Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә Тукай портреты, чәчәкләр, әкиятләрдән, шигырьләрдән иллюстрацияләр. Ян якта урман аланлыгы һәм күл күренеше.
З. Яруллинның «Тукай маршы» астында балалар залга керәләр.
Алып баручы Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!
Хәерле көн, кадерле балалар!
Хәерле көн, хезмәттәшләр!
Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Бүген без Г. Тукайның туган көнен бәйрәм итәргә җыелдык. Бүген бездә бәйрәм!
Добрый день, дорогие дети!
Добрый день, уважаемые гости!
Добрый день, коллеги!
Сегодня мы собрались все вместе, чтобы отметить день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая, послушать его стихотворения, вспомнить сказки.
Салкын кышлар үтеп яз килгәндә,
Җылы якка кошлар кайтканда
Туган көнең синең бөек Тукай,
Олысы да, кечесе дә итә тантана.
Бала сөйли.
“Тукай көне” Илгизәр Солтан
Татарстан – Тукай иле,
Татарстан – безнең ил.
Бүген бездә – Тукай көне,
Кил бәйрәмгә, дустым кил.
Тукай белән сөйләшеп ал,
Тукайдан сора киңәш.
Тукай аңлар иң мөһиме,
Татарча гына сөйләш.
Эчтән генә җырлап йөрим.
Җырлыйм “Туган телемне” –
Үз телемдә җырлыймын мин –
Бу зур бәхет түгелме?
(Җырлый) И туган тел, и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем,
Син туган тел аркылы.
Бала Илдә – кояш, җирдә кояш.
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!
Тукай көне – безнең бәйрәм!
Җыр “Бакчада бәйрәм бүген”
1. Уйный-уйный күбәләкләр
Кунган кебек чәчәккә,
Киеп бәйрәм киемнәрен
Килдек бүген бирегә.
Куш-та: Бакча шау-гөр килеп-тора –
Бакчада бәйрәм бүген.
Әйдәгез, җырлыйк бергә,
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.
2. Бакча бәйрәмчә бизәлгән –
Безгә бик тә күңелле.
Безнең белән бөтен дөнья
Бәйрәм итә түгелме?
Куш-та: шул ук
Бала Туган телне яттан сөйләп
Үсеп җиткәнбез шулай.
Барлык балалар да
Ярата сине Тукай.
Бала Шүрәлеләр яшәгәнгә
Ышанмый кемнәр генә?
Су анасы әкият сөйли,
Серле җәй көннәрен дә.
Бала Мысли о Тукае не дают покоя
Как не справедлива с ним была судьба!
Маленького Тукая по земле гоняя,
Гения народного потерять могла.
Бала Горестей немало видел Габдулла,
Оттого добрейшей была его душа.
Только всё прекрасное он в сердце пускал,
Ну, а злобу, ненависть напрочь отгонял.
Бала Апрель җитсә, исемеңне
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син,
И моңлы, нурлы Тукай!
Җыр “Тукай абый”
1. Әле укый белмәсәктә
Туган телне җырлыйбыз
Бу Тукай абый бүләге
Иң гүзәл бер җыр дибез.
И туган тел, и матур тел.
2. Әкиятләр сөйләп, тыңлап
Телләребез ачыла.
Су анасы, Шурәлеләр
Безнең дуслар барсыда.
И туган тел, и матур тел.
Эт өргән тавыш куела. Акбай (бала)өй артыннан өрә-өрә килеп чыга, сикергәләп йөри. Каршысына бала чыга.
Шигырь “Кызыклы шәкерт”
Акбай мәтәлчек атып әби янына җитә.
Әби Әй җүләр маэмай,
Тырыш яшьләй
Зурайгач авыр ул.
Картаеп каткач буыннар
Эш белү уңайсыз ул.
Глупый пёсик! Нужно к делу
Приучаться с малых дел.
Ремеслом не овладеешь,
Если будешь стар и сед.
А.Б. Бик дөрес балалар. Тукай абыегыз эшкә кечкенәдән өйрәнергә, ялкау булмаска, эш эшләгәндә тырышырга кушкан.
Кулдан-кулга күчеп, үзенә сыеныр урын эзләгәндә, ана назын татырга өлгермәгән Габдулла үзенең нечкә күңелендә әнисенең бишек җырын йөрткәндер.
Җыр “Бишек җыры”
Бала башкара ( Ике кыз курчакларын кулларында тирбәтә)
1. Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
2. Баю-баю-баю сын,
В медресе поедет сын
Все науки превзойдет
Всех учёней будет сын.
3. Әлли-бәлли көйләрмен
Хикәяләр сөйләрмен
Сиңа теләк теләрмен
Бәхетле бул диярмен.
А.Б. Ә хәзер Г.Тукай иҗат иткән шигырь табышмакларын уртанчылар төркеме балалары безгә сөйләп күрсәтәләр.
1 бала Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,
Елап елгалар, яшьләр түгелде,
Көннәр озая, төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт? Я, әйтеп кара.
2 балаАшлыклар үсте, башаклар пеште,
Кояш пешерә, тиргә төшерә,
Халык ашыга, урагын ура,
Китә басуга, бу кайчан була?
3 бала Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана –
Бу кайчак була?
4 бала Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил, буран,
Бу кайчан туган?
А.Б. Бүген Тукай бәйрәмендә
Ут чыгарып биибез.
Парлы бию
А.Б. Бик күп иҗат кешеләре Г.Тукай турында шигырьләр язганнар. Хәзер шуларны тыңлап үтәрбез.
Бала “Тукай – мәңгелек” Лилия Хамидуллина
1. Тау битендә җиләк пешкән чаклар,
Яңгырлар да ява вакытында.
Су анасы чәчен тарый һаман,
Шүрәлесе һаман акыра.
2. Кәҗә – сарык бәхет эзләп йөри,
Капчыкларын асып аркага:
Тормыш дәвам итә – яши Тукай,
Яши мәңге безнең арада.
3. Пар атлары җитез җилдерәләр –
Ишетелә тояк тавышы.
Күпме еллар, юллар үтелсә дә,
Онытылмый җанда сагышы.
4. Бөтендөнья татарлары бергә
“Туган тел”не җырлый моңланып.
Тукай яши, Тукай ул мәңгегә
Йолдыз булып янар нурланып!
Бала “Ул безнең күңелләрдә” Гөлназ Яппарова
1. Әллә тормыш, әллә инде язмыш
Кагып – сугып йөрткән шагырьне,
Гаиләдән гаиләгә биргән
Һәм кызганган аңа гомерне.
2. Бик аз торган Тукай якты җирдә –
Яшьләй генә вафат булган ул.
Үлгәненә бик күп еллар инде,
Ә бит яши, һаман исән ул!
3. Зур шагырьне искә ала халык,
Кошлар кайткач җылы яклардан.
Безгә күчкән аның шигъри җаны,
Татар теле үскән Тукайдан!
Кошлар тавышы куела
“Су анасы” сценкасы
Бала керә. Кошлар тавышы астында табигатьне карап йөри. Аннан соң 3 бала чыга. Чалбар балакларын сызганганнар.
1 бала. Их, малалайлар, нинди күңелле, күл буенда. Кошлар сайрый. Әйдәгез уйнап алыйк әле.
Уен “Кем җитез?”
Малайлар Әйдәгез!
2 бала Уф арыдык, тирләтте.
Әйдәгез, су коенабыз.
Юыну хәрәкәтләре ясыйлар. Шул вакытта Су анасы чыгып утыра, чәчен тарый, җырлый.
Су анасы Мин гүзәл, нәфис буйлы
Су саклый зифалыгымны
Мин суның күз карасы
Кем дә булса килгәнче
Чәч башымны тарыймчы.
Малайлар Су анасын күреп агачлар артына качалар, куркалар.
1 бала Нинди куркыныч хатын утырган басмада
Ялтырый кулында алтын тарак
Шул тарак белән утыра
Тузган чәчен тарап.
Су анасы “суга чума”. Алтын тарагы басмада кала. 1 бала басмадан тарагын ала да, өенә чаба, башка малайлар үз урыннарына утыралар.
Өй эче: карават. өстәл, урындык, сандык. Әни урындыкта утыра.
1 бала Менә, әни, алтын тарак таптым.
(Әнисенә бирә, әнисе сандыкка салып куя).
Әни Ярар улым, ят йокларга, ял ит.
Баланы йокларга яткыра. Салмак кына музыка уйный. (Әллүки көе)
Су анасы килеп тәрәзә шакый. Әни кеше тәрәзә янына килә, бала торып утыра.
Әни Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Су анасы Су анасы мин, китер кайда минем алтын тарак? Бир!
Көндез алып качты синең улың.
Әни кеше таракны сандыктан алып, тәрәзәдән ата, улын ачулана.
Әни Улым, ник алдың син кеше әйберен? Әй, юньсез бала!
Иртәгә үк су анасыннан гафу үтен.
Бала әкрен генә сөйли-сөйли залга таба атлый.
Бала Мин шуннан бирле,
Андый эшкә кыймый башладым.
Иясе юк дип.
Әйберләргә тими башладым.
Малайлар бала янына чыгып басалар, су буена киләләр.
1 бала Су анасы, чык әле, зинһар өчен, безнең янга.
Су анасы залга керә.
1 бала Су анасы, син безне, зинһар гафу ит, без яңадан чит әйберләргә тимәбез.
Су анасы Ярый инде, гафу итәм. Башка бер әйберне дә сорамыйча алмагыз. Килештекме?
Малайлар Килештек.
Су анасы Ә хәзер барыбыз да Тукайның яратып уйный торган “Ачык авыз” уенын уйныйбызмы? (Әйе).
Уен “Ачык авыз” (2-3 мәртәбә)
Су анасы Мине әкиятемдә көтәләр. Саубулыгыз.
Идәнгә кәгазьдән чәчәкләр куела. Җиңелчә көй яңгырый. Залга күбәләк (бала) очып керә. Чәчәкләр арасыннан очып йөри. Чиләк тоткан кыз кереп күбәләк артыннан йөгерә, куа.
Кыз Нинди матур күбәләк!
Күбәләк бер чәчәк өстендә басып кала. Каршысына кыз баса.
Шигырь “Бала белән күбәләк”
Күбәләк очып урындыгына барып утыра. Кыз чиләген тотып җиләкләр җыярга тотына.
Кыз Күпме пешкән җиләкләр!
(җырлый) Җиләк җыям, как җыям
Дәү әнигә бүләккә
Монда җиләк күп икән
Аю-бүре юк икән.
“Пар ат” көе куела. Кыз куркып балалар янына барып утыра.
Бала Есть аул вблизи Казани под названием Кырлай
Даже куры в том Кырлае петь умеют «Дивный край»!
От малины, земляники все кругом пестрым-пестро
В миг соберешь ягод полное ведро.
Музыка «Стук копыт»
А.Б.Из аула за дровами
В лес отправился джигит.
Былтыр заходит. Начинает рубить дрова. В это время появляется Шурале. Увидев Шурале, Былтыр останавливается.
Былтыр Что ты хочешь от меня?
Шурале Молодой джигит, не бойся.
Я – не разбойник
И не праведник святой
Потому то я щекоткой
Убивать людей привык.
Каждый палец приспособлен,
Чтобы злее щекотать.
Убиваю человека,
Заставляя хохотать.
Ну-ка пальцами своими
Братец мой, пошевели
Поиграй со мной в щекотку
И меня развесели.
Былтыр Хорошо, я поиграю,
Только при одном условии
Ты согласен или нет?
Шурале Все условия приму я,
Ну давай, играть скорей!
Былтыр Видишь толстое бревно.
Дух лесной, поработем вдвоём,
На арбу бревно перенесем.
На другом конце ты заметишь щель,
Держи бревно крепче!
Шурале пальцы положил в щель, а Былтыр топором убирает клин.
Шурале Ой-ой-ой....
Сжалься, сжалься надо мною!
Отпусти меня, Дхигит!
Ни тебя, ни сына, не обижу я вовек.
Шурале кричит, Былтыр собирается домой.
Кто ты, кто ты, бессердечный!
Как зовут тебя, джигит?
Былтыр Так уж и быть, я скажу.
Прозван я в году минувшем,
А теперь пора мне в путь.
(Былтыр уходит, Шурале кричит)
Шурале Помогите, помогите...
А.Б. Ребята, что будем делать?
Мне что-то жалко его?
Может поможем?
Выходят мальчики и помогают.
Шурале Спасибо, ребята, за спасение!
Век не забуду.
А.Б. Шурале! Про тебя наши дети знают очень красивую песню. И сейчас мы вместе споем песню “Шурале”
Песня “Шурале”
Шурале Я вам приготовил подарок. Там угощения для вас. (Большой гриб, внутри съедобные грибочки).
А.Б. Рәхмәт. Спасибо. Шурале, оставайся с нами. Всех остальных героев приглашаем в зал.
Аудио-запись
Сөй гомерне, сөй халыкны,
Сөй халыкның дөньясын!
Жизнь люби, люби Отчизну,
Мир, в котором ты живешь!
Җыр “Туган тел” (песню исполняют дети и все участники праздника).
А.Б. На этом наш праздник, посвященный дню рождения Габдуллы Тукая закончился. Любите и берегите свой родной язык!