Литературно-музыкальная композиция "Праздник стихов"

Разделы: Внеклассная работа


Цели мероприятия:
– ознакомить учащихся с жизнью и творчеством татарского поэта М.Джалиля;
– прививать любовь к изучению стихотворении татарских поэтов;
– через его творчество воспитать в детях чувство любви к Родине, к своему народу, к
природе родного края,
– воспитывать в учениках гуманно-патриотические качества на примере жизни поэта.

Аудитория: мероприятие проводится для учащихся средних и старших классов.

“Шигырь бәйрәме”.

(М. Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә.)

Максат: Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилне искә алу;

М. Җәлил шигырьләренең әһәмиятен билгеләү.

Җиһазлау: М. Җәлил портреты, аның турында башка әдипләрнең сүзләре.

Кичә барышы.

1 а.б. Бүгенге кичәбез күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты М.Җәлилгә багышлана.

2 а.б. М. Җәлилнең бөтен тормышы, иҗаты – батырлык үрнәге. Аның исеме безнең хәтеребездә һәрвакыт какшамас ихтыяр һәм ныклык символы булып тора.

1 а.б. Талаучылар килде ил чигенә
Бәхетебезне тартып алырга.
Күтәрел, ил, дошман өеренә
Соңгы көрәш, соңгы давылга

2 а.б. Сау булыгыз, дуслар, – диде Муса
Әкрен генә поезд кузгалды.
Калды Казан, киттең син сугышка,
Ерак иде солдат юллары.

1 а.б. Сынау көне килде безгә, Муса,
Турылыкка Ватан анага
Мәхәббәтне саклап якын дуска,
Син әзерме утта янарга?

2 а.б. Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.

1 а.б. Бүген без Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Хәзер Муса Җәлил иҗаты буенча “Шигырь сөйлик әле” уенын башлыйбыз. Уенчылар урыннарга рәхим итегез.

2 а.б. Уенның беренче туры “Син беләсеңме?” дип атала. Мин хәзер һәр командага да 3 әр сорау бирәм. Кайсы команда төгәл, тулы җавап бирә, алар җиңүче була. Игътибар белән тыңлагыз:

“Йолдыз”.

  1. М. Җәлил нинди авылда туа?
  2. М. Җәлилнең нинди балладалары бар?
  3. Ул кайчан әсирлеккә төшә?

“Чулпан”.

  1. М. Җәлил ничәнче елда туа?
  2. Кечкенә балалар өчен нинди әсәрләр яза?
  3. Ул нинди төрмәдә үтерелә?

1 а. б. Хәзер музыкаль пауза. “Җырларым” җыры башкарыла.

Уенны дәвам итәбез. Менә бу юлда хәрефләр язылган. Кызыл чыкса, йөреш каршы командага күчә. Ә кара булса, шул хәрефкә башланган шигырь юлларын яттан әйтергә. Башладык.

1 2 3 4 5 6 7
Б Ү Р Е Л Ә Р

Кайсы санны ачабыз?

Б – Без бу ел гына
Мәктәпкә килдек.
Аңарчы һаман
Бакчада идек.
(Беренче дәрес)

Барыгыз болынга, балалар!
Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!
Елмайсын күреп шат аналар
Юансын боеккан күңелегез.
(Чәчәкләр)

Ү – ?теп барам шулай урам буйлап,
Парадныйда күрәм бер бала.
Звонокка үрелә, буе җитми,
Аптырагач, карап уйлана.
(Ишек төбендә)

Р йөреш күчә.

Е – Ефәк кушак билеңдә,
Көмеш балта кулыңда
Зифа буйлы бер чыршы
Үсеп утыра юлыңда.
(Суык бабай)

Л – йөреш күчә.

Ә -?кияттәге серле йомгак булып,
Тәгәрәде тормыш сукмагым.
Озак бардым, ахры, көн батканда
Шушы йортка арып туктадым.
(Серле йомгак)

Р – Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер – береннән;
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән? “Кызыл ромашка”

Икенче тур тәмамланды. Музыкаль пауза.

“Кызыл ромашка” җырлы-бию

Өченче тур.

Биредә аерым шигырьләрдән сүзләр бирелә. Сез шул шигырьнең бер куплетын сөйләргә һәм исемен әйтергә тиеш.

1. Суык бабай, кил безгә
Яңа ел бәйрәменә,
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.

2. Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә.
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башын киссәң дә.

3. Ул якын сердәше
Чишмәне сагына
Таң кошын юксынып,
Чишмә дә зарыга.

4. Мин күп күрдем филдәй кешеләрне:
Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.
Тик күрәсе иде эше белән
Кеше булган иң чын адәмне.

5. Юл чатында ялгыз гына
Үсеп утыра бер карт имән.
Тирә– ягы яшел чирәм,
Ботаклары җиргә тигән.

6. Җырларым, сез шытып йөрәгемдә,
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса, сездә көч һәм ялкын,
Шул кадәрле җирдә хаккыгыз!

7. Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.

8. Кешеләр. Сугыша, кан коя,
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төн буе улашып якында
Иснәнеп йөриләр бүреләр.

9. Барыгыз болынга, балалар!
Йөгерез, уйнагыз, көлегез!
Елмайсын күреп шат аналар,
Юансын боеккан күңлегез.

Ә хәзер 3 тур буенча нәтиҗә ясыйк. Җиңүчеләр бүләкләнә.

1 а.б. Изсәләр дә таптап шагыйрь җанын,
Атсалар да төбәп йөрәккә.
Ул җыр , илче булып, ирек нурын
Тузан аша илтә еракка.

2 а.б. М. Җәлил җирдә аз яшәде,
Күпме күрде, күпме кичерде.
Үз гомерен сүнмәс ялкын итеп,
Мәңге үлмәс җырга күчерде.

1 а.б. Әйткәнеңчә, синең җырлар Муса.
Ил кырында чәчәк аттылар.
Үз илендә алар көч һәм ялкын
Мәңге сүнмәс ялкын таптылар.

Бүгенге М.Җәлилгә багышланган кичәбезне аның турындагы җыр белән тәмамлыйк. “Салют сиңа, М.Җәлил”.