Программа элективного курса для обучающихся 10-11-го класса "Уеңны уйдырып сал" ("Кто ясно мыслить, тот ясно излагает") (на татарском языке)

Разделы: Внеклассная работа

Классы: 10, 11

Ключевые слова: элективный курс


Бүгенге көндә илнең киләчәге булачак яшь буынны тәрбияләүгә игътибар арта бара. Укыту-тәрбия системасын яңарту максатыннан мөһим чаралар күрелә,Федераль дәүләт белем бирү стандартлары тормышка ашырыла, мөһим юнәлешләрнең берсе - профильле урта мәктәп булдыру өстендә эш алып барыла. Профильләштерүнең төп максаты булып - һәр баланың кызыксынуын, сәләтен, һәвәслеген мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау, аңа үзен табарга, аңларга булышу, киләчәктә һөнәри эшчәнлек өчен юнәлеш бирү, яшь буынны мөстәкыйль тормышка әзерләү тора.

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты. Бүгенге яшьләр арасында филология фәннәре белән бәйле белгечлекләрне сайларга теләүчеләр аз. Укучыларны рухи- әхлакый яктан тәрбияләүдә нәкъ менә филология фәннәре иң әһәмиятлеләреннән санала.

Тәкъдим ителгән электив курс 4 профильнең берсен, гуманитар профильне, тормышка ашыру максатыннан төзелде. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программаларында стилистика һәм сөйләм культурасын өйрәнүгә 9 нчы сыйныфта - 12 сәгать, ә 11 нче сыйныфта 8 сәгать вакыт бирелгән. Бирелгән сәгатьләр татар әдәби теленең барлык стильләрен тирән үзләштерү һәм белемнәрне формалаштыру өчен азрак, шуңа күрә өстәмә өйрәнүне таләп итә, чөнки бу темага сораулар Бердәм республика имтиханнарына да кертелгән.

"Уеңны уйдырып сал" электив курсының эчтәлеге рухи-әхлакый тәрбия бирүнең төп чарасы булган туган тел һәм әдәбият укытуга игътибарны көчәйтүне, балаларны кызыксындырып, аларның филология өлкәсендә белемнәрен тирәнәйтүне эченә ала, укучыларның танып-белү активлыгын үстерүне, тикшеренү-эзләнү эшчәнлегенә өйрәтүне, югары уку йортында кирәк булган интеллектуаль күнекмәләр бирүне күздә тота.

Курсның төп максатлары:

  • укучыларда туган телебезгә кызыксыну тәрбияләү;
  • телдән һәм язма сөйләм культурасы формалаштыру;
  • туган телебезнең грамматик, стилистик, орфографик, орфоэпик кагыйдәләрен яхшы үзләштерү һәм тел чараларын уңышлы куллана белергә өйрәтү.

Курсның бурычлары:

  • төрле жанрдагы текстларны өйрәнү һәм чагыштыру, аларны көндәлек тормышта куллану;
  • укучыларның танып-белү һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү;
  • мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыру;
  • балаларның иҗади эшчәнлеген оештыру,
  • Бердәм республика имтиханнарына әзерләү;
  • аралашу культурасы тәрбияләү.

Белем бирүнең актив формалары (материалны үзлектән өйрәнү, семинарлар, диспутлар, иҗади очрашулар уздыру, электрон текстлар белән эшләү, Интернеттан файдалану, төрле жанрдагы иҗади эшләрне яклау, экскурсияләр) укучыларның мөстәкыйль уку эшчәнлеген үстерә һәм электив курсның нәтиҗәлелеген арттыра.

Электив курс программасы 10-11 нче сыйныф укучылары өчен атнага 1 сәгать исәбеннән 2 чирек дәвамында 17 сәгать дәрес уздыруны күздә тотып төзелде.

Электив курсның тематик планы

Тема

Сәг. саны

Үткәрү формасы, эш төре

1

Хәзерге татар әдәби теленең стильләре

1

Кереш лекция, конспект язу, әңгәмә, төрле стильдәге текстларның аудиоязмаларын тыңлау

2

Текст турында төшенчә.
Текст төрләре. Текстның төзелеше

3

Лекция, гамәли эш, әдәби текстка анализ, сәнгатьле уку

3

Матур әдәбият тексты

2

Лекция, диспут, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр уку, анализ, иҗади язма эш

4

Публицистик текст

3

Лекция, газета-журналлардан күргәзмә оештыру, мәкаләләр уку, “Бөгелмә авазы” газетасына хәбәр язу (электрон вариантта), типографиягә экскурсия, журналистлар белән очрашу

5

Рәсми-эшлекле текст

2

Лекция, гамәли эш, эшлекле уен: Интернет челтәренә шәхси резюме урнаштыру яки портфолио яклау

6

Фәнни текст

4

Лекция, конспект язу, фәнни текстлар язу алгоритмын эшләү, фәнни эшнең чыгыш ясау өчен кыскартылма текстын әзерләү, семинар, укучыларның чыгышлары

7

Зачет-дәресләр.

2

Белемнәрне тикшерү, контрольгә алу

Барлыгы:

17 дәрес

Курсның эчтәлеге

1 нче тема. Хәзерге татар әдәби теленең стильләре (1 сәгать).

Кереш дәрес. Функциональ стильләрнең төрләре. Язма сөйләм стильләре: фәнни, рәсми, эпистоляр, публицистик стильләр. Аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • укытучының лекциясен тыңлау, мөһим төшенчәләрне язып алу;
  • әдәби тел стильләренең үзенчәлекләрен билгели белү.

2 нче тема. Текст турында төшенчә (3 сәгать).

Текст - авторның дөньяга карашын чагылдыру формасы. Хикәяләү. Текст төрләре һәм аның төзелешенә стилистик анализ. Язма һәм сөйләмә текст. Текст һәм контекст. Текстны бербөтен итеп кабул итү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • текстларның төрләрен аера белү;
  • текст төзелешен анализлау;
  • сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру;
  • төрле стильдә текстлар төзи белү.

3 нче тема. Матур әдәбият тексты (2 сәгать).

Чәчмә һәм тезмә текст, аларның үзенчәлекләре. Сүзнең сурәтләү көче. Телнең сәнгатьле сурәтләү чаралары: чагыштыру, сынландыру, метафора, эпитет.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • язучыларның әсәрләреннән өзекләргә анализ бирә белү;
  • үзара әңгәмә оештыру;
  • бирелгән темага әдәби текст төзү

4 нче тема. Публицистик текст (3 сәгать).

Мәгълүматны җиткерү чарасы буларак- публицистика. Публицистик текстта күтәрелгән проблемалар. Публицистик текст төрләре: мәкалә, очерк, интервью, репортаж. Журналистика теле.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • публицистик текст үзенчәлекләрен билгели белү;
  • мәкаләдә күтәрелгән проблеманы ачып, анализлау;
  • "Бөгелмә авазы" газетасына мәкалә, реклама тексты язу;
  • компьютерда текстның электрон вариантын төзи белү.

5 нче тема. Рәсми-эшлекле текст (2 сәгать).

Эшлекле аралашу. Рәсми эш кәгазьләре: рәсми хат, шәхси резюме, тәкъдим итү кәгазе (рекомендация), рәсми отчет, реклама тексты. Телефоннан аралашу этикеты.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • рәсми-эшлекле текст үзенчәлекләрен билгели белү;
  • шәхси резюме, тәкъдим итү кәгазе (рекомендация), рәсми отчет төзү;
  • Интернетта эшли белү;
  • укучы портфолиосын төзү һәм аны яклау.

6 нчы тема. Фәнни текст( 4 сәгать)

Фәнни текстларның жанрлары, аларның үзенчәлекләре. Доклад. Реферат. Конспект. Тезис. Рецензия, һөнәри тел. Тыңлаучылар каршында чыгыш ясау һәм тыңлау этикеты.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • фәнни текст үзенчәлекләрен билгели белү;
  • бирелгән темага фәнни эш язу ;
  • чыгыш ясау өчен фәнни эшнең кыскартылма текстын әзерләү;
  • чыгышларны бәяләү нормаларын эшләү.

Укучыларның белемнәрен тикшерү, зачет.

Электив курс дәвамында укучылар һәр темага гамәли биремнәр башкара һәм алар 5 баллы система белән бәяләнә, тестлар ярдәмендә зачет эшләре үти. Курс ахырында гомуми нәтиҗә ясала.

Календарь – тематик план

Тема

Лекция

Аудиториядән тыш эшчәнлек

Практик эш

Искәрмә

1

Хәзерге татар әдәби теленең стильләре (1 сәг.) Функциональ стильләрнең төрләре. Язма сөйләм стильләре: фәнни, рәсми, эпистоляр, публицистик стильләр. Аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре.

1 сәгать

-

Төрле стильдәге текстларның аудиоязмаларын тыңлау

 

2

Текст турында төшенчә (3 сәг.)
Текст төрләре һәм аның төзелешенә стилистик анализ. Текст - авторның дөньяга карашын чагылдыру формасы. Хикәяләү.

1 сәгать

-

Лекциянең конспектын язу

 

3

Язма һәм сөйләмә текст. Текст һәм контекст. Текстны бербөтен итеп кабул итү.

1 сәгать

-

Әдәби текстка анализ ясау

 

4

Эчтәлекне план нигезендә яки плансыз төгәл итеп, кыскартып яки киңәйтеп сөйләү, төп фикерне аңлау, аңлата белү. Сәнгатьле уку күнекмәләре. Монологик һәм диалогик сөйләм формалары.

-

1 сәгать.
А.Баталов исемендәге Рус драма театрына экскурсия, артистлар белән очрашу

-

 

5

Матур әдәбият тексты (2 сәг.) Чәчмә һәм тезмә текст, аларның үзенчәлекләре. Сүзнең сурәтләү көче. Телнең сәнгатьле сурәтләү чаралары:чагыштыру, сынландыру, метафора, эпитет.

1 сәгать

-

Лекциянең конспектын язу

 

6

1в. Ирекле яки әдәби темага сочинение язу.
2в. Туган як табигатен тасвирлау (пейзаж).

-

-

1 сәгать.
Иҗади язма эш үтәү

 

7

Публицистик текст (3 сәг.)
Мәгълүматны җиткерү чарасы буларак- публицистика. Публицистик текстта күтәрелгән проблемалар.

1 сәгать

-

Лекциянең конспектын язу.
Публицистик текст үзенчәлекләрен билгеләү.

 

8

Публицистик текст төрләре: мәкалә, очерк, интервью, репортаж. Публицистик текстта күтәрелгән проблемалар. Журналистика теле.

-

1 сәгать.
“Бөгелмә авазы” газетасы редакциясенә экскурсия, журналистлар белән очрашу

-

 

9

1в. Газетага мәкалә язу.
2в. Бирелгән темага интервью язу.
3в. Очерк яки репортаж язу.

-

-

1 сәгать.
Иҗади язма эш үтәү

 

10

Зачет-дәрес (1 сәгать)

-

-

1 сәгать.
Укучыларның узган темалар буенча алган белемнәренә контроль

 

11

Рәсми-эшлекле текст (2 сәг.)
Рәсми эш кәгазьләре: рәсми хат, шәхси резюме, тәкъдим итү кәгазе (рекомендация), рәсми отчет, реклама текстына таләпләр, аларның үзенчәлекләре. Телефоннан аралашу этикеты.

1 сәгать

-

Лекциянең конспектын язу. Интернетта эшләргә өйрәнү, материаллар табу, аларны эшкәртү.

 

12

Эшлекле уен: интернет челтәренә урнаштыру максатыннан: 1 в. Шәхси резюме төзү.
2 в. Тәкъдим итү кәгазе язу (рекомендация). 3 в. Реклама тексты әзерләү.

-

-

1 сәгать.
Иҗади язма эш үтәү

 

13

Фәнни текст (4 сәг.)
Фәнни текстларның жанрлары, аларның үзенчәлекләре. Доклад. Реферат. Конспект. Тезис.

1 сәгать

-

Лекциянең конспектын язу.
Фәнни текст үзенчәлекләрен билгеләү.

 

14

Рецензия, реферат төзү кагыйдәләре. Һөнәри тел үзенчәлекләре. Тыңлаучылар каршында чыгыш ясау һәм тыңлау этикеты.

1 сәгать

-

Лекциянең конспектын язу.
Конспектлаштыру үзенчәлекләрен билгеләү.

 

15

Эшлекле уен:
1 в. Фәнни текстны конспектлаштыру алгоритмын төзү.
2 в. Тикшеренү- эзләнү эшенең тезисларын әзерләү.

-

-

1 сәгать.
Иҗади язма эш үтәү

 

16

Фәнни-тикшеренү эшләренә булган таләпләр, структурасы, башкару этаплары, яклауны оештыру үзенчәлекләре, тезисларын төзү, тыңлаучылар каршында чыгыш ясау этикеты.

1 сәгать

-

Лекциянең конспектын язу.
Фәнни-тикшеренү эшчәнлегененә таләпләрне билгеләү.

 

17

Зачет-дәрес (1 сәгать).

-

-

1 сәгать.
Укучыларның узган темалар буенча алган белемнәренә контроль

 

Укучылар өчен өстәмә әдәбият, чыганаклар исемлеге:

  1. Әхмәдуллин А. Әдәбият белеме сүзлеге. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990.
  2. Вәлиев З.В. Эш кәгазьләре үрнәкләре.- Казан, 1999.
  3. Галимов И.Р. Мавыктыргыч лексикология. .- Казан: Мәгариф, 2001.
  4. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы.- Казан: Мәгариф, 2002.
  5. Мөхәммәт Мәһдиев, Равил Фәйзуллин, Фәнис Яруллин әсәрләре.
  6. Низамов И.И. Уем телем очында.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995.
  7. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: -Казан: Хәтер, 1999.
  8. Хаков В. X. Стилистика һәм сүз сәнгате: - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979.
  9. Хәбибуллина З.Н. Сочинение язарга өйрәнәбез.-Казан: Яңалиф, 2002.
  10. https://belem.ru/ - Татар мәгарифе порталы.
  11. http://kitap.net.ru/ - Татарская электронная библиотека.
  12. https://intertat.ru/ - Татарча электрон газета.

Кулланылган әдәбият:

  1. Абдрәхимова Х.Я. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. - Казан: Мәгариф, 1993.
  2. А. Арслан. Нәфис сүз осталыгы. "Мәдәни җомга", 2001.
  3. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Коллектив. -Казан: Мәгариф, 2007.
  4. М.Бакиров. Шигърият дөньясына сәяхәт. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.
  5. Вәлиева Ф.С. Укучыларның язу һәм сөйләм телен үстерү мәсьәләләре. - Казан: 1976.
  6. Габдулхаков В.Ф. Коммуникативная культура общения и диагностика речи в школе. - Казань, 2001.
  7. М.Җәләлиева. Алдымда ак кәгазь: иҗат дөньясы турында әңгәмә. - Казан: Мәгариф, 2005.
  8. 3аһидуллина Д. Әдәбият укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2000.
  9. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2000.
  10. Д. Заһидуллина. Әдәбият дәресләрендә сөйләм үстерү. - Казан: Мәгариф, 1998.
  11. Д. Заһидуллина. Әдәби әсәр: өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. - Казан: Мәгариф, 2007.
  12. Ә.Закирҗанов. Заман белән бергә. -Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2004.
  13. Ә.Закирҗанов. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту.11 нче сыйныф. - Казан: Мәгариф, 2001.
  14. Ә.Закирҗанов. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре. - Казан: Мастер Лайн, 1997.
  15. Зәкиев М.З. Татар грамматикасы. - Казан: Фикер, 1999.
  16. Ибраһимов С.М., Сафиуллина Ф. С. Практик стилистика. - Казан: 1978.
  17. Р.Нуриев. Сәнгатьле уку. - Казан, 2000.
  18. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле, - Казан: Мәгариф, 1994.
  19. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. - Казан: Мәгариф, 2000.
  20. Хәбибуллина З.Н. Сочинение язуның теориясе. - Казан: Мәгариф, 2000.
  21. А.Яхин. Әдәбият тарихын ничек укытабыз? - Казан: Мәгариф, 1998.
  22. А.Яхин. 5 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр дәреслекләргә методик кулланма. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998.