Урок татарского языка на тему «Алфавит. Графическое обозначение букв». 5-й класс

Разделы: Иностранные языки

Класс: 5


Максат:

  1. Авазлар һәм хәрефләр турындагы белемнәрен ныгыту.
  2. Алфавит турындагы белемнәрне тирәнәйтү һәм системага салу.
  3. О һәм Ө сузыкларының үзенчәлекләрен өйрәнү.
  4. Укучыларның сөйләм телен, фикерләү һәм иҗади сәләтен үстерү.
  5. Дөрес язу күнекмәләрен ныгыту.
  6. Татар телгә һәм мәдәнияткә карата кызыксыну, мәһәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау(материал). Татар теле: Унберьеллык урта мәктшпнең 5нче сыйныфы өчен дәреслек/ Ф.С. Сафиуллина, С.М. Ибраһимов – Казан: Мәгариф, 1994. – 175 бит; ноутбук, проектор, экран, дәрескә презентация, карточкалар.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.

Дәрес методы: әңгәмә, гуппаларда һәм парларда эшләү, үзара тикшерү.

Дәрес алымы : эзләнүле, чагыштырулы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

Хәерле көн телик таңнар саен,
Аяз күкләр телик җиребезгә.
Кояшлы көн телик һәр кешегә,
Һәм иминлек телик җиребезгә,
Хәерле көн телик барчабызга,
Хәерле көн телик үзебезгә.

Укучылар! Бер-беребезгә хәерле көн теләп, елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

Таныш булыйк, мин сезнең яңа дустыгыз булырмын. Сез дә минем яңа дусларым булырсыз. Минем исемем, Азалия Радиковна.

II. Яңа материалны өйрәнү.

1) Алфавит турындагы белемнәрне тирәнәйтү һәм системага салу.

Балалар, тыңлап карагыз, ничек ишетелә “Исәнмесез” - “Здравствуйте”. Без аны әйтәбез дә, берничә секунд үтүгә – алар юк. Берәр ысул – способ бар микән авазларны туктатырга? Нишләсәк без авазларны күрә алабыз? Язсак

Һәр шакмакка бер хәреф язып, җиде шакмакка 33 хәреф исемен сыйдырып буламы?

А Л Ф А В И Т

Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы .... Алфавит.

Әйдәгез, бүгенге числоны, класс эшен, теманы дәфтәрләребезгә язып куябыз.

Нәрсә эшләрбез икән бүген без сезенең белән?

  • Бүген без сезнең белән алфавит турында белемнәребезне ныгытырбыз.
  • О һәм Ө сузыкларының үзенчәлекләрен карарбыз.
  • Сөйләм телен үстерербез.Нәрсә соң ул алфавит? Аның турында нәрсәләр беләсез?

АЛФАВИТ - ӘЛИФБА – язуда кулланыла торган хәрефләрнең кабул ителгән тәртиптә төзелгән җыелмасы.

  • Алфавитны кайда кулланабыз? Ни өчен алфавитны белергә кирәк?

(төрле материалларны системага салырга, кулланга әдәбият списогын дөрес төзү, сүзлекләрдә, телефон белешмәсендә, энциклопедяләрдә, билиотекада - китапханәдә , журналдагы список класса, поликлиникада карточкаларны табарга)

  • Рус алфавитында ничә хәреф?
  • Сез тагын да нинди алфавитлар беләсез?

 (рус – 33 хәреф, инглиз – 26, башкирский – 42, японский – 47 символов)

  • Татар алфавитында ничә хәреф, балалар? Кем әйтер? Әйдәгез, санап карыйбыз.

Рус алфавитында 33 хәреф, аңа кушабыз 6 татар хәрефләрен Ә Ө Ү Һ Җ Ң килеп чыга татар алфавиты.

Татар алфавитында 39 хәреф бар. 13 сузык - 24 тартык - ике хәреф ь һәм ъ аваз белдермиләр.

Хәзер, алфавит каласына барып килик.

Шигырьдәге хәрефләрне чиратлап укыйбыз. Ярымый?

Алфавит каласы

Кара диңгез эчендә,
Каләм утравында
Бик матур, кеп-кечкенә
Алфавит каласы бар.
Шул каланың эчендә
Иртә, көндез, кичен дә
Нәни генә кешеләр
Көне-төне эшлиләр:
А – артист театрда.
Ә – әти, әни, әби,
Б – безнең Бикбай бабай,
В – Вася, күрше малай.
Г – гармунчы Галимҗан,
Д – диңгезче Дәүләтҗан,
Е – елгада йөзүче,
Ж – журналист, гәзитче,
Җ – җизни, җиңги була.
З – шахтада забойчы,
И – икмәк пешерүче,
Й – йомышка йөрүче,
К – кондуктор,
Л – лифтер,
М – монда оста монтер,
Н – нәкышче, заллар бизи,
Ң – киңәшче булып йөри,
О – остаз, ул өйрәтә,
Ө – өйрәнчек, өйрәнә.
П – пассажир, паромчы,
Р – рәссам,
С – сатучы,
Т – табиб,
У – укытучы,
Ү – үсмер, үзем булам.
Ф – фотограф,
Х – хәбәрче,
Һ – мәһабәт бер һәйкәл,
Ц – циркач,
Ч – чаңгычы,
Ш – шагыйрь,
Щ – борщ, щи пешерә,
Ы – ыслаучы,
Э – эшче,
Ю – юрист, хөкем тикшерә,
Я – язучы бу шәһәрдә,
Өчесе әле сәфәрдә.

Алары нинди хәрефләр?

Кем аларны әйтер? (калынлык һәм нечкәлек билгесе, аваз белдермиләр, ё хәрефе, алынма сүзләрдә генә очрый)

Бу шигырь аша без сезнең белән нинди һөнәрләр белән таныштык?

Киләчәктә сез кем булырга телисез? Рәхмәт.

2) Сузыклар турындагы белемнәрен ныгыту.

Бүген без сезнең белән татар алфавитының сузыклары белән эшләрбез.

Укучылар, сез нинди сузык хәрефләрен беләсез? Дөрес

Менә шушы матур өйдә яшиләр икән сузыклар, ләкин алар өйләрендә юк. Әйдәгез, сезнең ярдәмегез белән аларны өйләренә кайтарыйк.

Өч группада эшлибез, бирелгән хәрефләрдән сузыкларны гына табасыз.

Тактадагы плакатны тутырып куясыз.

Нәкышче, ыслаучы сүзе нинди һөнәрне белдерә икән? Аны безгә ..... сүзлекләрдән табыр.

1 группа – калын сузыклар а, о, у, ы табалар

Сез нинди сузыклар таптыгыз?

2 группа – нечкә сузыклар ә, ө, ү, э, и табалар

Сез нинди сузыклар таптыгыз?

3 группа – ике аваз белдерүче хәрефләр е, ё, ю, я табалар

Сез нинди сузыклар таптыгыз?

Укучылар, карап карагыз ни өчен сузыклар шулай бүленгәннәр?

Хәрефләр А Ә Е Ё И О Ө У Ү Ы Э Ю Я
Аваз [а] [ә] [йэ]

[йы]

[э]

[йо] [и] [о] [ө] [у] [ү] [ы] [э] [йү]

[йу]

[йә]

[йа]

3) Физкультминут.

4) О һәм Ө һәм сузыкларының үзенчәлекләрен өйрәнү.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән О һәм Ө хәрефләренең үзенчелекләрен карарбыз.

О

О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Калган иҗекләрдә, [о] авазы ишетелсә дә, ы хәрефе языла

[о]
орлык - [орлокъ] - семя
йолдыз - [йолдоз] - звезда
борын - [борон] - нос

 

Ө

Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Калган иҗекләрдә, [ө] авазы ишетелсә дә, е хәрефе языла

[ө]

өтер - [өтөр] – запятая

сөтле - [сөтлө] – молочный

төлке - [төлкө] - лиса

Дәфтәрләребезгә язып куябыз бер мисалны.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Бирем. Сүзләрне укыгыз. Төшеп калган хәрефләрне куеп, иҗекләргә бүлеп, алфавит тәртибендә күчереп алыгыз.

  1. Йөз...к, к...лын, бол...н, сөлг..., ...мет.
  2. К...рыч, йөз...м, б...рыч, сөл...к, ...леш.

 

  1. Бо-лын, йө-зек, ко-лын, ө-мет, сөл-ге.
  2. Бо-рыч, йө-зем, ко-рыч, ө-леш, сөл-ек.

Үзара тикшерәбез.

Кем дөрес эшләде?

Кемнең бер хатасы бар? Ике хатасы?

IV. Сөйләм телен үстерү.

Хәзер, балалар ял итеп алыйк.

  • Без сезнең белән нинди өлкәдә яшибез? (Төмән өлкәсендә)
  • Төмән өлкәсенә быел ничә яшь тула? (Төмән өлкәсенә 70 яшь тула)

Төмән өлкәсе, Рәсәйнең иң зур өлкәләрнең берсе, 14 августа 1944 елда барлыкка килгән.

  • Төмән өлкәсенең башкаласын кем әйтер? (Төмән)
  • Укучылар, кайсыгыз әйтер, 2014 нче елны Рәсәйдә нинди  ел дип атыйлар?

2014 ел – Мәдәният елы итеп игълан ителгән.

  • Сез шәһәребезнең нинди мәдәният объектларын беләсез?
  • Мин сезгә бүген икешәр билет алып килдем. Кем стадионга барырга тели? Циркка? Музейга? Театрга?
  • Сезгә диалог төзергә кирәк, сүзләрне кулланасыз һәм уйнап күрсәтәсез.
  • Ә сез минем белән караучылар булырсыз, игътибар белән карыйбыз кем ничек эшли, һәм кем белән сез бергә барырсыз, кемнең иң әйбәт диалогы килеп чыккан.

ЦИРКТА

Клоун, сәгать ничәдә, аю, маймул, юлбарыс, куян, туңдырма ашыйбыз, фокусник, куркыныч, жонглер, билетлар

МУЗЕЙДА

Экспонатлар, рәсемнәр, борынгы әйберләр, кызыклы, зур булганнар икән, билет, экскурсовод, белергә кирәк

ТЕАТРДА

Спектакль карыйбыз, актерлар матур уйныйлар, билет, урыннар, кайчан башлана, күренеш, кызганыч

СТАДИОНДА

Футбол, авыручылар (болельщиклар), футболчылар, туп, табло, капка, Аршавин, Билялетдинов, уйныйлар, йөгерәләр, тибәләр

V. Рефлексия.

Укучылар, бүгенге дәресебездә сез үзегезгә нәрсәләр белдегез белдегез?

Рәхмәт, бик әйбәт.

Хәзер сезгә синквейн төзергә кирәк булыр.

Синквейн – француз сүзе. Ул 5 дигән сүздән килеп чыккан. Ул кагыйдәгә нигезләнеп язылган, 5 юллык шигырь.

1нче юл – теманың бер сүз белән аталышы. Исем сүз төркеме кем? Нәрсә?

2нче юл – теманың 2 сыйфат, яки рәвеш нинди? кайсы? ничек?

3нче юл – темага кагылышлы , 3 фигыльдән торган юл нишли?

4нче юл – 4 сүзле фраза, мәкаль. Ул авторның бу темага мөнәсәбәтен күрсәтә торган сүзләр булырга тиеш.

5нче юл – теманың тәмамлануы. Кагыйдә буенча, ул 1нче сүзнең синонимы булырга тиеш, теләсә нинди сүз төркеме белән белдерелә ала.

Мисал:

1. Алфавит.

2. Рус, татар

3. Өйрәндек, укыдык, яздык

4. Мин бу дәрестә ял иттем.

5. Әлифба.

Сузык

Калын, нечкә

Сузабыз, әйтәбез, язабыз

Матур итеп әйтергә кирәк.

Тавыш.

Үзегез төзеп карагыз.

Бик әйбәт, молодцы!

Балалар, сезнең алфавитта яраткан хәрефегез бармы?

Миңа истәлек өчен шушы яраткан хәрефегезне ясап куегыз.

Вариант 1

Бирем. Сүзләрне укыгыз. Төшеп калган хәрефләрне куеп, иҗекләргә бүлеп, алфавит тәртибендә күчереп алыгыз.

Йөз...к, к...лын, бол...н, сөлг..., ...мет.

Вариант 2

Бирем. Сүзләрне укыгыз. Төшеп калган хәрефләрне куеп, иҗекләргә бүлеп, алфавит тәртибендә күчереп алыгыз.

К...рыч, йөз...м, б...рыч, сөл...к, ...леш.

Вариант 1

Бирем. Сүзләрне укыгыз. Төшеп калган хәрефләрне куеп, иҗекләргә бүлеп, алфавит тәртибендә күчереп алыгыз.

Йөз...к, к...лын, бол...н, сөлг..., ...мет.

Вариант 2

Бирем. Сүзләрне укыгыз. Төшеп калган хәрефләрне куеп, иҗекләргә бүлеп, алфавит тәртибендә күчереп алыгыз.

К...рыч, йөз...м, б...рыч, сөл...к, ...леш.