Интегрированный урок-презентация "татарский язык + английский язык" по теме "My family". 2-й класс

Разделы: Иностранные языки, Начальная школа, Конкурс «Презентация к уроку»

Класс: 2


Презентация к уроку

Загрузить презентацию (260 кБ)


Максат:

  1. Татар телендә [һ], [w], [ә], [ң] авазларының әйтелеше үзенчәлекләрен чагыштырырга һәм анализларга өйрәтү.
  2. “Гаилә” темасы буенча монолог сөйләм телен үстерү.
  3. Гаилә әгъзәләрен белү, аларны ихтирам итәргә өйрәтү; гаиләң белән горурлану хисе тәрбияләү; укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.
  4. Формировать умение выделять главное, частное, стимулировать развитие способностей и потребностей в лично-активной творческой деятельности;
  5. Развивать умения познавательной деятельности.
  6. Развивать образную, эмоциональную, символическую (словесно-логическую), произвольную память.
  7. развивать интеллектуальный и эмоциональный потенциал учащихся;
  8. развивать языковые и познавательные способности.
  9. обучать репродуктивным и продуктивным видам речевой деятельности, формировать презентационные навыки и развивать коммуникативные умения учащихся на основе языковых знаний.

Күргәзмә:

  • балаларның иҗади эшләре;
  • магнитофон
  • проектор;
  • компьютер;
  • гаилә шәҗәрәсе.

Дәрес барышы

I. Оештыру

а) Сәламләү. Greeting.

Т.: Good morning, dear friends!

P-s:

Good morning,
Good morning to you!
Good morning, dear teacher!
We are glad to see you!

б) Очрашканда кешеләр
Олылар һәм кечеләр
Бер-берсен сәламлиләр:
Исәнмесез! (балалар
)
У-чы:
Исәнмесез!
– Hello
(балалар)
Hello Алинә
  Очрашсалар бик иртә
Бик матур теләк әйтә.
Ул сүз: Хәерле иртә!
Хәерле иртә, балалар!
Good morning (балалар)
Good morning
Марсел

II. Дәрес темасын һәм максатын әйтү.

(1 слайд)

У-чы: Балалар, бүгенге дәрестә “Гаилә шәҗәрәсе” темасына багышланган проектның беренче этап нәтиҗәсен тәкъдим итәбез. Сез өйдә гаилә әгъзәләрегезнең рәсемнәрен ясадыгыз. Бүгенге дәрестә алар турында җентекләп сөйләрсез. Ә матур итеп сөйләр өчен инглиз телендә фонетик зарядка үткәреп алыйк.

Ш. Фонетик зарядка:

а) Phonetic exercises

T.: Boys and girls, you have a wonderful opportunity to learn two languages at our gymnasium. Today we will try it. We will speak two languages: England and Tatar. I think it is not easy. And that’s why first of all we have to train our tongues.

Let’s revise our tongue twister. (2 слайд)

Red lorry, yellow lorry.

б) У-чы: (3 слайд) Балалар, нинди инглиз авазлары татар телендәге авазларга туры килә?

– [һ], [ө], [ә], [ң].

– Бу авазлар белән мисаллар китерегез.

– һава, әни, әти, әби, әлифба, вакыт.

T.: Now, tell the words with sounds.

IV. Актуальләштерү. Гаилә турында сүзләр.

Актуализация изученной лексики по теме “Семья”

а) У-чы: (4 слайд) Татар халык мәкалендә әйтелгән: “Кош –канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле”. Гаиләдә безнең өчен бик якын һәм кадерле кешеләр бар. Кемнәр алар? (Әти, әни). Дөрес, әти-әни-иң якын кешеләр. “Әткәм- шикәр, әнкәм-бал”-дигән татар халкы.

(5 слайд)

Слайдлар: (6 слайд)

әни   mother   әти   father
әнием мама mum   әтием папа dad
әнкәй mummy   әткәй   daddy

У-чы: Әти-әни сүзен тагын ничек назлап әйтеп була? (Әнием, әтием)

T.: Tell us how these words will be in English. (Mum, dad)

У-чы: Ә аларга кем тормыш биргән? Кем карап үстергән, беләсезме? (Әби-бабай)

(7 слайд)

бабай   grandpa   әби   grandma
  дедушка       бабушка  
дәү әти   grandfather   дәү әни   grandmother

У-чы: Әби-бабаларыгызны якын итеп ничек әйтергә була?

T.: Ноw it will be in English? In English it will be: daddy, mammy

б) T.: Do you remember the words on topic «family»?

P-s: Yes. We do.

T.: Now, I’ll read you sentences and you‘ll need to finish them. So, let’s start:

Все мне прощает и любит меня милая, добрая…

P-s: Mother моя.

T.: Не ругал меня ни разу мой любимый, добрый…

P-s: Father.

T.: Подарила маме вазу, мам мамочки

P-s: Grandmother

T.:

Пусть живет он далеко
И собраться нелегко,
Без труда узнаю сразу
Папу папочки…

P-s: grandmother

T.:

Сам цветы поставил в вазу
Для своей сестренки…

P-s: Brother

T.:

Брат убрал квартиру чисто
Ко дню рождения своей…

P-s: Sister

T.: Папа, мама, брат и я-это

P-s: Family моя.

T.: Very good, you are clever children!

V. Гаиләләр белән таныштыру.

а) У-чы: Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Әйдәгез инде хәзер гаиләгез турында сөйләп бирегез әле.

Бала шигырь сөйли.
Әтием бар,
Әнием бар,
Ике апам.
Әниемнең
Әнисен дә бик яратам. Румия
  Ә без аның
Оныклары
Өчәү инде
Шулай булгач
Ничәү инде? (алтау)
Рәдилә

У-чы: Дөрес, балалар, барысы алтау була. Афарин, кызлар.

б) A genealogical tree of my family

T.: Boys and girl, we need two volunteers to make our genealogical trees. You can see these small apples on the table, choose and put them on our family trees in the correct order. Then we’ll check your work.

T.: While the girls work, would you like to tell us about your families?

– Hello! My name is…. I m 8. I m a pupil. I live in Almetyevsk.

I have a family. I have a mother. Her name is… . I have a father. His name is…. I have a brother.

T.: Thanks now we know more about your families.

– Минем исемем Марсель. Миңа сигез яшь. Безнең гаилә бик тату. Гаиләдә без өчәү: әни, әти һәм мин. Әтиемнең исеме Рафик, әниемнең исеме Резедә. Алар минем иң якын кешеләрем. Мин аларны бик яратам.

T.: I see. The girls finished. Let’s check their works.

Break

T.: Boys and girls! We cannot imagine our life without our friends, can we? – No, we can not. Let’s sing song about our friends.

Song: ‘The more we are together”

Физ.мин. (песня «Друзья» на англ. яз.)

T.: Thanks. Sit down, please.

VI. “Минем дусларым”

а) У-чы: Сез дусларыгыз турында бик күңелле җыр җырладыгыз. Аларны да гаиләгезнең әгъзәләре дип әйтеп була. Әйдәгез әле аларны да безнең гаилә агачына беркетеп куябыз.

б) У-чы: Кем үзенең дусты турында сөйләргә тели?

Г. Тукай “Безнең гаилә”
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-
Безнең өйдә без җидәү, безнең песи җиденчесе
Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

У-чы: Яхшы, Салават, йорт хайваннары да безнең кечкенә дусларыбыз, аларны да гаилә шәҗәрәсенә кертәбез. Кемнең тагын дусты турында сөйләү теләге туды?(Балалар татар һәм инглиз телендә дуслары турында сөйлиләр) Рәхмәт, балалар, бик яхшы.

VII. Безнең әби-бабаларыбыз

У-чы: Тату гаиләдә һәр кеше бер-берсен ихтирам итеп, кайгыртып яши. Шуңа күрә андый гаиләдә яшәве дә күңелле. Без андый гаиләләр турында тыңладык инде. Тик һәрбер гаиләдә иң кирәкле, иң яраткан, иң сөйкемле кешеләр бар. Алар безнең әби-бабаларыбыз. Гаилә шәҗәрәсендә сез аларга әһәмиятле урын билгеләдегез. Читтә торган әби-бабаларына багышлап безнең Алия, Роберт һәм Карина шигырь ятладылар.

Әминә Бикчәнтаева “Авылга хат языйм әле”
Дөрес итеп утырып
Язам җайлап, матурлап,
Ярамый бит дәфтәргә
Төшерергә кара тап Алия
Апа әйтә: “Хәрефләр
Тигез генә язылсын
Синең язгпн язуыңны
Бар кеше дә танысын” Роберт
Әлифбаны укыдым
Бар хәрефне таныдым
Авылга хат языйм әле
Бабамны бик сагындым Карина
Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз.

У-чы: Балалар, сезнең читтә яшәгән әби-бабаларыгыз бармы? (Әйе) Сез аларның хәлләрен беләсезме? (Әйе) Ничек? (Авылга хат язам; телефоннан шылтыратып хәлләрен сорыйм; ял көннәре әби-бабам янына кайтам һәм булышам)

Димәк, сез әби-бабагызны хөрмәт итәсез һәм кадерлисез, афарин, нәни дусларым!

Балалар, карагыз әле, Салават әбисе һәм бабасы янына кунакка кайткан. Аның ягымлы сөйләшүенә игътибар итик әле.

Салават(онык) ишеккә шакый.

Илмир(бабай): Кем бар анда, керегез?!

Салават: Hello, Grandma and grandpa!

Алинә(әби): Ни әйттең, улым?

Салават: Мин сезнең белән инглиз телендә исәнләштем.

Илмир: Кайдан өйрәндең чит телне?

Салават: Безне мәктәптә өйрәтәләр.

Алинә: Әнием һәм әтием сүзләре ничек әйтелә?

Салават: Mummy, daddy. Мин инглиз телендә инде күп сүзләр беләм, ләкин туган телемне онытмыйм.

Илмир: Бик яхшы, улым, утыр безнең белән чәй эч.

Салават: Thank you. Бик зур рәхмәт!

VIII. Йомгаклау.

(8 слайд)

У-чы: “Кил, өйрән, и туган, бер башка телне

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер” – дигән язучы Дәрдмәнд. Балалар, сез инде күрсәттегез инглиз теле белән кызыксынуыгызны. Рус телен дә яхшы беләсез. Тик безнең туган телебез-татар теле. (9 слайд) “Иң татлы тел-туган тел, анам сөйләп торган тел” – дигән халык. Туган тел-иң татлы, иң газиз тел ул. Бу телдә безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз сөйләшә. Әби-әниләребез безгә бишектә чагында ук туган телдә җырлар җырлаганнар. Без туган тел белән сокланабыз, чөнки ул-бөек Тукайлар һәм Җәлилләр теле.

(10 слайд)

T.: My dear friends today we made a great work. We:

  • Learned new words;
  • Remembered our relatives;
  • Built the genealogic tree;

And before we go, you should answer the questions.

  • What new words did you learn today? (mummy, daddy)
  • Did you like today’s lesson? (Yes, we like)

You can see the lists with trees on your desks. Choose that task which you liked more.

(11 слайд)

У-чы: Без Регина Марсовна белән бер нәтиҗәгә килдек һәм сезнең тулы җавапларыгыз, матур рәсемнәрегез өчен, гаиләгез һәм дусларыгыз турында кызыклы мәгүлүмат биргәнегез өчен һәм дәрестә актив катнашканыгыз өчен барыгызга да уңай билгеләр куйдык. (12 слайд) Ә инде хәзер көндәлекләрегезне ачыгыз һәм өй эшен язып куегыз: гаилә әгъзәләрен кабатлагыз һәм гаилә турында мәкальләр язып килегез. Дәрестә актив катнашкан укучылырга рәхмәт, дәрес тәмам, саубулыгыз!

T.: Thank you children for this great lesson! It was very interesting to work with you! Lesson is over. Goodbye! (13 слайд)