ИКТ на уроках татарского языка по теме "Одежда" (для русскоговорящих учащихся). 2-й класс

Разделы: Начальная школа

Класс: 2


Максат:

  • Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Сөйләм күнекмәләрен булдыру.
  • Татар теленең грамматик формаларын искә төшерү. Хәтерләү сәләтен үстерү.
  • Татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, рәсемнәр, таблица, карточкалар, ребуслар, кроссвордлар.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Актуальләштерү.

1. Фонетик күнегү.

– Балалар, хәзер [у] һәм [ү] авазлары кергән иҗекләрне укып чыгабыз.

(хор белән, 1нче рәт, 2нче рәт)

– Ә хәзер, балалар, [у] һәм [ү] авазлары кергән сүзләрне укып чыгабыз.

КҮЛМӘК
МАТУР
САТУЧЫ
БҮРЕК
ТУН

(хор белән, аерым-аерым)

– Бик яхшы. Әйдәгез, укучылар, бу сүзләрне русча тәрҗемә итик.

III. Белем-күнекмәләрне ныгыту.

1. Сүзләрне искә төшерү.

– Балалар, экранга игътибар белән карагыз әле. Болар нәрсәләр? (киемнәр)

– Дөрес, укучылар. Бу киемнәр. Бүген дәрестә без сезнең белән өйрәнгән сүзләрне, сорауларны, кагыйдәләрне искә төшерәбез, кабатлыйбыз. Безнең дәресебез берничә биремнән тора. Беренчесе КИЕМНӘР.

– Әйтегез әле, укучылар, бу нәрсә? Бу күлмәкме? һ.б.

(укытучы рәсемнәр күрсәтә, ә укучылар җавап бирәләр)

2. Тест.

– Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер без сезнең белән тест эшлибез. (укучыларга тестка вакыт бирелә. Тест интерактив такта ярдәмендә тикшерелә)

– Яхшы, укучылар. Беренче биремгә яхшы җаваплар бирдегез. Мин сезгә «+» куям (КИЕМНӘР + ).

3. Күплек санны искә төшерү, карточкалар белән эш.

– Ә хәзер икенче биремгә күчәбез КҮПЛЕК САН. Нинди күплек сан кушымчаларын беләсез (-лар, -ләр, -нар, -нәр).

– Әйдәгез әле, укучылар, рәсемнәргә карап киемнәребезне күплек санда әйтик (балаларга рәсемнәр күрсәтелә, алар берлек һәм күплек санда предметларны әйтәләр).

-лар, -ләр, -нар, -нәр

– Бик яхшы. Ә хәзер, балалар, экранга игътибар белән карагыз әле. Биредә сүзләр язылган. Сүзләргә тиешле күплек сан кушымчасын өстәргә кирәк (укучылар берәм-берәм такта янына чыгалар).

– Укучылар, уйлап карагыз әле, ничек әйтерсез: платье, платья, два платья? (укучыларга рәсемнәр күрсәтелә)

– Бик яхшы, укучылар. Икенче биремгә дә яхшы, дөрес җаваплар бирдегез. Мин сезгә «+» куям (КҮПЛЕК САН + ).

4. Физrekmnминутка

5. Тартым кушымчаларын кабатлау.

– Укучылар, без ял итеп тә алдык. Хәзер өченче биремгә күчәбез

МИНЕМ
СИНЕҢ
АНЫҢ

– «Минем» русча ничек була? һ.б.

– Балалар, таблицага карагыз әле. Безнең таныш малайга – Саранбайга булышыйк әле. (таблицада булган предметларны укучылар тартым кушымчалары белән әйтәләр)

– Ә хәзер, балалар, бу сүзләр белән матур җөмләләр уйлап карагыз әле.

6. Дәфтәрләрдә эш

– Балалар, үзегезгә ошаган бер җөмләне дәфтәрегезгә язып куегыз (вакыт бирелә, берничә укучы үзенең җөмләләрен укып чыга). Бармакларга күнегү.

– Балалар, өченче биремне дә бик яхшы эшләдегез. Мин сезгә «+» куям. (МИНЕМ. СИНЕҢ. АНЫҢ + )

– Без сезнең белән соңгы биремгә дә килеп җиттек. Безнең соңгы биремебез НИШЛИ? дигән сорау. Русча ничек була? (кия, бәйли, тегә, сала сүзләрен искә төшерү)

7. Группаларга бүленеп эшләү

– Хәзер, балалар. Ике группага бүленәбез һәм карточкалар белән эшлибез. Кемнең зур карточкасы, сез сорауларны тәрҗемә итәсез, диалог төзисез. Ә кемнең кечкенә карточка – сез рәсемгә карап, сорауларга җавап бирәсез (вакыт бирелә, тикшерү)

– Бик яхшы, укучылар. Сез барлык биремнәрне дә дөрес эшләдегез. Дүртенче бирем өчен мин сезгә «+» куям. (НИШЛИ? + )

IV. Йомгаклау

– Балалар, бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? (киемнәр)

– Дөрес. Дәрестә без өйрәнгән сүзләрне, сорауларны искә төшердек. Сез дәрестә бик яхшы эшләдегез, дөрес җаваплар бирдегез. (билгеләр)

IV. Өстәмә материал: ребуслар, кроссвордлар чишү.

– Ә хәзер, укучылар, уйлап карагыз әле, кайсы сүз качкан? (укучыларга ребуслар, кроссвордлар күрсәтелә)

VI. Өйгә эш бирү