Тема урока: "Г.Тукай "Кышкы кич""

Разделы: Начальная школа


УКУ 1 сыйныф
Тема: Г. Тукай “Кышкы кич”

Максат:

  • Г. Тукайның “Кышкы кич” шигыре белән таныштыру
  • сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыруга ярдәм итү;
  • укучыларның сөйләм телен үстерү;
  • татар мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү;
  • укучыларда  мәрхәмәтлелек, игелеклелек, битараф булмау сыйфатларын тәрбияләү;

Материал:

  • Татар балалар әдәбияты,
  • Шигырьләр һәм пьессалар;
  • Г.Тукай “Кышкы кич”

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, диск, компьютер, касета, магнитофон, карточкалар

Дәрес тибы:  Класстан тыш уку

Дәрес төре:   Йомгаклау
ДӘРЕС ПЛАНЫ

1. Оештыру өлеше:

– Исәнләшү.

2. Үткән материалны кабатлау:

– Укучылар быел татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 125 ел була. Шул уңайдан без аның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшереп үтик әле.

(Г.Тукайның иҗтын тыңлау)

3. Яңа теманы аңлату:

– Рәсемдә күргәнебезчә Г.Тукай яшәгән вакытта авыл өйләре кечкенә генә салам түбәле булган. Газ да юк, электр лампалары да янмый, радио да, телевизор да юк. Авыл өйләренең яртысын диярлек сәке алып торган. Шул сәкегә утырып ашаганнар да, төнлә ятып йоклаганнар да. Кешеләр бик ярлы яшәгәннәр, киемнәре дә бик начар булган. Салкын тиюдән, йогышлы авырулардан бик күп кешеләр үлгәннәр. Чөнки аптекалар да, хастаханәләр дә, дәваланырга дарулар да булмаган. Бик күп балаларның әти-әниләре үлеп китеп, ятим калганнар.
– Бүген без Г.Тукайның “Кышкы кич” шигырен укырбыз.
(магнитофон язмасыннан  “Кышкы кич” шигырен тыңлату)

Б) Әсәргә анализ ясау
Катнашучыларны табу
– Ә хәзер әйдәгез 1 нче куплетны укыйк әле (эчтән һәм кычкырып уку)
– бу юлларда кемнәр турында язылган?
(яшь балалар)
– Балалар нишли?
(шатланалар)
– Шатлыкның сәбәбе нидә?
(җылы өйдә утыралар)
– 2 нче куплетны уку.
–Шигырьнең бу юлларында сүз нәрсә турында бара?
(балаларның хәсрәтсез булулары турында)
– Сәбәбе нидә?
(Алар ятим түгел)
– Шигырьнең 3 нче куплетын уку.
– Әлеге юлларда сүз нәрсә турында бара?
(Аларның кайгысыз булулары турында)
–  Сәбәбе нидә?
(Җылы өйләре бар)
–  Шигырьнең 4 нче куплетын уку. –Нинди балалар турында  сүз бара?
(Ятимнәр, йорт-җирсезләр, бәхетсезләр)
– 5 нче куплетны уку
– Нәрсә турында сүз бара?
(бәхетсезләр)
– 6 нчы куплетны уку
– Әлеге юлларда нәрсә әйтелә?
(Ярдәм кулы сузарга кирәклеге әйтелә)

4. Шигырьне өлешләргә бүлү.

– Ә хәзер 1-3 нче куплетларны укыйк әле.
– Әлеге юлларны нәрсә берләштерә?
(бәхетле балалар)
– Калган юлларны нәрсә берләштерә?
(бәхетсез балалар)
– Димәк бу шигырь кемнәр турында?
(бәхетле балалар һәм бәхетсез балалар турында)
– Менә шигырьнең эчтәлеген белдек
– Укучылар, ни өчен шигырь “Кышкы кич” дип атала. Ә “Бәхетлеләр һәм бәхетсезләр” дип аталмый?
(Чөнки автор кышкы салкын кичне сүрәтләп, бәхетсезлек дәрәҗәсен зурайтып күрсәтә. Җылы өйдә, мич янында әниләре белән утырган балаларның ни дәрәҗәдә бәхетле, ә урамдагы йорт-җирсез ятимнәрнең ни дәрәҗәдә бәхетсез икәнлеген күрсәтә.)
– Әлеге шигырьдә тагын бер катнашучы бар. Беренче куплетта балаларга кем эндәшә? Кем алар белән сөйләшә?
– Автор
– Автор тыңлап утырган балаларга ни әйтергә тели?
(Ятимнәргә ярдәмле булыгыз. Аларның да сезнең кебек җылы өйдә утырасы килә. Сез алар белән соңгы ипиегезне бүлешегез,-ди)
–  Ярдәмле булу ул нинди дигән сүз? Нинди кеше генә кешеләрне кызгана белә, аларга ярдәм итә?
(игелекле, шәфкатъле, мәрхәмәтле, изге кеше)
– Димәк автор нәрсә әйтәсе килгән?
(изге күңелле, мәрхәмәтле булыгыз)
– Автор “Мәрхәмәтле булыгыз,”-дип шигырьдәге әкият тыңлап утырган баларга гына әйткәнме?
(юк, ул безгә дә әйткән)
– Димәк, монда без дә катнашабыз икән. Менә без сезнең белән әсәрнең мәгънәсен таптык. Ул игелекле, шәфкатьле, мәрхәмәтле булу турында. Г. Тукайның, үзе ятим үскәнлектән, ятим балаларны кызганып йөрәге әрни.

5. Дәрескә йомгак ясау

  • Тест (Приложение 1)
  • Тестны тикшереп билгеләр кую.
  • Укучылар без бүген Г.Тукайның нинди шигыре белән таныштык?
  • Автор әлеге шигырь аша безгә нәрсәләр өйрәтте?
  • Шигырь сезгә ошадымы?