Внеклассное мероприятие по татарскому языку "Праздник родного языка"

Разделы: Иностранные языки, Внеклассная работа


Максатлар: Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай турындагы белемнәрне киңәйтү; балаларда аның иҗатына кызыксыну, туган телгә горурлык, мәхәббәт тәрбияләү, туган телне өйрәнүгә өндәү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, китаплар күргәзмәсе, төрле әсәрләренә иллюстрацияләр, шагыйрьнең әсәрләре буенча балаларның проектлы эшләре, мультимедиа, видеосюжетлар, туган тел турында язылган плакатлар; Г.Тукай елын игълан итүче ТР президентының   Указы (11 февраль 2011ел), ТЮРКСОЙ халыкара оешмасының логотибы; сәхнәләштерү өчен костюмнар, декорация

Залда ата-аналар, балалар, кунаклар

Укытучының кереш сүзе. Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар, кунаклар! Халыкара ТЮРКСОЙ оешмасы 2011 елны - Габдулла Тукай елы итеп игълан итте. Президентыбыз  Р.Минниханов Габдулла Тукайның иҗади мирасын, бөек исемен мәңгеләштерү максатыннан Татарстан Республикасында  2011 елны – Габдулла Тукай елын үткәрү турында 11 февральдә Указ чыгарды. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууының 125 еллыгына  багышланган “Туган тел”бәйрәмен башлыйбыз.

“И туган тел” җырын башкару(Г.Тукай сүзләре, халык көе)

   Барлык милләт кешесенең дә үз теле бар. Үзенең беренче сүзен ул шушы телдә әйтә. Әнисе, әтисе беренче тапкыр аңа шушы телдә: “кызым”, “улым”, дип эндәшәләр. Әнисе чәбәкли-чәбәкли сөйгән чакта шушы телдә такмаклап сөя, шушы телдә бишек җыры җырлый, әкиятләр  сөйли. Ата-ана теле – барлык милләт кешеләре өчен дә җанга бик якын тел. Дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт шушы телдә ишетә, шушы телдә әйтә.
“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!”, дип татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай үзенең туган телгә булган мәхәббәтен әнә шулай әйтеп биргән. Чыннан да, туган телне чын мәгънәсендә ярату – туган илне, әткәң – әнкәңне ярату белән бер ул.
Хәзерге вакытта Җир шарында 5 миллиардтан артык кеше яши һәм алар якынча 5650 телдә сөйләшәләр. Аерым телләр халыкара телләр дип аталалар һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасында рәсми телләр булып саналалар. Дөньядагы иң зур телләргә кытай , инглиз, испан, рус, гарәп, португаль, япон, немец, француз, һинд, татар, бенгаль һ.б. – барысы 14 тел керә. Татар теле 11 нче урында. Ул алтай телләренең төрки телләр гаиләсенә керә. Төрки телләр безнең эрага кадәр III гасырда ук инде төрле тармакларга аерылып киткән булганнар.
Бүгенге көндә татар телендә якынча 10 миллион кеше сөйләшә. Татарлар Татарстанда гына түгел, илебезнең төрле республикаларында, өлкәләрендә яшиләр: Башкортстанда, Үзбәкстанда, Казахстанда, Удмуртиядә, Украинада, Таҗикстанда, Кыргызстанда һ.б. Финляндия, Төркия, Германия, Авсралия, Япония илләрендә дә татарлар күп яши.
Һәрбер тел – милләтнең иң төп билгеләреннән берсе. Вил Казыйханның шигыре очрашуыбызның максатын дөрес билгеләргә ярдәм итәр. (3 укучы сөйли)

И туган тел, и родной тел

И родной тел, и красивый
Мамам – папамның теле.
Мог я күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.

Бу языкта коляскада
Мамкам песню көйләгән.
А затем төннәр буе
Бабкам сказку сөйләгән.

А потом ни сәбәптәндер
Өйрәктәннәр рус язык,
Якобы тик шушы телдә
Алам духовный азык.
Почему же нас детсадта
Сиңа өйрәтмәделәр?
В школе, когда обучали,
Синдә сөйләтмәделәр?

Говорят, син Мамам теле,
Кирәк түгелсең нигде.
Без тебя и хлеблар үсә,
Нефть табыла везде.

ВУЗга поступать иткәндә,
Говорят, син кирәкми.
Дальше-больше жить иткәндә
Нужен ли ты вряд ли.
И родной тел, и матур тел
Мамам – папамның теле.
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.

И родной тел, аңлаталар:
Можно жить и быть синсез.
Мама, папа и бабуля
Оставили мине телсез.

1 укучы. Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый,
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмый.

2 укучы. Туган җирең – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.

3 укучы. Без мәктәптә үз ана телебезне өйрәнәбез. Без аның ярдәмендә дөньяның чиксез киңлекләрен күз алдына китерә алабыз... Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аңлаша, фикер алыша...
Минем телем -
Меңәрләгән телләр күк,
Тыйнак тел ул.
Гайрәтләнмәс артык, һаваланмас,
Басынкы ул.

4 укучы.Минем телем-
Меңәрләгән ишләре күк,
Моңлы тел ул,
Үзенә җай, үзенә ятыш.
Аның көе:
“Сак-сок”лары, “Рамай”лары,
“Сарман”нары, “Гөлҗамал”ы,
“Карурман”ы, “Әллүки”е.

(Мәктәпнең“Рамай” егетләр ансамбле “Каз канаты” җырын башкара)

5 укучы. Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине,
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле!

6 укучы. “Чын халык телен, чын халык рухын халык җырларыннан табып була,”- дип язган Г.Тукай. Халык күңеленнән кайнап чыккан гүзәл әсәрләр яшьтән үк барысын да аңларга, белергә омтылган акыллы сабыйның йөрәк түренә кереп урнашкан.

Г.Тукайның тормышы, иҗаты турында мультимедиа презентациясен карау

7 укучы. Без үз ана телебездә бөек шагыйребез Г.Тукайның гүзәл әсәрләрен яратып укыйбыз.

(1 нче сыйныф укучылары сөйли)

Кырлар буш кала.
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана,-
Бу кайчак була?(Көз)

Һәр җир карланган,
Сулар бозланган.
Уйный җил, буран
Бу кайчак туган? (Кыш)

Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт?
Йә, әйтеп кара? (Яз)

 Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште.
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә. (Җәй)

Г.Тукайның “Гали белән кәҗә” шигырен сәхнәләштерү
Безенең Гали бигрәк тату кәҗә белән.
Менә Гали карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә:
Кәҗә сакалын селкетә, рәхмәт әйтә.

(1 укучы уенчык мәче тотып, Г.Тукайның “Песи” шигырен сөйли)
Песи.
Бергә ашый, бергә эчә,
Безнең белән бергә йоклый ул.
Хезмәте дә бар: өйне
Тычкан явыздан саклый ул.

Татар биюе. (2 укучы- малай белән кыз- башкара)

8 укучы. Халык сөйле үз шагыйре итеп,

Оныта алмый сине Уралың.
Ятим иттең, Тукай, бик яшь китеп,
Ләкин калды илдә җырларың.

Үлдең, Тукай, әгәр исән булсаң,
Чын ирекне, чын тормышны күрер идең,
Бу бәхетле чорга данлы җырлар язып,
Нурлы тормыш бакчасында йөрер идең.

9 укучы. Тик бүтән дөньяга китте,
Ул бөтенләй үлмәде,
Үлмәдең син, чөнки бу көн һәр
Татар күңелендә син.
Бетмәдең син: һәр кеше күңелендә син, телендә син.

Сәхнәләштерү. Г.Тукай. “Бала белән күбәләк” ( 2сыйныф укучылары)
                            Г.Тукай. “Кызыклы шәкерт” (3 сыйныф укучылары)

10 укучы. Телсез идек, Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.
Күгебездә балкып торган йолдыз булып,
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

11 укучы. Тарихка син дөрес юл тотыштың,
Тарихын да бергә языштың,
Синең каләм башлап олылады
Уртаклыгын безнең язмышның.

Беркайчан да сине
Югалтмабыз хәтер күгеннән,
Бүген дә син сөеклебез, Тукай,
Карыйсың һәр өйнең түреннән.

(“Туган авыл” җырын “Илһам” кызлар ансамбле башкара. Г.Тукай сүзләре,А.Монасыйпов музыкасы)

12 укучы.
Мин бер мескен татар идем, диеп,
Җырламадым һәм дә җырламам,
Тау-ташларны ярган бабаларым,
Зарланмаган алар дөньядан,

Аяк өсте үлә белгән халык
Бервакытта калмас мескенгә,
Мескенлекләр алар хас булалар
Ялагайга, түбән кешегә.

13 укучы. Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине
Ассалар да, киссәләр дә,
Үлмәдең син, калдың тере.

Хор белән. Татар теле, татар теле!

Сәхнәләштерү.  Г.Тукай. “Эш беткәч – уйнарга ярый” ( 9 нчы сыйныф укучылары)

 Г.Тукай. “Су анасы”, яттан сөйләү (8 нче сыйныф укучысы)
Г.Тукай. “Шүрәле” (өзекне сәхнәләштерү, 10-11 нче сыйныф укучылары)

Г.Тукай. “Таз” шигырен сөйләү.

Бию. “Мәдрәсәдә булган хәл”  (“Таз” шигыре эчтәлеге буенча, 5-6 сыйныф укучылары)

14 укучы. Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел,
Икесе дә – безнең өчен.
Иң кирәкле, затлы тел.
15 укучы. Татар теле – туган тел.
Безгә газиз булган тел.
Әти-әни, әби-бабай
Безне сөя торган тел.
16 укучы. Тел кешене дус итә
Бер-берсенә беркетә;
Бел, балам, син  рус телен
Һәм онытма үз телең.
17 укучы. Дөньяда киңлек җитәрлек,
Җир йөзе бай һәм бөек.
Туган телне өйрәнәбез
Без шулай күңел биреп.

Хор белән: Туган телем – иркен гөлем,
Киңдер сиңа күңел түрем.