Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты аеруча үзенчәлекле, чөнки ул сугыш барган вакыт белән тәңгәл килә – 5 ел эчендә формалаша, иҗат ителә. Бу чор әдәбиятына, аерым алганда аның прозасына нинди сыйфатлар, үзенчәлекләр хас микән? Иң әһәмиятле үзенчәлек шунда – сугышның беренче көннәреннән үк татар язучыларының күпчелеге, кулларына корал алып, фашизмга каршы көрәшкә күтәрелде. 54 язучының 27 се сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Байтак язучылар, үзләрен фронтка җибәрүләрен сорап, гариза бирәләр. Язмыш кайберәүләр өчен гаять аяусыз булды. Сугышта татар язучыларының утыздан артыгы һәлак була. Алар арасында А.Алиш, Н.Баян, Ф.Кәрим, М.Җәлил, Г.Кутуй һ.б. бар.
Сугыш чоры прозасында хикәя жанры өстенлек ала. Әдипләребез ут сызыгындагы хәлләрне, разведчикларның хәтәр эшләрен, партизаннар хәрәкәтен һәм тылдагы кешеләрнең фидакарьлеген тетрәндергеч итеп сурәтлиләр.
Темалары:
- халыкның җиңүгә ышанычы, батырлыгы (Ф.Кәрим «Язгы төндә», И.Гази «Алар өчәү иде», Г.Әпсәләмов «Ватан улы»);
- фашизмның ерткычлыгын фаш итү (Г.Кутуй «Рәссам», И.Гази «Кояшлы кичтә», Ф.Кәрим «Разведчик язмалары»);
- сугыш чоры кешеләренең эчке дөньяларын ачу аша яшәү һәм үлем, бурыч һәм намус, кайгы һәм өмет мотивын чагылдыру (Ә.Еники «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә»).
Сугыш чоры прозасында аерылып торган үзенчәлекле иҗатка игътибар итик. Бу – татар әдәбиятында үзе бер дөньяны хасил иткән,чын мәгънәсендә фәлсәфи-мәңгелек проблемалар куеп, шулар турында инде ничәнче буын укучыларны уйландырып-дулкынландырып торган Әмирхан Еники әсәрләре.
Татар әдәбиятының морзасы.
Тормыш юлы
Күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еники (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев) 1909 елның 2 мартында Башкортстанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1911 елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән авылга күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шул авылда уза.Яшьтән үк әдәбият, иҗат эше белән кызыксынган Ә. Еники 1925 елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша.
Бөек Ватан сугышы елларында Ә.Еники Төньяк-Көнбатыш, Калинин, Икенче Балтик буе фронтларында көрәшә. Өч ел ярым дәвам иткән авыр солдат хезмәте аның өчен олы тормыш мәктәбенә әверелә. Ул солдат тормышының төрле чакларын күрә. Аңа хәрби складлар сакларга да, штабларда хезмәт итәргә дә туры килә. Соңрак боларның барысын да ул «Без солдатлар идек» (1971) исемле повестенда чагылдыра. Ә дәһшәтле елларда язылган әсәрләрендә аны күбрәк сугыштагы кешенең күңел дөньясы, күптөрле уй-кичерешләре кызыксындыра.
Ә.Еникинең сугыш чоры хикәяләрендә лиризм.
Ә.Еники иҗатына хас бер үзенчәлек: әсәрләре арасында аерып алып булмаслык уртаклык булу, әйтерсең бөтен әсәрләре бер үк тормыш материалыннан тора. Нинди вакыйга, күренеш турында язса да, ул игътибарын кешенең шушы мизгелдәге хәленә, халәтенә юнәлтә. Аның хикәяләре турында Туфан Миңнуллин болай ди:«Һәр хикәядә фикер тирәнлеге һәм төгәллеге, һәрбер җөмлә камил һәм тәэсирле, һәрбер сүз үз урынында. Уңган, зәвыклы хуҗабикәнең табыны шикелле: карап торырга да матур, ризыкларын авыз итсәң, телең йотарлык. Югыйсә, анда әллә кайлардан китерелгән кыйммәтле деликатеслар да юк... Әмирхан аганы укыгач, «һи, болай гына мин дә яза алам» дип, ялгышуың да ихтимал. Наданнарны алдый торган гадилек. Андый гадилеккә өйрәнеп кенә ирешеп булмыйдыр. Ходай биргән сәләттер ул.»
Аның сугыш чоры хикәяләре нәрсә турында? Сугышның үзе яки тылдагы тормыш турында түгел. Ә тагын нәрсә турында сөйләргә мөмкин соң? Әмирхан Еники вакыйга, күренеш булып күзгә күренеп тормаган материалга – күңел дөньясына мөрәҗәгать итә, «әйтеп бетерүе мөмкин булмаган», «әйтеп аңлатуы кыен булган» дип кабатлый-кабатлый, сурәтләп бирерлек сүзләрен, алымнарын табып, укучыга холкын, психологик халәтен һәм шуларның сәбәпләрен тасвирлап бирә, нәтиҗәләр-ачышлар ясый.
Ә.Еникинең «Бала» хикәясенә тукталыйк. Үз фикерен чагылдыру өчен автор контраст тасвирларга мөрәҗәгать итә. Хикәядә – бер якта – табигатьнең «уйчан» гүзәллеге чагыла. Шунда ук әкияттәгедәй серле урман уртасында калган нәни кеше («кечкенә кулына берничә бөртек җир җиләге учлаган, шуны кабарга хәзерләнгән җиреннән туктап, зур соры күзләре белән Зарифка исе китеп карап торучы» өч-дүрт яшьлек кыз бала), ә янәшәдә – сугыш, үлем мәхшәре...
Зариф бик авыр хәлдә кала: ротасыннан аерылып калырга аның хакы юк, бу дезертирлык булыр иде, баланы да бу хәлдә, ялгызын гына урманда калдырып китә алмый ул. Менә шушы ситуациядән ул җиңүче булып чыга – баланы да әнисе кулына тапшырып өлгерә, ротасын да куып җитә. Димәк, сугыш әле ул әнә шундый батырлыклардан да тора.
Ә.Еники бу әсәрен сугыш башланган гына чорда, 1941 нче елда иҗат итә. Әле сугышчыларның туган илләре, якыннары, балалары белән аерылуларына бик күп вакыт та үтмәгән. Бәлки, шуңа күрәдер, Зариф кая барганын һич онытмаса да, хәзерге минутта иң гади, шул ук вакытта күңеленең һәркайчан сагынып теләгән уйларына йотылган: менә киң кырлары, зәңгәр урманнары белән гел хыялында яшәгән туган иле, һәр читән казыгына кадәр таныш авылы, сәке йөзлегендәге киртләчләренә кадәр күз алдыннан китми торган өе, исенә төшергән саен тавышы ишетелгәндәй тоелган хатыны, ниндидер сөйкемле гадәтләре белән йөрәгендә сакланган баласы...
Баланы кочагына алгач та ул аңа үзенең Фәридәсен хәтерләтә. Үзенең бар назын, мәхәббәтен үз кызчыгына биргән кебек хис итә. Ә.Еники дә сугыш кырында үз туганнарын, туган илен сагынуга түзә алмыйча, бу әсәрен иҗат иткәндер.
Җиңүдән соң беркадәр вакыт үткәч, Берлинда совет солдатына һәйкәл куела. Анда солдат, нәкъ Зариф күтәреп, матур итеп сөйләшеп барганча, бала күтәреп төшкән. Димәк, татар әдәбияты, тыйнак кына итеп, нәкъ шундый һәйкәлне сугыш башлангач ук иҗат иткән икән.
«Бер генә сәгатькә» хикәясе.
...Сугыш вакыты. Галимҗан абзый белән Мәрьям апа улларын ике чакрым ераклыктагы станциядән сугышка озатканнар. Сугышка кадәр бу станциянең барлыгына да игътибар итмәгән Мәрьям апа хәзер ул яктан күзләрен дә алмый: берәр улы кайтып кермәсме дип, балаларын көтә. Язучы хикәя башында ук әнә шундый психологик җирлек әзерли. Безнең күз алдына сагынудан нишләргә белмәгән, улларын өзелеп көтүче ана килеп баса. Шулай ярым йокымсырап ятканда, улы Гомәр кайтып керә. Госпитальдән фронтка китешли туган өенә кереп чыгарга аның бер сәгатьләп вакыты бар икән. Менә шул алтмыш минут вакыт эчендә кеше нишли ала? Бигрәк тә ана. Ул көтелмәгән очрашудан бөтенләй югалып кала. Шатлык хисе аның миен томалап ала. Ана нишләгәнен белми, сизми. Мунча яксынмы, тавык суйдыртсынмы, әллә улына рәхәтләнеп карап калсынмы, сөйләшсенме? Язучы ана күңелен шундый кичерешләр кичерергә мәҗбүр итә.Хикәядә сурәтләнгән геройларның күңел кичерешләре искиткеч катлаулы булуын күрәбез. Бер сәгать эчендә геройларның һәркайсы үз дөньясында яшәп ала, төрле хисләр өермәсе эчендә кала. Укучы да моңа битараф кала алмый, язучының ышандыру көче бик зур. Бу хикәясендә язучы геройларын көтелмәгән шартларга куя. Уллары Гомәр кайтып керер дип, берсе дә көтми. Ана, күңеленнән көтсә дә, улы кайтып кергәч, көтелмәгән халәттә кала. 60 минут бик аз бит. Кеше нишләгәнен аңлап та, бәя биреп тә өлгермәскә мөмкин. Шуңа күрә ана салкын һәм аек акыл белән эш итә алмый. Минемчә, автор аның эчке кичерешләрен тышкы яктан югалып калу, төш күрүгә охшаган халәт ярдәмендә аңлата. Геройларны көтелмәгән шартларга куеп сурәтләүне уңышлы алымнарның берсе дип уйлыйм. Бу исә кешеләр күңелендә капма-каршы хисләр бәрелешен китереп чыгара. Шундый шартларда геройларның үз-үзләрен тотышлары гап-гади сүзләр белән сурәтләнсә дә, күңел кичерешләренең актарылуын сизмичә калу мөмкин түгел. Капма-каршы куеп сурәтләү алымы хис-тойгыларның кискенләшүенә китерә, геройларның характерын ачарга ярдәм итә. Бу бигрәк тә ана образында чагылыш таба.
Гомәрнең атасы Галимҗан абзый да көтелмәгән очрашудан югалып кала. Ир кеше булса да, аның да йөрәге хисләр ташкынын кичерә. Иң кирәкле әйберләр турында гына сөйләшәсе килә. Ә үзе: «Улым, фронтта англичаннарның эшләре ничек бара?» диюдән уза алмый. Автор аны да аптыраган кыяфәттә сурәтли. Кеше уйлаганын әйтеп бирәсе урында мәгънәсез сүзләр сөйләп утыра икән, бу очрашуның бик аз вакытка икәнлеген тоюдан килеп чыккандыр, мөгаен. Бу әсәрдә драматизм белән лиризм янәшә яшиләр. Ә.Еники кеше хисләрен төрле яссылыкка куеп сурәтли. Укучысын да геройлар кичергәннәрне кичерергә, уйланырга, алар белән бергә кайгырырга, шатланырга мәҗбүр итә.
«Ана һәм кыз» хикәясе.
Инде соңгы көннәрен көтеп яшәүче авыру ана фронттагы улы Хәсәннән хат көтә. Бөтен сүзе Хәсән турында: исәнме ул, юкмы? Монда әдип кеше күңелендәге сагыну, көтү хисләрен иң тирән җирлеккә куеп сурәтли. Кызы Рәхилә анасын юата, аның өметен сүндермәскә тырыша.Автор бу әсәрендә дә драматик кичерешләр җирлеген сайлый. Кечкенә генә вакыйгада образның эчке дөньясын да, күңелен айкаган хисләр дәрәҗәсен дә оста итеп бирә алган. «Чыннан да, Рәхилә салкын-тыныч. Тик чигәсендә аның әле үзе күреп өлгермәгән ике бөртек чал чәче елтырый», дип төгәлли автор хикәясен. Әсәрнең драматизмы искиткеч көчле. Әдипнең герое кичергәннәрне үз йөрәгеннән үткәрүе һәм кеше күңелен аңлый алу сәләте гаҗәеп көчле булуына тагын бер кат ышанасың.
«Бер генә сәгатькә», «Ана һәм кыз» хикәяләрнең икесендә дә автор кеше образларын сагыну, якын кешеңне көтү, күрешү кебек кичерешләр аша ачарга тырыша.
Алар якыннарны югалту ачысы, аерылышу фаҗигасе һәм көчле сагышны сурәтләү ягыннан охшашлар. Ике хикәядә дә сугыш хәрәкәтләре сурәтләнми, ә сугыш вакытының ачысы сизелеп тора. Нәкъ шуның нәтиҗәсендә геройлар күңелендә туган капма-каршы хисләр бәрелеше көчле драматик кичерешләрне китереп чыгара. Бу исә үз чиратында укучының да күңелен кузгата, геройлар белән бергә кайгырырга, хәтта еларга да мәҗбүр итә.
Ике хикәядә дә улларын көтүче Ана образына киң урын бирелгән. Алар сабыр да, чыдам да. Сугыштагы улларын сагынучы ананың кичергәннәренә тыныч кына карап та булмый. Күңеленең бер чите белән ул барысын да аңлый сыман, ә шулай да балаларын суырып алган сугышка карата рәнҗү, ризасызлык хисләре аның йөрәген телгәли. Аларның кичерешләре аша кеше бәхетен җимерүче сугышның рәхимсезлеге тагын да ныграк ачыла.
Сугыш аналарны гына түгел, миллионлаган яшь егет-кызларны да кызганып тормаган. Мәхәббәт хисен татып та карамаган, беренче тапкыр сөю сүзен дә әйтә алмаган, әле генә гаилә төзеп, матур хыяллар белән яшәргә өметләнгән күпме газиз җаннарны юк иткән сугыш.
«Кем җырлады?» хикәясендә бу бөтен тулылыгы белән ачылган. Станциядә ике эшелон очраша. Берсе фронтка бара, икенчесе яралыларны тылга алып кайта. Сугышка баручысында, бер вагон ишегенә сөялеп, татар кызы моңлы итеп җырлый, ә каршы эшелонда бер татар егете авыр хәлдә үлем көтеп ята. Шул вакыт аның колагына бер җыр ишетелә. «Татарча җыр!.. Таһирә җыры!»
Искиткеч көчле тәэсир итә торган әсәр. Гади генә итеп, бернинди диалогсыз сурәтләнгән бу әсәрдә ике кешенең тирән фаҗигасе күрсәтелгән.
Бу хикәядә Ә. Еники Җыр образына мөрәҗәгать итә. Үзәктә җыр – Таһирә җыры тора. Ул символик образ, чөнки җыр, бигрәк тә татар моңы, кеше күңелендәге иң тирән хисләрнең юлдашы булып тора. Җыр төп урынны алып тора. Үлем көтеп яткан егет әнә шул җыр аркасында соңгы мизгелдә, авыруын онытып, бик азга гына булса да, әнисен, сөйгән ярын искә төшерә, чөнки җыр аңа көч бирә. Җыр аны туган якларына алып кайта. Сагыну хисен тудырган җыр, хәтта вакытлыча булса да, үлемне дә чигендерә. Егет иң якын кешеләрен күз алдына китереп, җиңел генә җан бирә.
Шушы җыр булмаса, аның үлеме дә авыр булыр иде сыман. Таһирә дә әйтерсең лә үз җырының сөйгәненә кирәк икәнлеген тоя. Вакыйганың буеннан-буена «Сарман» көе озата бара. Җыр егетнең соңгы минутларында терәк була.
Бу хикәядә хисләр каршылыгы юк. Егет тә, кыз да сагына. Аларны сугыш аерган. Егетнең сагыну хисе якыннарын искә төшерү рәвешендә бирелсә, кызныкын җыры әйтеп бирә. Монда үлем һәм тормыш чынбарлыгы кискен бәрелешә. Бу капма-каршылык хисләрнең көчен тагын да арттыра.
«Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде».
Автор бу юлларны ни өчен хикәянең башында ук бирми?
Хикәядә сөйгән ярны, туган җирне сагыну хисе сурәтләнгән. Әгәр башта ук егет белән аның сөйгәненең янәшәдә генә икәнен белсәк, бу хисләрнең тулылыгы кимер иде. Егет тә бит сөйгәненең монда икәнлегенә ышанмый, төш дип уйлый. Хикәядә егет һәм җыр гына, аның сихри көче генә бар. Җырлаучының кем икәнен соңыннан гына белгәч, безнең хисләребез тагын да тирәнәя: үкенү хисе өстәлә. «Их, бер-берсенең якында гына булуларын белсәләр, күрешкән булсалар иде,» – дип уйлыйсың. Хикәянең бөтен хикмәте дә шундадыр, мөгаен. Ул укучысына тәэсир итәргә, аның хисләрен кузгатырга тиеш.
Ә.Еникинең бөеклеге дә әнә шундый көчле психолог булуында. Гомумән, язучыны кеше язмышы, аның рухи дөньясы, күбрәк кызыксындыра. Аның өчен иң әһәмиятлесе – кеше табигате, характеры, психологиясе. Язучының бөтен әсәрләре дә шул турыда сөйли. Һәр әсәрдә Солдат образы да бар.
Хикәяләрдә алар төрле шартларга куеп бирелгәннәр. Беренчесендә Гомәр солдат бар, ә «Ана белән кыз»да без Хәсән солдатның үлеме турында гына беләбез, автор аны күрсәтмәсә дә, әсәрнең буеннан-буена сүз аның турында бара. «Кем җырлады?» хикәясендә яшь лейтенантның үлем алдыннан кичергәннәре белән танышабыз. Ләкин аларны берләштерүче нәрсә бар: бу солдатлар барысы да туган илләрен, туганнарын дошманнан саклыйлар. Күңел түрләрендә аларны аңлаган, сагынып көткән кешеләр яши.
Сугыш – кеше тормышын, бәхетен җимерә торган коточкыч нәрсә. «Ә.Еники әсәрләрендә дәһшәтле сугыш картинасы турыдан-туры үзе түгел, ә аның кеше күңелендә калдырган эзе, тудырган хисләре тасвирланды,» – дип яза филология фәннәре кандидаты Әлфия Мотыйгуллина. Аларда дәһшәтле сугыш шартларында гади совет кешесенең рухи чыдамлыгы, тыйнаклыгы, юлындагы авырлык-кыенлыкларны батырлык белән кичерүе һәм тормышка, яшәүгә булган тирән ышанычы сәнгатьчә калку итеп сурәтләнә. Әдип, барыннан да элек, сугыш чынбарлыгының кеше рухында, табигате-холкында чагылышын анализлый һәм көндәлек тормыш вакыйгалары, детальләре аша үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен психологик төгәллек белән, тәэсирле итеп ачуга ирешә.
Без сугыш турындагы әсәрләрне укып, күпмедер дәрәҗәдә сугышның ни икәнлегенә төшенәбез. Әсәрләрне укып чыкач, нинди авыр тормышта яшәп тә, кешеләрнең нинди олы җанлы булып калуларына сокланабыз.
Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан әсәрләрнең әһәмияте бүгенге көндә дә бик зур. Бу темага кагылган әсәрләрне укып, без шуны аңлыйбыз: безгә бер-беребезгә карата шәфкатьлерәк, миһербанлырак булырга кирәк. Бәлки, кайбер кешеләр яшәүнең кадерен дә белеп бетермиләрдер. Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләр хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган, фронтта һәлак булган каһарманнарны онытмаска һәм яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр.
Библиография
1. Әмирхан Еники. Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000.
2. Бөек Ватан сугышы чоры прозасы. – Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, ТаРИХ,2002.
3. Г.Тарханова. Ә.Еники хикәяләрендә кешеләрнең күңел дөньясын сурәтләү үзенчәлекләре. Дәрес эшкәртмәсе.
3. Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.
4. Д.Мөбаракшина. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел. «Мәгариф» журналы, №5, 2005.
5. Р.Сверигин. Әдип тә, педагог та. «Мәгариф» журналы, №2, 1999.
6. www.iplayer.fm музыкальный файл.