Пути воспитания одаренной личности в процессе обучения

Разделы: Дополнительное образование

Ключевые слова: одаренные дети


Укучыларның иҗади казанышлары укытучының да мәктәп коллективының да зур тырышлык нәтиҗәсе. Хезмәт куймыйча, көч түкмичә генә уңышка ирешеп булмый. Шуңа күрә бүгенге көн укытучысы эш тәҗрибәсен уңышлы нәтиҗәгә ирешүне максат итеп башлап җибәрергә һәм үзе сайлаган юлдан читкә тайпылмыйча бөтен тырышлыгын һәм сәләтен эшкә җигеп башкарырга тиеш. Мин үзем укыту һәм тәрбия процессын “Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә балаларның иҗади сәләтен үстерү” дигән методик темага нигезләп алып барам. Эш барышында сәләтле балаларны барлауга, үстерүгә мөмкинлек бирә торган эш төрләре, гамәли чаралар эзләүгә зур игътибар бирергә тырышам, чөнки һәр баланың нинди дә булса сәләте бар, аны нәрсә дә булса кызыксындыра,үзенә тарта дип исәплим. Балага үзенең шул сәләтен табарга,аны үстерергә кирәкле шартлар тудырырга юнәлеш бирәм. Һәр баланың төп кызыксынуын истә тотып, иптәшләре белән тыныч мөгамәлә һәм үзара дуслык урнаштырырга кирәклеген төшендереп кенә калмыйм, булган сәләтне үстерү өчен өстәмә белем алу түгәрәгенә яки мәктәбенә барырга кирәклеген киңәш итәм. Бистәбез зур булмаса да биредә сәнгать мәктәбе, иҗади үсеш үзәге, спорт мәктәбе, йөзү бассейны, ат спорты мәктәпләре бар.Ул гына да түгел, гомуми урта белем бирү оешмаларында да бүгенге көндә түләүле өстәмә белем бирү түгәрәкләре дә эшли. Кыскасы, баланың сәләтен үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылган, аңа бары тик үзенә ошаганын сайлап алырга.аны үстерү, камилләштерү һәм максатына ирешү өчен даими шөгыльләнергә генә кирәк.

Сәләтле балалар әзерләү өчен мөгаллимнәр көчләрен дә, тырышлыкларын да кызганмыйлар, чөнки укытучыга бу бары тик канәгатьлек хисе генә китерә. Тумыштан бирелгән сәләтне үстерү артык катлаулы түгел, минемчә. Моның өчен дөрес эш алымнары кулланып, аны тиешле калыпка салырга, кызыклы һәм баланы җәлеп итәрлек итеп оештыра белергә генә кирәк.Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен укучыдан да күп көч һәм түземлек сорала. Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Шул вакытта аңа сыйныфташлары да, укытучы да шәхес буларак ихтирам белән карыячак.Әйләнә-тирәдәгеләрнең ихтирамын казану укучы өчен иң мөһим факторларның берсе.

Сәләтле балалар белән тиешле эш оештыру укытучыдан белем бирү эчтәлеген яңартуны, укыту методларын камилләштерүне, яхшыртуны, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне дә таләп итә.Шуңа күрә белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын арттыру өчен үзбелемеңне күтәрүгә дә зур игътибар бирергә кирәк. Яңалык белән бергә атлау бу катлаулы һәм зур җаваплылык сорый торган эштә бик кирәк. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә мөгаллим үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә, тәҗрибә туплый.

Зур уңышка ирешү- тырышлык нәтиҗәсе ул. Баланың сәләтен дөрес үстергәндә ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала. Укытучының төп максаты: заман таләпләрен тиешенчә үтәү һәм баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү дигән сүз. Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр, иҗади биремле күнегүләр, биремнәр зур роль уйный. Мәсәлән,инша язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сөйләм телләрен баета. алар бу төр эшләрне бик теләп башкаралар, шәһәр, республика бәйгеләрендә бик теләп катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

Заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү бит Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый.Ни өчен дигәндә, һәр бала үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәккә һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак укытуны камилләштерү, укучыларның белемгә омтылышын көчәйтү, зыялы шәхесләр тәрбияләү, һәм иң мөһиме, араларыннан аеруча сәләтле укучыларны сайлап алуны үземә максат итеп куям һәм шушы фәннәр белән бәйләнешле бер генә чараны да игътибарсыз калдырмаска тырышам.Шул уңайдан дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда төрле эш алымнары һәм төрләре кулланам.

Текстлы биремнәр, тестлар куллану укучыларныж белемн бәяләргә бик уңайлы. Беренчедән,ул укучыга үз белемен мөстәкыйль бәяләргә мөмкинлек бирсә, икенчедән укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап алып белемен күрсәтә ала. Сәләтле балаларга катлаулырак, эзләнә торган сораулар яки җаваплар тәкъдим итәргә лә мөмкин.

Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булулары укучыларның бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау, дәрес-конференцияләрдә, семинарларда ачык күренә. Мәсәлән, дәрес-семинарларны алыйк. Һәр баланы актив катнаштыру – дәреснең төп таләбе. Алардан өстәмә әдәбият белән җитди мөстәкыйль эш таләп ителә.Олимпиадалар уздыру – укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, талантлы балаларны ачыкларга тагын да зуррак мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланам. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур файда бирә. Дәресләрдә бу укучыларга, темаларны үткән вакытта, өстәмә чыганаклардан файдаланырга, иҗади эзләнергә кушыла.

Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Бирелгән тема буенча укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Теманы тулысынча ачып би рергә тырыша.Үзенең дәлилләрендә галимнәрнең фикерләрен куллана.. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүе, эзләнүе яхшы нәтиҗәләр бирә.

Укучыларның җыр, бию, артист-сәхнә остасы булу сәләтләрен дә үстерергә мөмкин. Моның өчен махсус түгәрәкләр оештырырга була: театр, яшь иҗатчылар, нәфис сүз сөйләү түгәрәкләре

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә кулланылган эш алымнары - барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, мөгаллим үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә, тәҗрибә туплый. Дәресләрдәге информация –белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләрен туплаган тәҗрибәләре белән көчле итеп сизәләр.Шул максаттан һәр елны район һәм республика күләмендә уздырылган чараларда,фән олимпиадаларында катнашып призлы урыннар яуларга тырышам. Бу әлбәттә,бер кырлы гына эш түгел.Моның өчен укучыдан да укытучыдан да зур көч һәм түземлек,тырышлык һәм җаваплылык сорала. Фән олимпиадаларында катнашу һәм анда призлы урыннар яулау бик авыр һәм җаваплы эш. Инде биш ел рәттән укучыларым зур җаваплылык белән татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда катнашып призлы урыннар яулыйлар. Бүгенге көндә КФУ ның журналистика бүлегендә укучы сәләтле укучым Хабибуллина Зилия әнә шундыйлардан. Мәктәптә укыганда ук ул үзен сәләтле укучы итеп танытты,ә университетка кергәч, үзен сәләтле журналист буларак танытты.Тирән эчтәлекле мәкаләләр,әдәби әсәрләр иҗат итеп кенә калмыйча гуманитар фәннәрне яхшы үзләштерде һәм а республика күләмендә рус әдәбиятыннан олимпиада да икенче урынны яулавы,күп төрле публикацияләр конкурсындагы призлы урыннары, Клара Булатова исемендәге премия тапшыру конкурсында зур күләмле проза әсәре язган өчен икенче дәрәҗәдәге премиягә лаек булуы моның ачык дәлиле. Олимпиадалар уздыру – укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланыла. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә бу укучыларга, темаларны үткән вакытта, өстәмә чыганаклардан файдаланырга, иҗади эзләнергә кушыла.

Олимпиадада җиңү яулау ул бер яклы гына, бер укытучы яки укучы тырышлыгы белән генә ирешелә торган үр түгел. Бу укытучыдан да, укучыдан да байтак тырышлык таләп итә. Ел саен бәйгегә укучы әзерләү укытучы өчен дә зур файда. Ул һәрвакыт үз белемен күтәрә дигән сүз бу.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә төрле алымнар кулланам.Терәк схемалар кулланып төрле авырлыктагы биремнәр әзерлим. Алар укучыларга теманы аңлату алдыннан өләшенә һәм балалар укытучы сөйләгәннәрдән җавап эзлиләр яки тема нәтиҗәләрен таба баралар. Әлеге конспектларда көчлерәкләр өчен текстлы биремнәр яки өстәмә сораулар бирелә. Мондый укытуның уңай нәтиҗәсе бар. Сәләтле балалар да, уртача белем алучылар да биремнәрне бик теләп үтиләр . Шулай итеп аларның белеме тирәнәя.

Тест биремнәре куллану да яхшы нәтиҗәләр бирә. Укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап ала. Сәләтле балаларга катлаулырак, эзләнә торган сораулар яки җаваплар тәкъдим итәргә мөмкин.

Олимпиадалар уздыру – укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланыла. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә бу укучыларга, темаларны үткән вакытта, өстәмә чыганаклардан файдаланырга, иҗади эзләнергә кушыла.

Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Бирелгән тема буенча укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Теманы тулысынча ачып бирү өчен, берничә чыганактан файдалана. Үзенең дәлилләрен берничә галимнең фикерләре белән ачыклый. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, эзләнүен, нәтиҗә ясавын ассызыклап үтәргә кирәк.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр, иҗади биремле күнегүләр, биремнәр зур роль уйный. Мәсәлән, сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Укучылар бу төр эшләрне бик теләп башкаралар, шәһәр, республика бәйгеләрендә бик теләп катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

Укучыларның җыр, бию, артист-сәхнә остасы булу сәләтләрен дә үстерергә мөмкин. Моның өчен махсус түгәрәкләр оештырырга була: театр, яшь иҗатчылар, нәфис сүз сөйләү түгәрәкләре, һ.б.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә кулланылган эш алымнары (карточкалар белән эш, рәсем, картиналар буенча иҗади эшләр, компьютерда эшләү) - барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, мөгаллим үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә, тәҗрибә туплый. Дәресләрдәге информация – белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләрен туплаган тәҗрибәләре белән көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.