Внеклассное мероприятие по татарскому языку "Шушы яктан, шушы туфрактан без". 2–4-е классы

Разделы: Внеклассная работа


Максат: Укучыларны туган төбәгеңнең күренекле кешеләре, билгеле урыннары белән таныштыру. Алар белән горурлану хисләре уяту, халкыбызның телен, күркәм йолаларын хөрмәт итәргә өйрәтү, туган төбәгеңә мәхәббәт тәрбияләү.

Карап тормый ара еракка,
Дуслар килгән безгә кунакка.
Дуслык – безнең тормыш нигезе.
Дуслык – безнең бәйрәм бизәге.

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучы апа-абыйлар, укучылар.

Без бүген “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык.

– Бүген без сезнең игътибарыгызга тедән журнал тәгъдим итәбез. журналыбызның беренче бите"Туган ягым – Алексеевск" – дип атала.

Шөһрәтле Болгар каласы булган

Бөек Бүләр төбәгеннән без;

Көне өчен түгел, дине өчен

Буйсынмаган халык – мишәр без.

Безнең, дибез, алар безнекеләр:

Чистай, Әлки, Аксу яклары;

Нәкъ менә шул төбәктән чыккан

Мишәрнең каймаклары.

Инкыйлабның татар дөньясына

Камчы белән орган еллары.

Курыкмыйча, “Кеше – бөек ул” – дип

Тукайларча әйтте Думави.

Чит илләрдә яшәп, үз милләте,

Туган теле өчен көрәшкән

Татар милләтенең йөз аклыгы-

Исхакый да безнең төбәктән.

Шигъриятнең пәйгамбәре – Туфан,

Аклык алган Аксуларыннан,

Кармәт чишмәләре дәва булган

Аның йөрәк ярсуларыннан.

Чит итмибез Чулманның бу ягын –

Җанга якын булган Әлкиен,

Сугыш прозасында ут уйнаткан

Мишәренең Нәби Дәүлиен.

Чистай ягын гел кояшлы итте,

Каләменнән көмеш нур сипте,

Кояш апа Тимбикова юлын

Нәбирәләр бүген үз итте.

Салих Баттал киткән бу яклардан

Шигърияткә “Олы юл буйлап”,

Ул тудырган Сәфәрләрне бүген

Каршы алыр идек бишкуллап.

Һәр кешенең була туган ягы,

Туган җир бит була бер генә.

Җанга газиз төбәк – бистәбездән

Аермасын юллар мәңгегә.

Без бүгенге кичәне яктышыбыз Кыр Шунталысы урта мәктәбененең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдикова Гөлнур апаның шигыре белән башлап җибәрдек. Шигырьдә нәрсә турында әйтелә?

– Туган төбәгебез, аның күренекле кешеләре турында әйтелә.

– Безнең төбәккә нинди районнар керә?

– Чистай, Аксубай, Чирмешән, Әлки.

Туган тел, туган ил – ничек матур яңгырый бу сүзләр. Нәрсә соң ул Туган ил? Ул синең туганнарың, синең басып йөргән җирең, синең районың, син яшәгән төбәк.

– “Мин яратам сине Татарстан” дигән җыр яңгырый.

– Безнең туган төбәгебезнең исеме ничек? (Алексеевск районы)

– Алексеевск авылы 1709–1710 елларда барлыкка килгән. Нигез салучысы булып бояр, Казан һәм Әстерхан губернаторы Петр Матвеевич Апраксин тора. Аннан соң хуҗа булып чуен кою заводы хуҗасы Демидов кала. Аннан сон Алексеевскига хуҗа булып Сахаров кала. Алексеевск тарихында бик күп истәлекле битләр.

Журналыбызның икенче бите танылган шәхесләргә багышлана.

– Туган ягың турында уйлаганда, аның тарихи үткәненә һәм байлыгына, халкына сокланасың, күренекле эшләренә сөенәсең.

Безнең район илебезгә Совелар Союзы геройлары Кочнев Иван, Федин Михаил, Хәйруллин Хәбибулла, Халев Василий, генерал майор Заки Кутлинны биргән. Безнең якташыбыз Плотников летчик Гастеллоның батырлыгын кабатлый.

Туган җирем минем Чулман буе,

Безнең яклар данлы химиклары белән:

Арбузовлар туган биредә.

Бутлеровның туган җире шушы,

Яши гүя алар бүгендә.

Әйе, танылган галимнәр – Бутлеров, Арбузов, язучы Салих Баттал, җәлилче Абдулла Баттал, опера җырчысы Пантюшинаның туган яклары булса, үз вакытларында безнең якларда Толстой, Некрасов, Аксаков, Белинский яшәгән. Татарстанның атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин, Сания Исмәгыйловалар белән ничек горурланмыйсың.

Туган җирем минем Чулман буе,

Ә яшәве синдә бик рәхәт.

Шундый шәхесләрне биргән өчен,

Туган җирем сиңа мең рәхмәт.

Журналыбызның өченче бите “Яңгырый җырлар кайтаваз булып” дип атала.

– “Хуҗалар тавы” җыры яңгырый.

Алексеевск районында Хуҗалар тавы дигән изге урын бар. Әйдәгез әле шул хакта риваятьләр тыңлап үтик. 

– Шул тауда борынгы заманнарда Мәрҗән исемле болгар шәһәре булган, ди.

Анда Тырышмал Хуҗа исемле кеше хакимлек иткән. Тырышмал Хуҗаның берсеннән-берсе сылу, берсеннән-берсе акыллы 12 кызы булган. Алар арасында Мәрҗән шәһәренең батыры Иштирәк баһадирның сөйгәне Нәркәс сылу да бар икән.

Бер вакыт Болгар илен яу баскан. Ул илнең башкаласы – Биләргә үк килеп җиткән һәм шәһәрне камап алган. Биләрне якларга башка болгар шәһәрләреннән дә батырлар килгән. Иштирәк баһадир да үзенең дуслары белән дошманга каршы чыккан. Сугыш бик каты булган, бик күп батырлар башларын салганнар. Иштирәк баһадир белән өч батыр сугыша-сугыша Биләр янындагы Хуҗалар тавына менгән. Батырлар туган илләре өчен соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшергә ант иткәннәр һәм, дошманнар өстенә ыргылып, тигезсез сугышта һәлак булганнар. Аларны шул тау башына җирләгәннәр.

Көрәшкә хатын-кызлар да кушылган. Алар арасында Тырышмал Хуҗаның 12 кызы да катнашкан. Әмма ләкин төп көчләр җиңелгән. Шуннан соң 12 кыз атларын Мәрҗәнгә таба борганнар. Яу барыбер алар артыннан калмаган, урман, алмагачлар эчендә утырган гүзәл Мәрҗәнгә хәтле килеп җиткән һәм шәһәрне көл иткән.

Ә Тырышмал Хуҗаны, аның 12 кызын тотып алып, Хуҗалар тавы янына китергәннәр. Монда дошман күзәтчелеге астында алар, яланаяк килеш көне-төне туфрак ташып, яңа бер тау өйгәннәр. Биек тау өелеп беткәч, дошманнар Хуҗаны һәм аның кызларын шул тау башына тереләй җиргә күммәкче булганнар. Шулчак кызлар унике йолдыз булып, күккә күтәрелгәннәр, ә Тырышмал Хуҗа үзе, таудан сикереп, елга суына әйләнеп, күздән югалган.

Халык хәзер дә елга башы булган чишмәне изге санап, аңа табына, ә кызлар өйгән тауны “Кыз тавы” дип атап йөртә.

Икенче бер риваятьтә Болгар патшасы кызының батырлыгы хикәяләнә.

Ил өстенә дошман килә. Болгар шәһәрен алганда, Габдулла патша үзенең гаиләсе һәм якыннары белән шәһәрдәге бер таш манара эченә кереп бикләнә. Явыз Аксак Тимер, бу корылманы бүрәнәләр белән уратып алып, ут төртергә куша. Янгында патшаның кече кызыннан башка барысы да үлеп бетә. Бу патша кызы бөтен Болгар илендә иң чибәр һәм иң акыллы кыз була. Ул ак киемнән манара түбәсенә үк чыгып баса. Аксак Тимер аның көчле ялкыннан да курыкмыйча, батырларча басып торуына һәм искиткеч гүзәл булуына таң калып, шунда ук утны сүндерергә куша. Янгын тынгач, илбасар, бөтен кешегә ишетелерлек итеп, кызга эндәшә: “Син минем иң баш хатыным, йортның бизәге булырсың”,– ди. Әмма патша кызы, илбасарның хатыны булганчы, түбәнгә ташланып үлүне артыграк күрүне әйтә. Бу җаваптан котырынган Аксак Тимер, кызның әсирлектәге ике ир-ат туганын китертеп, күз алдында җәзалап үтерергә боера. Богауланган абыйларын күргәч, патша кызының йөзе агара. ?гәр туганнарыма иң шәп чаптар атларыгызны биреп, күзалдымда иреккә җибәрсәң генә хатының булырга ризалык белдерәм, ди ул илбасарга. Аксак Тимер кызның матурлыгыннан акылын җуеп, ничек булса да тизрәк аның ризалыгын алырга теләп, иң яхшы атларын бирә. Патша уллары, кыю сеңелләренә соңгы саубуллашу карашларын ташлап, атларына сикереп менәләр дә күздән югалалар. Ә болгар патшасының кызы башы белән аска, сүрелеп баручы янгынга ташлана.

Ике туган, Болгар иленең төньяк төбәкләренә барып җитеп, Казан шәһәренә нигез сала. Ә батырларча һәлак булган патша кызын халык бүген дә онытмый. Ул ташланып үлгән манара төбенә килеп, аның истәлегенә дога кыла.

Менә шулай, дуслар, дошманнарга каршы көрәштә ир-егетләр генә түгел, гүзәл кызлар да батырларча һәлак була. Менә шулай ирек яратучы, көчле рухлы була безнең халкыбыз.

Халкым яши гомер буе

Шушы җирдә баш иеп.

Татарстан туган якның

Үзәгенә сыенып.

– Татар халык биюе “Бас кызым Әпипә”

Туган йорт, авыл, район, республика... Еллар үткән саен Ватан төшенчәсе әнә шулай киңәя бара.

Җитәмени безнең туган якка.
Җәен – яңгыр, кышын – кар исен
Күкрәгеңә сулап, биек таудан
Ил киңлеген сөенеп карыйсың.
Сандугачлар кайтып моңнар түгә,
Канат кага күктә бөркетләр.
Көзен бөтен җиргә муллык җәя
Язын чәчкән энҗе бөртекләр.