Максат: әби-бабайларыбызның тормышы, аларның хезмәте, хезмәт кораллары белән таныштыру; борынгы гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны искә төшерү, җырларны, уеннарны өйрәтү, аларга карата кызыксыну тәрбияләү; укучылырда туган җиргә, туган төбәккә, мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: экран,проектор, авыл табигате, болынлык, печән чабу, су буйлары,урман-кырлар, һ.б. рәсемнәр.
Атрибутлар: агачтан эшләнгән чалгылар, тырмалар, ураклар.
Киемнәр: бәбәй итәкле күлмәкләр, чигүле алъяпкычлар, читекләр, ак яулыклар (кызлар), чигелгән түбәтәйләр, ак күлмәк, кызыл билбау белән бәйләнгән, читекләр (малайлар).
Алып баручы: Туган авыл! Туган җир! Туган туфрак! Бу сүзләр күңелгә йомшаклык, рәхәтлек бирә. Туган җирләреннән еракка кткән кешеләр өчен бу сүзләр бигрәк тә сагышлы. Ни өчен? Чөнки кайда гына, ничек кенә матур яшәсәк тә, безнең кендегебез туган туфракка береккән. Ата-баба нигезе һәрвакытта безне үзенә тарта. Читкә киткән кешеләр туган як табигатен күңелләрендә йөртәләр, чиксез сагыналар.
Йөгереп китәрдәй булам,
Кайтып җитәрдәй булам.
Кичке салкын җилләрдә
Туган-үскән илләргә, – дип җырлыйлар алар.
1. Һәркемгә дә үзенең туган җире кадерле. Шагыйрьләр үзләренең яклары турында бик күп шигырьләр, ә композиторлар шул матур шигырьләргә , рәхәтләнеп, көй язалар.
Минем авылым да табигатенең матурлыгы, гүзәл һәм сихри күренешләре белән һәркемне сокландыра. Авылдан ерак түгел урман, бер ягында матур калкулыклар. Бәрәңге бакчалары артыннан әкрен генә инеш ага, ерак түгел генә салкын чишмә. Калкулыкларның иң биек җиренә менеп : “И,авылым, син нинди матур! Шушы искиткеч матур табигать кочагында тудым, шунда үстем”, – диясе килә.
Җәй айлары! Авылда печән өсте. Бергәләп эшлисең дә, ял да итәсең.
(Укытучы сөйләгәндә әкрен генә Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында “Авылым хатирәсе” җыры яңгырый һәм экранда: авыл табигате, болында печән чабучылар, печәнне җыю, машинга төяү рәсемнәре,болында чәчәкләр, җиләкләр, урман, кошлар рәсемнәре күрсәтелә.)
2. Музыка яңгырый. (“Җәй айлары” С. Сәйдәшев муз.) Егетләр чалгыларын күтәреп сәхнәгә чыгалар, тезелешеп басып, печән чапкан хәрәкәтләр ясыйлар. Аннары тырмаларын күтәреп, кызлар чыга, печән җыйган хәрәкәтләр ясыйлар. Тырмаларын, чалгыларын куеп, бергәләп биеп алалар.
3. Кич белән егетләр һәм кызлар су буена яки берәр аланга җыелалар. (Кызлар качалар, егетләр аларны эзлиләр.)
Егет: Егетләр, кызлар монда, килегез!
Егет: Исәнмесез, саумысыз! Нигә кәҗә саумыйсыз?
Егет: Әтәчегез күкәй салган нигә чыгып алмыйчыз?
Кыз: Әй, Әпсәләм, Әпсәләм. Сәлам бирдем әссәлам, синнән безгә тиештер бит?
Егет: Вәгаләйкемәссәлам!
Кыз: Шуннан?
Егет: Утырган да шуган.
Кыз: Шуннан?
Егет: Кишер белән суган.
Кыз: Шуннан?
Егет: Егетләр, ярдәм итегез әле.
(Кара-каршы җырлау).
Егетләр:
Без җырлыйбыз шаян җырлар,
Ә сез тыңлап торыгыз.
“Әнә килә автомобиль”
Булыр безнең җырыбыз.
Кызлар:
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр калайлар.
Безнең авыл егетләре –
Туксан яшьлек бабайлар.
Егетләр:
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр гөлҗимеш.
Безнең авыл кызлары
Елак, сытыклар, имеш.
Кызлар:
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр бүрәнкә.
Безнең авыл егетләре –
Бөтенесе бер тәңкә.
Егетләр: Үпкәләмәгез сез, кызлар.
Кызлар: Сез дә гаеп итмәгез.
Бергә:
Шаярып, көлеп алдык без,
Ачуланып китмәгез.
Егет: Их, киче дә, киче! Әйдәгез, кызлар, “Капкалы” уенын уйныйк әле. (Бию көе уйнап тора. Егетләр, кызлар, парлап басып, капка ясыйлар. Бер-бер артлы парлар шул капкадан чыгалар. Музыка туктый. Уртада калган парга җәза бирелә. Җырлыйлар, бииләр, әтәч булып кычкыралар һ.б.)
Егет: Уф, арыдым, егетләр. Утырам да бер кызык сөйлим.
Борын-борын чакта,
Мин бай чакта,
Бер салмалык он бар чакта,
Атай яшь чакта,
Үзем карт чакта,
Бөгелмәгән җәя белән,
Юнылмаган ук белән
Атып алдым саескан.
Алты кадак май эчкән,
Суеп, тиресен тунадым,
Биш чынаяк май алдым.
Бер итек майладым-бетмәде,
Икенчесенә җитмәде.
Егет: Эй, малай, сөйләп тә куясың инде, үзең!
Кыз: Кызлар, егетләр, Алия җырламады бит әле! Әйдә, Алия, ялындырап торма! (Алия җырлый, башклар кушылалар.) Авыл ягыннан әтәчләр кычкырганы ишетелә.
Егет: Таң ата бит, дуслар. Иртәгә тагын печән җыярга. Көннәр эссе торганда, печәнне җыеп алырга кирәк. Кайтыйк, безне эзләп чыкмасыннар тагын.
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Җырлыйк шушы көйләргә
Җырласак шушы көйләргә
Калыр сагынып сөйләргә.
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Сызлып таҗнар атса да
Яшь гомерләр ике килми
Сулар үргә акса да.
(Җырлый-җырлый кайтып китәләр.)