Мин укучыларга: “Бик яхшы таныш Татарстан турында безгә нәрсә билгеле түгел?”, дигән сорауга мәгълумат тупларга тәкъдим иттем.Төркемнәргә темаларны бергәләп сайладык. Укучылар бу эшкә зур кызыксыну белән алынды: мәгълумат тупланды, слайдлар әзерләнде. Шулай итеп, проектлар яклау дәресе оештырылды.Укучылар дәрескә мәсьәләләрне дә үзләре әзерләделәр, мин бары тик алдан тикшереп,төзәтмәләр керттем, киңәшләр бирдем.
Дәрес укучыларның математика белән кызыксынуларын арттыру, танып белү эшчәнлеген көчәйтү, иҗади эшләү мөмкинлеген үстерү, балаларда коллективта эшли белү күнекмәләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Дәрестә компьютер, географак карта, Интернет, презентацияләр файдаланылды.
Проектлар 2 дәрестә яклана.
Дәрес барышы.
Укытучы. Аз гына тарих
Бик күптән, моннан миллион ел чамасы элек, безнең җирләребезгә беренче кешеләр килеп утырган. Алар яшәгән урыннарны археологлар Идел буенда тапканнар. Борынгы кешеләр бергәләп ауга йөргәннәр, балык тотканнар, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Моннан мең еллар элек Кама һәм Идел елгалары буенда Болгар дәүләте барлыкка килә. Элек бу җирләрдә төрле кабиләләр яшәгән. Әкренләп авыллар, шәһәрләр барлыкка килгән.Болгар шәһәрләренең үсү һәм чәчәк ату чоры XII гасырга һәм XIII гасыр башларына туры килә.922 нче елда Ислам дине кабул ителү Болгар иле үсешенә зур йогынты ясый.
1236 нчы елны монгол явы килеп Болгар дәүләтен басып ала. Болгар дәүләте җимерелә һәм Алтын Урда составына кертелә. Ә ул таркалганнан соң яңа дәүләт-Казан ханлыгы төзелә. XVI гасырда Казан ханлыгы белән Рус дәүләте арасында мөнәсәбәтләр катлаулана. Рус патшасы Явыз Иван, башка халыкларны үзенә буйсындырып, биләмәләрен киңәйтә. 1552 елда, канкойгыч сугыштан соң, рус гаскәрләре Казанны алалар. Бу 15 нче октябрь көне була. Шушы көннән Казан ханлыгы Россия составына кертелә, һәм аның тарихын Россия тарихыннан аерып алып булмый.
1708 нче елда Казан шәһәре Казан губернасы үзәгенә әверелә.
1920 нче елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасы төзелә. Ул нык үскән промышленность һәм мәдәният үзәгенә әверелә.
Бүгенге Татарстан турындагы күпчелек информацияне Интернет аша таптыгыз, дәрестә Интернеттагы Wikipedia проектыннан файдаланырбыз.
Шушында туып үссәк тә, Татарстаныбыз турында үзебезнең бик аз хәбардәр булуыбыз белән килешәсездер. Бүгенге дәрестә “Ватаным -Татарстан “ проекты аша шуңа төзәтмә кертик.
Укучылар, сез 2 төркемгә бүленеп эшләдегез. Тикшерү объекты-Татарстан Республикасы. Проектта дүрт бүлек карала. Алар түбәндәгеләр:
1. Татарстанга гомуми географик характеристика.
2. Татарстан халкы.
3.Флора һәм фауна.
4.Дәүләт символлары.
Дәрестә төркемнәр бер-бер артлы чыгыш ясар. Дәрес ахырында төркемнәрнең эшен бәяләрбез. Төзелгән мәсьәләләргә карата фикерләрегезне әйтерсез. Проектларны яклау барышында унарлы, гади вакланмалар һәм катнаш саннар, төрле тамгалы саннар белән гамәлләр эшләрбез, процентлар белән мәсьәләләр чишәрбез, тигезләмә һәм тигезсезлекләр чишүне, саннарны түгәрәкләүне, түгәрәк һәм баганалы диаграмма төзү тәртибен, пропорциянең билгесез буынын табуны кабатларбыз.
Проектлар яклау. Укучылар чыгыш ясаганда, эчтәлеккә туры килүче слайдлар күрсәтелә.
1 нче проект. Татарстанга гомуми географик характеристика.
Татарстанның географик урынына игътибар итик әле. Ул нинди өлкәләр белән чиктәш? (карта карала)
1 бирем.
Татарстанның башкаласы Россия башкаласы-Мәскәү шәһәреннән нинди ераклыкта урнашкан? (карта ярдәмендә, масштабын исәпкә алып, исәплиләр) (797 км)
Татарстан Республикасының мәйданы 68000 км2.
Cулыкларның гомуми мәйданы республика территориясенең 5% ын тәшкил итә.
2 бирем.Сулыкларның мәйданын табыгыз. (3400 км2)
Безнең республика Көнчыгыш Европа тигезлегендә ике зур елга: Идел белән Кама кушылган урында урнашкан. Республика территориясе аша Идел, Кама,Вятка, Агыйдел кебек зур елгалардан тыш тагын 500 гә якын кечкенә елга ага.
-Нинди елгалар безнең район территориясе аша да ага?
Безнең авыл аша агучы Актай елгасы Татарстан территориясендә генә урнашкан.Аның озынлыгын исәпләп чыгару өчен түбәндәге биремне үтәргә кирәк.
3 бирем. а=6 булганда а3 - 0,88: 0,01 аңлатмасының кыйммәтен табарга.(128 км)
Республикада зур күлләр юк. Шулай да Казанда чагыштырмача зур – Кабан күле бар. Ул -3 күлдән торган система: Бирге Кабан, Аргы
Кабан, Югарыгы Кабан. Кабан күленең гомуми мәйданы 186 га, су күләме 11,8 млн куб.м.
4 бирем.Кабан күленең гомуми мәйданын арларда күрсәтегез.(18600 а)
Бездә иң тирән күл -Әлмәт районындагы Акташ күле.Аның аркылысы 17 м, мәйданы 300 кв.м.Күлнең тирәнлеген биремне чишкәч белерсез.
5 бирем. Аңлатманың кыйммәтен табыгыз:
Татарстанның климаты уртача континенталь климат. Бу климат артык озын булмаган җылы, ә кайбер елларны эссе җәе һәм уртача салкын кышы белән характерлана. Мондый климат кешеләр, үсемлекләр, хайваннар өчен уңайлы.
Безнең төбәктә температураның абсолют минимумы -48˚ булган, абсолют максимум +39˚.
6 бирем. Температураның еллык абсолют амплитудасын исәпләгез. (39˚ - -(-48˚)= 39˚+48˚=87˚)
2 нче проект. Татарстан халкы.
Татарстанның иң зур байлыгы-аның халкы.Республикабызда 3822,038 мең кеше яши. Күпчелеге татарлар һәм руслар. Татарстан Республикасының мәйданы 68000км2.
1 бирем. Халыкның тыгызлыгын исәпләп чыгарыгыз. Килеп чыккан санны берәмлекләргә кадәр түгәрәкләгез. (3822,038 мең: 68000 = 55,5764 ≈ 56 (кеше/км2).
Әлки районы территориясе 1726,76 км2. Районда барлыгы 19920 кеше яши.
2 бирем. Әлки районы Татарстан республикасы территориясенең ничә процентын тәшкил итә? (якынча 2,54 %)
3 бирем. Райондагы халык тыгызлыгын республиканыкы белән чагыштырыгыз, нәтиҗә ясагыз.(11,9≈12 (кеше/км2).
Күргәнегезчә, Татарстан буенча халык тыгызлыгы белән чагыштырганда, безнең районда бу күрсәткеч якынча 5 тапкырга кимрәк. Экологик яктан иң чиста районнар исемлегендә йөргән районыбызны Татарстанның бар яктан да алга киткән төбәге итәр өчен сез дә, мәктәпне тәмамлагач, югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортларында авыл хуҗалыгы белгечлекләре алып, үз ягыбызга кайтып, алган белгечлекләрегез буенча эшләп, гаиләләр корып, районыбызны барлык яктан да үстерүгә үз өлешегезне кертә аласыз.
Татарстан халкының милли составы
Народ | 1926 год |
1939 год |
1959 год |
1970 год |
1979 год |
1989 год |
2002 год |
2010 год |
Татары |
1263,4 (48,7 %) |
1421,5 (48,8 %) |
1345,2 (47,2 %) |
1536,4 (49,1 %) |
1641,6 (47,6 %) |
1765,4 (48,5 %) |
2000,1 (52,9 %) |
2012,6 (53,2 %) |
в том числе кряшены [38] |
99,0 |
- |
- |
- |
- |
- |
18,8 |
30,0 |
Русские |
1118,8 (43,1 %) |
1250,7 (42,9 %) |
1252,4 (43,9 %) |
1328,7 (42,4 %) |
1516,0 (44,0 %) |
1575,4 (43,3 %) |
1492,6 (39,5 %) |
1501,4 (39,7 %) |
Чуваши |
127,3 (4,9 %) |
138,9 (4,8 %) |
143,6 (5,0 %) |
153,5 (4,9 %) |
147,1 (4,3 %) |
143,2 (3,7 %) |
126,5 (3,3 %) |
116,3 (3,1 %) |
Удмурты |
23,9 |
25,9 |
22,7 |
24,5 |
25,3 |
24,8 |
24,2 |
23,5 |
Мордва |
35,1 (1,4 %) |
35,8 (1,2 %) |
32,9 (1,2 %) |
31,0 |
29,9 |
28,9 |
23,7 |
19,2 |
Марийцы |
13,1 |
14,0 |
13,5 |
15,6 |
16,8 |
19,4 |
18,8 |
18,8 |
Украинцы |
… |
13,1 |
16,1 |
16,9 |
28,6 |
32,8 |
24,2 |
18,2 |
Башкиры |
… |
… |
… |
… |
9,3 |
19,1 |
14,9 |
13,7 |
Азербайджанцы |
… |
… |
… |
… |
… |
… |
10,0 |
9,5 |
Белорусы |
… |
… |
… |
… |
7,1 |
8,4 |
6,1 |
н.д. |
Армяне |
… |
… |
… |
… |
… |
… |
5,9 |
н.д. |
Евреи |
… |
6,1 |
10,4 |
9,5 |
8,7 |
7,3 |
… |
н.д. |
4 бирем. Таблицада бирелгәннәрдән файдаланып, 1926 елдан башлап Татарстанда татарларның санын күрсәтүче диаграмма төзегез
5 бирем. Шушы ук таблицадан файдаланып, Татарстанның милли составын күрсәтүче диаграмма төзегез.
Укытучы. Без дәрестә файдаланган саннар - Халык саны алуның 2010 елгы нәтиҗәләре.
3 нче проект. Флора һәм фауна.
Безнең якның табигате матур, бай һәм әкияттәгедәй серле.Татарстан саф һавалы, хәтфәдәй яшел үлән, шифалы үсемлекләр, аллы-гөлле чәчәкләр үскән иксез-чиксез болын-кырларга, тугайларга бай.
Җәй көне урманның табигатенә сокланып туймыйсың. Менә меңьяшәр имәннәр, бөдрә ак каеннар. Чикләвек һәм шомырт куаклары төбендә кызыл бөрлегән пешеп утыра. Юл буена тезелгән чыршылар кош сайравын тыңлыйлар. Төз нарат ябалдашлары кояшка үрелә. Ак чуклы ромашкалар, зәңгәр кыңгыраулар, хуш исле тукранбаш һәм миләүшәләргә аллы-гөлле күбәләкләр очып куна, бал кортлары безелди. Урман тынычлыгында моңсу күке кычкырганы ишетелеп куя. Озын койрыклы саескан урман кунакларын күзәтә.Урман аланында тормыш кайный. Бәлки әле, кайсыдыр куак төбендә, куян аулап, хәйләкәр төлкеләр посып утырадыр. Әнә, үлән арасында, үз оясына таба мыштым керпе юл тота. Җил исеп, яфраклар кыштырдап куя. Агачлар арасыннан мәһабәт кыяфәтле поши да килеп чыгар сыман. Безнең як урманнарының иң эре хайваны-поши. Киң тояклы озын аяклары аңа ауган агач кәүсәләре аша җиңел атлап чыгарга,сазлыклар һәм тирән карда җиңел хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә Татарстан территориясендә ничә мең поши исәпләнә?
1 бирем. Аңлатманың кыйммәтен табыгыз:
Урманнарның токым составы (%ларда)
Еллар | Имән |
Нарат |
Чыршы |
Каен |
Усак |
Юкә |
1940ел |
26,5 |
8,2 |
3,2 |
11,9 |
24,3 |
16,3 |
1950ел |
25,7 |
8,3 |
3,2 |
13,4 |
26,2 |
16,2 |
1965ел |
27,7 |
12 |
1,8 |
12,5 |
27,3 |
14,6 |
1990ел |
21 |
18 |
4 |
14 |
24 |
17 |
2 бирем. Урманнарның төрле елларда токым составын диаграмма белән күрсәтегез. (Кушымта 3)
Татарстанның хайваннар дөньясы 430 төрле умырткалы хайваннардан һәм меңнәрчә төрле умырткасыз хайваннардан гыйбарәт.
Умырткалылар арасында күптөрлелеге ягыннан кошлар классы аерылып тора. Икенче урында-кимерүчеләр, өченче урында сөякле балыклар тора. Кошлар, кимерүчеләр, балыкларның ничә төр булуын тигезләмәләрне чишеп белерсез.
3 бирем. Тигезләмәләрне чишегез:
а) 3х-548=х; б) ; в) 0,7z=0,5z+10
а)кошлар - 274төр; б)кимерүчеләр - 82 төр; в) балыклар - 50 төр).
Безнең як елга, күлләрендә ничә төр балык яши икән, ничек уйлыйсыз? Бу сорауга җавапны тигезсезлекне чишеп табарсыз.
4 бирем. Тигезсезлекнең бөтен чишелешләрен табыгыз:
Илебезнең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, дәүләт милке буларак, закон нигезендә саклана. Сирәк очрый торган хайван төрләре Кызыл китапка кертелгән. Татарстан фаунасыннан бөтендөнья Кызыл китабына һәм Россия Федерациясе Кызыл китабына нинди хайваннар кертелгән? Телдән эшләгән күнегүләр бу сорауларга җавап табарга ярдәм итәр.
5 бирем. Телдән исәпләгез. (Татарстан фаунасыннан бөтендөнья Кызыл китабына җофар (выхухоль), Россия Федерациясе Кызыл китабына байбак (сурок) кертелгән).
4 нче проект. Дәүләт символлары.
Һәр бәйсез дәүләтнең символы була. Дәүләт символларына нәрсәләр керә, ничек уйлыйсыз?
Флаг, герб, гимн-дәүләт символлары.Бу уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев сүзләрен китерү урынлы булыр. “Халык үзе өчен олы әһәмияткә ия булган, горурлыгын тәшкил иткән иң кадерле нәрсәләрне генә символ дәрәҗәсенә күтәрә. Татарстан республикасының символлары-халкыбызның дәүләтчелек тарихы гына түгел, ә гасырлар төпкеленнән бүгенгебезгә килеп җиткән рухи байлыгыбызның һәм традицияләребезнең ачык гәүдәләнеше дә. Үз тарихыңны белү һәм тамырларыңа ихтирамлылык, һәр заманда да кешене әхлаклы итеп, халкына һәм Ватанына турылыклы граждан итеп тәрбияләүнең нигезе итеп саналган.”
Нинди соң ул, мөстәкыйль Татарстан флагы?
Татарстан флагы өч өлештән тора. Югары өлеше-яшел, асты кызыл, ә уртада тар гына ак тасма сузылган. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Кем әйтер икән, һәр төс нәрсәне аңлата? (кызыл-кояш, ут төсе, борынгы бабаларыбызда бу төс көч, күәт һәм яшәү билгесе булган; яшел төс-туган җиребез, табигатебез матурлыгы һәм яшәү, яшьлек билгесе; ак төс-пакьлек, намус һәм тынычлык-иминлек символы)
Флагның иңенә буе-1:2. Бертигез яшел һәм кызыл тасмалар уртасында ак тасма урнашкан.Ак тасма флаг иңенең күпмесен тәшкил итә? Пропорцияне дөрес чишсәгез,бу сорауга җавап бирерсез.
1 бирем. Пропорцияне чишегез:
Татарстан Республикасының Дәүләт гербында кызыл кояш җирлегенә ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә. Аның тырнаклары һәм тешләре үткен;уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк, ул һәркемне яклый һәм саклый ала. Барсның уң ягында калкан. Аңа кашкарый чәчәге рәсеме төшерелгән. Калкан иминлекне белдерә, ә чәчәк-озын гомерне.Яшел боҗра эчендә алтын белән җиребезнең уңдырышлыгын раслаучы татар орнаменты чигелгән. Аста “Татарстан” сүзен укыйбыз.
(Татарстанның Дәүләт гимны тыңлана.)
Татарстанның Дәүләт гимнына музыканы күренекле композитор Рөстәм Яхин язган. Биремне дөрес чишсәгез, гимн ничә секунд яңгыравын белерсез.
2 бирем. 222 һәм 2590 саннарының иң зур уртак бүлүчесен табыгыз. (74 секунд)
Татарстан Республикасының һәм татар халкының рәсми булмаган символлары да бар.
Республиканың һәм татар халкының тарихилык символы-Болгар шәһәрендәге Кече манара.Ул XVI гасырга караган архитектура һәм дин һәйкәле.
Республикабыз башкаласы Казанның архитектур символы булып Казан кремлендәге Сөембикә манарасы санала.Дөньяның мәшһүр “авыш” манаралар исемлегенә кертелгән бу гүзәл бина нинди биеклектә? Пропорцияне дөрес чишсәгез, бу сорауга җавап табарсыз.
3 бирем. Пропорцияне чишегез.
Казан дәүләт университеты бинасы-Татарстанның һәм Казанның фәнни символы. Россиянең иң өлкән югары уку йортларының берсе булган бу университет кайсы елда ачылган? (1804 ел)
Татар өенең чисталыгы, матурлыгы һәм кунакчыллыгы символы-кызыл башлы ак сөлге яки алтын һәм төрле төстәге җепләр белән башларына үсемлек, чәчәк сурәте чигелгән Казан сөлгесе. Кызыл башлы ак сөлге гасырлар дәвамында татар халкының Сабантуй бәйрәмнәренең күрке һәм символы булды.
Татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай (1886-1913) сүзләренә җырлана торган “Туган тел” җыры хаклы рәвештә татар халкының рәсми булмаган гимны дип кабул ителә. Габдулла Тукай бу шигырен үзенә ничә яшь булганда язган? Бу шигырь кайсы елда язылган? (1909 елда язылган, Тукайга 23 яшь булган)
Дәрес шушы җыр белән тәмамлана.
Укучыларның фикерләрен тыңлау, иң яхшы проектны билгеләү. Дәрескә йомгак ясау.
Укытучы. Татарстан турында тагын да күбрәк беләсегез килсә, мин сезгә менә шушы китапны тәкъдим итәм. “Tartarica» дип аталучы бу атлас сезне Татарстан турында тагын да мәгълуматлы итәр, татарлар, Евразия халыклары тарихы, Татарстанның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырыр (справочно-энциклопедическое издание, издательство “Ферия” 2005 год).
Кушымта 1. Татарстанда татарлар саны.
Кушымта 2. Татарстанда халыкның милли составы.
Кушымта 3. Агач токымнары.