Кәгазь йомарламы һәм мамык таякчыкларыннан тәлинкәгә гжель бизәкләре төшерү

Разделы: Работа с дошкольниками, МХК и ИЗО

Класс: д/с


Максат: Балаларның гжель сәнгате буенча белемнәрен арттыру. Түгәрәк тәлинкәгә гжель бизәкләре төшергәндә гадәти булмаган рәсем ясау алымынарын кулланырга өйрәтү..

Бурычлар

  • Белем бирү бурычлары: Ак һәм зәңгәр төсләрне дөрес итеп бутап, гжель бизәкләреннән орнаментлар төзергә, гадәти булмаган рәсем ясау алымнарын куллануны камилләштерү.
  • Үстерешле бурычлар: Кул чукларының үсешен ныгыту, үрнәктән карап ясауны ныгыту, вак һәм эре бизәкләрне чагыштырып төшерү.
  • Тәрбияви бурычлар: Балаларның эстетеик зәвыкларын үстерү, гжель осталары тудырган сәнгатькә хөрмәт тәрбияләү ,кызыксындыру. Иптәшләрен, тәрбиячене бүлдермичә тыңларга, ихтирамлы булырга өндәү.

Словарь эш: балчык, әвәләгәннәр,бизәк,төрткеләр, яфраклы ботак,мыекча, йомарлам.

Шөгыль өчен кирәкле материаллар:

Балалар өчен:

  • Бизәк ясау өчен кәгазьдән түгәрәк кисемнәр.(әзер тәлинкәләр)
  • Ак һәм зәңгәр гуашь краскалары.
  • Пумалалар.
  • Кәгазь йомарламнары.
  • Мамык таякчыклары.
  • Су өчен савытлар.
  • Салфеткалар. (Дымлы, коры)
  • Буяу тактасы.

Тәрбияче өчен:

Гжель бизәкләре төшерелгән күрсәтмә, презентация, “Савытны җый” – дидактик уены., тавык ситеп ясалган гжель савыты, сюрприз мизгелендә тарату өчен сувинер-кәгазь йомыркалар, түгәрәккә ясалган үрнәк эш,балаларга ясап күрсәтү өчен чиста түгәрәк кисем (балаларның түгәрәк кисемнәреннән ике тапкырга зурырак),кәгазь йомарламы, мамык таякчыгы, пумала, зәңгәр һәм ак төсле гуашь краскалары,су өчен савыт, салфеткалар (коры, дымлы), буяу тактасы , үрнәк эшләрне күрсәтү һәм ясау өчен мольберт. Рус халкы көе “Речка”.

Алымнар: Эшчәнлек төрләре:

Кызыксындыру чарасы, сюрприз мизгелләре
Дидактик уен.
Әңгәмә, презентация карау.
Ял итү мизгеле.
Музыка кушу.

Эшчәнлек төрләре

(иҗтимагый аралашу үсеше)

(танып белү)
(Сөйләм үсеше) (УМК)
(Физ.үсеш)
(Сәнгать тәрбиясе) (ЭРС)

Шөгыль барышы:

Балалар төркемгә керәләр, төркемнең иркен җирендә тәрбияче янына басалар

Тәрбиче: -Хәерле көн балалар, мин сезгә бүген бик кызыклы уен алып килдем . Уен “Савытны җый дип атала”. (Экранда савытның кыйпылчыклары күрсәтелә.

(слайд-1). Игътибар белән карагыз әле, бу савытларны җыеп тоташтырсак нинди бизәк төре барлыкка килер иде микән. (балаларның җавабы тыңланыла, гжель сәнгате турында белемнәренә игътибар ителә, дөрес әйтүчеләрне мактап үтелә) Уенны уйнаганчы, әйдәгез мин сезгә бу бизәкләр турында сөйләп китәм. (яки, әйдәгез бергәләп гжель сәнгате турында белгәннәребезне искә төшерик әле)

(презентация кушыла, экранда гжель бизәкләре.)

Слайд – 2 - Бу бизәкләрРәсәйдә иң матур бизәкләрнең берсе. Без сезнең белән бүген, шушы бизәкләр турында сөйләшербез. Хәзер мин сезгә бик кызыклы вакыйга сөйлим, урыннарыгызга җайлап утырыгыз. (утыралар)

(Слайд -3) Бик күптән Рәсәй җирлегендә Мәскәү шәһәреннән ерак түгел җирдә Гжель дигән авыл булган. Су буенда урнашкан авылда бик тырыш, уңган кешеләр яшәгән.

(Слайд – 4) Борынгыдан ук алар ак балчыктан савытлар әвәләп ясаганнар. Савытлар ныклы булсын өчен аларны кызу мичләрдә яндырып эшләгәннәр. Ак балчыктан ясалган савытлар бик матур һәм кирәкле булганнар. Беркөн осталар җыелышканнар, савытлар тагын да матур булсын өчен аны буярга уйлаганнар. Бик озак уйлаганнар нинди төскә буярга. Урамга чыккач кышкы табигатькә карап уйга калганнар.

(Слайд – 5) Урамда әкияттәге кебек матурлык булган. Җирдән алып күккә хәтле тоташ зәңгәрлек, аклык күреп бик сокланганнар.

Менә шушы төсләрне алар үзләренең савытларына күчерергә уйлаганнар, Һәм савытларында барлык рәсемнәр зәңгәр, ачык зәңгәр төсләргә әйләнгән. Чәчәкләр дә, кешеләр дә, кошлар да, үләннәр дә. Бу матурлыкны халык гжель бизәкләре дип йөртә башлаган. Безнең ватылган савытларны да гжель осталары ясаганнар. Хәзер Инсаф белән Ләйлә минем янга килеп “ватылган” савытларны җыеп карасыннар әле (2-4 бала подноска әзерләп куелган “Савытны җый” дидактик уенына чыгалар).

Хәзерге көндә дә гжель бизәкләрен бик күп күрергә була. Мәсьәлән: Слайд 6 - сәгать, Слайд 7 - шахмат фигуралары, Слайд 8 - кошлар, Слайд 9 - ракета фигураларында һәм Слайд 10 – менә шушындый матур итеп ясалган йорт кошлары сүрәтендә. (тавык кыткылдаган тавыш килә)

Cлайд 11

- Балалар, сез ишетәсезме, нинди тавыш бу.. (яшереп куелган урыннан тавык-гжель савытын алам, савыт астында кәгазь тәлинкәләр), бездә кунак бар икән бит балалар, гжель бизәкле савыт-тавык килгән, үзе белән күчтәнәч тә алып килгән, (савыт астыннан кәгазь тәлинкәләрне алып күрсәтәм) нәрсәләр соң болар, карыйк әле. (Балалар җавабы). Әйдәгез саныйк, барыбызга да җитәрлек микән? (Күмәк санап балаларга түгәрәкләр таратыла). Барыгызга да җиттеме? Әйтегез әле тәлинкәләр нинди формада? (җаваплар). Дөрес балалар, безнең ватылган савытларыбыз да түгәрәк формасындагы тәлинкәләр, әйдәгез әле карыйк, балалар дөрес җыя алдылар микән. (Игътибар савытны җыючы балаларга юнәлтелә, ике подносны да өстәлләр арасыннан күрсәтеп йөртелә, уйнаучы балаларны мактап рәхмәт әйтелә, урыннарына утыралар).Балалар, савытларны дөрес итеп җыйдык, тик аларны беркетеп булмый, кулга алып матурлыкларына сокланып та булмый шул,ә менә кунагыбыз -тавык алып килгән тәлинкәләр ватык түгел, тик аларның бизәкләре юк, нәрсә эшлик микән.(Балаларга уйланырга мөмкинлек бирелә, җаваплар тыңланыла.) Менә нәрсә, әйдәгез, бу тәлинкәләргә үзебез бизәкләр ясап карыйбыз, әллә без осталардан кимме, ярдәм итәсезме? (җаваплар тыңланыла.)

Игътибар белән тыңласагыз мин сезгә бүген шушы тәлинкәдәге гжель бизәкләрен ясарга өйрәтермен. (Зур түгәрәктә ясалган бизәкләр күрсәтелә, мольбертка куела) Матур зәңгәр су төс барлыкка китерү өчен буяу тактасына зур пумала белән ак буяу алабыз, пумаланы юып коры салфеткага сөртәбез дә зәңгәр төсне аз гына алып ак төскә кушып болгатабыз. Барлыкка килгән буяуны һәрберебезнең алдында яткан кәгазь йомарламының бер өлешенә генә буейбыз, пумаланы куеп кәгазь йомарламы белән түгәрәкнең уртасына басып тамга төшерәбез. Кәгазь йомарламын алдагы махсус савытларга куябыз, буяу тактасында калын пумала белән зәңгәр төсне күбрәк кушабыз, мамык таякчыгын алабыз, тамга тирәли түгәрәк барлыкка китереп кечкенә чәчәк таҗлары , аның тирәли зур чәчәк таҗлары ясыйбыз, (чәчәк таҗларының төсе бераз куерак булуына басым ясала), чәчәк тирәли таякчыклар белән ботак-яфрак бизәге, алар безнең өстә-аста, сулда-уңда ясала,, аннан соң яфраклар арасына мыекчалар дип аталган бизәкләр төшерәбез (үрнәктәге эшләр күрсәтелә), Пумаланы юып коры салфеткага сөртеп махсус савытка куябыз, буяу тактасында зәңгәрсу төсне тулыландырп торабыз, мамык таякчыкларны алып буяуга манып тәлинкә тирәли төрткеләр куеп чыгабыз. Мамык таякчыкны да махсус савытка салып дымлы салфеткалар белән кулларны сөртеп куябыз.(һәр әйткән сүзне эшләп күрсәтәм)

- Балалар, әйтегез әле, мин бизәк төшергәндә пумаладан тыш тагын нәрсә кулландым? (җаваплар тыңланыла). Дөрес, кәгазь йомарламы һәм мамык таякчыгы. Сезнең дә шулай эшлисегез киләме? (җаваплар тыңланыла).

(Слайд – 12). Эш башлар алдыннан басып , шушы савытларга әйләнеп , уйнап, көч җыеп алыйк әле.

Менә нинди зур чәйнүк (Туры итеп басалар, бер кул чәйнүк борыны рәвешендә бөгелгән)

Тия күрмәгез берүк! (Икенче кулны билгә куялар.)

Чынаяклар көтәләр, чәй буласын беләләр (чүгәләп утыралар, бер кул билдә).

Тәлинкәләре әйләнә ,чәйләребез тәмләнә. (Басалар. куллар белән түгәрәк ясап әйләнәләр)

Көмеш калаклар әзер-чәй эчәбез без хәзер. (кулларны кушып өскә күтәрәләр)

Түгәрәк поднос килгән–ул чәй ясап китергән. (зур түгәрәк ясала)

Тын алаек тутырып, өрик чәйгә утырып. (борын аша тын алына,утыралар авыз аша тын чыгаралар)

-Хәзер күзләрне йомдык, һәрберебез гжель бизәкләрен ясаучы осталарга әйләнәбез, күзләрне ачабыз.

- Осталар, әйтегез әле, бизәкләр ясаганда нинди төс кулланасыз? Зур пумаланы, нечкә пумаланы нәрсә өчен кулланабыз, кәгазь йомарламы, мамык таякчыгын нигә кирәк , коры салфетка, дымлы салфетка белән нәрсәне сөртәбез? (җаваплар тыңланыла)..Төсләрне катыштырып эшләгәндә чиста эшләргә тырышыгыз. Сезнең эшләвегезне тавыкта бик теләп карап торыр.

Эшегез нәтиҗәле һәм кызыклы узсын өчен рус халык көен кушам.

(Слайд 13)

Эш вакытында балаларга тулысынча мөстәкыльлек бирелә,балаларга сиздермичә тавык-савытка сувинер йомыркаларн салына, кайбер балаларга аерым ярдәм күрсәтелә. Шөгыль ахырында түгәрәк формасы итеп идәндә күргәзмә оештырыла, уртага ватык кисәкләрдән җыелган тәлинкә һәм тавык-савыт куела.

- Балалар сез бик тырышып эшләдегез, сездән чын осталар чыгачак.

(Балаларга сораулар бирелә:)

- Ватык кисәкләрдән җыйган савыт ничек аталды.

- Нинди төсләр кулландык.

(Шәхси сораулар:)

- Рифат,сиңа нинди эш ошады, ни өчен?

- Әминә, сиңа нинди бизәк охшады.

Иң яхшы эш сайланыла, калган эшләрендәге уңыншлы алымнар күрсәтелә, барлык балалар да мактаныла.

- Бу тәлинкәләрне әти-әниләрегезгә бүләк итеп шатландырыгыз. Ә мин сезгә бүләк итеп “Савытны җый” уенын калдырам, барыгыз да уйнап карарсыз. Балалар тавыкка да сезнең эшләрегез бик ошады, ул да сезгә үзенең бүләген тапшыра. (һәр балага да савыт эчендэге гжель бизәкләре төшерелгән кәгазь йомыркалар таратыла.)

- Барыгыз да бик тырышып эшләдегез, танылган осталар чыгачак сездән! Күреп торам, сез бик булган балалар!