Курку белмәс Зоя, Зәкия...

Разделы: Внеклассная работа, Краеведение


Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршылап, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташыбыз, режиссер, Татарстанның халык артисткасы Зәкия Туишеваның сугышчан батырлыкларын яктыртуга нигезләнгән сыйныфтан тыш чара).

Максат:

1.Укучыларда туган төбәкнең күренекле шәхесләренә карата хөрмәт, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү.

2. Укучыларның фикерләү сәләтен, сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: презентация, сәхнә бизәлеше өчен кирәкле плакатлар, аудиодисклар, гармун, хәрби киемнәр, ясалма чәчәкләр.

Кичәнең барышы:

Укытучы: - Хәерле көн, дусларым! Барчагызга күтәренке кәеф теләп, бүгенге кичәбезне башлыйбыз.Экранга игътибар итегез әле. Бу слайдта ниләр күрәсез? (1 нче слайд)

Укучылардан көтелгән җаваплар: сул якта әстерхан чикләвеге, имән агачы, кыя тау рәсемнәрен, уң якта М.Җәлил, Г.Гафиятуллин, М.Сыртланова фотоларын күрәбез.

Укытучы: Рәхмәт, ә бу рәсемнәр арасында нинди уртаклыклар бар икәнен әйтә аласызмы? Кемдә нинди фикерләр туды?

Көтелгән җаваплар: М.Җәлил, М.Сыртланова, Г.Гафиятуллин - Татарстаннан, Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы геройлары; алар чикләвек кебек нык ихтыярлы, кыя ташлар кебек җиңелмәс, горур; имән кебек меңьяшәр, озын гомерле.

Укытучы: Рәхмәт, дусларым! Мин сезнең белән тулысынча килешәм. Әйтеп карагыз әле, без бүгенге кичәдә нәрсә турында сөйләшербез икән?

Көтелгән җаваплар: Батырлык турында, сугыш турында, геройлар турында һ.б.

Укытучы: Әйе, укучылар, бүген без исеме тарих китапларында искә алынмаган, күпләребез кем икәнен дә күз алдына китермәгән бик кызыклы шәхес, батыр шәһәрдәшебез турында сөйләшербез. Сүзебезне башлаганчы, алдагы слайдларга күз салып китик. Сүзнең кем турында булачагын әйтә алырсызмы?

(Слайдларда якташыбыз, Әлмәт татар дәүләт драма һәм комедия театрының танылган режиссеры, Татарстанның халык артисты Зәкия Туишеваның театраль эшчәнлеге яктыртыла).

Укытучы: Таныдыгызмы? Кичәбез кемгә багышлана?

Көтелгән җаваплар: Актриса Зәкия апа Туишевага).

Укытучы: Әйе, сез үзебезнең театрыбызның атаклы актрисасы буларак белгән Зәкия апа турында. Ләкин бүген без Зәкия апаны бөтенләй икенче яктан ачарбыз. Бүген безнең алдыбызда Кызыл Йолдыз ордены, "Сугышчан батырлыгы өчен", "Праганы азат иткән өчен", "Германияне җиңгән өчен" һәм башка бик күп сугышчан бүләкләр иясе, фронтовик-шәфкать туташы Зоя, Зоки, Зәкия! Ә кичәбез 11 нче сыйныф укучылары сәхнәләштергән өзекләр белән бергә үрелеп барачак. Рәхим итегез, укучылар, сүз сезгә!

Сәхнәдә ут сүнә. "Священная война" җыры яңгырый. Ут кабынганда сәхнәдә хәрби киемдәге ир-ат һәм хатын-кыз күренә.

Хәрби киемдәге хатын-кыз:

- Абый, ялынып сорыйм, җибәрегез инде мине фронтка! Мин монда түгел, анда кирәгрәк бит.

Хәрби киемдәге ир кеше:

- Сеңлем, ничә мәртәбә әйтергә була сезгә? Фронтка сезнең кебек актрисочкалар түгел, яралыларны күтәреп йөртерлек шәфкать туташлары кирәк. Барыгыз, вакытымны алмагыз. Сездән башка да эшем җитәрлек.

"Солдатлар" җыры яңгырый. Сәхнәгә хәрби киемле, аркаларына рюкзаклар аскан 4 кыз керә.

1 нче Зәкия: Фронтка китү теләгем шулкадәр көчле булгангадырмы, әллә туган илемне бик яратканга микән, мине фронтка җибәрмәделәр дип елап озак утырмадым, шәфкать туташлары әзерләүче курсларны эзләп табып, кыска вакытлы курслар тәмамладым һәм фронтка озатуларына ирештем.

2 нче Зәкия: Сугыш белән йөзгә-йөз мин 1942 нче елның язында очраштым.

Май ае. Безнең Ленин, Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Суворов орденлы легендар 121 нче Гвардия Гомель укчы дивизиясе Тула өлкәсендә. Тарихи Белев шәһәреннән ерак түгел генә урнашкан Сухиничи станциясен фашист самолетлары утка тотты. Дөнья гүләде, паровозлар үкседе. Коточкыч күренеш... Шунда мин беренче яралы сугышчылар белән күзгә-күз очраштым. Беренче чирканчык-бөтен тәне янган "изуродованный танкист". Үзе аңында. Бертуктаусыз, "Кайда экипаж, кайда минем дусларым?"-дип өзгәләнә. Аны күргәч, башым әйләнеп китте, үксеп елап җибәрдем. "Кемне җибәргәннәр бит сугышка!"-дип, өлкән табиблар тирги. Яшь, җитмәсә, гәүдәгә бәләкәй, ябык идем бит. Соңрак әлеге сыйфатларым ярап куйды үзе. Ябыклыгым, җитезлегем аркасында окоп төбеннән шуышып йөрүләр шактый булды. Шунда миңа үз итеп, Зоя, Зоки, Зәкия дип эндәшә башладылар. Иңнәремдә канатлар үсеп чыккан күк булды, сөенечемнән ярсып биегән чакларым әле дә күз алдымда...

(Хәрби киемдәге кызлар башкаруында "Катюша" җырына сәхнәләштерелгән бию).

3 нче Зәкия: 1943 нче ел. Дошманны көнгә 35-40 км га куып барган вакытлар... Дивизиябезнең җиде иң яхшы разведчигын "тел" алырга җибәрделәр. Фашистларның һөҗүм итәргә җыенуларын беләбез, ләкин кайчан? Шушы сорауга җавап алырдай "тел" кирәк.

Штабист, офицер белән кайтып төштеләр разведчиклар. Җидәү урынына бишәү... Берсе дошман ягында ук ятып калган, каты яраланган икенчесен нейтрал зонада снаряд чокырында калдырып киткәннәр. Аңа ярдәм кирәк. Кемне җибәрсеннәр?

Чокырга юл мина кырыннан ята. Чистартылган коридор турында аңлаттылар. Төн. Киттем шуышып. Фашистларның ракеталары якты фонарь кебек озак итеп һавада эленеп тора. Янып бетмичә төшми, каһәр. Ниһаять, барып җиттем.

Яралы разведчикның ыңгырашкан тавышы ишетелә. Бик зур снаряд урыны булса кирәк. Төштем, төбендә бераз су җыелган. Су эчендә озын буйлы ир-егет ята. Ваня исемле икән. "Кайсы җирең?" - дип сорыйм. "Аякларым"-ди. Итек кунычын кисеп җибәрдем, эче тулы кан. Ике аягы да чәрдәкләнгән. Бәйләү материалларын, шиннарны алып эшкә керештем. Беренче ярдәм күрсәттем, инде юлга чыгарга вакыт. Чокыр тирән, егет гәүдәле. Мин тартырмын, син үзең дә терсәкләрең белән ярдәм ит"-дип ялынам. Көч-хәл белән чокыр эченнән чыктык. "Түз инде, юлны беләм, котылабыз бу бәладән"-дип юатам. Юл озын, ничә сәгать шуышканбыздыр...

Таң беленә башлады. Алдагы калкулык артында үзебезнекеләр. "Ваня, миленький, терпи, дорогой, безнекеләр ерак түгел"-дим. Алып кайтып җиткерә алмадым... Кан күп югалткан иде, үлде разведчигым...

Ходай минем гомеремне саклап калгандыр инде, шундый мәхшәрдән исән калдым. Гомерем буе һәлак булганнарга баш иеп, намус белән яшәргә тырыштым. Ватанын саклап шәһит киткәннәр алдында исән калуым белән үземне гаепле санаган чакларым да булды.

(Укучылар башкаруында "Солдатлар" җыры яңгырый).

4 нче Зәкия:

Дивизия кичәргә туры килгән елгаларны бүген дә күрә алмыйм. Су түгел, гүя сугышта вафат булганнарның каны ага ул елгалардан.

1944 нче ел. Белоруссия. Сош елгасы. Киң түгел, әмма мәкерле елга, тирән, көчле агымлы. Соштан ерак түгел землянкалар казыйбыз, кич җиттеме, учаклар кабына, тегендә-монда гармун тавышлары, җыр ишетелә. Баксаң, бу маневр булган икән. Землянкаларны әзерләп кенә бетердек дигәндә, җыенырга әмер булды. Төнлә безнең гаскәрләр тыныч кына алга китте.12-15 км лар чамасы үткәндә, таң беленә башлаган иде. Караңгылыктан курыккан дошманга да җан керде. Еракка ата торган орудиедән төнгә кадәр без тукталган Сош кичүен утка тотты бу. Без китеп өлгердек, әмма безнең арттан кичүгә башка дивизия килеп керергә өлгергән иде. Елгадан су түгел, кан акты. Яралылар күп.

Мине шунда калдырдылар. Ике якка ике сумка астым, иңдә-авыр автомат. Авырыксынып, попышаның 70ләп пуля тутырылган дискын ташлар калдыра идем. Беленсә, ахыры билгеле-трибунал... 30га якын каты яраланган солдат носилкаларда ята.

Снарядлар төшүе кимеде. Көн кичкә якынлаша. Кичүгә снаряд, корал, азык-төлек ташучы олаулар килеп керде. Аларны арба дип тә булмый: уртада бер тәртә, ике ягына ике ат җигелгән. Шулардан үтенәм, яралыларны үзегез белән алыгыз дим. Кая инде... "Югал күз алдыннан" - дип кенә кычкыралар. Сугышта һәркемнең үз эше.

Чарасызлык әллә нинди адымнарга этәрә икән. Мин дә бер атның башына ябышып туктаттым. Чәч-баш тузган, күзләр тонган. Үз яшемдәге бер олаучыга автоматымны төбәдем. "Атып үтерәп"-дип куркытам. Автоматта бер патрон юк. Кайдан җыйганмындыр ул мужиклардан гына чыга торган сүгенү сүзләрен? Алып китеп бетерделәр яралы сугышчыларымны. Кич җитте. Алда горизонт яна. Анда сугыш, анда минем дивизия...

(Сәхнәдә җиңү көнен сурәтләгән куренеш. Хәрби киемдәге, сугыш елларында киелгән киемнәр кигән укучылар бер-берсе белән кочаклашалар, кемдер бии, кемдер гармун тарта. "День Победы" җыры яңгырый).

Җыр әкренәя. Укытучы: Батыр йөрәкле, курку белмәс, кыю Зоя, Зәкия күкрәгенә дистәләгән орден-медальләрен тагып, җиңү яулап, туган җиренә кайтып төшә. Дәрт тулы күңел ял итә белә димени? Җитмәсә, сугышка кадәр үк театр актрисасы булып эшләгән Зәкия 1944 нче елда ачылган Әлмәт театрына эшкә урнаша. Аның театр эшчәнлеге турында истәлекләре белән уртаклашырга мин сезнең янга Зәкия апа Туишеваның үзен күреп, аннан сәхнә осталыкларына төшенеп калган актриса Гөлнара апагыз Кашипованы чакырдым. Сүзне аңа бирәбез.

(Әлмәт татар дәүләт драма һәм комедия актрисасы Г.Кашипова З.Туишева турындагы истәлекләре белән уртаклаша).

Укытучы: Укучылар, кичәбезнең ахырында сезгә җиткерәсе теләкләрем бар. Татарстан тарихында Бөек Ватан сугышы геройлары турында истәлекләр җитәрлек бирелгән. Әмма, һәр төбәкнең үз батыры, үз геройлары бар. Алар турында күпләребез белми, чөнки исемнәре тарих китапларына да, әдәби дәреслекләргә дә кертелмәгән. Киләчәктә,бәлки, сезнең арада бөек тарихчылар, әдәбият, сәнгать өлкәсендә эшләргә теләүче галимнәр булыр. Менә шул вакытта сез үз төбәгегездә яшәгән, үз төбәгегезнең данын күтәргән геройларның исемен мәңгеләштерү өстендә эшләрсез дип ышанып калам. Без тыныч, рәхәт тормышта яшәсен дип, сугыш кырларында ятып калган, билгесез сәбәпләр аркасында исемнәре халыкка билгеле булмаган батырларыбыз турында онытырга ярамый. Алар кыялардай горур, чикләвек кабырчыгыдай нык ихтыярлы, меңъяшәр имәннәрдәй үлемсез.

Бүгенге кичәдә катнашкан кунакларга, Зәкия апа истәлекләренә таянып сәхнәләштерелгән күренештә уйнаган артистлар-11 нче сыйныф укучыларына - зур рәхмәт белдерәм.

(Слайдларда З.Туишеваның фронттагы фотолары яктыртыла).