«үткен күзләр»

Күзләр белән башта бер якка 6 тапкыр әйләндерәбез, аннары икенче якка.

VI. Дәфтәрләрдә эш. Төрле авырлыктагы биремнәр

Балалар,сез буген төрле төстәге жетоннар алдыгыз. Шул ук төстәге карточкаларны алып, биремнәрне дәфтәрләрдә эшләргә кирәк.

1. Кемдә яшел төстәге жетон,яшел кәгазьләрне алыгыз.

Сүзтезмәләрдәге исемнәрнең килешләрен билгеләгез.
(определить падеж)

Урманда (....) йөрү, урманны( ....) ярату, урманның(.....) һавасы, урманга (....) бару, урманнан(....) кайту.

2. Кемдә сары төстәге жетон, сары кәгазьләрне алыгыз.

Тиешле килеш кушымчаларын ялгап,җөмләләрне языгыз.

(Вставьте падежные окончания и напишите предложения.)

Кычыткан (Б.к.) күләгәле урыннарда үсә. Кычыткан.....(Ч.к) дарулар ясыйлар. Кычыткан....(Ур.в.к) витаминнар күп.

3.Кемнәрдә зәңгәр төстәге жетоннар,китапта 38 нче битне ачып кызыл нокталы биремне эшлисез.

Ә хәзер кызыл карандашларыгызны алыгыз һәм үрнәк буенча тикшерегез. Кемнәрнең хаталары юк басыгыз. Молодцы. Әйдәгез,кул чабыйк эле.

X. Дәресне йомгаклау. Рефлексия

Безнең дәресебез ахырына якынлашты. Әйдәгез бүгенге эшебезне бәяләп китик әле. Кемнәр дәрестә тырышып һәм хаталарсыз эшләде,шулар баса. Утырыгыз. Кемнәрнең элеге теманы эшләгәндә авырлыклар һәм хаталары булды, шулар баса.

XI. Өй эше бирү

36нчы күнегү.Әкиятне укырга; 39 бит сорауларга җавап бирергә.

XII. Кәеф рефликсиясе

Укучылар, бүгенге дәресебезне безелмаюан башлаган идек.Ә дәрес ахырында сезнең кэефләрегез ничек икән. Смайликлар ярдәмендә курсәтегез эле.