Тема урока: "Урман дусларыбыз" темасын кабатлау

Разделы: Иностранные языки


Максат:
  1. ”Урман дусларыбыз”темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне,  сүзтезмәләрне , җөмлә калыпларын, саннарны кабатлау, актив кулланышка кертү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  2. Укучыларның аралаша белү сәләтен, активлыкларын үстерү, игътибарлыкларын арттыру.
  3. Укучыларда татар телендә аралашуга омтылыш тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛГКК
Җиһазлау: кыргый хайваннар рәсемнәре, маскалар, мультемедиа, магнитофон.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1. Исәнләшү.
– Хәерле көн, укучылар! Барыгызга да сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлыйбыз.

2. Әңгәмә кору.
– Бүген сыйныфта кем дежур?
– Дәрестә кемнәр юк?
– Бүген ничәнче число, атнаның нинди көне?

II. Актуальләштерү.

1.Фонетик күнегү: [ ө] авазы.
а) Көн, көз, төлке,өч,көч сүзләрен кабатлау;
ә) Бер, ике , өч-
Бездә көч! – кабатлау.

2. – Укучылар, бүген без дәрестә командаларда эшлибез.Мин сезгә бик матур исемнәр уйлап килдем.
1нче команда –  Йолдызлар командасы;
2нче команда – Кояшлар командасы;
3нче команда – Салават күпере командасы.
(Укучылар үзләренең команда исемнәрен кабатлыйлар)
– Һәр дөрес җавап өчен командага фишка бирелә. Фишкалар тылсымлы тартмаларга салына. Дәрес азагында командаларның фишкаларын саныйбыз.

3.– Ә командалар белән  бүген урманга дусларыбыз янына барабыз.Димәк, без дәрестә урман хайваннарын  искә төшерәбез. Игътибар белән экранга карыйбыз.

III. Төп өлеш.

1.Әңгәмә.
– Укучылар бу нәрсә? (слайд– урман)
(Бу урман)
– Урман нинди?
(Зур,матур һ.б.)
– Урманда нәрсәләр яши?
(Хайваннар)

2. Хайваннарны сурәтләү.

а)– Укучылар карагыз әле,безгә кунакка нәрсә килгән?
– Бүре.(слайд-бүре)
– А спросите у волка,где он живет?
(Бүре син кайда яшисең?)
– Сросите,что он любит?
(Син нәрсә яратасың?)
– Спросите какой он?
(Бүре син нинди?)

ә) – Бу нәрсә?
(Бу куян) (слайд– куян)
– А спросите у зайца,где он живет?
– Сросите,что он любит?
– Спросите какой он?
– Укучылар,әйдәгез әле куян белән ял итәбез.

Физминутка.
Ап-ак йомшак куяннар
Йокыдан уянганнар.
Шундый рәхәт аларга,
Сикерәләр аланда.

б) Төлке һәм аю белән шундый ук сөйләшү үтә.(слайдлар-төлке, аю)
– Укучылар безнең хайваннар бии дә белә икән.
(Татар биюе куела. Маска кигән укучылар бииләр, калганнары кул чабалар.)

3. Саннарны кабатлау.
– Укучылар, карагыз әле,урманда ничә куян яши?
(слайд-4 куян)
– Ничә керпе яши?
(слайд-5 керпе)
– Ничә төлке яши?
(слайд– 2 төлке)

4. “ Нәрсә юк” уены.
Тактага куян, керпе, төлке,тиен,бүре,аю рәсемнәре беркетелә. Бер рәсем алына. Укучылар алынган рәсемдәге хайванны әйтергә тиеш.

5. “Кем тиз уйлап таба”уены.
Бер укучы арыслан рәсемен тота.Укучылар рәсемдә нинди хайван сурәтләнгәнен белмиләр.Алар сораулар ярдәмендә ,нинди хайван икәнен аңларга тиеш. Рәсем тоткан укучы,сорауларга җавап бирә.
– Ул урманда яшиме?
– Юк,урманда яшәми.
– Ул зоопаркта яшиме?
– Әйе, зоопаркта яши.
– Ул көчлеме?
– Әйе, көчле.
– Бу арысланмы?
– Әйе,арыслан.(слайд-арыслан)

Арыслан үзе белән таныштырып китә.

6.”Сихерле таяк”уены.
Бер укучы “куян” дип әйтә, таякны икенче укучыга бирә, ул-“куян сикерә” дип әйтә, уен шулай дәвам итә.

IV. Йомгаклау.

– Укучылар без дәрестә нәрсәләрне искә төшердек?
– Алар кайда яшиләр?
– Без сезнең белән  дәрестә ничек эшләдек?
– Саша, син ничек эшләдең?
– Ә командалар ничек эшләде? Әйдәгез әле карыйк.
(Фишкалар санала. Нәтиҗә ясала)
– Афәрин,укучылар.Сез бүген бик яхшы эшләдегез.
– Дәрес бетте. Сау булыгыз, укучылар.