Информационные технологии на уроках татарской литературы

Разделы: Литература


Максатлар:

  1. Атаклы спортчылар белән танышу, белемнәрне тагын да тирәнәйтеп үзләштерү.
  2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  3. Спортка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең тибы:катнаш дәрес
Дәреснең төре:
әңгәмә, аңлату, мөстәкыйль эш
Үткәрү методы: практик, күрсәтмә, сөйләү методы
Башка фәннәр белән бәйләнеше: физкультура фәне
Фән эчендәге бәйләнеш:
«Шахмат уены кайчан барлыкка килгән?» темасы белән бәйләнгән.

Җиһазлау:

– Аудиомагнитофон;
– Слайд – шоу «Атаклы спортчы».

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше

– Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Дәресебезне башлыйбыз.
– Үткән дәрестә без сезнең белән нинди спорт төре турында укыдык? (Шахмат).
– Аны кем уйлап тапкан?
– Нинди атаклы шахматистларны беләсез? (Р.Нәҗметдинов, А.Галләмова, Г.Камский).

II. Өй эшен тикшерү

– Өй эшенә атаклы спортчылар турында мәгълүмат туплап килергә кушкан идем. (Колесников Н. А., Колесникова А.Н., Плюшкин А. В., Гыйләҗева Н.Ф, Князева О.Н.). Экранга карыйбыз.

– Кайсыгыз Колесников Н.А. турында укып күрсәтә? Һ.б. (Җаваплар тыңлана).

III. Яңа тема аңлату

– Бүгенге дәресебезнең темасы «Атаклы спортчы» дип аталыр.
Нинди атаклы чаңгычыларны беләсез?
Без бүген Ф. П. Симашов турында сөйләшербез. Ул Атаклы чаңгычы булган. Экранга карыйбыз.
Китабыбыздан текст укып, аның белән танышырбыз.

Текст өстендә эш.

1. Текстны уку.

Атаклы спортчы

Ф.П.Симашов 1945 елның 13 нче мартында Зәй районы Югары Баграж авылында туган. Түбән Биш урта мәктәбендә укыган. Спортның байтак төрләре буенча ярышларда катнашып, уңышка ирешкән. 1962-1990 нчы елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәндә, чаңгыда узышу буенча 12 мәртәбә Советлар Союзы чемпионы булган. 1969 нчы елда дөнья чемпионатында алтын һәм бронза, 1976 нчы елда көмеш медальләр яулаган. 1972 нче елгы кышкы Олимпия уеннарында алтын һәм көмеш медальләр алган; «Почет билгесе» ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Бу-көчле ихтыяр, туктаусыз күнегүләр нәтиҗәсе.

Аларга ансат кына ирешеп булмый.

1991 нче елдан, полковник дәрәҗәсендә запаска чыкканнан соң, туган ягына кайтып, КамАЗның Зәйдәге автоагрегат заводында физик тәрбия буенча директор урынбасары булып эшләгән.

1969 нчы елда Ф.Симашов Чехословакиядәге Биек Татр тауларында үткәрелгән ярышларда дөнья чемпионы була, аңа СССРның атказанган спорт мастеры исеме

бирелә. Шул вакыттан Татарстанда яшьләр арасында аның призына чаңгы ярышлары

үтә башлый. Автоагрегат заводының «Ялта-Зәй» ял базасына яшь чаңгычылар яратып җыелалар, ярышалар. Бу ярыш, гадәттә, атаклы спортчының туган көнендә уза.

2. Сүзлек өстендә эш.

– Нинди сүзләр аңлашылмады? Сүзләрне экраннан укыйбыз.

Байтак-значительно, много
Чик буе гаскәрләре-пограничные войска
Ярыш-соревнование
Хезмәт иткәндә– когда слу
жил
Узышу-бег, соревнование
Яулады-завоевал
Атказанган-заслуженный

Сүзлек дәфтәрләренә аңлашылмаган сүзләрне язып куябыз.

3. Текстны тәрҗемә итү.

– Чылбыр буенча текстны тәрҗемә итәбез.

4. Сорауларга җавап бирү.

– Сорауларга җавап бирәбез.

  1. Ф. Симашов кайда туган?
  2. Кайда укыган?
  3. Мәктәптә укыганда спорт шөгыльләнгәнме?
  4. 1962–1990 нчы елларда ул кайда хезмәт иткән?
  5. Ул ничә тапкыр Советлар Союзы чемпионы булган?
  6. Ул дөнья чемпионатларында катнашканмы?
  7. Ф. Симашов заводта кем булып эшли?
  8. Аның исемендә нинди ярышлар үткәрелә башлый?
  9. Симашовка багышланган ярышлар кайсы көнне уза?

5. Бирем эшләү.

1 нче биремгә карыйбыз. Ә хәзер яраткан спортчыгыз турында кечкенә хикәя төзеп язарсыз. Үзегезнең тренерларыгыз турында да язсагыз була.

Ярыш-соревнование
Хезмәт иткәндә – когда слу
жил\
Узышу-бег, соревнование
Яулады-завоевал
Атказанган-заслуженный

Сүзлек дәфтәрләренә аңлашылмаган сүзләрне язып куябыз.

IV. Белемнәрне ныгыту

Кадерле балалар! Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек, нинди яңалыклар белдек? (Җаваплар тыңлана).

V. Өйгә эш

Без сезнең белән бүген дәрестә спорт турында сөйләштек.

Өйдә спорт төрләрен, атаклы спортчыларның фамилияләрен кулланып, кроссворд ясап килергә.

VI. Йомгаклау

Белемнәр бәяләнә.

Спорт турында күпме шигырьләр, җырлар язылган.

Бер җырдан өзек тыңларбыз. Укучылар, мин сезгә спорт тормышыгызда уңышларга ирешүегезне телим. Сез булачак спортчылар, чемпионнар. (Җыр тыңлау)

– Дәресебез тәмам. Сау булыгыз.

Приложение 1