Дәресләрдә һәм төрле чараларга әзерлек шартларында мәгърифәтче галимнәрнең мирасын куллану

Разделы: Общепедагогические технологии


Бүгенге заман таләпләре укытучылар алдына төгәл һәм камил фикерли, үз фикерләрен ачык, аңлаешлы итеп дәлилли, мәктәптә алган белемнәрен тормышта куллана алырдай шәхесләр тәрбияләү бурычын куя. Эш төрләренең ниндиләре генә юк: презентацияләр ясау, проектлар яклау, эзләнү-тикшеренү эшләренә багышланган фәнни конференцияләрдә катнашу...

Соңгы елларда, укучыларны кызыксындыра алырдай иң отышлы эш төре дип, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясауны атарга мөмкин булыр иде. Бу эш барышында укучыга мөстәкыйль эзләнү, аралашу, китапханәләрдә, музейларда булу, хезмәтләрнең төп нөсхәләрен яки күчерелмәләрен карап чыгу, кирәкле авторлар белән очрашулар булдыру мөмкинлеге тудырыла. Кайбер мисаллар ярдәмендә, мәктәбебездә эшнең ничек оештырылуы турында язып үтәргә уйладык.

Гыйнвар ае - безнең мәктәптә тулысы белән Ризаэддин Фәхреддин айлыгы дип атала. Әлбәттә, Ризаэддин Фәхреддиннең мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы, журналист, олуг дин әһеле, иҗаты, хезмәтләре белән төрки-татар дөньясында тирән эз калдырган шәхес икәнлеген һәр укучы яхшы белә. Мәктәптә галимнең мирасын өйрәнү җайга салынган, "Тәрбияле бала", "Тәрбияле ана", "Асар", "Җәвамигуль кәлим шәрхе" һәм башка хезмәтләрен һәр дәрестә, сыйныф сәгатендә, сыйныфтан тыш чараларда, ата-аналар җыелышларында инде күп еллардан бирле өстәл китабы, тәрбия китабы буларак кулланып киләбез. Бу хезмәтләр - укытучыларның төп ярдәмчеләре. Бер генә дәрес тә, сыйныфтан тыш чара да, сыйныф сәгате дә Р.Фәхреддин хәдисләреннән мисаллар китермичә узмый.

Соңгы вакытта, балаларга региональ тәрбия бирү һәм Р.Фәхреддин эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат җиткерү максатыннан, якташларыбыз С.Җ.Фәрхетдиновның "Сайланма мәкаләләр", Р.Р.Шаһиевнең "Р.Фәхреддиннең иҗади мирасы" китабын өйрәнүне отышлы дип саныйбыз.

Сәмдун ага Фәрхетдинов - гап-гади фотограф, озак еллар Әлмәт районы "Елховнефть" идарәсендә хезмәт куйган. Авторның югарыда телгә алынган җыентыгы - искиткеч файдалы материаллар тупланган олы байлык. Ул галим Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы, иҗаты, казыйлык иткән еллары турында гади тел белән мәгълүмат бирә, Кичүчат авылында ачылган Р.Фәхреддин мемориаль музеена материаллар туплауда зур ярдәм күрсәтә.

"Сайланма мәкаләләр" китабында С.Фәрхетдинов Р.Фәхреддин эшчәнлегеннән тыш якташ мәгърифәтчеләребез, аталы-уллы Гыйлман Ибраһим улы һәм Фатих Гыйлман улы Кәримовларның татар халкы тормышында тоткан урыны, аларның " җәдит" мәктәпләр ачуы, хезмәтләре турында бик кызыклы материаллар тәкъдим итә. Әлеге материалларны укучылар төрле презентацияләр, проект эшләре яклаганда теләп кулланалар.

Хатын-кыз мәгърифәтчеләребез, мөгаллимәләр турында да кызыклы мәгълүматлар табып була әлеге китаптан. Мәсәлән, автор танылган мәгърифәтче, Россия Диния нәзарәтендә Р.Фәхреддиннең урынбасары буларак билгеле булган Мөхлисә Бубый турында укучыларга аңлашылырлык гади телдә, истә калдырырлык күләмдә генә файдалы материал бирә. Укучы үзенә кирәкле мәгълүматны "Кем ул Мөхлисә абыстай?" дип исемләнгән бүлектән эзләп табуга ирешә, материалны тулыландыру теләге булса, интернеттагы язмаларга мөрәҗәгать итә. Китапта шулай ук "Милләтебезнең фидакарь Мәдинәсе" һәм "Кем ул Диләрә?" дип исемләнгән кызыклы язмалар бар. Әлеге язмаларда моңа кадәр телгә алынмаган кызыклы фактлар китерелә.

Диләрә Фәхретдинова - Р.Фәхреддиннең өченче улы Габделәхәтнең кызы. Әнисе Фирдәүс Фәхреддинова шагыйрь Дәрдмәнднең абыйсы Мөхәммәтшакир Рәмиев кызы. Диләрә Габделәхәт кызы Урта Азия халыкларының мәдәни учакларын тергезүгә өлеш керткән татар халкының асыл кызларыннан. Ул үзенең бөтен тормышын үзбәк милли сәнгатен үстерүгә багышлаган хөрмәткә лаек шәхес.

"Милләтебезнең фидакарь Мәдинәсе" бүлегендә укучылар Оренбургта яшәүче педагог, татар халкының күренекле затлары турында тарихи мәгълүматлар табып, аларны матбугат аша киң җәмәгатьчелеккә җиткерүче галим Мәдинә Рәхимкулова турында язмалар белән таныша ала. Ул Р.Фәхреддин китапларын гарәп хәрефле басмадан кириллицага күчерү һәм урысчага тәрҗемә итү буенча да зур эш башкара, "Җәвамигуль кәлим шәрхе" китабын да бүгенге укучыга аңлаешлы итеп күчереп яза, "Әхмәт бай" китабын рус теленә тәрҗемә итә. Шулай ук аның Закир һәм Шакир Рәмиевләр, Гыйлман һәм Фатих Кәримиләр нәшрияты турында язылган хезмәте турында да телгә алына.

Дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда, ата-аналар җыелышларында мәгърифәтчеләрнең хезмәтләрен, аларның педагогик идеяләрен куллану максатында безгә якташыбыз, Әлмәт язучылар берлеге рәисе, доцент Р.Ш.Шаһиев хезмәтләре дә зур ярдәм күрсәтә. Авторның "Хатларда кеше язмышлары" дип исемләнгән, Р.Фәхреддиннең кызы Әсма һәм оныгы Арслан Шәрәф хатларына нигезләнеп язылган китабы укучыларга конференцияләргә әзерләнү өчен бик файдалы материал буларак кулланыла. Шулай ук Р.Ш.Шаһиев тарафыннан иҗат ителгән "Р.Фәхреддиннең иҗади мирасы" исемле китабы да укучылар өчен бик кызыклы. Биредә алар Р.Фәхреддингә кагылышлы кызыклы материаллар белән генә танышып калмыйлар, мәгърифәтче, галим якташыбыз иҗатына һәм тормышына багышланган тестларга җавап эзләү өстендә дә зур эш башкаралар. Р.Фәхреддингә багышланган айлыкка нәтиҗә ясаган вакытта, әлеге тестлар, КВН нар нәтиҗәсенә нигезләнеп, җиңүчеләрне билгеләү бик отышлы, күңелле күренеш.

Якташыбыз Р.Фәхреддин мирасын саклауда, аның хезмәтләрен төрле яшьтәге киң катлам укучыга җиткерүдә тагын бер мактауга лаек шәхесебез бар Әлмәт җирлегендә.

Ул - Кичүчат авылында урнашкан Р.Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Габделкави кызы Гимранова. Мөхлисә Бубый, Фатиха Аитова кебек мәгърифәтче хатын-кызлар янәшәсендә торырлык уникаль шәхес ул - Диләрә апа. Музейдагы экспонатларны туплау, музейны тәртиптә тоту, елга ничәмә-ничә мәртәбәләр төрле төбәкләрдән, төрле илләрдән делегацияләр кабул итү, Халыкара статуска ия булган конференцияләр уздыру, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында очрашуларда булу һәм башка бик күп көч сорый торган чаралар...

Язма ахырында әйтәсе килгән фикеребез: хәзерге көндә мәгърифәтче, галим, педагогларыбызның мирасын буыннан-буынга җиткерүдә бар көчләрен, белемнәрен, тырышлыкларын куеп эшләүче якташларыбызны да халыкка мәгърифәтчеләр буларак тәкъдим итәсе иде. Алар - бүгенге көн мәгърифәтчеләре, бүгенге шәхесләргә аң-белем бирүче, үткәнне бүгенге белән тоташтырып торучы өзелмәс чылбыр. Р.Фәхреддин, М.Бубый, Ф.Аитова, Ф.Кәримиләр кебек үк алар да халыкны мәгърифәтле итү өстендә бәяләп бетерә алмаслык зур эшләр башкаралар. Киләчәктә 19-20 нче гасыр мәгърифәтчеләре генә түгел, 21 нче гасыр галимнәренең дә хезмәтләре тиешле бәясен алыр дигән теләктә калабыз.

Файдаланылган әдәбият

  1. Фәрхетдинов С.Җ. Сайланма мәкаләләр. -"Наза" фонды. Әлмәт, 2000. - 83б.
  2. Шаһиев Р.Ш. Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы. - Казан: РИЦ "Школа", 2007. - 332б.