Максат: Г.Исхакый иҗатын өйрәнүне төгәлләү; Һ.Такташның тормыш һәм иҗат юлы турында белем-мәгълүматларны тирәнәйтү; бәйләнешле сөйләм үстерү; әдип иҗаты белән тирәнрәк танышу теләге уяту.
Җиһазлау: Һ.Такташның портреты; китаплар күргәзмәсе: Һади Такташ турында истәлекләр. Төзүчеләре Н.Юзиев, Н.Садыйкова. Казан, Тат. кит. нәшр., 1980; Коллектив. Такташ: Истәлекләр, шигырьләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.- 208 б.; рәсемнәр белән; Такташ Һ.Х. Шигырьләр, поэмалар / Һади Такташ; төз. Р.Ә.Заһидуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007.- 206 б.; мультимедиа.
Методик әдәбият: Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре.- Казан: Мәгариф, 2001.-128 б.; Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих/ Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев. Казан: Мәгариф, 2004.- 247б.; Хәбибуллина З.Н. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту: 9 нчы сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма / З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева.- Казан: Мәгариф, 2007.-111 б.; Закирҗанов Ә. М. . Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту: 11 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма/ -Казан: Мәгариф, 2001.- 112 б.
Дәрес барышы
I. Оештыру.
Дәрес максаты белән таныштыру.
1 нче слайдта дәрес темасы һәм максаты урнаштырыла.
II.Актуальләштерү.
Тест сорауларына җавап бирү.
1. Гаяз Исхакый кайчан туган?
а). 1878 нче елның 22 нче февралендә
ә). 1901 нче елның 19 нчы маенда
б). 1937 нче елның 29 нчы августында.
2.Түбәндәге кайсы әсәр Исхакыйныкы түгел?
а). ”Сөннәтче бабай”
ә). ”Буранда”
б). ”Җан Баевич”
3. “Җан Баевич” әсәре ничәнче елда язылган?
а). 1923
ә). 1935
б). 1922
4. “Җан Баевич” әсәренең жанры нинди?
а). Трагедия
ә). Хикәя
б). Комедия
5. Җан Баевичның тулы исеме нинди?
а). Тимерҗан
ә). Шакирҗан
б). Галимҗан
6. Графиня кем булып чыга?
а). Көтүче Иван кызы Федосия
ә). Шакирҗанның туганы
б). Князь хатыны
7. Әсәрдә нәрсә сурәтләнгән?
а). Миңлебайның баеп китеп, тәрәккый пәрвәр булуы
ә). Шакирҗанның мал-мөлкәтсез, көлке хәлдә калуы
б). Шакирҗанның икенче хатынга өйләнеп, бәхетле яшәве
8. Музыкантлар нинди көй уйныйлар?
а). “Камаринский”
ә). Татар халык көен
б). “Катюша”
9. Пивной хуҗасының беләзеген кем урлап качкан?
а). Сәхипҗамал
ә). Графиня
б). Миңлебай
10. “...Шул шайтанга алданып никадәр дәүләт бетердем, никадәр дәүләт!.. Мин бит тәрәккый
пәрвәр булдым дип белдем!.. Мин бит тарихка керәм дип белдем!” Бу кем сүзләре?
а). Хаим Соломонович
ә). Закир
б). Шакирҗан.
11. Гаяз Исхакый кайчан үлә?
а). 1954 нче елның 22 нче июлендә
ә). 1950 нче елның 12 нче маенда
б). 1965 нче елның 5 нче апрелендә
Тест сорауларына җаваплар тикшерелә.
2 нче слайдта дөрес җаваплар күрсәтелә.
Укучылар үзләренә үзләре билге куялар: Хатасыз эш – “5”ле, 1-3 хата – “4”ле, 4-5 хата – “3”ле, 5тән артык хата – “2”ле.
Укытучы чыгышы. Шулай итеп, без сезнең белән Гаяз Исхакый иҗатын, аның “Җан Баевич” комедиясен өйрәнүне төгәлләдек. Татар әдәбияты дөньясында Исхакый каршылыкларны җиңеп яшәп, эшләп, зур нәтиҗәләргә ирешкән күренекле зат. Ул дөнья күләмендә танылган язучы. Татар халкы аның белән хаклы рәвештә горурлана ала.
III. Төп өлеш.
Әдәбият дәфтәрләренә число һәм тема языла.
3нче слайдта шагыйрьнең портреты урнаштырылган һәм түбәндәге шигырь юллары язылган:
Кем бар икән сине юксынмаган?..
Бертавыштан сөя сине халык,
Бертавыштан сине ярата:
Мәхәббәттән, юксынудан бүтән
Бер сүз дә юк сиңа карата...
Юк, шулай да шелтәлим мин сине,
Өзелеп сагынып искә алганда:
Киләчәккә, Такташ, мәңгелеккә
Шундый иртә китеп барганга...
Хәсән Туфан
Шигъри әсәрнең көче шунда шул аның,укучылар. Кыска гына шигырь юлларына шагыйрь Такташны халыкның ничек яратуын да, юксынуын да, аңа табынуын да, фани дөньядан бакый дөньяга бик иртә китүенә үпкәләвен дә - барысын да сыйдырган. Ә без хәзер Хәсән аганың бу шигырь юлларына да колак салып, шул ук вакытта максатыбызга да тугры калып, Һ.Такташ турында белгәннәребезне искә төшерербез, аның тормыш һәм иҗат юлы турында белем-мәгълүматларыбызны тирәнәйтербез.
4 нче слайдта Һади Такташның тормыш юлына кагылышлы даталар хронологик эзлеклелектә бирелгән.
1901 нче елның 1 нче гыйнвары
1913 нче ел
1914 нче ел
1916 нчы ел
1918 нче ел
1919 нчы ел
1921 нче ел
1922 нче ел
1931 нче елның 8 нче декабре
Укучылар, мин сезгә өйгә Һади Такташ турында белгәннәрегезне искә төшереп килергә кушкан идем. Бу даталар безгә нәрсә турында сөйли икән? Әйдәгез, бергәләп шуларны шәрехләп карыйк әле.
(5 нче слайд) 1901 нче елның 1 нче гыйнвары – хәзерге Мордва республикасының Торбеево районы Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә татар шигъриятенең классигы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) туа. Аңа башта Мөхәммәтҗан дип исем кушалар, бераздан ошатмыйча, мулла чакыртып, Мөхәммәтһади дип алыштыралар.
Ул башта хәреф танырга әти-әнисеннән өйрәнә. Берничә ел үз авылларында укый. Аннары аны 30 чакрымдагы Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр.
(6 нчы слайд) 1913 нче ел – Пешлә мәдрәсәсен тәмамлый.
(7 нче слайд) 1914 нче ел – Урта Азиягә китә.
(8 нче слайд) 1916 нчы ел – Бохарага күчеп китә.
(9 нчы слайд) 1918 нче ел – Сыркыдыга кайта. Анда ул балалар укыта, китапханәче булып эшли.
(10 нчы слайд) 1919 нчы ел – Оренбургка китә. “Юксыллар сүзе”газетасында җаваплы секретарь вазифасын башкара.
(11 нче слайд) 1921 нче ел – Ташкент шәһәренә китә, “Белем йорты” журналының җаваплы секретаре булып эшли.
(12 нче слайд) 1922 нче ел – Казанга килеп урнаша.Татар театрында, “Чаян”, “Авыл яшьләре”, “Азат хатын”, “Яңалиф” журналларында эшли.
(13 нче слайд) 1931 нче елның 8 нче декабре – Казанда вафат була.
Менә шагыйрьнең тормыш юлын без хронологик эзлеклелектә күз алдыннан уздырдык. Гадәттә без күренекле шәхесләрнең гаилә хәлләре белән дә кызыксынучан булабыз. Бераз шул юнәлештә мәгълүматлар туплыйк.
14 нче слайдта Такташның әти-әнисенең фотосурәтләре урнаштырыла.
Шагыйрьнең әнисе Шәмсениса Сыркыдыда укый-яза белүче биш хатын-кызның берсе була. Ул кышын балалар укыткан, авылдашларына хатлар язышкан, читтән килгән хатларны укырга булышкан. Җырлар, бәетләр чыгарган. Такташ та: "Минем шагыйрьлегемә әниемнең дә тәэсире бар",- дип яза бер мәкаләсендә.
Әтисе Хәйрулла гарәп-фарсы телләрен яхшы белгән, халык арасында туры сүзле булуы белән танылган.
15 нче слайдта Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина һәм аларның улы Рафаилнең фотосурәтләре урнаштырыла.
Такташның беренче хатыны – Гөлчирә Хәмзина. Бу никахтан аларның Рафаил исемле уллары туа. Рафаил Такташ – дәрәҗәле академик, профессор, сәнгать белгече. Ташкентта гомер кичерә. Хәзерге вакытта инде ул вафат.
16 нчы слайдта Такташның икенче хатыны Гөлчирә Мансурова һәм аларның уллары Аван фотосурәтләре урнаштырыла.
Такташның икенче хатыны – Гөлчирә Мансурова. Аларның Аван (мишәрчә “яхшы” дигән сүз) исемле уллары туа. Ул Казанда яши. Озак еллар гәзитнең урыннарда йөрүче фотографы булып эшли.Такташ яшәгән йортны саклап калып, әдәбият музее итү өчен тырыша, ләкин моның ахыры Нәбирә Гыйматдинова әйткәнчә, "күңелсез тәмамалана. Күңелсез дигән сүз аз әле монда, бәлки, төзәтелмәслек фаҗига белән, дияргә кирәктер", чөнки йорт барыбер сүтелә.
Ә шагыйрьнең үлеме турында берничә версия бар. Хатыны Гөлчирә Такташева-Мансурова аңлатмасына тукталыйк: “1931 елның көзе. Салкын көзге көннәрнең берсендә Һади дусты Гомәр Гали белән мунчага бара. Мунчадан чыккач, болар сыра алып эчәләр. Ул салкын була. Һади өйгә кайта да авырып урынга егыла. Шуннан бер ел элек ул башына суык тиюдән бик каты авырган иде инде. Соңгы авыруы шуның катлаулануы булды булса кирәк.”Димәк, моннан:"Такташ салкын тиюдән үлгән",- дигән нәтиҗә ясыйбыз.
Ә Хәким Сәлимҗанов һәм Газиз Иделле истәлекләренә караганда, ул тимгелле тиф белән авырган һәм авыру үзәге ми шешүгә әйләнгән.
Шушы истәлекләр җыентыгында гына да (Һади Такташ турында истәлекләр. Төзүчеләре Н.Юзиев, Н.Садыйкова. Казан, Тат. кит. нәшр., 1980) бер-берсенә каршылыклы фикерләр ята. Газиз Иделле Гомәр Гали белән хәл белергә баргач, түбәндәгеләрне күрүен яза:”...Ябыккан, саргайган йөз... Ястыкка сеңгән һәм ничектер кечерәеп калган башы гел дерелдәп тора. Күзләре ачык... Әмма беркемне танымый... Бөтен гәүдәсе бизгәк тоткан сыман калтырана... Юлда да, кайтып кергәч тә үзара сөйләшү булмады. Һәр икебез хәлнең нинди авыр, өметсез булуын аңлаудан иде бу. Чөнки Такташ 21 нче ноябрьдә тимгелле тиф белән авырый башлаган һәм авыру үзәге ми шешүгә әйләнгәнлеге безгә консилиум нәтиҗәләреннән дә билгеле иде”.
Хәзер Хәсән Туфан истәлегенә күз салыйк:”1931 нче елның беренче карлары, тәңкә карлары яуганда Такташның өенә кайтып бара идек. Сау иде, таза иде, күтәренке күңелле иде ул; бу кыш аның соңгы кышы икәнен кем белгән?!”
Һәм Риза Ишморат истәлегеннән берничә юл:”1931 нче елның көзе дә узып бара... Тышта әче, салкын көннәр. Тик нигәдер һаман кар гына яумады.
Тукта! Нигә һаман яумый соң әле бу кар?! Ай, бу нәрсә? Кинәт яшен!.. Күкрәү! Гарасат!! Юк, берсе дә түгел. Җан тетрәткеч шомлы хәбәр:
– Такташ вафат!
Тетрәнеп тәрәзәгә карыйм. Тышта йомшак кына ак кар ява. Ак күбәләкләр сыман куыша-куыша...”
Рабит Батулла истәлеге белән дә танышып үтик әле.
"Такташ төнлә яза торган була. Хатыны Гөлчирә ханым аның язу өстәленә алма яки баллы күмәч куеп, үзе йокларга ята торган була. Алдына куелган ашамлыкларны чеметемләп каба-каба Такташ төнлә шигырь яза, иҗат итә.
Шулай төнге тынлыкта утырганда Такташка тәрәзә аша аталар. Ядрә тәрәзә пыяласын тишеп, Такташ чигәсенә тияр-тимәс узып, арткы диварга терәлгән шкаф агачына кереп бата. Бу турыда 1969 нчы елда миңа Гөлчирә ханым белән Такташның угылы Аван Такташ кат-кат сөйләгән иде. Күрәсең, катильнең бармагы мылтык тәтесенә баскан мизгелдә Такташ алмага үрелгән һәм ядрә аңа тимәгән. Ихтимал, ул шулай булгандыр да. Бәлки, аны куркытыр өчен генә, юри тидермичә атканнардыр?
Ләкин шуннан соң күп тә узмый, шагыйрь бик тиз һәм сәер үлем белән бу дөньядан китеп бара. Бу үлем төрле уйларга этәрә.
Үлемгә сусаганнарны Такташның иҗатын үтерү генә канәгәтьләндерми, аларга Такташның үзен үтерү кирәк булган, күрәсең.
Такташ үз үлеме белән үлмәгән икән, дигән сүзләр бик еш ишетелә. Иң беренчеләрдән булып Такташның тиз арада тифтан вафат булуына шик белдергән кеше Хәсән Туфан булды. Туфан үзенең авылдашы, дусты Зөфәр Салиевкә бу турыда сөйләгән. Имеш, аны агулаганнар икән. Монысына, бәлки, эзләнүче-тикшеренүче экспертлар киләчәктә җавап бирер. Такташның кабере исән, моны тикшерү һич тә катлаулы эш түгел бу заманда. Ни генә булмасын, Такташның үлеме татар халкы өчен зур кайгы иде".
Ә хәзер иҗатына тукталыйк. Шагыйрь бай әдәби мирас калдырды. Аның иҗатын, гадәттә, ике чорга бүлеп карыйлар: 1916-1922 һәм 1923-1931 нче еллар.
(17 нче слайд) Иҗатының беренче чорына хас үзенчәлекләр:
- романтик сурәтләү, бунтарьлык рухы өстенлек итү;
- дини-мифологик, симфолик образларның үзәктә торуы, шулар ярдәмендә һәртөр явызлыкка каршылыгын белдерү (“Газраилләр”, “Күктән сөрелгәннәр”, “Янар таулар”, “Җир уллары трагедиясе”);
- мәхәббәттә янучы лирик герой (“Урман кызы”, “Таң кызы”, “Зәңгәр күзләр”);
- гомумкешелек кыйммәтләрен яклавы, фәлсәфи эчтәлек (“Мәңгелек әкият”).
(18 нче слайд) Иҗатының икенче чорына хас үзенчәлекләр:
- реалистик, тормышчан әсәрләр өстенлек итә (“Болай... гади җыр гына”, “Ак чәчәкләр”, “Мокамай”);
- гыйсъянчы лирик герой (“Такташ үлде”, “Син дә үл инде”);
- яшьлек, мәхәббәт, гаилә мәсьәләләренә мөрәҗәгать итә (“Алсу”, “Югалган матурлык”, “Мәхәббәт тәүбәсе”);
- халыкчанлык, тел бизәкләре байлыгы арту (“Нәни разбойник”).
(Алга таба курсив белән язылган фикерләр әдәбият дәфтәрендә урын ала)
(19 нчы слайд) Такташ – трибун шагыйрь. Ул һәркайда-яшьләр аудиториясендә, эшчеләр арасында, Донбасс шахтерлары белән очрашуда – үз шигырьләрен оста укуы белән танылган артист. Бу уңайдан Ә.Еники истәлеге кызыклы:”Такташ сәхнәдә үзен бик гади һәм иркен тота,-дип яза ул.- Ниндидер бер самимилек бөркелеп тора иде аның бөтен кыяфәт-торышында. Шигырьләрен аз гына мишәр сөйләше белән гаҗәеп ягымлы, үтемле итеп сөйли иде. Миңа калса, бу яктан Такташны уздырган башка бер язучы яки бер шагыйрь дә булмагандыр”.
Такташ – бунтарь шагыйрь. Шагыйрь үзе яшәгән мохиткә ризасызлыгын белдерә."Караңгы төннәрдә"(1916), "Төркестан сахраларында"(1917) шигырьләрен мисал итеп китерергә мөмкин. Бу бунтарьлык илдә барган сәяси вакыйгалар белән дә бәйле. Аның беренче язган шигыре үк – "Газраилләр" (1916) империалистик сугышка каршы язылган әсәр. Сугыш бәлаләрен, кешенең аһ-зарын яшь автор үзенчә фаш итә, бу һәләкәткә каршы шул күренешләр аша халыкның нәфрәтен чагылдыра."Җир уллары" трагедиясендә (1921) җәбер-золымга, гаделсез канунчылыкка каршы авторның бунты чагылыш таба.
Такташ – гыйсъянчы шагыйрь. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлегендә.( Казан: Мәгариф, 2007.-231 б.) бирелгәнчә, гыйсъян - буйсынмау, баш күтәрү, баш тарту, каршылык күрсәтү, закон бозу дигәнне аңлата. Гыйсъянчы лирик герой образы аның "Такташ үлде" "Син дә үл инде", "Әйдә, энем" шигырьләрендә ачык чагылыш тапкан.
Такташ – туган халкы үстергән хәзинә.Такташ – халык шагыйре, чөнки ул халыкның авыр, мәшәкатьле тормышын сурәтли, илһам чишмәсе аңа халыктан килә. Аның “Нәни разбойниг”ы гына да бу фикерне расларлык дәлил.
Усал идем,
Шуның өчен дә шул
Гөнаһ-фәлән диеп тормадым;
Зәңгәр төндә
Күрше карчыгының
Ак әтәчен кереп урладым...
Карагыз,укучылар, нәкъ халыктагыча, гади дә, үтемле дә. Җырлап тора.
Такташ – бизәкләр шагыйре, чөнки ул үзенең әсәрләрендә бик күп сынландырулар, чагыштырулар, эпитетлар, метафоралар куллана. Киләсе дәрестә без аның “Мокамай” поэмасын укып, бу тропларны тапканнан соң, моның шулай икәненә инанырбыз.
Такташ – табигать җырчысы. Табигать гүзәллегенә, матурлыгына дан җырлый.”Үтеп барышлый”, “Ак чәчәкләр” шигырьләреннән өзек китерү генә дә җитәр дип уйлыйм. Дөрес, соңгысын әдәбиятчы Альберт Яхин бөтенләй башка күзлектән анализлый.
Ах,
Мин җир өстен артык сөйдем бугай,
Артык сөйдем аның гөлләрен,
Һәрбер буйга җиткән каен кызын
Усак егетеннән көнләдем... ( “Үтеп барышлый”)
Ак чәчәкләр ява,
Дөнья матур,
Шундый матур булып тоела.
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела....
(“Ак чәчәкләр”)
Такташ – мәхәббәт җырчысы.
Мәхәббәт,
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомерен бирә
Аның хисе белән янарга...
Сез 11 нче сыйныфта өйрәнәчәк "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасыннан бу өзек. Бу тема аның "Зәңгәр күзләр"ендә, "Таң кызы"нда, "Урман кызы"нда һәм башка бик күп әсәрләрендә яктыртылган.
Такташ – балалар сөеп укырлык әсәрләр иҗат иткән әдип.”Тәүфыйклы песи”, “Караборынның дусты” еллар үткән саен сабыйларны үзенә тарта, аларда кызыксыну уята. “Караборынның дусты” хикәясе рус, молдаван, башкорт, монгол телләренә дә тәрҗемә ителеп, башка милләт балаларын да сөендерде. “Тәүфыйклы песи” әкият-шигыренә нигезләнеп, композитор Л.Хәйретдинова белән шагыйрь Зөлфәт балалар өчен опера яздылар. “Мәкерле песи” дип исемләнгән бу опера шагыйрьнең 80 еллык юбилее көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куелды.
Такташ драма әсәрләре дә яза. “Күмелгән кораллар”(1927), “Югалган матурлык” (1928), “Камил” (1930) драмаларын мисал итеп китерергә мөмкин. Бу әсәрләргә карата тәнкыйтьчеләрнең фикере төрле-төрле булды булуын. Шулай да алар вакытында театр сәхнәсендә уйналып,тиешле бәяләрен алдылар.
(20 нче слайд) Һ.Такташ үзенең “Әйдә,энем” дигән шигырендә :
Үләрмен дә онытырлар дип,
Юкка гына йөрәк янасың,
Тамбов урманнары сагыныр әлә
Үзе үстергән бунтарь баласын,- дип язды.
Әйе, шагыйрь ялгышмады. Тамбов урманнары гына түгел, бик күп укучылары аны сагына. Такташ сагындыра.
Каләмдәшләре дә Такташка лаеклы бәя бирделәр: “Һ.Такташ татар поэзиясендә бөтен бер дәверне ачкан кеше...” - дип язды башкорт язучысы Баязит Бикбай “Зур да, гүзәл дә” мәкаләсендә.
Дусты һәм яшьтәше Хәсән Туфан Такташ турында мондый юллар яза: “Көмеш кыңгырау дигән төшенчә бар. Такташның шигъри авазы көмеш кыңгырау гына түгел, алтын кыңгырау булып тоелды. Эшләрне, укытуларны ташлап, Такташлы Казанга килдем. Мине шигырьгә Һади китерде, поэзиягә ул дәште”.
Һ.Такташка багышлап, Хәсән Туфан “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар” циклын иҗат итә. Шушы циклдан алынган “Кайтырсың шикелле тоела” дигән шигырендә:
Бәйрәмгә минем тын табынга
Синең дә өлешең куела:
Беләм мин – кайтмыйсың...
шулай да
Кайтырсың шикелле тоела,-дип язды. Бу шигырьгә Башкортстан композиторы Бәхти Гайсин көй язган.
IV. Йомгаклау.
Аерым кимчелекләренә дә карамастан, Һади Такташ – татар әдәбиятын яңа идеяләр һәм әдәби геройлар белән баеткан олы шагыйрь. Бигрәк тә шигырь төзелешен һәм образлылыкны баетуга ул үзеннән зур өлеш кертте. Аның традицияләре тәрбиясендә татар шагыйрьләренең берничә буыны үсеп чыкты.
Еллар үткән саен, аның шигъри иҗатын һәр яңа буын үзенчә кабул итә, аннан үз рухына кирәкле азык таба. Шуңа күрә Һ.Такташ бүген дә заманыбыз белән бергә атлый, аның көчле шагыйранә авазы, үткәннең ерак кайтавазы булып, кайнар рухлы шигырьләре аша безгә килеп ирешә.
V. Өй эше. (21 нче слайд)
1 нче төркем. Такташның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан, дәреслектә булмаган мәгълүмат әзерләп килергә.
2 нче төркем. Дәреслектәге биографияне сөйләргә әзерләнеп килергә.