Максат:
- Балаларның кошлар турындагы белемнәрен арттыру;
- күчмә кошлар турында төшенчә бирү;
- яңа сүзләр өйрәнү.
Белем бирү эшчәнлеген интегральләштерү: физик тәрбия, танып белү, коммуникация, матур әдәбият уку.
Әзерлек эше: саф һавада, режимның төрле вакытларында кош рәсемнәрен карау, аларның исемнәрен кабатлау, шигырьләр, әйтешләр өйрәнү.
Җиһазлау: кошлар тавышы яздырылган флешка, кош рәсемнәре, сыерчык, карга, карлыгач, кәккүк битлекләре (маскалар).
Сүзлек: каурый, канат, томшык, перья, оперение, клюв.
Индивидуаль эш: кошлар турында шигырь ятлау.
Методик алымнар: нәфис сүз, әңгәмәләр, сораулар, күзәтүләр.
1. Кереш
(Балалар төркемдә ярымтүгәрәк ясап утыралар. Экранда "Яз килә" картинасы. Тактада кош рәсемнәре.
Тәрбияче: хәерле көн, балалар!
Балалар: хәерле көн.
Тәрбияче: кәефләрегез ничек?
Балалар:( ).
Тәрбияче: ә хәзер Алияне тыңлап китик.
Алия:
Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,
Елап елгалар,яшьләр түгелде.
Көннәр озая, төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт, я, әйтеп кара?
Балалар: яз!
Тәрбияче:дөрес, балалар, бу яз. Ә хәзер урамда елның кайсы фасылы? (яз) Әйдәгез әле, яз билгеләрен әйтеп үтик.
Балалар: көннәр озая, төннәр кыскара, кар эри, тамчылар тама, кояш ныграк җылыта, кошлар кайта...
Тәрбияче: дөрес, балалар. Экранга карагыз әле, бу рәсемдә кайсы ел фасылы? (Рәсем буенча әңгәмә)
2. Төп өлеш
(Кошлар сайраган тавышлар ишетелә.)
Тәрбияче: балалар, әле генә сез нинди тавышлар ишеттегез?
Балалар:кошлар тавышы.
Тәрбияче: безнең төркемдә кошлар бармы? (Балаларның җаваплары.) Сез аларның кош икәнен каян беләсез?
Балалар: чөнки аларның канатлары бар һәм алар очалар.
Тәрбияче: кошлар гына тугел,күбәләкләр,төрле бөҗәкләр дә очалар бит.
Балалар: кошлар каурый белән капланган, аларның томшыгы,очлы тырнаклары, тәпиләре бар.
Тәрбияче: шулай, балалар, ләкин кошларның канат һәм каурыйлары төрлесенеке төрлечә. Сез боларны рәсемдә чагыштыра аласыз. Әйдәгез әле, канат, каурый, томшык дигән сүзләрне рус телендә дә кабатлыйк.
Канат - крыло
Каурый - перо
Томшык - клюв (балалар кабатлыйлар.)
Тәрбияче: ә хәзер кошларның төзелешен ныгытып китәбез.
Уен: "Кош рәсемен җый" (өстәл өстендә кош өлешләре, шуларны берләштереп кош гәүдәсен китереп чыгару.
Тәрбияче: димәк, балалар, кошлар нинди төп өлешләрдән тора?
Балалар: баш, гәүдә, канат, койрык, тәпиләре...
Тәрбияче: бу кошлар ничек дип атала? (кышлаучы)
Тәрбияче: ә тагын нинди кошлар була?
Балалар: күчмә.
Тәрбияче: дөрес, тиздән туган ягыбызга җылы яктан кошлар кайтыр.Әйдәгез әле, җылы яктан кайта торган кошларны искә төшерик. (Кара карга, сыерчык, карлыгач, кәккүк, тургайлар, сандугачлар һ.б.).
Менә бу кошның исеме ничек,кем әйтер икән? - экранда күрсәтелә.
Балалар: кара карга.
Тәрбияче: тыңлагыз әле, кара карга үзе турында ничек әйтә?
(Карга рәсеме тоткан бала шигырь сөйли)
Илина:
Кырда иген уңсын дип,
Никадәрле тырышам.
Кортлар чүпләп басудан,
Игенчегә булышам.
Тәрбияче: Карга нишли?
Балалар: ()
Тәрбияче: кем ул игенче?
Балалар: ( )
(Игенче, иген, басу, кыр сүзләре ныгытыла.)
Тәрбияче: кара каргалар инде килде. Алар хәзер нишлиләр, кем әйтә ала?
Балалар: оя коралар, йомырка салалар (Оясы күрсәтелә)
Тәрбияче: кара каргалар алар нинди кошлар?
Балалар: санитар кошлар.
Әйе, балалар, кошлар - безнең дусларыбыз. Алар табигатькә бик зур файда китерәләр. Зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр,матур җырлары - сайраулары белән безне шатландыралар. Кара каргаларны яз хәбәрчеләре дип тә атыйлар. Элек-электән кешеләр. карлар эреп сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә "Карга боткасы" бәйрәме ясаганнар. Бәйрәм көнне авыл балалары төрле азык-төлек - ярма, май, тоз, йомырка алып, су буена яки тау итәгенә җыелганнар. Алар, ярманы бер казанга салып, ботка пешергәннәр. Ботка пешкән арада,төрле уеннар уйнаганнар. Бәйрәм бергәләшеп ботка ашау белән тәмамланган (экранда рәсемнәр күрсәтелә)
Тәрбияче: әйдәгез әле без дә уйнап алабыз. "Кулъяулык биреш" уены.
Тәрбияче: тыңлагыз әле, табышмак әйтәм.
Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы.
- Бу табышмак кайсы кош турында икән?
Балалар: сыерчык турында (экранда күрсәтелә)
Тәрбияче: сыерчыклар килүгә кешеләр матур оялар ясап куялар, ә алар безне үзләренең матур җырлары белән шатландыралар. Хәзер Ренар безгә сыерчык турында шигырь сөйләр.
Ренар:
Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә!
Гөрләшеп,сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
Т: әйе, балалар, ни өчен әле кешеләр шулай күп оялар ясыйлар?
Балалар: ( )
Тәрбияче: сыерчыклар әле алар җырлап кына калмыйлар, башка тавыш белән кычкыра алалар, чын артистлар.
Тәрбияче: ул көн буе авызы белән балчык ташый, Балчык белән матур итеп оя ясый. - Ничек уйлыйсыз, сүз кайсы кош турында бара?
Балалар: карлыгач.
Тәрбияче: дөрес, бу кошның исеме-карлыгач. (Экранда карлыгач рәсемен күрсәтә.) Аның каурыйлары бик матур, аклы-каралы. Карлыгач язын бала чыгара һәм шуның өчен оя ясый. Ул, авызына кабып, балчык ташый һәм оясын, гадәттә, өй кыекларына ясый.
Тәрбияче: сүзне Кәримгә бирик әле.
Кәрим:
Калын урманда гел кичкә каршы,
Ишетелә моңлы бер кошның тавышы.
Кәккүк, кәккүк, кәккүк, кәккүк.
Ул ялгыз яши, чыгармый бала,
Менә шуңа да ямансу аңа.
Тәрбияче: Нинди кош турында.
Балалар: кәккүк (экранда күрсәтелә)
Тәрбияче: әйе, балалар, күке бала да чыгармый, оя да кормый.
Хәрәкәтле уен: "Очты-очты...." (Балалар, күчмә кошлар исеме әйтелгәндә очасыз, кышлаучы кошлар исеме чыкса тик торасыз.)
Тәрбияче: яхшы, ә хәзер алдагы уенга күчәбез. "Нәрсә артык?" дип атала. Игътибар экранга (экранда слайдлар бара, балалар ни өчен артык икәнен аңлата)
Тәрбияче: кошлар-табигать сакчылары. Шуңа күрә аларны яратыйк, саклыйк, ярдәм итик һәм түбәндәге кагыйдәләрне беркайчанда онытмыйк:
- Кошлар өчен оялар һәм җимлекләр эл!
- Кошларны куркытма, рәнҗетмә!
- Кош оялары янында кычкырма, шаулама!
- Кош оясын туздырма. Андагы йомыркаларны, нәни кошчыкларны кулыңа алып карама!
3. Йомгаклау
Тәрбияче. Без бүген сезнең белән ниләр турында сөйләштек?
Балалар: ( )
Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы?
Балалар: ( )
Кошлар бик зур файда китерәләр. Шуңа күрә аларны яратыйк,саклыйк.
Интегральләштерү: ябыштыру - сыерчык оясы.