Сәхнәгә алып баручы егет чыга:
“Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай”, диләр.
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, - һич онытмыйм- һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдәй юрган иде.
Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;
Халкының эчкән суы бик кечкенә инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре, төлке – җиһан ерткыч та бар.
Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши;
Очрата аучы булып, урманда күп йөргән кеше.
Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр;
Төрле албасты, шүрәлеләр бар диләр.
Һич гаҗәп юк. Булса булыр, - бик калын, бик күп бит ул
Күктә ни булмас дисең, - очсыз-кырыйсыз күк бит ул.
Сәхнәдә урман күренеше. Ун якта – елга, уртада – бүрәнә, сул якта – учак, учак өстендә - казан. Учак янында өч бүре.
1нче бүре: “Әй, Яртыколак! Пешәме инде ул боткаң?”
2нче бүре: “Хәзер,хәзер,аз гына сабыр ит.”
3нче бүре: “Әй, ул итсез ботканың ни тәме бар инде?!”
Сәхнә артында “Син тот! Син тот!”, дигән тавышлар ишетелә. Сәхнәгә Кәҗә белән Сарык чыга)
Кәҗә: “Мә, син тот!” (капчыкны Сарыкка бирә)
Сарык: “Юк ла, син тот!”
Кәҗә: “Сарык абый, син көчлерәк!”
Сарык: “Син, сакалбай, гайрәтлерәк!”
(Бүреләрне күреп, икесе дә катып калалар)
Кәҗә: “Исәнмесез, дуслар, бүре әфәнделәр!”
1нче бүре: “Ашыйбыз боларны тотабыз да
Менә ничек ит таптык боткабызга!”
Кәҗә: “Кайгырмагыз, бездә ит күп,
Ул ит белән һәркайсыбез булыр тук!
Ни карыйсың? Тиз бул, тиз бул әле, сарык!
Капчыктагы бүре башын китер алып!”
(Сарык капчыктан бүре башы чыгара)
Кәҗә: “Микикики! Микики!
Капчыкта бит бүре башы уники!
Ах, уңмаган, юләр сарык, надан сарык!
Моннан зуррак бүре башын китер алып!”
(Сарык шул ук бүре башын чыгара, бүреләр курка, качу ягын карый)
2нче бүре: “Туктагыз, мин тиз генә су китерим,
Суы бик аз, безнең ботка пешәр коры!” (кача)
1нче бүре: “Тукта! Мин булышам!” (кача)
3нче бүре: “Мин дә сезнең белән!”
(Сарык белән Кәҗә куаналар, учак янына утыралар)
Кәҗә: “Алдадык бит бүреләрне!”
(Сәхнә артында: “Тукта, трр!”,- дигән тавыш ишетелә)
Кәҗә: “Урманга килгәндер безнең хуҗабыз!
Безне тотып ашамасын!”
Сарык: “Сызабыз!!!” (икесе дә кача)
Сәхнәгә балта тоткан Егет чыга. Бүрәнәне карый, чаба, чөй кага, Шүрәле килеп чыга, Егетне күреп шатлана, сикерә. Егет Шүрәлене күреп, аптырап кала. Бүрәнә тирәли әйләнеп чыгалар.
Егет: (тамашачыларга)
“Нәрсә бу? Качкынмы? Җенме? Я өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез,әллә нинди нәрсә бу!
(Шүрәлегә) Сиңа миннән ни кирәк?
Шүрәле: “Бер дә шикләнмә, Егет, мин карак-угъры түгел
Юл да кисмимен, шулай да мин бик үк тугъры түгел
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм,
Мин әле күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм!
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым,
Булгалыйдыр көлдереп, адәм үтергән чакларым.
Кил әле: син дә бераз бармакларыңны селкет, и яшь Егет!
Килче икәү уйныйк бераз кети-кети!”
Егет: “Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин
карышмыйм, уйныймын.
Тик син шартыма күнмәссең
диеп мин уйлыймын!”
Шүрәле: “Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчек кенәм!
Тик тиз уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.”
Егет: “Сөйләем шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә
Шунда бар ич озын һәм бик юан бер бүрәнә
Миндә көч-ярдәм бирермен, әйдә, иптәш кузгалыйк.
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бар эчелгән ярыгы,
Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!
(Шүрәле бүрәнәнең ярыгына бармакларын тыга, Егет чөйне бәреп чыгара, Шүрәленең бармаклары кысылып кала)
Шүрәле: (акыра)
“Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәм генәм;
Моннан бары үзеңә, угълыңа, нәселеңә тимәм.
Башкалардан да тидермәмен, ул минем дустым диеп.
Аңар урманда йөрергә мин үзем куштым диеп.
Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар җибәр!
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар, сиңа ни бар?
(Егет китәргә җыена)
Шүрәле: “И, Егет, һич юк икәндер, мәрхәмәт хисең синең,
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син?
Исемең кем синең?
Иртәгә килгәнче дуслар, тәндә җаным торса гәр,
Шул фәлән атлы кеше кысты диярмен сорасалар!”
Егет: “Әйтсәм әйтим син белеп кал, чын атым -
“Былтыр” минем,
Бу Егет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!”
(Егет китә. Шүрәле акыра: “Үләм, коткарыгыз, үләм!” Ике шүрәле йөгереп чыга)
Шүрәле: “Кысты, хәрап итте явыз Былтыр мине,
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?!”
1нче шүрәле: “Син юләрсең, син котырган, син тилергәнсең, вот җүләр!”
2нче шүрәле: “Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел!
И юләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!”
(Бүрәнәне күтәреп, чыгып китәләр)
Сәхнәгә алып баручы кыз чыга:
“Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул,
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.
Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем,
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.
Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер: кая ташлар бу тәкъдирем
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем,
(Сәхнәгә Акбай белән Малай чыгалар)
Малай: “Әйдә, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, тоз утыр, яхшы утыр!”
Акбай: “Ник газаплыйсың син болай, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә”
Малай: “Ах, юләр моэмай! Тырыш яшьләй,
картайгач җайсыз ул.
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!”
(Акбай сикереп торып кача)
Малай: “Ах, юләр Акбай! Тагын качты бит!”
(Сәхнәгә Күбәләк очып чыга, бии)
Малай: “Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп,
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Таба аласыңмы ризык?”
Күбәләк: “Мин торам кырларда,
Болында, урманда.
Уйныймын, очамын,
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хус исе.
Тик гомерем бик кыска;
Бары бер көн генә -
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!”
(Малай белән Күбәләк китәләр. Сәхнәгә икенче Малай йөгереп чыга)
Малай: “Уф, кызу да инде җәй көне!
Йөгердем, уйнадым, тирләдем, пештем!
Әллә су коенып чыгарга инде?”
(елга янына килеп карый, курка)
“Ә, юк, мин бүтән суга кермим!
Телисезме, минем белән булган хәлне сөйлим?”
“Җәй көне, Эссе һавада мин суда көйнам, йөзәм.
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм,
Шул рәвешчә бер сәгатъ ярым кадәрле уйнагач,
Инде шаятъ бер сәгатъсез тирләмәм дип уйлагач,
Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым,
Куркам үзем әллә нидән, - юк янымда юлдашым.
(елгадан Су анасы килеп чыга, утыра,чәчләрен тарый)
Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага,
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмага.
Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак
Шул тарак белән утыра тузгыган чәчен тарап,
Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.
(Су анасы елгага чума, алтын тарагы яр буенда кала. Малай әкрен генә килеп, таракны ала, китәргә җитешми, Су анасы килеп чыга, Малай бик нык курка, урынында катып кала)
Су анасы: “Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!”
(Малай сәхнәнең бер ягына кереп кача, Су анасы шул якка йөгергәндә,сәхнә артында “Вау! Вау! Һау! Һау!” этләр тавышы ишетелә. Су анасы куркып сәхнәнең икенче ягына йөгерә)
Малай: (йөгереп чыгып)
“И явыз карчык! Тарагыңнан коры калдыңмы?!”
(сәхнәгә Әни чыга)
Малай: “Әни! Әни мин алтын тарак таптым.
Сусадым, ардым, әни мин бик озак чаптым!”
(Әни таракны ала, малаена шикләнеп карый)
Әни: “Ярар, улым. Кич җитте инде, йокларга кирәк, әйдә, ят.
(тамашачыларга)
“Я, ходаем, кайдан килгәндер бу малайга алтын тарак!”
(Малай йокларга ята. Сәхнәдә ут сүнә. Бераздан тәрәзәгә суккан тавыш ишетелә. Малай куркып юрган астыннан карый)
Әни: “Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!”
(сәхнәдә Су анасы күренә)
Су анасы: “Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! Бая көндез алып качты синең улың карак!”
(Әни тиз генә таракны Су анасына ташлый. Су анасы китә. “Әйдә, тор әле!” дигән сүзләр белән Әни малайны колагыннан тотып сәхнә артына алып китә. Сәхнә артында:”Юк, юк! Әни, мин бүтән тимим!” дигән тавыш ишетелә. Сәхнәгә колаган уа-уа Малай чыга)
Малай: “Су анасыннан котылгач, тынычлангач әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине.
Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым
“Йә, иясе юк!”,-дип, әйберләргә тими башладым.”
Сәхнәгә алып баручы кыз чыга:
“Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! Оят, хурлык,түбәнлекләр иренгәннән килә.
Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,
Тик белән тапсын ашарын, итсен әлбәт иҗтиһад.
Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба,
“Уйнады”, дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш;
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсән чын күнел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
(Сәхнәгә бөтен катнашучылар чыга. Кичә “Туган тел” җыры белән тамамлана)