Классный час "Родина моя – Татарстан, родной язык – язык Тукая"

Разделы: Внеклассная работа


Максат. Укучыларда дөрес һәм сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү: туган  телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү аша аңа ихтирам хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау.  Китаплардан күргәзмә, аудио, видео язмалар.
Дәрес барышы.
“Тукай маршы” (көй яңгырый)
1. Дәресне Г.Тукайның “Бәйрәм” шигыре буенча Кояш һәм Яз булып киенгән балалар башлап җибәрә
Яз. Бар күңеллек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу?
Кояш. Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Яз. Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген.
Кояш. Уйный сазым бәйрәм көен – бәйрәм бүген!
Яз. Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын. Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Кояш. Тыңладым әкрен генә искәндә, бәйрәм көн җилен.Ансы да сөйли тагын        бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
“Туган тел” көе яңгырый
 Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры “туган тел”,
 Истән бер дә чыкмый торган                                  
Халык көе “Туган тел”.                                           
Синсез мин ятим,                                                     
И туган телем,    
Синсез мин көчсез,    
И туган телем.    
Тылсымлы шигырьләреңне                                     
Укыйбыз кабат-кабат    
Балачак хыялларына    
Бирәләр алар канат.    
Апрель җитсә, исемеңне                                             
Җырына куша тургай.                                                 
Милләтемнең кояшы син,     
И моңлы, нурлы Тукай.                                           
И туган җирем,
Синдә минем өем,
Анда әткәм, әнкәм,
 Анда – туган телем.
   “Туган телне” яттан сөйләп,
Үсеп җиткәнбез шулай,
Барлык татар кешеләре
Ярата сине, Тукай.
  Шүрәлеләр яшәгәнгә
Ышанмый кемнәр генә?
Су анасы әкият сөйли
Серле җәй төннәрендә.
  Ямь өстәлсен яз китергән
  Чәчәкләр бәйләменә.
Барыбыз да кушлыйк әле
   Туган тел бәйрәменә.
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучыларыбыз, укучылар! Без бүгенге кичәбезне “Туган илем – татар җире, туган телем – Тукай теле” дип атадык. “Теле юкның – иле юк”, - ди халык. Ә безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз, бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар. Бүген сезнең каршыда төрле сәләткә ия булган укучыларыбыз үз туган телебездә Ватаныбызны, горур халкыбызны зурлыйлар, туган телебезгә, үскән җиребезгә мәдхия җырлыйлар.
- Саумысыз, кадерле кунаклар!
Сезне бүгенге бәйрәмдә  сәламләргә рөхсәт итегез. Сезгә корычтай нык сәламәтлек юлдаш булсын. Тормыш күгегезнең һәрвакыт чиста, тыныч булуын телибез. Ә хәзер безнең мәктәп укытучылары һәм укучылары коллективы исеменнән безнең йөрәкләребезнең җылысы белән тулы сәламебезне кабул итегез.
“Чын дустым”  җыры яңгырый
Туган телем күп еллардан бирле                
Чәчәк ата йөрәк түрендә.                             
“Әнкәй” дигән иң беренче сүзне                
Мин әйткәнмен туган телемдә.                   
Туган телдә сөйләшеп                                 
Яшим мин туган илдә.                                 
“Туган ил” дигән сүзне дә                           
Әйтәм мин туган телдә.                               
“Балам” – диеп, туган телдә
 Эндәшә миңа әткәм.
 “Әнкәем!” – дип, әниемә
 Мин туган телдә әйтәм.
  Иң изге хисләремне мин
  Туган телдә аңлатам,
  Шуңа күрә туган телне
  Хөрмәтлим мин, яратам!
- Матур сүзләр әйтү конкурсы.
- Әйдәгез әле, кем татар телендә матур сүзләр белә.( кем ахырдан әйтә, шуңа бүләк бирелә)
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмый.
Тел кешене дус итә.
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телен.
Тел турында рус телендә сәхнә күренеше.
- Мәкальләр конкурсы (рус телендә – татар телендә)
Акыллының теле – күңелендә, тиленең акылы – телендә.
Акылы кысканың – теле озын.
Бит күрке  - күз, тел күрке – сүз.
Дөньяда  иң татлы нәрсә  дә – тел, иң ачы нәрсә дә – тел.Әдәп башы – тел.
Человеческое слово стрелы острее.
Слово может спасти человека и убить.
Будь своему слову хозяин.
Сперва думай, потом говори.
- Бүгенге кичәбезне сиңа да багышлыйбыз, татар теле. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган? Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып бетмәгән һәм үзенең уй – хисләрен башкаларга сөйләмәгән.
    Үз телемдә шигырь укыйм,
Үз телемдә сөйли алам.
Туган җирем, туган илем.
Мин бит синнән илһам алам.
Хәтта кошның да туган теле бар,
Теле булганның гына иле бар.
Бабаларымның иң зур мирасы,
Чиксез галәмнең гүя моңы син.
Яшә мәңгегә
И, туган телем,
Былбыл моңыдай,
И, матур телем.
Сәлисә Гәраева “Туган телем” дигән шигыре.
Бәйрәмнәрдән бәйрәмнәргә күчеп
Җырлыйк әле, дуслар, җырлыйк, һай!
Эшебез дә бәйрәм кебек булсын.
Һәр көнебез булсын алсу май.
Укучылар башкаруында җыр яңгырый “Туган авылым”
Туган телем син – йөрәк җылысы,
Туган телем син – күңел тойгысы,
Туган телем син – тарих баскычы,
Туган телем син – белем ачкычы.
Балалар башкаруында  җыр яңгырый “Мин яратам сине Татарстан”
Дөньяда иң -иң матур ил –
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел –
Ул минем туган телем.
Татар халык биюен карагыз.
Татарстан дигән Ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын.
Скрипкада татар халык көен тыңлап үтик.
Туган телемнән аерма, Ходай!
Туган телемә табынам шулай.
Сихри моңнарын туган телемнең
Җиткергән безгә сөекле Тукай.
Әйләнәдә гөлләр,
Тормыш якты!
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Туган көнең белән! – диләр.
Горурланып һәркем бу көндә.

Килә, килә...Язлар саен сиңа
Илең килә туган көнеңдә.
Бетми торган гомерен кушкан сыман
Синең бөек кыска гомергә
Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь,
Габдулладай,
Ул – караңгы төндә яктырткан матур,
ак тулган ай.
                                   Күп китаплар арасында аның китаплары –
                                  Ап-ачык нурлар чәчеп, күренеп тора һәр яклары.
Якташларың, Тукай, сине укый...
Бәләкәйдән, бала чагыннан...
Күңелләрдә - синең якты җырлар.
Синең моңнар күздә чагылган.
                         (Ф.Сафин “Тукай ягы”)
Без – татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Без – татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья илләре.
Без – татарлар
Батыр халык дигән
Зур даныбыз әле сүнмәде.
Без – татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.
Без – татарлар,
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән гөрләшеп.
Без – татарлар:
Болгар татарлары,
Себер татарлары,
Нугай татарлары,
Типтәр татарлары,
Нократ татарлары,
Керәшен татарлары...
Тагын бик күп, бик күп татарлар.
Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,
Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,
Тик бер генә туган телебез,
Тик бер генә туган илебез.
“Туган тел” җыры белән кичә тәмамлана.