Фигыльләр дөньясына сәяхәт

Разделы: Общепедагогические технологии


Тел – җәмгыятьнең, һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә алыштырып булмый торган рухи байлыгы. Ул халыкның акыл хәзинәсен, гореф– гадәтен, иң яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, мәдәниятен борынгы заманнардан түкми– чәчми безнең көннәргә алып килгән.
Туган ил, туган тел. Бу ике сүзне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер– берсенә аваздаш булып ишетелә. Бу ике сүз күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уята. Үз туган теленә, тарихына хөрмәте булмаган кешенең башка телләргә дә, үз ата– анасына, үз Ватанына, үз халкының әхлак нормаларына, халыкның мәдәниятенә һәм сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы халык була.
Менә ни өчен дә телне, туган телне– ана телен яхшы белергә, аның бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк.  
Фигыль– татар теленең сүз төркемнәре арасында иң катлаулысы һәм укучылар авыр үзләштерә торган темаларның берсе. Шуңа күрә укучыларның алдагы дәресләрдә алган белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү максатыннан бу дәресебезне сәяхәт формасында оештырдык.
Тема : “Фигыльләр дөньясына сәяхәт”..
Максатлар:   
1. Дәрестә укучыларның фигыль турындагы белемнәрен тирәнәйтү, системалаштыру, фигыльләрнең матур әдәбият әсәрләрендә, кешенең көндәлек сөйләмендә, татар халык авыз иҗаты әсәрләрендә һәм гомумән даирәсен күзәтеп нәтиҗәләр ясау.
2. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләп, аның матурлыгын тоя белергә өйрәтү.
3. Милли үзаң тәрбияләү һәм укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
Материал һәм җиһазлау. Карточкалар,мультимедиапроектор, экран, рәсемнәр, юл рәсеме.
Дәреснең тибы: Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
Дәреснең методы, алымнары: әңгәмә, күнегүләр эшләү.

Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
Укучылар, без бүген сезнең фигыльләр дөньясына сәяхәт итәбез. Әйдәгез әле башта бергәләп “Әсәләмегаләйкем” җырын җырлап китик әле.
- Сез бу сүзнең мәгънәсен аңлыйсызмы?
- Исәнләшү сүзе ул.
- Әйе, бик дөрес әйттегез. Гарәп теленнән татар теленә тәрҗемәсе: “Сезгә тынычлык булсын”– дигәнне аңлата.
2. Балалар без бүгенге дәресебездә автобус белән фигыльләр дөньясына сәяхәткә чыгарбыз. Автобус өчен акча түләнгән. Автобусыбыз килеп җиткәнче аны “Фигыль” тукталышында көтеп торырбыз
  – Әйдәгез искә төшереп үтик әле, нәрсә соң ул фигыль? Фигыльләрнең безнең тормышыбызда берәр әһәмияте бармы?

1 нче укучы.
Эшне, хәлне, хәрәкәтне
Без белдереп киләбез
Эшләүченең азмы күпме
Икәнен дә беләбез.
2 нче укучы
Кайсы затның эшләвен,
Дөрес әйтә алабыз
Төрле мәгънәләр буенча
Төркемләнә барабыз.
3 нче укучы
Кирәк икән–барабыз
Кирәк икән–тыябыз
Җөмләләрдә төрле–төрле
Заманнарда киләбез.
4 нче укучы
Исемнәрдә ясалабыз,
Җөмләләр дә төзибез.
Кирәк икән кушылабыз
Шулай актив йөрибез.
Менә күрәсез, укучылар, фигыльләр бик кирәкле сүз төркемнәре икән. Алардан башка сөйләшеп тә, җөмлә төзеп тә булмый.
3. Менә автобусыбыз да килеп җитте. Без сәяхәтебезне башлыйбыз. Сәяхәтнең барышын картада күрсәтеп барырбыз.

Беренче тукталышыбыз “Елга” тукталышы.
Аны кичәр өчен безгә шушы җөмләләрдән күпер төзергә кирәк. Әгәр белемнәребез нык тирән икән, бу елганы без җиңел кичәрбез. Моның өчен безгә кечкенә күләмле хикәя килеп чыгардай итеп җөмләләрне тәртипкә китерергә кирәк һәм бу җөмләләрдә фигыльләрне табарга кирәк:

Табигатькә патша итеп сары чәчле кызны сайлаганнар.Зәңгәр күзле көз кызы алтын тәхетендә горур гына утыра.Сары күбәләкләр оча.Алар төшәргә урын сайлагандай әйләнеп– тулганып, җиргә куналар.Җир сары юрган ябына.
Балалар куана: Алтын ява! Алтын ява!
– Бу хикәя елның кайсы вакытын чагылдыра?
– Көз фасылын.
– Ә хәзер елның кайсы вакыты?
– Әйе, кыш фасылы.
Без барыбыз да “Ак ил” дигән шигырьне хәтерлибез. Барыбыз да тәрәзәгә карыйк әле.
Мин сезгә бу шигырьне укып китәм.

Кичтән бактым
Карап яттым
Кап– караңгы иде бит ул
Иртән торсам, исем китте
Бу нәрсә бу? Бер ап– ак ил
Күл дә ак,
Бар нәрсә ак
Чын менә хак
Чыршылар ак,
Кара карга да ап– ак.
Ышанмыйсың? Теләсәң нишлә!
Өнемдә бу, түгел төшемдә
Бу ил, әнә күрәсезме
Минем тәрәзәгә төшкән.
– Ә хәзер алдан укыган хикәяне иҗат итәбез һәм фигыльләрне табабыз.
Табигатькә патша итеп чал чәчле кышны сайлаганнар.Зәңгәр күзле кар кызы а тәхетендә горур гына утыра.Ак күбәләкләр оча.Алар төшәргә урын сайлагандай, эйләнеп– тулганып, җиргә куналар.
Җир ак юрган ябына.
Балалар куана: Мамык ява! Мамык ява!

(Сайлаганнар , утыра, оча, куналар, ябына, ява ).
4. Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алда безне”Тау” тукталышы көтә. Ләкин бу тауга күтәрелү өчен сез шушы табышмакларны чишәргә һәм фигыльләрне табарга тиеш буласыз. Әйдәгез әле карап карыйк әле.
1. Оча,юк канатлары,
Чаба, юк аяклары
Тышта булса– өелә,
Өйгә керсә җәелә. (кар)

2.Үкерә дә котыра
Бөтен җирне тутыра. (буран)

3. Ак ашъяулык таптык
Җир өстенә яптык. (кар төшү)

4. Килделәр осталар– балтасыз
Салдылар күпер– тактасыз. (суык)
(оча, чаба, өелә, җәелә, котыра, тутыра, үкерә, таптык, яптык, килделәр, салдылар)
Фигыльләрне дәфтәргә язалар.

5.
Өченче тукталыш “Урман”.
– Хәзер сезгә әкиятләрдән өзекләр тәкъдим ителәчәк, сез ул әкиятләрнең исемнәрен атарга, алардагы фигыльләрне заманнарын әйтергә  тиешсез:
1. Як–ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин , чаптым авылга таракны тиз генә элдем дә мин.(Су анасы)
2. Кыз шундук гөберле бакага әйләнгән дә ләгәндәге суга чумган да. (Өч кыз)
3. Бер заман мәче, әтәч, каз һәм үгез бик дуслашканнар бик тату, бик күңелле яшәгәннәр. (Дүрт дус)
4. Үрдәк күнгән “Ярар сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде, дигән.”(Сертотмас үрдәк)
(белдем-ү.з., элдем– ү.з.,әйләнгән-ү.з. чумган – ү.з., дуслашканнар– ү.з., яшәгәннәр– ү.з., барырмын-к.з ).

6. Укучылар менә без киләсе тукталышка да килеп җиттек. Бу тукталышыбыз “Ял итү” дит атала. Без бик арыдык, әйдәгез әле “Ял итү” тукталышында бераз ял итеп алыйк әле. Без әле генә урманда булдык. Анда безнең якын дусларыбыз яши. Безгә ярдәмгә Төлкебикә киләм дип ашкынып тора.
Т.– Исәнмесез, дусларым!
– Исәнме, Төлкебикә!
Т.– Кайларга юл тотасыз?
– Фигыльләр иленә, белемебезе тикшерергә.
Т.– Бик кирәк эш белән йөрисез. Мин дә сезнең белемегезне тикшереп карыйм әле. Әйдәгез әле бер уен оештырып алабыз.
Бу уеныбыз “Алар нишли”? дип атала.
1                                    2.
Ат                                  Бүре
Әтәч                              Карга
Сыер                             Эт
Үрдәк                            Куян
Тавык                            Сандугач

Ял итү (укучылар укытучы артыннан төрле хәрәкәтләр ясыйлар).

Су буенда бакалар
Баталар да калкалар.
Уңга да бөгеләләр,
Сулга да бөгеләләр,
Алга да бөгеләләр,
Артка да бөгеләләр
Һәм суга сикерәләр.

6. Безне алда “Фигыльләр сарае” көтә. Бу сарайда нинди фигыльләр бар икән. Анда безнең өч заман яши. Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар. Керер алдыннан фигыльләр үзләренеә киемнәрен кияргә тиеш. Алар нинди киемнәр киерләр икән? Әйдәгез искә төшерик әле.

Бара,барды, барган, барыр, барачак.
Тапты, тапты, тапкан, табыр, табачак.
Уйлый, уйлады,уйлаган, уйлар, уйлаячак.
Чишә, чиште,чишкән, чишәр, чишәчәк.

7. Дәрескә йомгак.
1.Без фигыльләр иленә сәяхәт иткәндә нинди юллар аша үттек?
2. Фигыльләр дип нәрсәгә әйтәбез?
3. Фигыльнең ничә заманы бар, алар ничек төрләнәләр?

8. Билгеләр кую.
9. Өй эше бирү.

Фигыльләрне төрле заманда кулланып “Әнигә булышабыз” дигән хикәя язарга.