Урок татарского языка. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен ныгыту (9нчы сыйныф, рус төркеме)

Разделы: Иностранные языки


Максат.1. фәнни максат:

  • 5-9 сыйныфта үткәннәрне кабатлауны дәвам итү;
  • исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау;
  • тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү.

2. коммуникатив максат:

  • укучыларда  тел культурасын үстерү;
  • исемнәрне килеш белән төрләндерергә һәм сөйләмдә дөрес куллана,үзләренең фикерләрен әйтә һәм дәлилли белергә өйрәтү.

3. тәрбияви максат:  мөстәкыйльлек, төгәллек, игътибарлык кебек сыйфатларны үстерү.

Бурычлар:

  • исемнәрнең килеш белән төрләнешен истә калдыру;
  • сөйләмдә килеш белән төрләндерелгән  исемнәрне дөрес итеп кулланырга өйрәтү;
  • сөйләмдә тартымлы исемнәрне дөрес итеп кулланырга өйрәтү;
  • укучыларда тел культурасын үстерү; заман таләпләренә җавап бирә алырлык әхлаклы, сәламәт шәхес тәрбияләү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Укыту ысуллары:

  • аңлату-күрсәтү
  • өлешчә эзләнү

Дәреснең төре:  материалны кабатлау дәресе.

Җиһазлау: дәреслек,  текст, биремле карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

II. Белемне актуальләштерү.

- Укучыларга текст язылган карточкалар бирелә. Текст белән танышу. Эчтәлеген тәрҗемә итү.

Безнең мәктәп яңа. Ул дүрт катлы, зур һәм бик матур.

Беренче катта ашханә, китапханә, актлар залы, спорт залы урнашкан. Икенче, өченче, дүртенче катларда сыйныф бүлмәләре урнашкан. Алар якты һәм уңайлы. Коридорлар иркен, тәрәзәләр биек. Коридорларда гөлләр үсә, ял итү өчен урыннар бар.

Мәктәптә бер меңнән артык укучы укый. Укулар бер сменада бара. Мәктәптә күп төрле кабинетлар эшли. Алар барысы да укучыларга ошый.

Мәктәпнең спорт залы да зур. Анда физкультура дәресләре үтә. Безнең мәктәп укучылары төрле спорт ярышларында катнашалар.

Мәктәптә күп төрле түгәрәкләр эшли.

Без мәктәпне яратабыз,  мәктәпкә теләп укырга киләбез.

- Кара белән аерып күрсәтелгән сүзләрнең уртаклыгын билгеләү. (исем, төрле килеш белән төрләнгән)

- Бүген без сезнең белән нинди теманы кабатлыйбыз? (исемнәрнең килеш белән төрләнешен)

- Татар телендә ничә килеш бар? (алты)

- Сорауларны һәм кушымчаларын искә төшерү.

- Текстта бирелгән мәктәп сүзе барлык килешләрдә дә очрадамы? (текстта мәктәп сүзе Ч.к. бирелмәгән)

III. Кабатлау.

- Как ты скажешь:

  • иду в школу – мәктәпкә барам
  • в десятой школе учусь – мин унынчы мәктәптә укыйм
  • школьный кабинет – мәктәп (нең) бүлмәсе
  • школу люблю – мәктәпне яратам
  • возвращаюсь со школы – мәктәптән кайтам.
  • что учишься в девятом классе – мин тугызынчы сыйныфта укыйм

- Сүзләргә төшеп калган кушымчаларны өстәп язарга, исемнәрнең килешен билгеләргә. (карточка №1)

1. Мәктәп (Б.к)  биш катлы.

2. Китапханә мәктәпнең  (И.к.) беренче катында.(Ур-в.к. 3 зат тартым,бер.сан).

3. Сыйныф бүлмәләре башка катларда  (Ур-в.к) урнашкан.

4. Мәктәп тәрәзәләре  (Б.к. 3 зат тартым, бер.сан) кечкенә.

5. Мәктәптә (Ур-в.к.) меңгә якын бала (Б.к)  укый.

 6.Мәктәпнең  (И.к.) кабинетлары  (Б.к. 3 зат тартым, бер.сан) бик күп.

 7.Физкультура дәресләре (Б.к. 3 зат тартым, бер.сан)  зур спорт залында (3 зат тартым, бер.сан ,Ур-в.к.)  үтә.

 8. Мәктәптә (Ур-в.к.)  өч түгәрәк эшли.

 9. Укучылар мәктәпне (Т.к.)  яраталар.

 10. Мәктәбемә (Ю.к. 1 зат тартым, берлек сан) мин зур уңышлар (Б.к) телим.

- Катында, бүлмәләре, мәктәбемә - бу сүзләрдә килешләр нигә үзгәргән? (бу сүзләр тартым белән төрләнгән)

- Бу җөмләләрнең кайсысы текстка туры килә, ә кайсысы туры килми.

 1.  Мәктәп  биш катлы. (текстка туры килми)

 2.  Китапханә мәктәпнең  беренче катында. (текстка туры килә)

 3.  Сыйныф бүлмәләре башка катларда урнашкан. (текстка туры килә)

 4.  Мәктәп тәрәзәләре кечкенә. (текстка туры килми)

 5.  Мәктәптә меңгә якын бала  укый. (текстка туры килми)

 6.  Мәктәпнең кабинетлары   бик күп. (текстка туры килә)

 7. Физкультура дәресләре   зур спорт залында   үтә. (текстка туры килә)

 8.  Мәктәптә   өч түгәрәк эшли. (текстка туры килми)

 9.  Укучылар мәктәпне  яраталар. (текстка туры килә)

 10. Мәктәбемә  мин зур уңышлар телим. (текстка туры килми)

- Сез үзегезнең мәктәп турында нәрсә сөйли аласыз?

IV. Ныгыту.

- Картачкаларда бирелгән сүзләрне җөмләләргә дөрес итеп куярга. (карточка №2)

Мәктәптә бер .............. телләр өйрәнәбез: рус, татар, инглиз телләре.

ТӨР

Телләр белү – ул зур ............

БАЙ

Татар теле дәресләрендә без ............. сөйләшәбез, текстлар укыйбыз, язабыз.

ТАТАР

Татар теле дәресләрен мин яратам, чөнки укытучыбыз бер-беребезне аңларга, ........... өйрәтә.

АҢ

Хәзерге ваытты күп телләр белү ..............

ФАЙДА

Поздравьте друзей, победивших в первенстве школы по волейболу.

Спросите у учителя татарского языка, когда вы пойдете с классом в музей Мусы Джалиля

Поздравьте одноклассника с днем рождения и пожелайте ему здоровья, счастья и успехов.

Поинтересуйтесь у друга (подруги), почему ему (ей) нравится профессия врача.

Поздравьте тетю с профессиональным праздником и пожелайте ей крепкого здоровья.

V. Өй эше.

- Сез дустыгыздан хат алдыгы. Хатта ул сезгә мәктәбе турында сөйләгән. Җавап хаты языгыз. Мәктәбегез турында сөйләгез. (80 сүз)