Урок татарского языка

Разделы: Иностранные языки


3-й класс.

Максат:

1. Укучыларның сүз төркемнәрен ничек үзләштерүләрен тикшерү.
2. Укучыларның сөйләм телен үстерү.
3. Балаларда татар телен өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы:

1. Оештыру моменты.

– Исәнләшү.
– Дежур укучы белән әңгәмә. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

Укытучы: Бүген безнең дәрескә кунак килде.Ул буш кул белән килмәгән. Менә шушы сандыгына салып күп итеп сораулар, биремнәр алып килгән.Ул менә шунда утырып сезнең ничек җавап биргәнегезне карап утыра. Ахырдан сезгә билгеләр куя.

2. Актуальләштерү.

1. Ребус чишү (Презентация. Рәсем 1)

Исем сүзе килеп чыга.

– Нәрсә соң ул исем?
– Ул нинди сорауларга җавап бирә? (Кагыйдәне әйтү.)

2. Уен “Кем күбрәк исем ясый?”

Тимер 
Иген
Урман
бакча
юл
яшь
балык
күз
дус

3. “Иҗекләрдән сүзләр яса” уены.

3. Яңа тема.

Ребус чишү. (Рәсем 2)

Сыйфат сүзе килеп чыга

– Нәрсә ул сыйфат?

– Нинди сорауларга җавап бирә? (Кагыйдәсен әйтү.)

1. Сыйфат һәм исемнәрне парлап язарга.

Матур
Яшел
Кызыклы
Озын
юл
кыз
болын
китап

2. Бирелгән тексттан сыйфатларны табарга.

Ребус чишү. (Рәсем 3)

Фигыль сүзе килеп чыга.

– Нәрсә ул фигыль?
– Нинди сорауларга җавап бирә?
– Нәрсәләр белән төрләнә? (Кагыйдәне искә төшерү.)

Табличкалар ярдәмендә фигыльләрнең заманнарын билгеләргә.

Эшли

Китте

Җырлар

кайта

язды

барачак

сөртте

бирер

сөйли

Мәкальләр белән эшләү.

Тырышлык-бәхет китерер

Ялкаулык ачтан үтерер

– Мәкальнең мәгънәсе турында сөйләшү.
– Фигыльләрне табу.

4. Өй эше бирү.

Исем, сыйфат, фигыльләр кертеп кечкенә генә хикәя төзеп килергә.

5. Йомгаклау

– Без бүген дәрестә нинди сүз төркемнәрен кабатладык?

(Укучыларның җаваплары.)

Билгеләр кую.

Дәрес бетте, сау булыгыз.