В системе образования в последние годы возросло внимание к духовному богатству культурного наследия народа. В этом следует видеть стремление народов к национальному возрождению. Нет ни одного народа, который бы не стремился к сохранению национального своеобразия, проявляющегося в родном языке, фольклоре, традициях, искусстве. Сегодня ведущим принципом воспитания следует считать воспитание, осуществляемое на корнях национальной, этнокультурной традиции.
Очень ярко выражена работа по эстетическому воспитанию через татарский народный фольклор в кружковой работе с детьми старшего дошкольного возраста, в частности с детьми подготовительной группы. Я разработала подробный тематический план занятий кружка. Подобрала интересный и увлекательный, на мой взгляд, музыкальный, игровой и устный материал, стараюсь в кружковой работе охватить все жанры устного и музыкального народного творчества. Цель: познакомить детей с музыкальным фольклором татарского народа. Вызвать интерес к народной музыке, чувство радости; способствовать созданию хорошего настроения, эмоционально-психологического благополучия; развитию творческих способностей ,способствовать эстетическому воспитанию детей.
“Аулак өй” является фольклорным произведением. Здесь нет разделения на исполнителей и зрителей того или иного акта творчества, а все присутствующие являются его участниками и создателями. Этот процесс является весьма существенным, поскольку снимается механизм оценивания, ребенок раскрепощается, и сам процесс его участия в песне, танце, игре наделяется смыслом , богато ритмами и повторами, оно несет в себе конкретные образы, краски, доступно интересно ребенку, что является основой для пробуждения и упрочнения эмоционально-положительного отношения детей к нему. Ценность народного искусства определяется еще и тем, что оно воздействует на чувства ребенка благодаря средствам выразительности, и это воздействие носит естественный, ненасильственный характер. В силу этого оно доступно детям с разным уровнем развития, и каждый ребенок получает от этого удовольствие и эмоциональный заряд.
Детям интересны танцы со сменой партнеров. Движения и фигуры в них очень простые, доступные для исполнения даже самым маленьким детям. В этих танцах, как правило, есть игровые сюжеты, что еще более облегчает их запоминание. Ценность танцев со сменой партнеров также и в том, что они способствуют повышению самооценки у тех детей, которые чувствуют себя неуверенно в детском коллективе. Поскольку такие танцы построены в основном на жестах и движениях, которые в житейском обиходе выражают дружелюбие, открытое отношение людей друг к другу, то в целом они пробуждают в ребенке положительные, радостные эмоции. Тактильный контакт, осуществляемый в танце, хороводе, еще более способствует развитию доброжелательных отношений между детьми и тем самым нормализации социального микроклимата в детской группе.
В подготовительной группе 30 детей. Среди них 2 узбека, 4 русских, 10 крещёных татар. Несмотря на это , дети с удовольствием учат считалки , дразнилки, песни и танцы.
- 1 слайд – одна из девушек просит разрешения впустить их на посиделки
- 2 – 6 слайды – девушки – мастерицы вышивают и поют народные песни «Сөлге чигәм» и др.
- 7 слайд -парни просятся на посиделки
- 8- 11слайды - проверка на остроумие
- 12-13слайды - хоровод
- 14-18 слайды -народная игра «Йөзек салыш». Каждый участник , кому выпадет колечко, должен проявить свое мастерство.
- 19-21 слайды- парная игра, с народными песнями .
- 22-23 слайды –отгадывание загадок
- 24-27 слайды-соревнование в танцах
- 28 -31 слайды-с приходом хозяйки молодые люди расходятся по домам.
Ход занятия
Залда авыл күренеше.
(Урамнан егетләр җырлап узганы ишетелә).
Әби:
-Их,бар иде бит ул яшь чаклар. Егетләр урам тутырып җырлап әйләнер иде, ә кызлар аулак өйләрдә сер бирмичә генә егетләрне көтеп утырыр иде. Ә егетләр килгәч, китәр иде уен-көлке, җыр-бию, такмак әйтешү. Хәзер искә төшереп утырырга гына калды инде!
(Бер кыз йөгереп килеп керә)
Кыз:
-Исәнме ,әбекәй, ни хәлләрдә яшәп ятасың? Аяк-кулларың сызламыймы?
Әби:
-И-и-и, балакаем, аллага шөкер, исән-сау гына торам әле.Әйдә, балакаем чәем дә әзер,чәй эчеп алабыз.
Кыз:
-Юк, юк әби чәй эчеп тормыйм,бер йомыш белән кергән идем. Әбекәем, матуркаем, бүген сездә җыелып, кызлар белән кич утырып алыйк әле?
Әби:
-И-и, балакаем , әле бая гына яшь чакларымны искә төшереп утыра идем. Ярар балам, тик тәртипле генә була күрегез.
Кыз:
-Әбекәем, без бик тыныч кына ,җырлап кына утырырбыз.
Әби:
-Ярый, ярый кызым.
Кыз:
-Рәхмәт әбекәем сүз тыңлаган өчен, мин кызларны гына чакырып киләм!
(Кул эшләре тотып кызлар керә,эшләрен алып җырлыйлар “ Сөлге чигәм”)
Сөлге чигәм асыл җепләр белән,
Гөл җепләрен кушып алына.
Насыйп булса иде бу бүләгем
Мәйданнарда җиңгән батырга.
(Егетләр җырлаган тавыш ишетелә,Ишек шакыйлар.)
Егетләр:
-Кызлар,аулак өйгә кертегез әле?
Кызлар:
1 кыз -Кертәбезме?
2 кыз -Кертәбез! Тик бусага ялын түләсеннәр.
(Егетләр кулъяулык күрсәтәләр,кызлар тартып алмакчы булалар,яулыкларга ияреп егетләр керәләр.)
Әмир:
-Исәнмесез-саумысез,
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
Әмирә:
-Шуннан?
Инсаф:
-Утырган да шуган.
Алина:
-Шуннан?
Коля:
-Кишер белән суган.
Кызлар:
-И-и малайлар чүплектәге калайлар.(көлешәләр)
Мәрьям:
-Кызлар, малайлар, әйдәгез бер җырлап- биеп алабыз!?
Малайлар:
-Әйдәгез, тик без башлыйбыз!
(“Челтәр элдем читәнгә” җыры башкарыла)
Әмир :
-Ә хәзер, мин яраткан уенны уйныйк инде ” Тимпа- ира тира -тур”.
(уен уйнала)
Азалия:
-Кызлар,малайлар,минем йөзегем бар , әйдәгез “Йөзек салыш” уенын да уйнап алыйк әле?(уен уйнала, уен баышында җәза үтәлә)
- Мәрьям җырлый.
- Әмир шигырь сөйли:
Әтәч менгән киртәгә ки-ке-ри-күк итәргә,
Әтәчкә килгән повестка армиягә китәргә.
Әтәч әйтә:”Бармыйм”,-ди
Тавык әйтә:”Калмыйм,-ди
Син армиягә китсәң ,
Бер күкәй дә салмыйм”-ди
(Кызлар-малайлар бер-берсенә карап көлешәләр).
Әмир йөзек сала.
3 - Рамазанны нишләтәбез?
Балалар:
-Җырлатабыз!
Рамазан:
-Юк,үзем генә җырламыйм, малайлар белән җырлыйм. Әйдәгез, малайлар,бергә җырлыйк әле!
“Эх, сез матур кызлар!” җыры башкарыла.
Коля:
-Минем Адилә белән “Куш кулым” җырын җырлыйсым килә.
Булат :
-Әйдәгез,без дә кушылабыз.(Җырлы бию башкарыла)
Алина:
-Малайлар,без хәзер сезнең тапкырлыкны тикшереп карыйбыз.Сез безнең табышмакларга җавап таба алырсызмы?
Малайлар:
-Әйдәгез,әйтеп карагыз.
Азалия:
-Табышмакны мин башлыйм:
Ач дисәң- ачыла,
Яп дисәң- ябыла.
Малайлар җавап әйтәләр:
-Авыз.
Азалия:
-Әйе, дөрес.
Мәрьям:
-Ә хәзер минем табышмакны тыңлагыз:
Бертуктаусыз йөри,урыныннан кузгалмый.
-Сәгать .
Алина:
-Ә хәзер мин әйтәм:
Ишектән керер ,түргә менеп утырыр.
-Суык.
Рамазан:
-Кызлар,минем табышмакка җавап эзләгез әле:
Кышын ята таштай,
Язын чаба аттай.
Кызлар:
-Боз.
Рамазан:
Белдегез кызлар!
Адилә:
Минем табышмакның җавабын кем табар икән?
Ду-ду итә,
Хайваннарны йөгертә,
Урамга чыксаң ,сырыша,
Төрткәләргә тырыша.
Колак,битне чеметә,
Юлны биткә себертә,
Гармунсыз да биетә.
Малайлар:
-Буран.
Алып баручы:
-Кызлар,малайлар!Әйдәгез әле “Зәңгәр чәчәк “ уенын уйнап алыйк!(Түгәрәккә басалар)
Булат Азалияне биергә чакыра.
Азалия:
Минем яулыгым бар ,әйдәгез “Күз бәйләшле” уйныйбыз.
(1-2 бала уйнагач әби килеп керә,күзен бәйләгән малай әбине тотып ала.Калган малайлар кайсы кая качып бетә.)
Әби:
-И-и-и, яшь чагымда егетләр кочакласа да ояла идем,кит әле,кит. Бәрәкалла,тукта әле,кем соң бу?Син бит , кызым, кызлар гына утырабыз дигән идең.(Качкан җирләреннән малайлар чыгалар)
Кызлар:
-Әби ,зинһар өчен ,орышма инде,без бик тәртипле генә утырдык бит!
Әби:
-Ник орышыйм инде,балалар, яшь чакларда үзебез дә аулак өйләрдә утырып ,”Аулак өй”җырын җырлый идек .Әйдәгез,бер яшь чакларны искә төшерик әле .
”Аулак өй” җыры җырлана.