"Табигатьтә көз (Осень в природе)". Конспект образовательной деятельности для старшей группы на татарском языке

Разделы: Работа с дошкольниками

Класс: д/с

Ключевые слова: Осень, старшая группа, осенний лес


Бурычлар:

  • көз фасылы турында белемнәрен системалаштыру һәм баету;
  • балаларның күзәтүчәнлекләрен, игътибарлыкларын, фикерләү сәләтләрен үстерү;
  • көзге матурлыкка соклану тәрбияләү.

Шөгыльнең барышы:

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар!

Балалар: Хәерле көн!

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, без бүген Алсу курчакка кунакка барабыз.

Барабызмы?

Балалар: Әйе,барабыз.

Тәрбияче: Ә кунакка нәрсәләр белән барырга була соң?

Балалар: Такси, автобус, машина..., поезд.

Тәрбияче: Әйе, балалар. Ә без бүген кунакка поезд белән барабыз, вогоннарны бер-берсенә тагабыз (балалар тезелешеп, бер-берсенә тотынып басалар һәм чук-чук диеп баралар).

Балалар, без килеп тә җиттек, әйдәгез әле исәнләшик.

Балалар: Исәнме, Алсу курчак.

Тәрбияче: Балалар, Алсу курчакның безнең белән уйныйсы килә, ул-сезгә математик уеннар әзерләп куйган. Уйныйбызмы?

Балалар: Әйе,уйныйбыз.

(Өстәлдә бала саны буенча полоскалар, 5 курчак һәм 5 гөмбә таратма материаллары әзерләп куелган)

Тәрбияче: Беренче уеныбыз "Гөмбәне яшер" дип атала.

Ә хәзер өстәл артына утырабыз.

Тәрбияче: уң кул белән курчакларны алып, өске полоскага бер-бер артлы итеп сулдан-уңга тезәбез. (Тәрбияче һәрвакыт искә төшереп тора һәм артта калган балаларга ярдәм итә).

Тәрбияче: - Булдырдыгыз,балалар!

Курчаклар күпме азмы?

Балалар: күп.

Тәрбияче: Әйе балалар,курчаклар күп.

Ә хәзер һәр курчак астына гөмбәне яшерергә кирәк. Уң кул белән гөмбәне алып, аскы полоскага бер-бер артлы итеп, курчак астына туры китереп сулдан-уңга тезәбез.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар! Бөтен курчаккада гөмбә җиттеме?

Балалар: Әйе, алар тигез.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар! Алар тигез.

Ә хәзер барыбызда түгәрәк ясап басабыз. (физминутка)
Быстро встаньте, улыбнитесь!
Выше, выше поднимитесь
Ну-ка плечи распрямите
Поднимите, опустите.
Влево, вправа повернулись
Рук коленями коснулись
Сели, встали(2)
И на месте побежали.

Тәрбияче: Алсу курчак,безнең килүгә дип "тылсымлы тартма"әзерләп куйган.(балалар ковёрга түгәрәк ясап утыралар,каршыларында мольберт.)

Балалар: Юк, кызыл, кызгылт-сары, көрән. Ә нарат белән чыршы яшел килеш кала.

Тәрбияче: Әйе, дөрес. Рәсемдә тагын нинди көзге сыйфатлар күрәсез?

Балалар: Урамда салкын. Салкын җил исә (фишка). Салкын яңгырлар ява (фишка).

Тәрбияче: Әйе, көз көне урамда суыклар, салкын яңгырлар башлана. Кешеләр өс-башларын карый башлыйлар, алар көзге киемнәр кияләр.

Балалар: Күк йөзе соры төстә, болытлар каплаган (фишка). Кояш күренми (фишка).

Тәрбияче: Әйе, кояш аз гына җылыта башлый.

Балалар: Кошлар җылы якларга китәләр (фишка).

Тәрбияче: Ә ни өчен кошлар җылы якларга китәләр соң?

Балалар: Чөнки аларга монда суык һәм ашарга табуы бик авырлаша.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез әле, хәзер кышлаучы һәм җылы якка китүче кошлар турында да искә төшереп китик.

Балалар: Кышлаучы кошлар: чыпчык, күгәрчен, тукран, карга, саескан. Күчмә кошлар: торна, сыерчык, карлыгач, кыр казлары, кыр үрдәкләре.

Тәрбияче: Булдырдыгыз. Тагын нәрсәләр күрәсез?

Балалар: Тиен чикләвекләр җыя, кышка әзерләнә (фишка).

Тәрбияче: Әйе, хайваннар да көз көне кышка әзерләнә башлыйлар.

Балалар: Керпе үзенә чокыр табып яфраклар тутырып куя.

Тиеннәр туннарын алыштыра башлыйлар һәм үзләренә чикләвекләр җыялар. Аю үзенә чыршы астында оя казый, агач ботаклары ташып куя. Төлке тунын алыштыра.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер тактадагы яфракларны (фишка) санап китик. Әйдә әле, Адель, санап кит әле.

Адель: 1.....10.

Тәрбияче: Булат, Адель дөрес санадымы икән, әйдә әле син дә санап кара.

Булат: 1.....10.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, менә безнең көзге сыйфатларыбыз ничек күп икән.

Ә хәзер арыгансыздыр, әзрәк ял итеп алыйк.

Физкультминут "Көз" уены.

- И, балалар, күрегез
Тышта әнә килә көз (тәрәзәгә карап, урамга күрсәтәм).
- Әйе, әйе күрәбез,
Көз килгәнен беләбез (кулларын ян-якка җәяләр).
- Я, әйтегез, сөйләгез, ничек килә икән көз.
- Кошлар оча көньякка,
Канат кагып еракка (кулларын кош канатлары кебек селкиләр).
- Аюлар өн казыды,
Бик тирән итеп базны (куллары белән җир казу хәрәкәтләре ясыйлар).
- Балыклар да тындылар,
Су төбенә чумдылар (чүгәлиләр, кулларын башларына куеп, тын гына утыралар).
- Агачлар ялангачлар,
Җилләрдә чайкалалар (басып, кулларын өскә күтәрәләр, ян-якка болгыйлар).
- Тик безгә күңелле көз,
Без бакчага йөрибез (кулларын чабып, аяк очларында сикерәләр).

Тәрбияче: Утырдык, шөгыльне дәвам итәбез.

Бүген иртән эшкә килгәндә, миңа хат ташучы очрады һәм ул миңа зур конверт бирде. Бу хатны мәктәптән укытучы апа җибәргән. Ул бу конвертка бик күп уеннар тыккан, ә уеннар аркылы сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйсы килгән.

Әйдәгез әле, уйнап алыйк. Беренче уен - "Хатаны тап" уены (хаталы көзге рәсемнәр).

Игътибар белән беренче рәсемгә карыйбыз. (Көзге урман - балалар су коена).

Бу рәсемнәрне рәссам ясаганда бик нык ашыккан һәм хаталар җибәргән, шуларны хәзер бергәләп табыйк әле.

Балалар: Көз көне су коенырга ярамый.

Тәрбияче: Әйе, дөрес. Ә хәзер икенче рәсемгә карыйбыз. (Көзге урман - умырзая чәчәк ата).

Балалар: Көз көне умырзая чәчәк атмый.

Тәрбияче: Ә кайчан ата?

Балалар: Яз көне, карлар эрегәч.

Тәрбияче: Бик дөрес. Өченче рәсемгә карыйбыз. (1 сентябрь - балалар мәктәпкә бара - агачта сыерчык йомырка салып утыра).

Балалар: Кошлар көз көне йомырка салмыйлар. Кошлар көз көне җылы якларга очып китәләр.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, рәссамның хаталарын да таптык. Ә хәзер "Нәрсә артык?" уенын уйнап алыйк.

Игътибар белән карыйбыз. Беренче рәсемдә - бәрәңге, помидор, кыяр, кәбестә. Боларның кайсы артык икән?

Балалар: Бәрәңге.

Тәрбияче: Әйе, ни өчен?

Балалар: Чөнки бәрәңге - җир асты казылмасы.

Тәрбияче: Дөрес. Ә хәзер икенче рәсемгә карыйбыз - поши, бүре, төлке, рысь.

Балалар: Поши. Ә ни өчен артык?

Балалар: Чөнки поши үлән белән тукланучыларга керә.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Монсын да җиңеп чыктыгыз. Ә хәзер өченче уеныбызны да уйнап алыйк.

Барыбыз да өстәл янына киләбез. Менә сезгә һәрберегезгә бәләкәй генә конвертлар. Бу конверт эчендә киселгән рәсемнәр. Сезгә шушы рәсемнәрне дөрес итеп җыярга кирәк. (Балалар җыялар).

Тәрбияче: Алсу, синдә нәрсә?

Алсу: Миндә җиләк-җимешләр.

Тәрбияче: Вадим, синдә нәрсә?

Вадим: Миндә яшелчәләр.

Тәрбияче: Ильвина, синдә нәрсә?

Ильвина: Күчмә кошлар...

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Уеннар ошадымы?

Балалар: Ошады.

Тәрбияче: Менә кич белән укытучы апабызга дөрес җаваплар белән, рәхмәт әйтеп, хат язарбыз.

Ә хәзер, әйдәгез әле, көзге сынамышларны да искә төшереп алыйк:

- Сентябрьдә кар күренсә - көз озын булыр.

- Сентябрь аяз булса - кыш салкын булыр.

- Көз озын килсә - яз соң килер.

-Кошлар җылы якка бик иртә очып китсәләр - кыш иртә килер.

Әйе, балалар. Без бүген нинди ел фасылы турында сөйләштек?

Балалар: Көз.

Тәрбияче: Ә сез көз фасылын яратасызмы?

Балалар: Яратабыз.

Тәрбияче: Әйе, балалар, көз бик матур вакыт. Ул үзенең алтын яфраклары, мул уңышлары белән безне җәлеп итә. Шушының белән безнең шөгылебез тәмам.