Литературное чтение (татарская литература). Тема: «Зеленая аптека»

Разделы: Иностранные языки, Конкурс «Презентация к уроку»


Презентация к уроку

Загрузить презентацию (3 МБ)


Дәрес төре:  Проект яклау дәресе.

Максат: Логик фикерләү һәм сөйләм телен үстерү. Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү. Актив эшчәнлекне булдыру

Бурычлар:
1. Укучыларны фәнни – гамәли эш алымнарына, эзлекле фикерләргә, чыганаклардан иң әһәмиятле материалларны сайлап ала белергә өйрәтү.
2. Дару үләннәренең  үзенчәлекләре, әһәмияте, файдасы, аларның үсү һәм яшәү зоналары турында кызыклы мәгълүмат туплау, фактларны  системага салып, проект төзү, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тирәнәйтү.
3. Табигатькә, үсемлекләргә  сакчыл караш тәрбияләү, узара ярдәмләшү.

Җиһазлау: Мультимедиа проекторы, компьютер, гербарий  һәм укучыларның иҗади эшләре: “Кычыткан”. “Тузганак”, “Бака яфрагы”, “Мәтрүшкә”, “Үги ана яфрагы”

Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә башлангыч гомуми  белем бирү мәктәбенең  4 нче сыйныфы  өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1нче кисәк – Казан: Мәгариф, 2010, 39-40 б.

Дәрес барышы

Приложение 1

I. Оештыру

Исәнләшү

Чылтыр, чылтыр кыңгырау
Чакыра безне дәрескә.
Без аны ишетәбез
Һәм дәрескә керешәбез. (слайд №2)

Дежур укучы белән әңгәмә

- Бүген сыйныфта кем  дежур?

- Сыйныфта кем юк?

II. Актуальләштерү

Фонетик күнегү  (слайд№3)

Ү –  үс -  үсә - үсәләр
Ү  - үлән – үләннәр

- Бик яхшы. Әйдәгез, бу сүзләрнең  русчага тәрҗемәсен искә төшерик.
- Укучылар, бу сүзләр белән җөмләләр уйлап әйтегез.

III. Өй эшен тикшерү  (слайд №4)

  • Хәзер елның кайсы вакыты?
  • Табигатьтә нинди үзгәрешләр була? 
  • “Парын тап” уены. (слайд №5)

IV. Яңа тема белән таныштыру

Укучылар алдына максат кую. (слайд №6)

Укучылар, сез “Табигать – яшел даруханә” дигәнне ничек аңлыйсыз?

Әйе, безнең  бүген өйрәнеләчәк тема : “Дару үләннәре”.  Без бүген аларның татарча атамаларын өйрәнербез, аларның файдасы һәм аларның кайда үскәннәре  турында белербез. Халык:“Үсемлекләр безне ашата-эчертә, киендерә, дәвалый,”- дип әйтә. Чыннан да, күпчелек витаминнар һәм дарулар үсемлекләрдән әзерләнә. Укучылар, сез өйдә төрле дару үләннәре турында материал әзерләргә тиеш идегез.

Дару үләннәре турында укучылар  әзерләгән проектларны яклау

А) Кычыткан турында презентация

(слайд  №2)

Бар бер үлән чокырда,
Аны таный сукыр да. (кычыткан)

(слайд №3)
Июньнән көзгә кадәр чәчәк ата.Яфракларын июнь-июль айларында чәчәк аткан вакытта җыялар.
Медицинада 17 гасырдан ук яфрагын дару үсемлеге итеп файдаланалар. Кычыткан яфрагы кан агуны туктату өчен, анемиядән, ашказаны-эчәк авырулары булганда кулланалар.
Кычыткан суы чәчне ныгыту өчен менә дигән. Берничә сабак кычыткан өзеп, яхшылап салкын суда юалар да, өстенә кайнар су агызып, 1 сәгать тоталар. Бераз су кушып чәчне чайкасаң, ул матур булып ялтырап торыр.

(слайд №4)
Кычыткан усал, диләр,
Кычыткан чага, диләр.
Минем витаминнарымның
Файдасын бит белмиләр.
Бик зәһәр һәм шифалы мин
Сызласа кул, буыннар.
Яфрагымда, сабагымда,
Яшәү көче минем бар.

Б) Бака яфрагы турында презентация
(слайд №2)

Сәяхәтче юлдашы бу,
Бу үләнне кем белә?
Юлда аяклар кабарса,
Аның файдасы тия. (Бака яфрагы)

(слайд  №3)
Июнь уртасыннан көзгә кадәр кадәр чәчәк ата.
Медицинада яфраклары кулланыла. Яфракларыннан ясалган сыек ботканы яраларга, шешләргә, фурункулларга, сөялләргә, экземаларга ябалар. Төнәтмәсен бронхит, бронхиаль астма, коклюш, туберкулёздан файдаланалар. Препаратларын холецистит, дизентерия, колитлар, малярия, дерматитны дәвалаганда кулланалар.

(слайд  №4)
Урманчының юлдашы мин,
Бәлага ул юлыкса,
Ярдәм кулымны сузам,
Киселсә, я егылса.


 В) Үги ана яфрагы  турында презентация

(слайд  №2)
Исемем сәер булса да
Мине бик хөрмәтлиләр     
Киселсә дә, канаса да,
Иң әйбәт дару диләр.

(слайд  №3)
Апрель-майда чәчәк ата.
Дару итеп яфраклары һәм чәчәк кәрзиннәре кулланыла. Фурункулез һәм яраларны  төзәтү өчен яңа өзелгән яфракларын авырткан урынга ябалар. Яфраклар төнәтмәсен һәм кайнатмасын үпкә авыруларыннан файдаланалар.

(слайд  №4)
Үги ана яфрагы-
Үләннәрнең патшасы.
Суык тигән кешеләрнең
Дәвалый ул барчасын.

Г) Мәтрүшкә турында презентация

(слайд  №2)
Күп чәчәкләр белән бергә
Бер үк җирдә үсәләр.
Шифасы күп булсын өчен
Чәен ясап эчәләр. (Мәтрүшкә)

(слайд  №3)
Июль-августта чәчәк ата.
Дару итеп үләнен файдаланалар. Аны чәчәк аткан вакытында чәчәкле өске өлешен кисеп җыялар.Аның препаратлары тынычландыралар ашкайнату һәм бронх бизләре эшчәнлеген көчәйтәләр. Йокысызлыктан, аппетитны ачу өчен, гастриттан файдаланалар.
Мәтрүшкә аш тәмлеткеч буларак та, төрле авыруларны: үзәк нерв системасын, сулыш юлларын, эч авыртуларын, салкын тигәнне дәвалаучы буларак та хезмәт итә. Шулай ук аны чәй, сабын, духи һәм одеколон ясаганда да бик теләп кулланалар.

(слайд  №4)
Дәү әнием әле аны
Чәй итеп тә эчкәли
Сулышларым җиңеләйде
Йөри идем көчкә ди.

Д) Тузганак турында презентация
(слайд  №2)

Нечкә яшел сабакта
Юл буенда шар үскән.
Кай арада җил искән-
Ак шар очкан да киткән.

(слайд  №3)
Апрель азагы- майда чәчәк ата. Дару итеп тамыры, яфрагы кулланыла. Яфрагын июньдә әзерлиләр, тамырын иртә язда  яки  көз көне казыйлар. Тузганак гепатит, холецистит, сары, гастрит авыруларын дәвалау, аппетитны яхшырту өчен кулланыла.

(слайд  №4)
Яратам мин таң нурын,
Дару — минем тамырым.
Шикәре дә җитәрлек,
Чәй ясасаң киптереп,
Тәме исең китәрлек.

Тузганак
“Тузганак” дип йөртсәләр дә,
Тузгыганым юк бер дә.
Алтын сыман чәчәк атып,
Утырам балкып җирдә.

V. Физминут (слайд №8-№12)

Гөлчәчәкләр күренде
Һәм кояшка үрелде.
Аларга җылы кирәк
Кояш астында рәхәт.
Менә инде җил исте,
Чәчәкләрне селкетте.
Уң якка бөгелделәр,
Һәм җиргә иелделәр
Сул якка бөгелделәр,
Һәм җиргә иелделәр
Бар син, җил, моннан кит
Чәчәкләргә тими үт.
Алар зур булып үссен,
Безгә шатлык китерсен.

VI. Ныгыту. Дәреслек белән эш.   (слайд №13)

1.  “Дару үләннәре” хикәясе

а) текстны тыңлау
б) текстны чылбырлап уку һәм тәрҗемә итү

2.  “Тәрҗемә ит” уены     (слайд №14)

кычыткан                   - подорожник
мәтрүшкә                    - одуванчик
бака яфрагы                - мать-и-мачеха
тузганак                      - душица
үги ана яфрагы          - крапива           

VII. Рефлексия

а) Йомгаклау әңгәмәсе үткәрелә.

-Балалар, дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Нинди яңа сүзләр өйрәндек
Дару  үләннәрен үз вакытында җыярга, аларны күләгәле җиләс урында киптерергә кирәк. Аннан соң тамыр, яфракны вакларга кирәк. Чәчәкләр шул килеш кенә  кулланыла. Аларны саклауның билгеле вакыты бар: үлән, яфрак һәм чәчәкләр – 1-2 ел, җимеш – 2-3 ел, тамыр  3-5 елга кадәр саклана.
Табигать безгә сәламәтлегебез өчен күп төрле хәзинә бүләк итә. Ул хәзинәне күрә белергә, аларның кыйммәтен аңлый һәм аларны файдалана белергә генә кирәк.

ә) Укучыларның эше бәяләү. Билгеләргә комментария бирелә.

VIII. Өй эше.

39 нчы бит, 4 нче күнегү (слайд №15)

Дару үләннәре турында табышмаклар

Балалар, сез бик күп дару үләннәрен беләсез икән.
Сезгә миннән шул теләк: (слайд №16)

Беркайчан да рәнҗетмәгез,
Табигать  ул – Җир Ана.
Табигатьнең якын дусты
Булсын иде һәр бала.

Кулланылган материал.

1. Хәйдәрова Р.З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә башлангыч гомуми  белем бирү мәктәбенең  4 нче сыйныфы  өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1нче кисәк – Казан: Мәгариф, 2010, 39-40 б.

2. Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материаллар. Казан: Яңалиф, 2005

3. Плешаков А.А. Мир вокруг нас.

4 .«Лекарственные растения в картинках»

5. http||iekartrav.narod.ru