Базарда

Разделы: Иностранные языки, Начальная школа, Конкурс «Презентация к уроку»


Презентация к уроку

Загрузить презентацию (3 МБ)


3 нче сыйныфта уку дәресе (рус телле балаларга)

МАКСАТ.

  1. Лексик темага бәйле яшелчәләр исемнәре белән таныштыру;
  2. ” Ә “ теркәгечле җөмлә калыпларын сөйләмдә куллануга ирешү,чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны сөйләмдә активлаштыру,үзләштерелгән сүзләрне диалогик hәм монологик сөйләмдә куллана белү;
  3. дуслык,юмартлык кебек кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ. Яшелчә һәм җиләк-җимеш муляжлары “Базарда”, “Яшелчәләр”, “Җиләк-җимешләр” дигән язулар, “Шалкан” әкияте буенча рәсемнәр,магнитофон язмасы,презентация,яшелчәләр,аларның кулдан ясалган рәсемнәре,кәрзиннәр.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I.Оештыру.Дежур укучы рапорты.

II. Актуальләштерү.

1) Фонетик күнегүләр башкару.

Аудио тасма буенча авазларны һәм сүзләрне тынлау,кабатлау.” Тыңлагыз.Кабатлагыз.Дөрес укыгыз”.

[къ-к] [гъ-гъ]
[а - ә ] [ у –ү ]
[о-ө] [н-ң]
[ж-җ] [х-һ]

Тугыз – егерме
Кыяр – кишер
Алма - әфлисун
Җиләк - өрек
Көн – төн
Сиңа – миңа

2) Өй эшен тикшерү (Җиләк–җимеш исемнәрен кертеп төзелгән хикәя)

Базарда.

Без ял көнне әни белән базарга бардык. Базарда бик күп җиләк-җимеш саталар. Базарда кавын, карбыз, әфлисун, чикләвек, өрек, йөзем саталар. Без әфлисун, чикләвек һәм карбыз сатып алдык. Чикләвек тәмле, ә карбыз бик

баллы булды.

3).Сөйләм үрнәкләрен кабатлау.

Диалог “Җиләк-җимешләр” кибетендә.

(бирегез әле – дайте, пожалуйста, үлчәгез әле – взвесьте, пожалуйста).

Диалоглар төзү өчен муляжлар таратыла.

- Син кавын яратасыңмы?

- Әйе,бик яратам.

- Карбыз да яратасыңмы?

- Мин карбыз да яратам.

Монологлар төзү.

Бу әфлисун. Бу лимон. Әфлисун файдалы, ә лимон файдалырак.

Бу чикләвек. Бу өрек. Чикләвек кечкенә, ә өрек кечкенәрәк.

Бу алма. Бу мандарин. Алма баллы, ә мандарин баллырак.

III. Яңа төшенчәләр формалаштыру.

Яңа сүзләрнең эйтелешен өйрәнү.Аудио тасма буенча тыңлау,кабатлау.

Яшелчә - [ йәшэлчә’]
Шалкан – [шалкъан]
Борыч - [ боры’ч]
Кабак – [ къабакъ]
Сарымсак- [ сарымса’къ]
Чөгендер – [ чөгөндэ’р]

(Слайдларны карау)

СҮЗЛЕК БЕЛӘН ЭШ. Сүзләрнең русча тәрҗемәсен сүзлектән табып дәфтәргә язу. Укучылар дәфтәрләрен алмашып дөреслекне тикшерәләр.Әйтелеш өстендә эшне дәвам итү,сүзне активлаштыру.

БОРЫЧ

БОРЫЧ АЧЫ

КЫЗЫЛ БОРЫЧ ФАЙДАЛЫ

Дөрес язылыш өстендә эш.

Сүзлек диктанты.

IV. ФИЗКУЛЬМИНУТ.

1) “Балдак эзләү”. (Кул хәрәкәтләре белән).

Әллә-ли, әллә-ли
Беркем берни әйтә алмый.
Уң кулымдамы балдак?
Сул кулымдамы балдак?
Уң кулымда да ул юк.
Сул кулымда да ул юк.
Анда да юк.Монда да юк.

2) Рәсемнәр буенча “Шалкан” әкиятен сөйләү. Бер укучы башлый, икенчесе дәвам итә. “Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар” дигән өлешен бергәләп кабатлыйлар.

V. Дәреслек белән эш.

2 нче күнегү. Диалогларны сәнгатьле итеп уку, тәрҗемә итү.

3 нче күнегү. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны дөрес куллану, “ә” теркәгечле җөмлә калыпларын кабатлау.

VI. Ситуатив күнегүләр.

1) Тебе хочется кушать чеснок. Попроси у друга.

2) Вырази восхищение по поводу того, что на рынке очень много овощей.

3) Предложи своему другу зеленый перец.

- Балалар, Артем нинди малай?

- Артем юмарт малай.

Дуслык, ярдәмләшү турында әңгәмә.

4) Диана, ты не любишь чеснок, скажи об этом.

5) Данил скажи, что тыква полезна, а чеснок полезнее.

VII. Дәрескә йомгак. Билгеләр кую.

Өй эше.

1) Яңа сүзләрне ятларга.

2) Яшелчәләр турында табышмаклар өйрәнеп килергә.

Саубуллашу.