Муса Джалиль: жизнь и творчество

Разделы: Литература, Общепедагогические технологии


Максат:

  1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
  2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  3. Укучыларда Муса Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Муса Җәлилнең портреты, китаплар күргәзмәсе, тест.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

– Исәнләшү.

– Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Актуальләштерү.

Укытучы “Сәгать” шигырен укый.

“Сәгать» шигыре.
Сәгать суга: «даң, даң!..”
Хәбәр бирә таңнан:
Бакчага барырга
Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,
Күрә- эшләр харап.
Тагын соңга калган
Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: “келт- келт!..”
– Тиз бакчага кит, кит!..
Марат аңа дәшә:
– Тукта, мине көт, көт!..

Сәгать җырлый: “диң, диң!..”
– Мин бит туктый белмим.
Моннан ары “зиң, зиң!”
Миңа карап йөр син!..

– Укучылар, әлеге шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

(Сәгать һәм Марат турында)

– Шигырьнең авторы кем?

(Муса Җәлил)

– Әйе, укучылар, бик дөрес. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була.Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлык, тугрылык кебек сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Муса Җәлилнең шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

III. Яңа материал өстендә эш.

Укучылар, без сезнең белән бүгенге дәрестә Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнрәк танышып, өйрәнеп китәрбез.

Укытучы.

– Ә хәзер инде язучының томыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышыйк.

Текстны укытучы укый башлый, укучылыр дәвам итә.

Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында, алтынчы бала булып дөньяга килә. Мусаның әнисе Рәхимә шигьри күңелле кеше була. Ул шигырьләр, җырлар чыгара. Әдип алты яшьтән үк укырга керә. Бәләкәй чактан ук бик зирәк, сәләтле була, рәсем ясарга ярата. Мусада әдәбиятка мәхәббәт бик иртә уяна. Беренче шигырен ул ун-унбер яшендә яза. Ләкин алар югала.Матбугатта, иң беренче булып, унөч яшендә язылган “Бәхет” шигыре басыла.(1919) “Хөсәния” мәдрәсәсендә укыганда стена газетасы чыгара, мәктәп журналында хикәя, шигырьләрен бастыра. 1925 нче елда “Барабыз” исемле беренче китабы басыла.1934 елда Җәлил шигырьләре рус телендә дә аерым китап булып басыла. Менә сугыш балана... 1941 елда Мусаны Волхов фронтына җибәрәләр. Халкыбыз өчен көрәшне башлап җибәрә. “Хуш, акыллым” шигырен хатаны Әминәгә багышлый, “Окоптан хат”, “Күпер”, “Каска” шигырьләре билгеле. Сугыш вакытында аны төрле төрмәләргә җибәрәләр, шуларның иң танылганы Моабит төрмәсе. Монда ул бик күп иҗат итә. Муса Җәлил үлем алдыннан да үзен батырларча тоткан, рухи ныклык күрсәткән. 1944 елның февралендә Җәлилгә һәм көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Хәрби суд аларны “дәүләткә каршы җимерү эше” алып барганнары өчен, үлем җәзасына хөкем итә. 1944 ел, 25 август Муса Җәлил елмаеп, батырларча дөньдан китә.

IV. Ныгыту.

Ә хәзер әйдәгез әле, Муса Җәлил турында алган белемнәрне ныгытып тест эшләп алабыз.

Тест биремнәре.

  1. М.Җәлилнең туган елын курсәтегез.
    а) 1902
    б) 1904
    в) 1906

  2. М.Җәлилнең әтисенең исеме ничек?
    а) Мөхәммәтгариф
    б) Мостафа
    в) Кәрим

  3. Беренче шигыренең исеме ничек?
    а) “Бәхет”
    б) “Җырларым”
    в) “Көз җитте”

  4. Муса Җәлилнең кызы кем исемле?
    а) Алсу
    б) Чулпан
    в) Ландыш

  5. 1941 нче елда сугышта М.Җәлил кем буларак катнаша?
    а) хәрби хәбәрче
    б) шагыйрь
    в) журналист

  6. Муса Җәлил ничәнче елда әсирлеккә төшә?
    а) 1942
    б) 1944
    в) 1941

  7. Шагыйрьнең көрәштәше, язучы кем?
    а) Абдулла Алиш
    б) Фатих Әмирхан
    в) Габдрахман Әпсәләмов

  8. “Барабыз” исемле беренче шигыре ничәнче елда иҗат ителгән?
    а) 1925
    б) 1929
    в) 1928

  9. Муса Җәлил белән бергә 11 көрәшченең гомере кайсы төрмәдә өзелә?
    а) Моабит
    б) Шпандау
    в) Плетцензее

V. Йомгаклау.

– Укучылар, әйдәгез дәрескә йомгак ясыйк. Аделина, әйдә Идристән сора әле, дәресне аңлаганмы ул, нәрсә күбрәк исендә калган?

– Идрис, син бүгенге дәрескә хәтле Муса Җәлил турында ишеткәнең бар идеме?

– Бар иде. Бүген белемем тагын да тирәнәйде.

– Яхшы укучылар.

VI. Өй эше бирү.

Муса Җәлилнең берәр шигырен яттан өйрәнергә.

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәресебезне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

“Башым иям бу дәһшәтле чорда
Шундый уллар биргән халыкка.
Башым иям бу халыкның исемен
Мәңге үлмәс иткән халыкка”